Әфганстан – төзәлмәс яра

Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз.

Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн… Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу каһәрле саннарны февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз без. Агымдагы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 34 ел тулды.
Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар. 15 февраль шундый кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне. Алар өчен бу көн аеруча кадерле — бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне!Шул уңайдан музейда укучылар өчен «Әфганстан — төзәлмәс яра» исемле тарихи сәгать үткәрелде.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без – тынычлык яклы!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика