Туган ягым — яшел бишек

Музеебыз тарафыннан эшләнгән “Туган ягым – яшел бишек” исемле туристик маршрутны хөрмәтле өлкәннәребезгә тәкъдим иттек. Арчаның иң матур урыны – Казансу паркында татар халкының милли ризыгы чәкчәк белән каршы алу, биетеп-җырлату, тәмле чәйләр белән сыйлау һәркемнең күңеленә хуш килде дип өметләнәбез. Шулай ук кунакларга Арчаның Үзәк мәйданы, Шәрыкъ бистәсе мәчете, Боз сарае, Әлифба музее һәм шәһәребезнең башка иң матур урыннары белән танышу мөмкинлеге булдырылды. Киләчәктә әлеге маршрут буенча районыбызда туристлар кабул итү көтелә.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика