Илфар чишмәсе

,

Илфар чишмәсе – Иске Масра авылының 1 нче май урамында яшәүче Илфар Нәбиуллин һәм Мәүлит Исламов ясаган чишмә. Фермага баручы чишмә суы торбасын тишеп, үзләре янында чишмә булдырды алар. Аның янына күле дә бар. Анда казлар коена, үрдәкләр йөзә; язын шомырт агачлары тирә-юньне тагын да ямьләндереп, ап-ак чәчәккә күмелә. Гөлия Гыйбадуллина

>>

Иске Ашыт мәдәният йорты

,

1937 елда тау башындагы мәчет клуб итеп үзгәртеп салынгач, клубта беренче булып Миңсылу Габдрахманова эшли башлый. Миңсылу яшь булуына карамастан, замана авырлыкларына бирешмичә, чын күңеленнән бирелеп эшли. Бәйрәм кичләрендә концерт, төрле кичәләр, бер пәрдәле сәхнә әсәрләре әзерләп куя. Ул Ашытбашка тормышка чыккач, клубка Назифа Файзуллинаны куялар. Аңа да озак эшләргә туры килми, бәхет эзләп үзбәк […]

>>

Иске Иябаш авылы клубы

,

Сугыш елларында һәм аннан соң  клуб мөдире булып Нурлыхода Хаҗиева эшләгән. Ул авыл балалары белән концертлар, хәттә берничә тапкыр спектакль дә куйган, Арчадан килгән агит-бригада концертларын да оештырган. 1950-1959 елларда клуб мөдире – Мәдехия Фазылҗанова, 1959-1970 елларда Әхмәтхан Ваккасов. 1970 елда клуб иске бинада булу сәбәпле, бирегә күрше Александровка авылынын иске медпунктны сүтеп алып кайталар. […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика