Тәрбиячеләр көне

27 сентябрь — Рәсәйдә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллим аерым игътибарга лаек! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!
Тәрбияче хезмәте — авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, тирән белем, зирәклек, көч һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бары бәхетләр, уңышлар һәм иҗади биеклекләр сезгә. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика