Сталинград сугышы һәрчак хәтердә!

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 елга якын вакыт узса да, аның илебез һәм дөнья тарихында уелып калган сәхифәләре бик күп. Кешелек Мәскәү өчен сугышны, Ленинград оборонасын, Курск дугасы сугышын, Днепрны кичүне беркайчан да онытмас. Шундый бәрелешләрнең берсе – 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград сугышы.
Сталинрад өчен барган аяусыз бәрелешләрдә Татарстан ул-егетләре дә каһарманнарча сугыша. Аларның кырыктан артыгы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Шуларның берсе – 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры генерал Гани Сафиуллин. Дошманга һөҗүм ясауда аның үз тактикасы була. Немец хәрбиләренең: «Сафиуллинныкылар!” – дип котлары очып торган. Чөнки аның егетләре дошманга һәрвакыт көтмәгән вакытта, көтмәгән урыннан ташлана торган була. Арча районы Иске Кишет авылында туып үскән Гани Сафиуллинның Сталинград сугышындагы иң зур батырлыгы – немецларның 371 нче җәяүле дивизиясен тулысынча тар-мар итеп, аның Мориц фон Дреббер җитәкчелегендәге штабын кулга төшерүе. Бу – Сталинград янында кулга алынган беренче немец генералы була.
Сафиуллин дивизиясе Сталинград сугышында фашистларның 18000 солдатын, 68 танкын, 22 очкычын, 3 бронепоездын, 400 дән артык минометын кулга төшерә, 100 дән артык танк һәм автомобилен юкка чыгара. Бу батырлыклары өчен якташыбыз Сафиуллин Гани Биккенә улына Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика