Истәлек тактасын ачу.

Арчаның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты хезмәткәрләре һәм РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимовка багышланган истәлек тактасын ачу чарасында катнаштык.

Әлеге оешма Татарстан күләмендә генә түгел, СССРда иң алдынгы комбинат булып хисаплана. Бирегә Камчаткадан башлап, Балтыйк буе республикаларыннан, Урта Азиядән почта аша заказлар килә. Фәтхрахман Хәкимов җитәкләгән чорда аның меңләп эшчесе, 20дән артык кабул итү пункты булган. Аның тире иләү цехы, модалар ательесы, көнкүреш йорты һәм күп кенә объектлар ачыла, авылларда остаханәләр булдырыла.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика