Диас Вәлиевның иҗатына багышланган күргәзмә

Әдәбият елы уңаеннан музейның әдәбият-сәнгать бүлегендә 1938 елның 1 июлендә Казанбаш авылында туган якташыбыз, язучы, драматург Диас Вәлиевның иҗатына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә язучының китаплары, кулъязмалары, фотосүрәтләр, спектакльләрнең афишалары, шәхси әйберләре куелган.

Диас Вәлиевның тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучыларны музейда көтеп калабыз.

Марзия Фәйзуллинага 85 яшь

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Шушмабаш авылында туган, хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз, балалар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марзия Фәйзуллинага 85 яшь тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.

Җиңү — 70. Әдәбият-сәнгать бүлегендәге күргәзмәдән

Заһирә Гомәрованың тууына 85 ел

Гөберчәк авылында якташыбыз, балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың тууына  85 ел булуны билгеләп үттек. Кичәдә шагыйрәнең авылдашы Фирдия Гафиятова да катнашты. «Гомере заяга узмаган » күргәзмә дә эшләде. М.Мәһдиев музее

Сания апада кунакта

Сугыш чоры баласы Минзина Сания Шәйхи кызында кунакта. Яше өлкән булса да, ул тик утырырга яратмый. Сания ханым гел кул эшләре белән шөгыльләнә, балалары һәм оныкларының куанычы , горурлыгы булып ул Гөберчәк авылында яши. М.Мәһдиев музее

Тукайның тууына 129 ел

Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбенең башлангыч сыйныфында укучы Гөберчәк авылы укучылары белән Г.Тукайның 129 еллыгын билгеләп үттек. М.Мәһдиев музее.  

Тыл ветераны Тәскирә Хайбинада кунакта

М.Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы һәм “Исәнме Кәшфи абый” повестындагы төп герой Кәшфинең хатыны Асия прототибы –  Тәскирә Хайбинада кунакта. Тыл ветераныннан Сугыш чоры турындагы истәлекләр язып алынды.

 

«Тукайны сагыну»

Әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулуга багышланган “Тукайны сагыну” исемле күргәзмә ачылды. Анда язучының төрле елларда басылган китаплары, аның турында әдәби әсәрләр, юбилей даталарына багышлап чыгарылган альбомнар, буклетлар, тормышы һәи иҗаты турында аудио-видео дисклар җыелмасы һәм башка кызыклы материаллар тупланган.

«Моңлы сазым» әдәби-музыкаль кичәсе.

«Әлифба» музеенда Барнаул кунаклары

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика