- Шиһабетдин Мәрҗани йорт хайваннарын яраткан. Әтәч, каз, күркә, эт, мәче кебек хайваннар берлә уйнаган, аларны үзара сугыштырган.
- Билгеле булмаган яңа уеннар чыгарган. Мәсәлән: агачтан кечкенә бер туп ясап, аны гаять нәзек, кеше күрмәстәй бер җепнең очына бәйләп, җепнең икенче очын кеше аңламастай итеп тәбәнәк өстәл аягына бәйли иде. Аннан бер түгәрәк ясап, «тупны авыз илә өреп түгәрәк эченнән чыгара алган кешегә фәлән нәрсә бирәм» дип кызыктырган, башка балаларны шуның илә мәшгуль иткән.
- Шук һәм шаян булган. Кайчакларда йөзенә кәгазьдән ясаган битлек куеп, бала-чага вә карчыкларны куркытып йөргән. Бервакыт шулай битлек куеп берәүнең капкасы яныннан үтеп барганда, очраклы рәвештә бер карчык, бәләк тотып, киндер чайкау өчен су буена төшәргә, капкадан чыгып килә икән. Карчык, Мәрҗанине җен диеп уйлап, куркуыннан кулындагы бәләге илә Мәрҗанинең башына кундырган. Соңрак, бу вакыйганы исенә төшереп, «Күземдә утлар күренде. Башым ярылды дип уйлаган идем, әле дә ярылмаган икән» дип көлеп сөйләгән
- Тәвәккәл булган. Унбиш яшьләрендә вакытта, бер кыз туганын һәм энесе Садреддинне, гади бер ишеккә утыртып, тирән тегермән суыннан Ташкичүдән бер чакрым ераклыкта булган Кысна авылына алып барган.
- Егет вакытында мәшһүр көрәшчеләрнең берсе булган. Ул егылганнар белән түгел, бәлки егучы баһадирлар белән көрәшүне яраткан. Үзеннән бер мәртәбә егылган кеше белән бүтән көрәшмәгән һәм дә ул кеше еккан кеше белән дә көрәшмәгән.
- Мәрҗани яшь һәм егет чагында да намазларны калдырмаган. Тир хастасы илә авырганнан соң, сәламәтләнгәч, калган һәммә намазларын укыган.
- Мәрҗани йорттагы балаларның иң өлкәне булганлыктан, йорт хезмәтләрен карау, башка балалары тәрбияләү аңа йөкләнгән.
вход