Хәй Хисмәтуллинның тууына 120 ел
Районыбызда әдәбият галиме, текстолог, педагог Хәй Хисмәтуллинны искә алу кичәсе булды. Әлеге кичәгә галимнең оныгы, физика-математика фәннәре кандидаты, РФА Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машина төзелеше институты галимәсе Наилә Хисмәтуллина да кайтты. Мөхтәрәм кунак музеебыз фондына бабасы Габделхәйнең (Хәй) басылып чыккан, хәзер китапханәләрдә бик аз санда гына сакланып калган китапларын, фоторәсемнәрен тапшырды. Искә алу кичәсе галимнең туган авылы Кысна, Ашытбаш мәктәпләрендә дәвам итте.
Арча осталары
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Арча районы осталарының иҗат эшләреннән күргәзмә-сату оештырылды. Әлеге кичтә һөнәрчеләр үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр. Фоторәсемнәрдә нинди дә булса әйбер ошаса һәм аны үзегездә булдырырга теләсәгез, музей хезмәткәрләре белән элемтәгә керә аласыз.
Музейда китап бәйрәме
«Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстан китап нәшриятында чыккан яңа китаплар белән укучыларны таныштыру, татар теле, әдәбияты укытучыларын дәреслек авторлары белән очраштыру, фикер алышу максатыннан “Китап бәйрәме” узды. Чарада нәшриятның уку-укыту методик эшләре идарәсе җитәкчесе Ч.И.Ялалова; татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары, педагогика фәннәре кандидаты Р.Х.Ягъфәрова, педагогика фәннәре докторы Ч.М.Харисова, шагыйрә, прозак, нәшрият мөхәррире Ф.Җамалетдинова; “Сөембикә” журналының әдәби бүлек мөхәррире Э.М.Закирва катнашты.
Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман
“Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул – адәм баласының киләчәк буынга васыяте”, – дигән Гариф Ахунов.
“Әдәбият елы” уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе мөгаллимнәре Г.Ахунов тууына 90 ел тулу уңаеннан, әдипнең бай иҗади мирасын өйрәнү, әсәрләрен мәктәптә укыту мәсьәләләре буенча республика фәнни-гамәли конференциясен оештырды.
Фәнни-әдәби чарага башкалабыз Казаннан хөрмәтле һәм гыйззәтле каләм әһелләре – Рәмис Әймәт, Лирон Хәмидуллин, Ләбиб Лерон, Фәрит Яхин, Наилә Ахунова, Әгъзәм Фәйзрахманов кайтты. Арча педагогия көллиятендә узган пленар утырышта могтәбәран кунаклар Г.Ахуновның иҗаты турында сөйләделәр, истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Конференциянең икенче өлеше Г.Ахунов шәхесенә нисбәтле башка урын – Казанбаш мәктәбендә дәвам итүе, биредә укытучыларның, мәктәп укучыларының, музей белгечләренең фәнни-гамәли чыгышлары нур өстенә нур булды.
Конференция материаллары нигезендә “Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән җыентык басылып чыкты. Безнең фоторепортаж:
“Арча ягы – данлы төбәк»
1. Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызына – 100 яшь. 29.03.2014
2.“Көзнең яме өстәлләрдә” (якташ шагыйрьләр). 25.09.2014
3.“Хуш мәктәбем, исәнме тормыш” (якташ шагыйрьләр).24.06.2014
4. «Елларым әрәмгә үтмәгән» (Заһирә Гомәрова иҗаты). 12.04.2014
5. 1 июнь – халыкара балаларны яклау көне (Марзия Фәйзуллина). 31.05.2014
6. 1 сентябрь – белем көне (Якташ шагыйрьләр). 1.09.2014
7. 2 апрель – халыкара балалар китабы көне (Рөстәм Галиуллин). 02.04.2014
8. 3 апрель — Әнәс Галиевнең туган көне. 03.04.2014
9. 5 июнь – Бөтендөнья тирә-юнь мөхитне саклау көне(Г.Бәширов). 5.06.2014
10. 9 Май – җиңү көне (Якташ язучылар ил өчен көрәштә). 9.05.2014
11. 15-май – Халыкара гаилә көне (Гариф ахуновлар гаиләсе). 15.05.2014
12. 18 май – Халыкара музейлар көне. 20.05.2914
13. 22 июнь – хәтер көне (Марзия Фәйзуллина) (Җиңүнең 70 еллыгы). 25.06.2014
14. 26апрель – Габдулла Тукайның туган көне (якташ шагыйрьләр). 26.04.2014
15. Арча шәһәре көне (Якташ шагыйрьләр). 27.06.2014
16. Бакый Сәлахов иҗаты (“Йөрәгемне тыңлап кара”). 15.09.2014
17. Галиәхмәт Шаһи – 65 яшь. 27.08.2014
18. Гариф Ахуновны искә алу (“Без бит Арча яклары”). 18.09.2014
19. Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева) – 55 яшь. 11.09.2014
20. Гомәр Бәшировның “Әни” хикәясе. 1.07.2014
21. Игенчегә (Якташ шагыйрьләр). 28.08.2014
22. Равил Вәлиевның туган көне (иҗатына күзәтү). 29.08.2014
23. Радик Мөхәммәт иҗатына багышлана. 26.05.2014
24. Рәхмәт, мөгаллимнәр мәктәбе (Арча педагогия көллияте). 23.05.2014
25. Сабантуе -2014 (Гомәр Бәширов әсәрләре). 6.06.2014
26. Сабантуй – 2014 (үзешчән шагыйрьләр иҗаты). 21.06.2014
27. Самат Шакирга – 90 яшь. 14.04.2014
28. Сания Әхмәтҗанованың туган көне. 18.04.2014
29. Солтан Гыйлемханов (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына). 6.05.2014
30. Табигатьне саклыйк (Якташ шагыйрьләр). 28.06.2014
31. Фәрваз Миңнуллинга – 80 яшь. 5.08.2014
32. Чулпан Зариф – (Үзе белән әңгәмә). 6.08.2014
33. Чулпан Зариф – 45 яшь (иҗатына күзәтү). 25.04.2014
34. Якташларыбыз Татарстан Язучылар берлегендә (80 ел). 13.05.2014
35. Якташыбыз Гайсә Гатауллин иҗаты. 10.09.2014
36. Якташыбыз Галиәхмәт Шаһи (Яр Чаллыда очрашу). 5.05.2014
37. Якташыбыз Гүзәл Әдһәм иҗаты. 23.09.2014
38. Якташыбыз Рәис Сафин иҗаты. 12.08.2014
39. 1 октябрь — Өлкәннәр көне (Үзешчән шагыйрьләр иҗаты). 1.10.2014
40. 3 декабрь – инвалидлар көне (Радик Мөхәммәт иҗаты). 3.12.2014
41. 9май, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәменнән репортаж. 9.05.2015
42. 26 апрель – татар халкының Бөек шагыйре Г. Тукайның туган көне. 26.04.2015
43. 30 ноябрь — Әниләр көне (шагыйрә Сания Әхмәтҗанова иҗаты). 30.11.2014
44. 15 май – гаилә көне (Мөхәммәт Мәһдиевләр турында). 15.05.2015
45. 2015 ел — әдәбият елы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы (Р.Сафин иҗаты). 21.01.2015
46. Авыл җире җырчысы (Шагыйрә Миләүшә Шәйхетдинова иҗаты). 11.11.2014
47. Балаларым укыдылар, укыйлар оныкларым (китапка багышлана). 24.12.2014
48. Барып җитсен сезгә рәхмәтем… (Җиңүнең 70 еллыгына, Лотфулла Һидиятуллин иҗаты). 4.05.2015
49. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына (Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин турында). 6.03.2015
50. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына (Солтан Гилемханов). 20.01.2015
51. Г.Тукай мемориаль музее директоры Абдуллин Д.З. 27.04.2015
53. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фәрит Бәширне искә алу (30 ноябрь). 1.12.2014
54. Журналист Равилә Вәлиева иҗаты (Җиңүнең 70 еллыгы). 15.10.2014
55. Заһирә Гомәрованы искә алу – 85 яшь. 6.04.2015
56. Кышкар авылына багышланган китап (кичә). 26.12.2014
57. Мин – көз кызы (Шагыйрә Рания Галәветдинова иҗаты). 18.11.2014
58. Мостафа Ногман “Давыллы еллар”лирикасы,(Җиңүнең 70 еллыгы). 6.10.2014
59. Рәис Сафинга 80 яшь (6.01.2015). 7.01.2015
60. Сугыш чоры балалары (Җиңүнең 70 еллыгына). 22.10.2014
61. Тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре көне (Рөстәм Галиуллин иҗаты). 27.09.2014
62. Укытучыларга багышлап (Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты). 4.10.2014
63. Фәрваз Миңнуллинны искә алу. 17.11.2014
64. Фронтовик язучы — Әнәс Галиевка — 95 яшь. 27.03.2015
65. Шагыйрә, укытучы Фәрдия Сәфәргалиева иҗаты. 11.10.2014
66. Шагыйрь Марзия Фәйзуллина иҗатында Бөек Ватан сугышы. 25.01.2015
67. Шагыйрь, галим Рифат Җамалның туган көне (Үзе белән әңгәмә). 30.09.2014
68. Шагыйрь, җырлар авторы Наиль Минһаҗевка – 60 яшь. 19.11.2014
69. Язучы, әдәбият галиме Альберт Яхинны искә алу. 8.11.2014
70. Язучы, журналист Рөстәм Галиуллин иҗаты (Туган көне). 26.11.2014
71. Язучы, педагог Дамир Галимовка – 80 яшь. 15.01.2015
72. Якташыбыз Гөлчәчәк Галиеваны искә алу (5 февраль). 29.01.2015
73. Якташыбыз Мостафа Ногманны искә алу (Җиңүнең 70 еллыгына). 28.01.2015
74. Якташыбыз Наҗия Саттаровага 80 яшь. 29.05.2015
75. Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова иҗаты. 24.04.2015
76. Якташыбыз Хәбибулла Фәтхуллин иҗаты. 22.05.2015
77. Якташыбыз Хәнәфи Бәдигыйның туган көне (13.01.1941). 13.01.2015
78. Яңа ел белән (якташ шагыйрьләр иҗаты). 31.12.2014
Түбән Мәтәскә һәм Лесхоз мәктәпләрендә күчмә күргәзмә
Әдәбият елы уңаеннан «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Түбән Мәтәскә һәм Лесхоз мәктәпләрендә күчмә күргәзмә оештырды. Музей белгечләре укучыларны Арча төбәгеннән чыккан хәзерге заман әдипләре иҗаты һәм борынгы язма мирасыбыз белән таныштырды.
Без Яңасалада
«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Яңасала авылында булды. Музей белгечләре мәктәптә урнашкан туган якны өйрәнү музее, мәктәп тарихы, Гомәр Бәшировка мөнәсәбәтле истәлекле урыннар, әдипнең туган нигезе һәм Җидегән чишмә белән танышты. Безнең фоторепортаж:
Ашытбаш һәм Шушмабаш авылларында күчмә күргәзмә
Әдәбият елы уңаеннан «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Ашытбаш һәм Шушмабаш урта мәктәпләрендә күчмә күргәзмә оештырды. Музейның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов укучыларны бүгенге көндә иҗат итүче якташ әдипләребезнең китаплары, туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин гарәби кулъязма һәм басма китаплар тарихы белән таныштырды. Ә фәнни хезмәткәр Алисә Мавлиева Арча төбәгеннән чыккан шагыйрьләрнең җырларын башкарды. Безнең фоторепортаж:
Тукай клубын ачу тантанасыннан
Элекке «Матбугат йорты» бинасында, хәзер яңа төзекләндерелгән «Нугай» кунакханәсендә Тукай клубы ачылды. Клубны ачу тантанасында «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре, «Арча хәбәрләре» газетасы һәм «Арча» телерадиокомпаниясе журналистлары да катнашты. Безнең фоторепортаж: