Мирсәет Солтангалиев Арчада булган

Мөселман халыклары арасыннан Сталин чорындагы иң югары дәрәҗәдә торган большевик-җитәкче, РСФСР хәрби һәм диңгез эшләре халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе, «өченче дөньяда революция атасы» буларак танылган (күпләр аны Р.Мөхәммәдиевнең “Сират күпере” романы герое буларак белә) Мирсәет Солтангалиев (1892-1940) 1919 елның 12 маенда Арчада булган, базарга килгән халык алдында чыгыш ясаган икән.

Бу турыда “Кызыл Армия” газетасында менә ниләр язылган.

___________________ 

Арчада крестьяннар митингысындагы чыгыш

12 май 1919 ел.

Дүшәмбе көн, 12 майда, Арча шәһәренең базар площаденда базарга килгән авыл крестьяннары өчен митинг булды. Митингта 2 нче армия революционный хәрби совет әгъзаларыннан Сафонов, Солтангалиев һәм башка иптәшләр тарафыннан кызу һәм ялкынлы нотыклар сөйләнде.

Иптәш Сафонов русча, иптәш Солтангалиев татар телендә «Советлар хөкүмәте нәрсә, аның крестьяннарга мөнәсәбәте ничек һәм международный контрреволюционерлар» мәүзугында (турында) сөйләп, Колчакның ни өчен килгәнлеген һәм үзе белән нәрсә китергәнлеге хакында крестьяннарга аңлаттылар.

Бөтен ораторлар крестьяннар тарафыннан шатлык берлән каршы алынып, бигрәк иптәш Солтангалиевнең сөйләгән сүзләреннән риза булдылар. Аның нотыгы ахырында крестьяннар үзләренең ризалыкларын белдереп, бер авыздан «рәхмәт» диеп кычкырдылар.

Крестьяннар үзләренең бердән-бер юлбашчылары һәм үзләренең бердән-бер сакчылары ялгыз Советлар хөкүмәте генә икәнлеген яхшы аңлап Колчакка каршы рәхимсез көрәшергә кирәк дигән фикер берлән таралыштылар.

Кызыл Армия. — 1919. — 28 май. — № 67.

Л.Гобәйдуллин әзерләде

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика