Сугыш чоры баласы

Сәгыйдуллина Фәвия Сәгыйть кызы хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында 1936 елның 8 декабрендә гади колхозчы гаиләсендә ишле балалы гаиләдә туа. Кечкенәдән абый-апалары янында хуҗалык эшләрен күреп, өйрәнеп үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда кызга бары биш яшь була. Ул әле дә әтисен сугышка озаткан вакытны хәтерли: “Әти мине җитәкләп, энем Фиргатьне кулына күтәреп авыл башына кадәр бардык. Ул елларда кияргә хәтта кием дә юк иде. Бер бияләйне апам белән чиратлап кидек. Әни белән чабагач белән ашлык суктык, өлкән туганнарым кырда башак җыйды. Хәтта чүп үләне дә җирдә калмый иде. Нәрсә бар, шуны ашадык. Сугыш чорында фронтка дип малларны да җыйдылар, салым дигән каһәрне керттеләр. Йорттагы соңгы малыңны яки йон, ит, май, йомырка да җыйдылар. Болай да халыкка ашарга юк заман. Аның өстенә салым белән кешене тилмерттеләр. Сугыш беткәнлекне башлангыч мәктәптә ишеттек. Мине 9 яшемнән генә мәктәпкә алдылар. Чөнки ни кием, ни укырга китап юк заман”, — дип яшь аралаш сөйли сугыш чоры баласы. Башлангыч белемне Гөберчәк авылында ала. Алтынчы класска укырга баргач, абыйсы Казанга бала карарга алып китә. Шулай итеп, мәктәптә белем алу туктатыла. Әтисе итекче булгач, кичен гел йон язган Фәвия 1955 елда Иваново шәһәрендә айлар буе урман кисү эшендә була. Көзен киткән авылдашларының унбере белән  фатирда яши ул. Урманнан лычма су булып эшләп кайткан егет-кызлар яшьлекләре белән авырлыкларга баш имиләр, күтәренке күңел белән, төшенкелеккә бирешмичә эшлиләр. Аннан кайткач, Югары фермада сыер сава. Андагы кул хезмәте дә куркытмый аны. Кичен шаулатып клубка җыелалар, тузан туздырып бииләр, уеннар оештыралар. Алты ел буе очрашкан сөеклесе Саяр белән 1962 елда гаилә корып, алты бала үстерә. Колхозда бозаулар да карый, авылдашы Суфия Хәсәнова белән ике ел буе атларга су җылыту эшен дә башкара. Хәтта апайсы урынына бозау көтүе көтә. Тәрәзә саен яран гөлләр үстергән, төрле догалар укыган, намазын калдырмаган Фәвия апа Сәгыйдуллина хатирәләр белән яши. Сугыш чорындагы ачлык, юклык, сугыштан соңгы торгынлык еллары чорын үз күзе белән күреп, язын шытып чыккан үләннәр җыеп ашаган, черек бәрәңге тапса, куанган чорларын исенә төшерә ул. “Хәзер бик рәхәт яшибез. Дөньялар гына тыныч, күкләр аяз булсын”, — дип, теләкләр тели сугыш чоры баласы.

Халидә Габидуллина

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика