Фатих Сәйфи-Казанлы

,

Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) (22.08.1888-5.08.1938) – журналист, мөхәррир, драматург, язучы, мөгаллим һәм дәүләт эшлеклесе. Казан губернасы Спас өязе Карамалы (хәзер Әлки районына керә) авылында крестьян гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, Минзәлә өязендә укытучы булып эшли. 1906 елда Казанга кайтып, үзенең әдәби һәм журналистлык эшен башлап җибәрә. 1912-1918 елларда Уфада яши, «Галия» мәдрәсәсендә […]

>>

Фәттахов Илһам Фаил улы

,

Фәттахов Илһам Фаил улы, 1975 елның 20 февралендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. 1985-1990 елларда Сикертән тугызеллык мәктәбендә укый. 1992 елда Казан каласының Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясен тәмамлый. 1992-1997 елларда Казан дәүләт университетында югары филологик белем алган. 1997-2001 елларда КДУ аспирантурасында укый, кандидатлык диссертациясе яклый. 1994-1995 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең әдәби-драматик тапшырулар редакторы […]

>>

Хәнәфи абзый

,

Хәнәфи абзый – Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан игелекле, иманлы зат. Гарасатлы 1930 елларда Гөберчәк авылында имам вазыйфаларын башкарган булса кирәк. М.Мәһдиев бу шәхесне “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә Гөлчәчәк Мәһдиеваны (1932.01.05-1936.04.?) җирләү вакыйгасында искә ала (Коммунизмга. – 1989. – 4 февраль). Аның төпчек улы Госман Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

>>

Хәсәнова Гәүһәрия Мөхәммәт кызы

,

Хәсәнова Гәүһәрия Мөхәммәт кызы 1959 елның 11 сентябрендә Арча районы Казанбаш авылында Мөхәммәт һәм Лилия Мәһдиевләр гаиләсендә туа. Казанның 126 нчы урта мәктәбен тәмамлый. 1977-1982 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем алып, 1984-1987 елларда Казан дәүләт университетында аспирантурада укый. 1988 елда Урал дәүләт университетында (Екатеринбург шәһ.) рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертация яклый. […]

>>

Шигырь җаен белмәгәч…

,

Шигырь җаен белмәгәч… – көлдергеч. Язучының кече яшьтәге балалар өчен язган көлдергечләре тәрбияви максатка көйләнгән. М.Мәһдиев, алар аша балаларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләп, дөрес итеп сөйләшергә, тирә-як мөхиткә игътибарлы булырга өйрәтә. Көлдергеч ахырында сорау да куя: “Ә шигырьнең дөрес укылышы ничек, нәни дуслар?”. Уйлану өчен җирлек тудыру – язучының бер алымы, дип карарга кирәк. Чыганак: Мәһдиев […]

>>

Абдуллина Нәкыя

,

Абдуллина Нәкыя – Арча районы Сикертән авылында туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, педучилищеда группадашлар. Укыган вакытындагы маҗараларны Нәкыя апа сөйләргә ярата. “Мөхәммәт булмаса, мин үзем яраткан укытучы һөнәрендә эшли алмаган булыр идем. Мин аңа бик рәхмәтле булып яшәдем. Ул безнең командирыбыз иде”, – дип искә ала укыган вакытларын. Сеҗе мәктәбендә кырык елдан артык балаларга белем бирә. Мөхәммәт […]

>>

Авыл җырчысы

,

 Авыл җырчысы – мәкалә. Биредә Рөстәм Галиуллин язучының юбилее уңаеннан зур очрашулар үткәрелүе турында хәбәр итә. Язучының якташы булуы белән дә горурлана автор, аның әсәрләренең мәңгелек булуын да язып үтә. Әдип укыган урыннар һәркем өчен кадерле. Музей-йортының һәрвакыт кунаклар кабул итүе шатландырса, киләчәктә язучының моңарчы укылмаган мәкаләләре, фәнни эшләре китап булып басылып чыгачагына да ышаныч […]

>>

Арча ягына да “хәтер” кирәк

,

Арча ягына да “хәтер” кирәк – мәкалә. Хәтер сүзе үз эченә бик зур мәгънәне ала. 1929-1937 еллар аралыгында Арча ягында укымышлы, эшлекле никадәр кеше сталинизмның канлы корбаны булуы языла. Алар һәркемнең хәтерендә. Язучының әтисе дә репрессия корбаны. Һәр авылда хәтер сакчылары бар. Ләкин кем бу хәтерне, корбаннарны барлар – авторның төп проблемасы шушы урында чагылыш […]

>>

Атадан бала яшь кала

,

Атадан бала яшь кала – мәкалә. Автор М.Мәһдиевнең студенты. Аннан белем алуына чиксез бәхетле булуын яшерми. Язучы җитәкләгән түгәрәккә күп студентлар йөргән. Аннан алган белем бүгенге олпат шагыйрь-язучылар җилкәсендә. Автор Мәһдиевнең әнисенә күрсәткән кадерен дә искә ала, гаиләсенә булган мөнәсәбәтне дә ачып бирә. Әдип хөрмәтенә оештырылган очрашулар һәркемнең күңеленә уелып, озак еллар сакланачагына ышана. Әдәбият: […]

>>

Әминова Өммегөлсем Заһидулла кызы

,

Әминова Өммегөлсем Заһидулла кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1904 елның май аенда туа. Кияүгә чыгып, Гөберчәк авылында яши. М.Мәһдиевнең әнисе Рабига апа белән бер авылдан булып, дуслар булганнар, үзара аралашып яшәгәннәр. Бөек Ватан сугышы авырлыкларын үз җилкәсендә татып, ялгызы балаларын үстереп, аларны кеше иткән. Кырыс заманда да биш вакыт намазын калдырмыйча, ураза тотып, […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика