Сагындыра моңлы җырлавың…
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сугыш һәм хезмәт ветераны, озак еллар Күпербаш авыл советы секретаре һәм Арчага күчкәч районның Загс бүлеген җитәкләгән Мәрьям апа Сафина – Нуруллина турында материаллар, аңа язылган хатлар, ул башкарган җырларның язмалары саклана.
Озак еллар “Арча хәбәрләре газетасында эшләгән Нурия Хәкимованың 1999 елның 22 маенда чыккан “Арча сандугачы” дигән мәкаләсендә аның турында бик күп мәгълүматлар бирелгән. Сафина Мәрьям Сафа кызы 1925 елның 10 февралендә Күпербаш авылында туа. Күпербаш башлангыч, Казанбаш урта мәктәбенең сигезенче классын тәмамлый. Ул 1941 елның август аеннан 1943 елның июнь аена кадәр туган авылында кибетче булып эшли. 1943 елны армия сафына алына. Халык комиссариатының эчке эшләр бүлеге солдатлары буларак ике айлык хәзерлек курсы үткәч, аларны Урал якларына җибәрәләр. Каменск-Уралск, Свердловск шәһәрләрендә хезмәт иткәннән соңЧиләбе шәһәрендәге корал җитештерү заводын сакларга куялыр. Шулай итеп , 18 яшьлек кызлар фронтка алынган ир-егетләрне алыштыралар, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертәләр.Мәрьям Сафина 1945 елның сентябрь аена кадәр шунда намуслы хезмәт итә, бергә булган иптәшләрен һәм завод эшчеләрен моңлы җырлары белән куандырырга да өлгерә.
1947 елның 13 декабренда республика газеталарының берсендә Татарстанда авыл үзешчәннәре смотрының йомгаклау концерты турында мәкалә басылган. Анда 34 районнан, шул исәптән Әтнә, Арча, Әгерҗе һ.б. районнарның үзешчәннәре активлыгы уңай бәяләнә. Аерым җырчылардан өчесе аеруча билгеләп үтелә, аның берсе Күпербаш авыл советы секретаре Сафина Мәрьям була.
Сугыштан соңга катлаулы чор булуга карамастан ул елларда да үзешчәннәргә игътибар бик зур була. Якташыбыз Мәрьям Сафинаның “Саҗидә” җыры язылган пластинкасы чыгарыла, татар телендәге тәүге пластинкаларның берсе була бу. Мәрьям апа бу турыда үзе белми дә кала, әзер булгач аңа алып кайтып кына бирәләр. Пластинканың бер ягында «Апрель» грамплатинкалар заводы, татар халык җыры “Саҗидә”, ТАССРның Арча районы Ворошилов исемендәге колхозыннан Мәрьям Сафинаның, ә икенче ягында Күгеш мәктәбе укытучысы Харисованың җыры язылган була. Бу пластинка бөтен СССРга тарала. Мәрьям апа башкаруындагы бу җырны тыңлаучылар аңа бик күп хатлар язалар. Берничә хатны кыскартып сезгә дә тәкъдим итәбез:
“Сәлам сезгә Пермь шәһәреннән! Иптәш Сафина!
Без Сезгә үзебезнең ялкынлы кайнар сәламнәребезне Сезнең якка искән җилләр аша тапшырып калабыз. Мәрьям, без Сезгә бик зур рәхмәтләр әйтәбез һәм озын яхшы тормыш теләп калабыз. Менә мин күптән тугел Казанда булдым һәм магазиннан Сезгә аталып чыккан “Саҗидә” пластинкасын алып кайттым. Бик ошады… Мөмкин булса, рәхсәт итегез сезне тәбрик итәргә, киләчәктә тагын матур җырлар җырлавыгызны теләп калабыз. Без Сезнең җырларны бик шатланып тыңлыйбыз, бик ошый безгә. Без Казан радиосына хатлар яздык, Сезнең җырларыгызны сорап, бик ишетәсебез килә, бик шатланып тыңларга телибез. Без Казаннан җавап ала алмадык. Сәлам белән сездән җавап көтеп Г.Исламов һәм Н.Вәлиев, 24 январь, 1959 ел.”
Томск шәһәреннән килгән хатта: “Исәнмесез Мәрьям! Сезгә кайнар солдат сәламнәребезне җибәреп, сезнең алдагы эш дәверегездә зур уңышларга ирешүегезне теләп калучы, сезнең өчен таныш булмаган Ядъкәр Исхаков дип укырсыз. Мәрьям, мин үземнең кемлегемне аңлатканчыга кадәр сездән гафу үтенергә тиешмен, сезнең өчен көтелмәгән хатым белән борчуым өчен. Бәлкем бу хат сезнең өчен иң кадерле минутларыгызны алыр. Укыганнан соң, сез туган илен саклаган солдатның күңелен аңларсыз, ни сәбәптән сезгә хат язуын” – дип башлаган һәм “Саҗидә” җырын тыңлагач туган хисләре турында фикерләре белән уртаклашкан.
“Сәлам Урта Азиядән!
Исәнмесез, безнең өчен патефон пластинкасы аша гына таныш булган Мәрьям! Мин кибеттән “Саҗидә” дигән пластинканы алдым. Ай, дускаем, бигрәк тә матур ерлыйсыз, көнгә өчәр мәртәбә җырлатабыз. Шундый моңлы җырлыйсыз, нинди бәхетле сез, бөтен илләргә таралган җырларыгыз өчен рәхмәт сезгә”, – дип язган Фәния.
Буа районыннан китеп Кемерево өлкәсенең Сталинск шәһәрендә шахтада эшләүче Фәһим Мингалиев: “Исәнмесез,, иптәш Мәрьям Сафина. Без бер группа егетләр сезнең пластинкада чыккан “Саҗидә” исемле җырыгызны бик яратып тыңлыйбыз һәм дә сезнең яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз, тагын да шулай сезнең җырларыгызны тыңлысыйбыз килә. 31 май, 1960 ел.”
Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Сахалиннан Сведловск һәм Чиләбе өлкәсеннән, Мәскәү, Фрунзе һәм башка шәһәрләрдән, билгеле инде, Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларыннан Мәрьям апа Сафинага бик күп хатлар килә, алар музеебызда кадерләп саклана. Аларның кайберләрендә егетләр танышу турында да сүз алып баралар. Ләкин инде ул вакытта Мәрьям апа авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Нуруллин белән гаилә корган була, икесе дә сугыштан кайткан яшьләр, тыныч көннәрнең кадерен белеп матур гомер итәләр. Арчага килеп яши башлагач Мәрьям апа ЗАГС бүлегендә эшли, ә Мидхәт абый заготконтораны җитәкли һәм хәбәрче буларак район газетасына бик күп мәкаләләр яза.
ЗАГС бүлегендә Мәрьям апа Сафина белән бергә эшләгән Әлфия Гарифҗан кызы Вәлиева: “Мин ЗАГС бүлегенә 1965 елның декабрь аенда эшкә килдем һәм Мәрьям апа 1981 елда лаеклы ялга киткәнче бергә эшләдек. Ул мине бу эшнең нечкәлекләренә өйрәтте, иң әһәмиятлесе килгән кешеләр белән ягымлы булырга, аларны игътибар белән тыңларга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәклеген төшендерде. Ул үзе дә бик эшчән, һәр эшне үз вакытында башкара иде. Аның төгәллегенә, пөхтәлегенә, килгән кешеләр белән гади итеп аралашуына соклана идем. Ул үзенең Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, төрле конкурсларда катнашуларын искә төшереп сөйли иде. Мәрьям Сафина 1943 елдан 1945 елның сентябренә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан. Чиләбе шәһәрендә хезмәт иткәндә дә аңа күп тапкырлар чыгыш ясарга туры килгән, аның моңлы тавышы һәркемдә җиңүгә ышаныч уяткан. Мәрьям апаның җырлау осталыгын күреп аңа Казанда калырга тәкъдим иткәннәр. Ләкин ул гаиләле кеше буларак бу чакыруны кабул итмәгән. Төрле очрашуларда, кичәләрдә җырлаганын тыңлап без Мәрьям апа белән горурлана идек. Аларның гаиләләре дә үрнәк булды, Мидхәт абый белән бик матур гомер иттеләр. Эштән киткәч тә ул безнең белән аралашып, киңәшләрен биреп, уңышларыбыз өчен сөенеп яшәде. Мин Мәрьям апа башкаруында татар халкының моңлы җыры “Казан сөлгесе”н бигрәк тә яратып тыңлый идем” , – дип сагынып искә ала.
Безнең музей фондында Мәрьям апа Сафина – Нуруллина башкаруында “Исле гөл”, “Казан сөлгесе”, “Ай, җаныем, суларда”, “Саҗидә” һәм башка җырларының язмалары саклана.Ул җырларны без “Арча” радиосы аша еш яңгыратабыз.Мәрьям апаны “Арча сандугачы” дип бик дөрес бәяләгәннәр. Өлкәннәр белән сөйләшкәндә Мәрьям апаны әйтү белән, сәхнәләрдә җырлаган Мәрьямме, дип искә төшерәләр.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән мәкаль бар. Үзеңнән соң нинди дә булса ачыш, нинди дә булса эш калдырасың икән, димәк синнән дә бәхетле кеше юк. Мәрьям апа шундый шәхесләрнең берсе иде, моңлы җырлары белән сагындырып яши.
“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов