8 март– Халыкара хатын-кызлар көне (Якташ ир-егетләребез иҗаты)

Бигрәк авыр йөкләр тартканнар

Кулы яргаланган аналар,

Сабыр холыклы хатыннар һәм

Чыктан да саф гүзәл ханымнар!

Күтәрдегез иңгә авырлыкны

Ирләр яу кырында булганда,

Изге күңелле хатын-кыз,

Тырыш та ул, уңган, булган да!

Бигрәк авыр чорлар туры килде,

Җилфердәде кызыл әләмнәр,

Адым саен тукмап торды сезне

Эче черек вак-вак адәмнәр!

Хатын-кызны гөлгә тиңлибез,

Ләкин гөлләр бигрәк тиз сула –

Табигатьнең кыравы суга,

Ә гүзәл зат гел чибәр кала!

Еллар җыерчыклар салса да,

Чәчләрендә көмеш артса да,

Аналар бит һаман яшь кала,

Хатын-кызлар мәңге яшь кала!

Бик еш кына көчсез сез дибез,

Шул көчсезлек белән көчле сез,

Типсә тимер өзәр ирләргә дә

Тормыш дилбегәсен бирмисез!

Матур да сез, сөйкемле дә,

Шагыйрь дә сез, әдип тә,

Якты янган йолдыз да сез

Буй җитмәс биеклектә!

Күпме сүзләр сөйләсәк тә,

Бик сай сөйләм касәсе,

Туры әйтсәк, хатын-кыз ул –

Мәхәббәт алиһәсе!

 

Сарай Чокырча авылында яшәп актив иҗат итүче Марсель Шәрәповның гүзәл затларыбызга багышланган “Хатын-кызларга” шигыре бәйрәм алдыннан аларның күңелләренә хуш килер.

Салкын көннәре, бураннары белән истә кала торган быелгы кыштан соң көтеп алган кояшлы март аена кердек. Язның иң беренче бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә без, ир-егетләр,

әбиләребезгә, әниләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга, апа-сеңелләребезгә, хезмәттәшләребезгә, гомүмән барлык хатын-кызларга олы хөрмәтебезне, ихтирамыбызны күрсәтергә омтылабыз һәм бу хисләрнең ел буе дәвам итүен телибез.

Сикертән авылында туып-үскән бик күп җырлар авторы, якташыбыз Илсур Хөснетдиновның әниләргә багышлап язган һәм җырга әйләнгән “Әнием” шигырендә әйтелгәнчә:

Чулпы таккан күлмәгеңне

Бүген бәйрәмгә киче.

Сабый чагымдагы кебек

Мине бүген бер сөйче.

Ал син, ал син, әнием,

Ал син чәчәк бәйләмен.

Алып килдек без сиңа

Бүген язның бәйрәмен.

 

Бу көнне әниләргә аеруча игътибарлы булырга, аларның хәлләрен белергә, бәйрәм белән котларга кирәк, соңыннан аларны горурланып искә алырлык булсын. Шура авылында туып-үскән шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи шуны искәртергә тели.

Әниемә

Бигрәкләр яшь идең, әнкәй,

Без – әтисез, син тол калдың.

Балалар ач булмасын дип,

Өлешеңне безгә салдың.

Дүрт балаңны кеше иттең.

Ничек җитте, әни, көчең?

Минем җырым синең өчен,

Иң кадерле, изге кешем.

Шомырт кара чәчләреңне

Алмаштырдың яшьли акка.

Үсеп җиткәч синең яннан

Таралыштык төрле якка.

Хатлар аша безгә синең

Күңел җылың килеп тора.

Кайчан кайтсак, капкаң ачык,

Тәрәзәләр көлеп тора.

Дүрт балаңны кеше иттең.

Ничек җитте, әни, көчең?

Минем җырым синең өчен,

Иң кадерле, изге кешем.

 

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Укытучы һәм тәрбиячеләрнең, врачларның һәм шәфкать туташларының, китапханә һәм мәдәният йортларында , музейларда эшләүчеләрнең, терлекчеләр, сәүдә һәм җәмәгать туклану оешмаларында хезмәт итүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Ләкин алар балалар үстерергә дә, йорт-җирне карарга һәм җылылык тудырырга да, үзләре хезмәт иткән урыннарда зур уңышларга ирешергә дә, шул ук вакытта алар үзләрен чибәр, матур, ягымлы итеп күрсәтергә дә өлгерәләр. Боларны бары тик Сез генә, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, булдыра аласыз.

И,хатын-кыз, и, изге зат!

Син – җирнең фәрештәсе!

Сүзләр аздыр, килә сиңа

Хис белән эндәшәсе…

Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,

Керфекләрең – ярымай,

Кыйгач кашың – кош канаты,

Йөзең алсу алмадай!

Син – кояшы, син – чәчкәсе,

Син – бизәге җиремнең!

Син– сагышы, син–балкышы

Һәм – син моңы җырымның!

И, хатын-кыз – иң гүзәл зат,

Җиһанда син бер – тиңсез!

Ул карашың, ул назларың…

Тормыш ямьсез ул синсез!

Син көчле – кирәк чагында,

Көчсез ир кочагында.

Кадерләп карап яшисең

Син гаилә учагын да!

Кайчагында – йомшак песи,

Кайчагында – керпе син!

Матур сүзләр яратасың,

Бездән күпкә хисле син!

Кайчагында син – тыныч күл,

Кайчагында – җил-давыл.

Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:

Аңлавы сине авыр…

И, хатын-кыз – илаһи зат!

Камил синең бар ягың.

Каршылыклар белән тулы

Зур сере син дөньяның!

И, хатын-кыз – алиһә зат!

Килә серең чишәсе.

Кешелеккә җар өрүче,

Син – тормышның чишмәсе!

 

Шагыйрь, бик күп җырлар авторы, Ашытбаш авылында туып-үскән якташыбыз Наил Касыймның бу шигыре “И, хатын кыз!..” дип атала. Гүзәл затларыбызга карата булган фикерне аннан да матурырак, уңышлырак итеп әйтеп булмый да торгандыр. Дөрестән дә хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңелендә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән 8 март бәйрәме белән котлыйбыз! Бәйрәм сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф алып килсен. Якыннарыгызның игелеген күреп бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез!

.

                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                                                                                                                     директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика