Урманчылыкта – 215 ел

19 сентябрь – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Лесхоз бистәсендә яшәүче Мөдәрис абый Габдрахманов нәселе урман белән бәйле.
“Урманны яратырга, аңларга, сакларга гына кирәк, – дип сөйләде ул. – Саф һава, кошлар сайравы, җанварларның төрле аваз чыгарып йөрүләре, шарт-шорт килеп корган агач ботакларының җиргә төшүе, көзге алтын төс – урманның алыштыргысыз бер атрибуты дияр идем. Урманнан башка кешелек дөньясы, без, яши алыр идек микән? Юктыр, мөгаен. Урманның хисапсыз байлыгын сакларга, корткычлардан чистартырга, яңа агачлар утыртырга урманчылар кирәк. Безнең нәсел урманга хезмәт иткән нәсел”.
Әтиләре Гомәр 1906 елда Балтач районы Пүскәл авылында туган, 1932 елда урманчы булып эшли башлый. Аны Сурнар урманчылыгының Тылаңгыр, Чүк Төрнәле урманына урманчы итеп билгелиләр. Төрнәледә гаилә белән торалар. Бераз эшләгәч, аны Балтач районы Шапшар кардонына күчерәләр. 1940-1950 еллар аралыгында ул бу эштән китеп тора. Чөнки сугыш вакыты. Ул сугыштан 1947 елда гына әйләнеп кайта.
“Авыл янында ферма бар иде, – дип искә төшерә Мөдәрис абый. – Аның янәшәсендә питомник ясадылар. Шул чорда әни кара мунчада күркә киптерде. Күркәне урманнан җыеп китерәләр. Әни мунчага яга, калайларга тезеп, күркәләрне киптерә. Эсселекне гел тикшереп тора. Мунчада градусник торды. Ул тиешле нормадан артып китсә, әни тәрәзә ачып бераз мунчаны суыта, күркәләрне әйләндереп тора иде. Күркә артык кипсә, ачыла, бозыла, орлыгы коела. Аның орлыгын җыеп, питомникка чәчтеләр. Орлыгын чыпчыклар бик ярата. Мин Мәхмүт абый белән питомникны шул чыпчыклардан сакладык. Әтинең тырыш хезмәтен күреп, 1950 елда кабат урманчылыкка урман технигы итеп алдылар һәм пенсиягә чыкканчы урманчы булып эшләде. Шапшардан, Лесхозга, аннан Гөберчәк кардонына урманчы итеп күчерделәр һәм шуннан ул пенсиягә чыкты. Егерме дүрт ел гомере урманчылыкта үтте. Әти урманның һәр почмагын, андагы җәнлекләрне, кош-кортларны яхшы белә иде. Кайда җиләклек, аланлык яки сазлык – биш бармагы кебек белде. Мин кечкенә вакытта аңа соклана да, гаҗәпләнә дә идем”. Мөдәриснең абыйсы Хәмзә армиядән кайтканда Гөберчәк кардонында яшәгән вакытлары була. 1954 елның 5 декабрендә кайта ул. Училищеда алты айлык курсларда укып, язын урманчылыкка урнаша. 1955 елдан Сурнарда Лесхозда торып эшли. Пенсиягә чыгар алдыннан Гөберчәк кардонының алма бакчасын карый. Аннан Лесхозда балта остасы булып эшли. 1991 елда пенсиягә чыга. Ул гомеренең утыз алты елын урманчылыкта үткәрә. “Бик таләпчән, эшен җиренә җиткереп эшләргә яратты. Ул инде вафат”, – ди Мөдәрис абый. Урманчы Хәмзә дип гөберчәклеләр аны яхшы хәтерли.
Хәмзә абыйның хатыны Фирдәүсә апа да шул ук урманчылыкта хезмәт куя. Ул мунчала ясый һәм урманчылыктагы башка эшләрне дә намус белән башкара. Фирдәүсә апа бу хезмәттә 19 ел эшләсә, уллары Фәрит армиядән кайткач, шулай ук урманчылык машинасында эшли. Гаиләдә көндәлек сөйләшү темасы да агач, урман, материаллар турында була. Андый сөйләшүләр күңелгә ләззәт тә бирә.
– Зөфәр абыем армиядә хезмәт иткәндә ялга Гөберчәк кардонына кайтса, хезмәтен тәмамлап кайтканда безнең гаилә Лесхозга күчкән иде инде, – дип сөйли Мөдәрис абый. – Ул Үрнәк училищесында укыды, урманчылыкка эшкә керде, читтән торып Кукмарадагы Лубянь техникумын тәмамлады. Гомеренең утыз ике елын урманчылыкка багышлап, өлкән мастер дәрәҗәсендә пенсиягә чыкты. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Урыны оҗмахта булсын. Аның хатыны Фагыйлә апа Пөшәңгәр кызы. Ул, яшьтән авылларында мунчала тарап өйрәнгән кеше буларак, монда да шул ук хезмәтне намус белән башкарды. Уллары Азат та 16 ел урманчылыкта хезмәт куйды. Барысы да эшләрен яратып, намус белән башкардылар. Зөфәр абыем гаиләсе бу өлкәдә алтмыш дүрт ел эшләгән булып чыга”.

Мөдәрис абый Гөберчәк кардонында яшәгән вакытта ук урманчылыкта Гөберчәкнең Габдразак белән бергә эшли. Ике ел ат белән эшләргә туры килә. Аннары училищега укырга керә. Аны тәмамлап, Казахстан далаларында эшләп кайта. Кабат урманчылыкка эшкә керә. Мин 29 ел, хатыным Кафия – 20, улы Ирек 19 ел урманчылыкта эшли. Урманчылык җиңел хезмәт түгел. Төрле вакыт булгандыр. Әмма алар тормышны, урманны нык яраталар, авырлыкларны җиңә, үткәреп җибәрә беләләр.

“Урманчылык җитәкчеләре белән уртак тел табып эшләдек, – дип сүзне дәвам итте Мөдәрис абый. – Вакытында акчасын да алдык, премияләр дә бирделәр. Туган көннәрне күңелле итеп үткәрә идек. Лесхозда эшләүчеләр арасында иң югары хезмәт хакы безнеке иде. Урманчылык көнен ел да күңелле итеп оештыралар. Бөтен урманчы шул көнне бәйрәм итә: җырлый-бии”.

Язын агач утырталар. Бу чорда бистәдә беркем калмый: кем булдыра ала, бригадаларга тупланып, Балтач ягына, ә кемнәрдер Әтнә яки Арча, Казан якларына агач утыртырга чыгып китә. Ул чорда эшләүчеләрне урманчылар көнендә аерым бүләклиләр.

“Дөньялар үзгәрде. Гөрләп торган, хәтта икешәр смена эшләп торган урманчылык эше хәзер нык үзгәрде, – дип көрсенә өлкән урманчы. – Күп цехлар бетте. Кызганыч, бүгенге көндә бу өлкәдә эшләүче нәсел дәвамчыларыбыз юк”.

Урманчылыкта эшләгән ветераннарны һәрвакыт искә алалар, күчтәнәчләр, бүләкләр бирәләр. Аздан да күңел була. “Без бит өлкән кешеләр. Искә алгач, күңел күтәрелә”, – диде урманчылык ветераны, Лесхоз бистәсендә яшәүче Мөдәрис абый Габдрахманов.

Телефоннан һәрчак минем хәлемне белеп, гөберчәклеләрнең тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынып яшәүче Мөдәрис абый нәселенең урманчылыкта эшләгән елларын барладык. Ул – ике йөз унбиш елга җыела.

Мөдәрис абый! Сезнең барчагызны да урманчылар көне белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, тигезлек, шатлык-куанычлар белән әле күп еллар бу бәйрәмне каршы алырга насыйп булсын. Алдагы елларда да очрашып, хатирәләр барларга, үткәннәрне искә алырга язсын.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика