Әзәк авылы клубы

,

Әзәк авылы клубы Хурамша бай нигезенә салынган. Клуб мөдире – Хәтимә Сабирова. Клубның бер башында кино күрсәтә торган будка булган. Анда Үрнәк бистәсеннән Илдус Шәймуллин килеп, 5 тиенгә кино куйган. Сугыш вакытында клубы мөдире булып Хәтимә Сабирова эшли. Клуб мөдире кышкы төннәрдә, ай яктысында колхозчылар белән бергә кулына чабагач тотып ашлык суккан. Авылдашларына фронттагы хәлләрне […]

>>

Байкал авылы клубы

,

Байкалның ике урамында да мәчет була. 1933 елны мәчет манараларын кисеп төшерәләр һәм мәктәп итеп үзгәртәләр. Ә 1940 елны мәктәпләрне берләштерәләр һәм бер бинаны клуб итеп үзгәртәләр. 1975 елга кадәр клуб колхоз, аннары авыл советы карамагына күчерелә. 1980 елларда капиталь ремонт ясала, түбәсен яңадан ябалар, веранда һәм утын лапасы эшләнә. Байкал клубында эшләүчеләр еш алышынып […]

>>

Завод чишмәсе

,

Завод чишмәсе (Күл чишмәсе) – Иске Масра авылы үзәгендәге иң мул сулы чишмә.Тарлау елгысының текә ярыннан юл ярган. Бу чишмәне узган гасырның 50 нче елларында сөт заводы өчен юан торба белән авылга китергәннәр.Ул сөт суыту бассейнына су тутыру хезмәтен үтәгән. Соңыннан, завод Арчага күчерелгәч, әлеге бассейн тирәнәйтелгән, киңәйтелгән һәм чишмә суыннан күл барлыкка китергән. Инде […]

>>

Илфар чишмәсе

,

Илфар чишмәсе – Иске Масра авылының 1 нче май урамында яшәүче Илфар Нәбиуллин һәм Мәүлит Исламов ясаган чишмә. Фермага баручы чишмә суы торбасын тишеп, үзләре янында чишмә булдырды алар. Аның янына күле дә бар. Анда казлар коена, үрдәкләр йөзә; язын шомырт агачлары тирә-юньне тагын да ямьләндереп, ап-ак чәчәккә күмелә. Гөлия Гыйбадуллина

>>

Иске Ашыт мәдәният йорты

,

1937 елда тау башындагы мәчет клуб итеп үзгәртеп салынгач, клубта беренче булып Миңсылу Габдрахманова эшли башлый. Миңсылу яшь булуына карамастан, замана авырлыкларына бирешмичә, чын күңеленнән бирелеп эшли. Бәйрәм кичләрендә концерт, төрле кичәләр, бер пәрдәле сәхнә әсәрләре әзерләп куя. Ул Ашытбашка тормышка чыккач, клубка Назифа Файзуллинаны куялар. Аңа да озак эшләргә туры килми, бәхет эзләп үзбәк […]

>>

Иске Иябаш авылы клубы

,

Сугыш елларында һәм аннан соң  клуб мөдире булып Нурлыхода Хаҗиева эшләгән. Ул авыл балалары белән концертлар, хәттә берничә тапкыр спектакль дә куйган, Арчадан килгән агит-бригада концертларын да оештырган. 1950-1959 елларда клуб мөдире – Мәдехия Фазылҗанова, 1959-1970 елларда Әхмәтхан Ваккасов. 1970 елда клуб иске бинада булу сәбәпле, бирегә күрше Александровка авылынын иске медпунктны сүтеп алып кайталар. […]

>>

Кече Төрнәле авылы клубы

,

Кече Төрнәле авылы клубы 1946-1947 елларда колхоз идарәсе торагында эшли башлый. 1966 елда колхозлар берләшеп, торак клуб итеп үзгәртелә. Клубка хезмәткәр итеп Маһисәрвәр Гарипова алына. Клубта Казанбаш, Иске Төрнәле авыл яшьләре дә спектакль, концертлар куеп халыкны шатландырган. Иске Төрнәле яшьләренең укытучылар белән куйган “Банкрот” спектаклен авыл халкы әле дә яратып, искә алып сөйли. 1985 елда […]

>>

Кызылъяр авыл клубы

,

Кызылъяр авыл клубы, 1920-1925 елларда авылның бердәнбер культура һәм уку йорты – нардом (халык йорты) була. 1925 елда мулла йортын Әдһәм Сәлимуллин исемле кешенең каршысына су буена нардом итеп күчереп салалар. 1930 елның көзендә авылда күмәк хуҗалыкка берләшү хәрәкәте башлана. Шушы елларда авыл җыеннары, агитацияләр һәм аннан сонгы спектакль, концертлар, телсез кино, җәен балалар өчен мәйданчык […]

>>

Мәликә чишмәсе

,

Мәликә чишмәсе –Иске Масрада тау астыннан агып чыгып, сөзәк ярдан улак аша агып төшә. Әлеге чишмәнең “тууы” шул исемдәге әби белән бәйле икән. Өе инеш буенда урнашкан Мәликә әби Нотфуллина әлеге чишмәне карап, тәрбияләп торган. Инештә ташу вакытында бу чишмә күмелә һәм ләм белән каплана. Әби үзе хәзер исән булмаса да, шул тирәдә яшәүчеләр бу […]

>>

Муллахмәт чишмәсе

,

Муллахмәт чишмәсе – Иске Масрада Тарлау елгадан бәреп чыккан суны, торба белән колхоз фермасына китергәннәр. Ничек кенә әле: авылның буеннан буена сузып. Еллар үтеп, коелар казый башлагач,әлеге суның фермага кирәге калмый.Зират очындагылар моннан үзләренчә файдаланалар: торбаны өзеп, чишмә ясыйлар. Бу эшнең идеясен Муллахмәт абый Нәгыймов тәкъдим итә һәм башлап та йөри. Шушы мәсьәләгә бәйле рәвештә […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика