Муса Җәлил туган көн

Муса Җәлил… Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы Герое. Апрель ае Тукай ае булса, февраль аен без Җәлил ае дибез.

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург губерниясе Мостафа авылында туа. Кечкенәдән шагыйрь булу теләге анда бик көчле була. Бик күп сикәлтәле юллар үтеп, Муса белем ала һәм халыкны мәдәнияткә алып чыга. Ул шигырьләр, поэмалар, либретталар иҗат итә, бер-бер артлы китаплары бастырыла.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Муса фашистларга каршы корал һәм каләм белән көрәшен башлый. Аның сугыш тематикасына багышланган

“Дошманга каршы”, “Артиллерист анты” җыентыкларында җырлар, патриотик шигырьләр туплана. Шагыйрьнең һәрбер шигырендә Туган илгә, Ватанга мәхәббәт, якыннарга карата җылы хисләр чагыла. 1942 елның июлендә авыр яраланган Муса фашистларга әсирлеккә эләгә.

Фашист төрмәсе… Дошман алдында баш имичә, Муса Җәлил якташларын табып, фашистларга каршы үзенең сыналган коралы — каләме белән көрәшүен дәвам итә. Бердәмлек, дуслык җәлилчеләргә көч һәм дәрт өсти. Ләкин фашистлар Җәлилне һәм җәлилчеләрне Герман концлагеренә озаталар.

Моабит төрмәсендә Җәлил якын дустын, балалар язучысын, Абдулла Алишны очрата. Җиңел булмый шагыйрьгә, ул гаиләсен — кечкенә кызчыгы Чулпанны һәм хатыны Әминәне сагына.

1944нче елның 25нче августы 12 сәгать 06 минут… Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әтнәшев, Сәлим Бохаров… Татар халкының бөек улларын юк итәр өчен, фашистларга бары 30 минут вакыт җитә.

Шагыйрь үлмәде! Аның Туган илгә ике китапчыгы кайта — шагыйрьнең төрле илләргә таныш булган “Моабит дәфтәрләре”. Кызганычка каршы, өченче дәфтәре табылмады.

1956нчы елны Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
#КазанАртыМузее #АрскКультура

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика