Гәүһәр Мөхәммәт кызы Хәсәнованың туган көне


Бүген Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, Гавриил Державин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, хөрмәтле якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Хәсәнованың туган көне.
Гәүхәр Хәсәнова Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче. Ул әтисе, Халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең бай мирасын саклап, истәлекләрен, фотоматериалларын туплауны һәрвакыт дәвам итеп татар әдәбиятен баетуга чиксез зур өлеш кертә. Татар язучылары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп, төрле милләт халыкларына җиткерүдә күп көч куя.
Гәүһәр Мөхәммәт кызы районыбызда үткән әдәби чараларның хөрмәтле кунагы. Ачык йөзле, ярдәмчел, киң күңелле якташыбыз белән чиксез горурланабыз.Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәрәкәтле тормыш телибез. Һәр яңа туган көн иҗатыгызга зур уңышлар алып килсен! Башкарган хезмәтләрегезгә сөенеп гомер итегез!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика