Бүреләр

Узган ел “Урманда туган малай” мәкаләсен язган идем. Язма герое Мөдәрис абый белән әледә элемтәдә торам, телефоннан сөйләшәбез. Бер сөйләшкәндә: “Сеңлем, абыйлар белән булган бер-ике вакыйганы сиңа сөйлисем килде әле”, – ди ул. “Әйдә, сөйлә, мин тыңларга яратам”, – диюгә, телефонның теге башында башта кер-кер көлгән тавыш ишетелде, аннары гына Мөдәрис абый бертуган абыйлары белән булган вакыйгаларны сөйли башлады.

– 1944-1945 еллар. Безнең Пүскәл авылында яшәгән вакыт. Әти сугышта, Хәмзә абый колхозда сарык көтүе көтә. Хуҗалыгыбызда кулга ияләшкән бозау бар иде. Абый шул бозауны гел үзе белән көтүгә ияртеп йөрде. Көндәлек ашавы үтсен дигәндер инде. Авыр чорлар бит. Сарыкларны кичкә фермага алып кайта, ә бозау утарга керми, абыйга ияреп өйгә кайтырга тиеш. Ферма урманга терәлеп тора. Бер көн бозау нигәдер борчыла, гел урман ягына карый икән. Абый игътибар белән караса,  урман эченнән зур бүре чыгып килә ди. Адымнары кызу, бозау белән ике ара бик аз калган. Абый башта курыккан, шуннан күрә торып бозауны бүре авызына биреп булмый бит, кулындагы чыбыркысын шартлаткан. Бүре курыкмаган, һаман килә ди. Тагы чыбыркы шартлаган, ләкин бүре бозауга ташланган. Сугыш чорында ач бүреләрнең ишәйгән вакыты бу. Абый берничә мәртәбә чыбыркы шартлаткач, бүре бераз шүрләгән ахрысы. Бозауны җибәргәндә, кире урманга кереп качкан. Шулай итеп бозау да исән калган, абыйга да берни булмаган.

1947-48 елларда абый колхоз рәисенең атын җигеп, Шәмәрдәннән почта ташый иде. Берсендә шулай почтасын чанага салган да, кайту юлына чыккан. Кайтканда Кукмара районына кергән Пчеловод дигән авыл яныннан узарга кирәк. Кышкы көн кыска, караңгы төшә башлаган. Чана юлыннан юртып кайтканда абыйның колагына кайдадыр җыр көйләгән тавыш ишетелгән сыман тоелган. Шуны тыңлый-тыңлый кайта икән. Үзәнле урында тавыш тагы да көчлерәк ишетелә башлаган. Ат та пошкыра ди. Абый алга караса, әллә ничә ут янган шикелле: бүреләр тешләрен ыржайтып, күзләрен елтыратып улап утыралар икән. Абый шулкадәр курыккан, атны куалаган, ә үзе чанага ныграк ябышып, сузылып яткан. Көчле тавыш астында бүреләр утырган җирне ат тизлеген арттырып үтеп киткән. Тавыш ерагайгач, абый чанадан торып, як-ягына каранган, бүреләр артта калганлыкны белгәч, бераз тынычланган. Ләкин алда дүрт чакрым урман эчен чыгасы бар. Караңгылык ураган урман эчен ат тиз чыккан. Ярый әле анда бүреләр очрамаган.

Өченче мәртәбә янә бүреләр белән очрашкан ул. Гөберчәк кардонында торганда абый урманчы булып эшләде. Шулай кышкы көндә урман эченә салынган чыбыклы юлдан (телефон юлы дип тә атыйлар) аты белән кайтып килә икән. 107, 108 кварталлар тирәсе киң итеп ачылга ниде, ә кардонга борылып кергәндә юл тарая, өйгә кайтып җиткәнче шулай. Туры юлдан кайтканда өч бүре утыра икән.  Икесе бер урында, берсе аерым. Абый гел чана башында кечкенә балта йөртте. Шул балта белән чананың тимерле җиренә сугып, тавыш чыгара-чыгара алга барган ул. Бүреләр тавыштан курыкканнармы, алга таба киткәннәр. Ләкин бердә урман эченә кермәгәннәр, кардонга борыла торган тар юлга кергәннәр. Абый барган саен балтаның чыңлаган тавышын чыгара, ә тегеләр алга ыргылып чабалар икән. Шулай итеп кардонга кадәр кайтып җиткәннәр, бүреләр абзар артына кереп качканнар. Абый тиз генә өйдән мылтык алып, ике мәртәбә һавага аткан. Шул тавыштан куркыптыр, бүреләр фермага да кермичә, Сикертән авылына таба чапканнар.  Абый шулай котылып калган. Ике көннән соң хәбәр ишетелде: Сикертәндә теге бүреләр бер атны талаганнар. Фермада ат белән эшләүче бер абзый өенә кайткач, атын туарып конюшняга җибәрә торган булган. Аты ияләнгән гадәт буенча туры абзарына кайтып барганда теге өч бүре аңа ташланган. Мескен атны ач бүреләр тотып ашаганнар.

Зөфәр абый беләндә бер кызык та, кызганыч та маҗара булып алды. Анысы төлке белән бәйле. Абый урманчылыкта эшләгәч, аларның гаиләсенә фатир бирделәр, абзар  тутырып мал асрадылар. Бакча артында калын урман иде. Бер вакыт абыйның хатыны Фагыйлә апа абзарга чыга да тавыгын санный икән. Бер санаган, ике санаган, ләкин ике көн рәткә тавыкның саны кимегән. Фагыйлә апа бу хакта Зөфәр абыйга әйткән. Абый икенче көнне иртүк торып, абзар тәрәзәсеннән урман ягын күзәтә башлаган. Караса, бакчада җир актарып яткан тавыклар янына шуышып төлке килә икән. Абый да югалып калмаган, каты итеп кычкырган. Моны ишетеп, төлке урман ягына качкан. Үрнәк авылындагы бер туганыбызның мылтыгы бар иде. Абый шуңа төлкене сагалап атарга кушкан, ләкин бу хакта хатынына әйтергә оныткан. Икенче көнне иртүк Әнәс абый мылтыгын тотып абыйларга килгән, абзарга кереп, шыпырт кына төлкене күзәтергә тотынган. Шулчак Фагыйлә апаның абзарга мал карарга чыгып барышы булып, ул мылтыктан аткан тавышны ишеткән. Апа куркуыннан кычкырып, кире өенә кергән һәм: “Сыерны суйдылар, үземне аттылар, тор”, – дип ирен уяткан. Күршеләренә дә апа шул сүзләрне әйтеп, йокыларыннан уятып чыгарган. Ишегалдына чыксалар, Әнәс абый төлкенең койрыгыннан тотып абзардан чыгып килә икән. Эшнең нидә икәнен белгәч, рәхәтләнеп көлгәннәр, билгеле. Ләкин апайның теге сүзләре озак еллар сакланды, анны гел искә төшереп, көлешеп ала идек. Абый гына озак яши алмады, корт чагып, үлеп китте. Фагыйлә апабыз бүген Урта Курса авылындагы кызында яши.

Менә, сеңлем, карт кешенең хәтер сандыгында ниләр ята.  Андый вакыйгалар күп билгеле, ләкин менә боларын гел искә төшерә идек…

Мөдәрис абый бүреләр турында сөйләгәч, Мөхәммәт Мәһдиевнең педучилищега укырга барганда каршыларына чыккан ач бүреләр күз алдымнан үтте. Ачның ачуы яман ди халкыбыз. Бөек Ватан сугышы чорында бүреләр ач булган, аңларга була, ләкин Ходай хәзерге “тук бүреләр” дән сакласын идее инде, берүк.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика