Беренчеләрдән булып…
Булат Кадыйров телефоннан: “Татарстан Республикасында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Без коллектив белән районыбызда туып-үскән язучылар һәм сәнгать эшлеклеләренең тормыш юллары һәм иҗатлары белән танышу максатында музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә барырга уйладык. Бу очрашу быелның бер истәлеге дә булып калыр иде”, – дип белеште.
26 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Булат Илдар улы җитәкчелегендә бик теләп музеебыз белән таныштылар. Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә аңа багышланган экспозицияне карап сокландылар. 1925-1928 елларда шушы бүлмәдә Гомәр абыйның тикшерүче хезмәтен башкаруын, ә бүгенге көндә биредә танылган язучының шәхси әйберләре, документлары, иҗат иткән китаплары саклануын белеп күп мәгълүмат алдылар. Килгән кунакларыбызның күбесе якташыбызның “Туган ягым яшел бишек” повестен, “Намус” һәм “Җидегән чишмә” романнарын һәм башка әсәрләрен искә төшерделәр. Шул ук бүлмәдә Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннарның иҗатлары белән таныштылар.
Алар Татарстанның халык язучылары Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевка һәм башка язучыларга багышланган экспозицияләрне, бүгенге көндә иҗат итә торган язучыларыбызга багышланган материалларны, “Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел” күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар. Гомүмән аларда районыбызда туып-үскән һәр язучы һәм сәнгать эшлеклесе турында белү теләге бик зур иде. Экскурсияне туган телебездә музей хезмәткәре Зәбирә Габтелхакова үткәрде.
Җитәкчеләре белән берлектә хезмәт коллективының музейга килүе безнең өчен бик үзенчәлекле һәм истәлекле вакыйга булды. Оешма җитәкчесе Булат Кадыйров: “Музей безгә бик ошады, бер килүдә генә танышып бетеп булмый, районыбызда күренекле шәхесләр күп булуына тагын бер кат инандык. Аларның хезмәтләре туган телебезне саклауга, төрле милләтләрнең дус-тату яшәвенә ярдәм итәләр. Ел дәвамында тагын күрешербез әле ”, – диде очрашуга нәтиҗә ясап. Башка хезмәт коллективларын да музеебызда көтеп калабыз.
27 январь — Ленинград блокадасыннан чыгу көне
27 январь — Ленинград блокадасыннан чыгу көне. Хәбибуллин Исхак Хәбибулла улы фронтка 1942 елның августында эләгә. Егетне Ленинград янындагы Ладога күле янына китерәләр.Фронттагы батырлыклары өчен ул ике «За отвагу», «За боевые заслуги», «Отличный артиллерист», «За оборону Ленинграда», 2014 елда «За полное освобождение города Ленинград от блокады» медальләре белән бүләкләнә.
Якташыбызның истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр!
Истәлекле вакыйга
25 нче гынвар конне Мәдәният йортында Арча районында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”ның тантаналы ачылышы булды. Шул уңайдан күчмә күргәзмә оештырдык. Һәм шулай ук ТАССРга – 100 ел флагы музей фондына тапшырылды.
Нәсел истәлеге
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә “Герман җире – яшел үлән” дигән бүлек бар. Анда ул: “Герман” диюгә авылның өч карты искә төшә: болар метр да ун сантиметр биеклегендәге Әптел карт, ул гомер буе үзенең “Ярманда плин булып” ятканын сөйли иде, икенчесе – аз сүзле, чиста йөзле Хәнәфи карт – әсирлектә газап чигеп ятканда укымышлы егетләрдән танцыга өйрәнеп кайткан кеше һәм өченчесе – кызыл сипкелле, җирән сакаллы Хәйрулла абзый иде…”, – дип яза. Әсирлектә булып, бию өйрәнеп кайткан Хәнәфи картның оныгы Мәдинә апа хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә гомер итә. Авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәтләрен, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнеп, истәлекләрне интернетта чыгара башлагач, Хәнәфи картның оныкчыгы Гөлназдан бабасы турында әнисе бәян иткән истәлек килеп иреште. Шулар белән танышыйк әле.
1884 елда туган Хәнәфи 1914 елда хатыны Фәйрүзәне, дүрт малаен – Рәхимулла, Исламгали, Миңзыя, Нурмөхәммәтне калдырып, Беренче Бөтендөнья сугышына китә. Сугышта Хәнәфи яралана. Аларның гаскәрләре чигенергә мәҗбүр була. Яралылар дошман ягында калалар. Шулай итеп ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектән котылып, бары 1920 нче елда гына туган авылына кайта. Соңрак әсирлектәге авырлыкларны, кимсетүләрне, авыр эшләрне, ачлыкларны сөйләп бетерә алмый. “Бака тотсак сөенә идек, аяк чорнавына яшереп куя идек тә, азрак тынгач, ашый идек”, – дип сөйли ул өйдәгеләренә. Хәнәфи сугышка киткәндә хатыны бишенчегә авырлы булып калса, ул кайтканда каршы алган кызы Кафиягә биш яшь тулган була. Миңзыя исемле улы кечкенә вакытта ук үлә. 1921 елның сентябрендә Галиясе, 1923 елда улы Госман туа. Тыныч һәм ипле генә гомер иткән гаиләгә зур кайгы килә: җиде баласын ятим, ирен тол калдырып, 1933 елда Хәнәфинең хатыны Фәйрүзә үлеп китә. Әнисез калган балаларны таркатмыйча, ашатып, киендереп, кеше итеп тәрбияләү Хәнәфи өстенә йөкләнә. Бу бурычны ул үти һәм Бөек Ватан сугышы башлангач, Хәнәфи улларын сугышка озата: Нурмөхәммәте 1942 нче елда яраланып, әсирлеккә эләгә, шунда үлә, Госманы танкист булып хезмәт итә, 1944тә ул да һәлак була. Рәхимулласы, Исламгалие сугыштан исән-сау кайтып, матур тормыш корып, балалар үстерәләр. Бер ата йөрәгенә никадәр кайгы-хәсрәт өелә. Ләкин Хәнәфи сабыр холыклы ир-ат буларак, ил белән килгән кайгыны башка авылдашлары белән бергә күтәрә. Йөрәге сыкраса, аны эш белән баса: әвеслектә эшли, кырдагы хезмәттән дә читтә калмый. Ул бик юмарт, мәрхәмәтле, кече күңелле, кешеләрне кызганучан ир-ат була. Хәнәфи яшьтән итек баса, өч баш умарта тота. Итек басуы гаиләсенә бераз керем кертсә, умарта кортлары еллык бал белән туендыра. Җәй көннәрендә ул урман эшләренә йөри. Хуҗалыгындагы малларына печәнен чабып, кышлыкка утынын хәстәрли. Итек бастырырга килгән ялгыз хатын-кызлар: “Хәнәфи абзый, азрак көтеп тор инде, бирергә акча юк”, – дисә, ул: “Ярар, бирмәссең, Алла ризалыгы өчен дога кылырсың”, – дия торган була. Шулай итеп бик күп кешеләрнең рәхмәтен ишетеп яши.
Иске Масра авылыннан ире үлеп, алты малай белән калган бер хатын көн дә, капчыгын асып, Гөберчәккә хәер сорап килә торган була. Ул кеше өенә керми, берәр сынык ипи чыгарып биргәнче баскыч төбендә көтеп утыра. Кызы ипи пешергәндә Хәнәфи карт ипине ул хатын өчен дә пешертә.
Хәнәфи бик укымышлы кеше була. Гарәпчә укый-яза белеп, өендә озын шүрлек тулы дини китаплар, Коръән китаплары саклый, аларны һәрчак укый. Авылда Сөнгатулла мулланы (Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе) кулга алганнан соң, яңа туган балаларга исемнәр куша, никах укый, Коръән ашларын алып бара. Дин юлында булганы өчен аны да эзәрлеклиләр. “Әти йөри күрмә, төрмәгә алып китәрләр”, – ди аңа кызы Галия. “Алла язмаган эш булмас, кызым. Уку миңа Сөнгатулланың васыяте, мин аны ташлый алмыйм”, – ди карт. Сөнгатулланың: “Хәнәфи, мине бик куркыталар, алып китүләре бар, син дини эшләрне ташлама инде, авыл халкы динсез булмасын”, – дип әйткәне була. Авыл мулласының гозерен үти ул.
Тыныч холыклы Хәнәфинең балалары бер-бер артлы гаилә кора, балалар үстерә. Ләкин Галиясенең сугыштан яраланып кайткан ире Шәяхмәт кызы Мәдинә туганчы ук вафат була. Тол калган, артельдә тегүче булып, соңрак колхозда эшләгән Галия әтисе янына, төп нигезгә кайтып яши. Хәнәфи карт кичләрен итек басканда оныгы Мәдинә аның каршында йон язарга һәм бабасы сөйләгәннәрне дикъкать белән тыңларга ярата. Кызганыч, Мәдинә ханым бабасы сөйләгән истәлекләрнең барысын да хәтерләми, чөнки балалык белән ул аларны күңеленә сеңдереп бетерә алмаган.
Авылдашыбыз урын өстендә биш ай авырып ятып, 1957 елның җәендә 73 яшендә вафат була. Герман җирләрендә әсирлектә булган, Бөек Ватан сугышында сөлектәй ике улын югалткан авылдашыбызның балалары тәртипле, матур тормыш төзеп яшәделәр. Исламгалие әтисе юлыннан китеп, дин өлкәсендә булды, колхоз рәисе, бригадир булып эшләп, тәртипле балалар үстерде. Рәхимулласы авылыбызда тегү артеле оештырып, аның цех җитәкчесе булып эшләде. Аның уллары – көрәшчеләр, кызлары сылу гәүдәле, чибәрләр иде. Ә Кафиясенең уллары, кызлары шулай ук уңганлыклары, киң күңелле булулары белән авылдашларыбызның хөрмәтен казанып яшәделәр.
Хәнәфи картның кызы Галия баласына җиде яшь тулганда авылдашы Гыйльмуллага кияүгә чыга. Аңарчы, тол хатын буларак, сугыштан соң аны бик еш урман кисү эшенә җибәрәләр. Ул чорда кызы Мәдинә бабасы Хәнәфи белән өйдә кала. Ә нарасые әнисен бик юксына, сагына. Бу хәлләр Галиянең Гыйльмуллага кияүгә чыкканчы дәвам итә. Галия – бик чиста, пөхтә, ипле, төгәл, күрше-тирәсе белән тыгыз элемтәдә булып, ярдәмләшеп, киңәшләшеп яши торган хатын, колхозда төрле эштә эшли. Соңрак ул авырый башлый, шуңа күрә колхозда эшләүдән туктый. Ә 1984 елда кинәт кенә ире вафат була. Кызын кияүгә бирә, оныклары туа. Аларга сөенеп, мул тормышка шөкер итеп яши.
Галиянең кызы Мәдинә кечкенәдән оялчан, аз сүзле булса да, бик сәләтле, укымышлы, нечкә күңелле булып өлгерә. Ул кечкенәдән оста итеп рәсем ясый, шигырьләр яза, мәктәптә яхшы укый. Мәктәпне тәмамлауга, укытучылар җитмәү сәбәпле, роно аны Балтач районы Кенәбаш мәктәбенә укытучы итеп җибәрә. Казан педагогия институтының физмат факультетын 1970 елда читтән торып укып тәмамлый ул. Арча район мәктәпләрендә математика укытучысы булып эшли. Кияүгә чыккач, Казанга күченә. Анда да алган белгечлеге ярдәмгә килә: ул заводта хәрби детальләрне тикшерү хезмәтендә эшли. Авыл баласы булганга, рус телендә акцент белән сөйләшермен дип, мәктәптә эшләргә ояла. Озак тормый, гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күченеп, бүген шунда яши. Анда ул Шин заводында мастер булып эшли. Мәдинә апа соңгы елларын үз янында яшәгән әнисен 1998 елда югалтса, быел ирен җирләгән. Куанычы булып ике кызы, оныклары аны сөендереп, шатландырып яшиләр. Авылда дин тәрбиясе алып барган Хәнәфи картның җаны тынычтыр дип уйлыйм, чөнки оныгы дини белемен үстерү өлкәсендә белем ала, догалар укый, сүрәләр өйрәнә, Коръән китабын гарәпчә укый, бишвакыт намазын, уразасын калдырмый. Догаларны кызларына, оныкларына да өйрәтә.
Мәдинә апаның истәлекләре әле моның белән генә бетми. Юлда йөргән кеше буларак, Мөхәммәт Мәһдиев белән еш очрашкан, аралашкан. Аның турында сөйләгән хатирәләре дә кызыклы дип уйлыйм.
“Мөхәммәт абый белән еш аралаша идек. Ул Казаннан поезд белән Курса станциясенә кайтып, шуннан жәяү төшә. Авылдан киткәндә дә шуннан китә. Безнең өй юл өстендә булгач, ул безгә – классташы Гыйльмулла абый янына еш керә иде. Озаклап сөйләшеп утырганнары хәтердә. Ул безнең авыл кешеләре турында югары фикердә булды.
1971 елның җәендә Кафия апа кызы Кифая белән Арчага барырга чыктык. Машиналар, юллар юк вакыт. Аргы яктан машина китә дигәч, мәктәп янына чыктык. Түбәле машина китәргә тора, без йөгереп менеп утырдык, түрдә Мөхәммәт абый белән Лилия апа утыралар. Мөхәммәт абый: «Кызлар, сезнең ирләрегез кая соң?» – дип, көлеп сорады. Мин дә шаяртып: «Мөхәммәт абый, безне ирләр ташлады бит», – дидем. Мөхәммәт абый, шундый горур тавыш белән: «Безнең Гөберчәк кызларын ирләре ташламаслар!» – диде. Лилия апа, йөрәгеннән чыккан тавыш белән: «И, и, булды инде шул Гөберчәк кызлары!» – диде. Мөхәммәт абый безнең авыл кызлары турында бер генә әйтмәгәндер күрәсең, бәлки гел мактагандыр.
Мөхәммәт абый “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә әтием ягыннан булган аз сүзле, ярдәмчел әбием Майҗамал турында да язды. Аның халык табибы булуы, хәтта үзенең дә ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итүе хакында язып калдырды”, – дип истәлекләре белән бүлеште Мәдинә апа.
Бүреләр
Узган ел “Урманда туган малай” мәкаләсен язган идем. Язма герое Мөдәрис абый белән әледә элемтәдә торам, телефоннан сөйләшәбез. Бер сөйләшкәндә: “Сеңлем, абыйлар белән булган бер-ике вакыйганы сиңа сөйлисем килде әле”, – ди ул. “Әйдә, сөйлә, мин тыңларга яратам”, – диюгә, телефонның теге башында башта кер-кер көлгән тавыш ишетелде, аннары гына Мөдәрис абый бертуган абыйлары белән булган вакыйгаларны сөйли башлады.
– 1944-1945 еллар. Безнең Пүскәл авылында яшәгән вакыт. Әти сугышта, Хәмзә абый колхозда сарык көтүе көтә. Хуҗалыгыбызда кулга ияләшкән бозау бар иде. Абый шул бозауны гел үзе белән көтүгә ияртеп йөрде. Көндәлек ашавы үтсен дигәндер инде. Авыр чорлар бит. Сарыкларны кичкә фермага алып кайта, ә бозау утарга керми, абыйга ияреп өйгә кайтырга тиеш. Ферма урманга терәлеп тора. Бер көн бозау нигәдер борчыла, гел урман ягына карый икән. Абый игътибар белән караса, урман эченнән зур бүре чыгып килә ди. Адымнары кызу, бозау белән ике ара бик аз калган. Абый башта курыккан, шуннан күрә торып бозауны бүре авызына биреп булмый бит, кулындагы чыбыркысын шартлаткан. Бүре курыкмаган, һаман килә ди. Тагы чыбыркы шартлаган, ләкин бүре бозауга ташланган. Сугыш чорында ач бүреләрнең ишәйгән вакыты бу. Абый берничә мәртәбә чыбыркы шартлаткач, бүре бераз шүрләгән ахрысы. Бозауны җибәргәндә, кире урманга кереп качкан. Шулай итеп бозау да исән калган, абыйга да берни булмаган.
1947-48 елларда абый колхоз рәисенең атын җигеп, Шәмәрдәннән почта ташый иде. Берсендә шулай почтасын чанага салган да, кайту юлына чыккан. Кайтканда Кукмара районына кергән Пчеловод дигән авыл яныннан узарга кирәк. Кышкы көн кыска, караңгы төшә башлаган. Чана юлыннан юртып кайтканда абыйның колагына кайдадыр җыр көйләгән тавыш ишетелгән сыман тоелган. Шуны тыңлый-тыңлый кайта икән. Үзәнле урында тавыш тагы да көчлерәк ишетелә башлаган. Ат та пошкыра ди. Абый алга караса, әллә ничә ут янган шикелле: бүреләр тешләрен ыржайтып, күзләрен елтыратып улап утыралар икән. Абый шулкадәр курыккан, атны куалаган, ә үзе чанага ныграк ябышып, сузылып яткан. Көчле тавыш астында бүреләр утырган җирне ат тизлеген арттырып үтеп киткән. Тавыш ерагайгач, абый чанадан торып, як-ягына каранган, бүреләр артта калганлыкны белгәч, бераз тынычланган. Ләкин алда дүрт чакрым урман эчен чыгасы бар. Караңгылык ураган урман эчен ат тиз чыккан. Ярый әле анда бүреләр очрамаган.
Өченче мәртәбә янә бүреләр белән очрашкан ул. Гөберчәк кардонында торганда абый урманчы булып эшләде. Шулай кышкы көндә урман эченә салынган чыбыклы юлдан (телефон юлы дип тә атыйлар) аты белән кайтып килә икән. 107, 108 кварталлар тирәсе киң итеп ачылга ниде, ә кардонга борылып кергәндә юл тарая, өйгә кайтып җиткәнче шулай. Туры юлдан кайтканда өч бүре утыра икән. Икесе бер урында, берсе аерым. Абый гел чана башында кечкенә балта йөртте. Шул балта белән чананың тимерле җиренә сугып, тавыш чыгара-чыгара алга барган ул. Бүреләр тавыштан курыкканнармы, алга таба киткәннәр. Ләкин бердә урман эченә кермәгәннәр, кардонга борыла торган тар юлга кергәннәр. Абый барган саен балтаның чыңлаган тавышын чыгара, ә тегеләр алга ыргылып чабалар икән. Шулай итеп кардонга кадәр кайтып җиткәннәр, бүреләр абзар артына кереп качканнар. Абый тиз генә өйдән мылтык алып, ике мәртәбә һавага аткан. Шул тавыштан куркыптыр, бүреләр фермага да кермичә, Сикертән авылына таба чапканнар. Абый шулай котылып калган. Ике көннән соң хәбәр ишетелде: Сикертәндә теге бүреләр бер атны талаганнар. Фермада ат белән эшләүче бер абзый өенә кайткач, атын туарып конюшняга җибәрә торган булган. Аты ияләнгән гадәт буенча туры абзарына кайтып барганда теге өч бүре аңа ташланган. Мескен атны ач бүреләр тотып ашаганнар.
Зөфәр абый беләндә бер кызык та, кызганыч та маҗара булып алды. Анысы төлке белән бәйле. Абый урманчылыкта эшләгәч, аларның гаиләсенә фатир бирделәр, абзар тутырып мал асрадылар. Бакча артында калын урман иде. Бер вакыт абыйның хатыны Фагыйлә апа абзарга чыга да тавыгын санный икән. Бер санаган, ике санаган, ләкин ике көн рәткә тавыкның саны кимегән. Фагыйлә апа бу хакта Зөфәр абыйга әйткән. Абый икенче көнне иртүк торып, абзар тәрәзәсеннән урман ягын күзәтә башлаган. Караса, бакчада җир актарып яткан тавыклар янына шуышып төлке килә икән. Абый да югалып калмаган, каты итеп кычкырган. Моны ишетеп, төлке урман ягына качкан. Үрнәк авылындагы бер туганыбызның мылтыгы бар иде. Абый шуңа төлкене сагалап атарга кушкан, ләкин бу хакта хатынына әйтергә оныткан. Икенче көнне иртүк Әнәс абый мылтыгын тотып абыйларга килгән, абзарга кереп, шыпырт кына төлкене күзәтергә тотынган. Шулчак Фагыйлә апаның абзарга мал карарга чыгып барышы булып, ул мылтыктан аткан тавышны ишеткән. Апа куркуыннан кычкырып, кире өенә кергән һәм: “Сыерны суйдылар, үземне аттылар, тор”, – дип ирен уяткан. Күршеләренә дә апа шул сүзләрне әйтеп, йокыларыннан уятып чыгарган. Ишегалдына чыксалар, Әнәс абый төлкенең койрыгыннан тотып абзардан чыгып килә икән. Эшнең нидә икәнен белгәч, рәхәтләнеп көлгәннәр, билгеле. Ләкин апайның теге сүзләре озак еллар сакланды, анны гел искә төшереп, көлешеп ала идек. Абый гына озак яши алмады, корт чагып, үлеп китте. Фагыйлә апабыз бүген Урта Курса авылындагы кызында яши.
Менә, сеңлем, карт кешенең хәтер сандыгында ниләр ята. Андый вакыйгалар күп билгеле, ләкин менә боларын гел искә төшерә идек…
Мөдәрис абый бүреләр турында сөйләгәч, Мөхәммәт Мәһдиевнең педучилищега укырга барганда каршыларына чыккан ач бүреләр күз алдымнан үтте. Ачның ачуы яман ди халкыбыз. Бөек Ватан сугышы чорында бүреләр ач булган, аңларга була, ләкин Ходай хәзерге “тук бүреләр” дән сакласын идее инде, берүк.
“Мин тормышны яраттым…”
“Казан арты” тарих этнография музеенда Арча районы Мөрәле авылында туып үскән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, язучы, якташабыз Хәнәфи Бәдигыйнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Мин тормышны яраттым…” исемле искә алу кичәсе узды. Кичәдә Хәнәфи Бәдигыйнең туганнары, якташлары, аның иҗаты белән якыннан таныш, аны хөрмәт иткән дуслары, күршеләре, укытучылар, китапханәчеләр, Арча педагогия көллияте студентлары катнашты. Бүгенге иҗат кичәбездә Хәнәфи Бәдигыйнең төрле темалар яктыртылган бик күп мәгънәле шигырьләре, моңлы җырлары Арча педагогия көллияте студентлары тарафыннан башкарылды. Хәнәфи Бәдигыйнең күпкырлы иҗаты, шагыйрьнең яшьлек, мәхәббәт, туган җир, туган тел, халкыбызның язмышы, тарихыбыз турындагы әсәрләре безнең күңелләрдә озак сакланыр!
Бәширов Гомәр Бәшир улының тууына 120 ел
Буген музеебызның күргәзмәләр залында Арчабызның горурлыгы, Татарстанның халык язучысы, фольклорчы, СССР Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Бәширов Гомәр Бәшир улының тууына 120 ел уңаеннан күргәзмә ачу кичәсе булды. Бу көннәрдә әдәбият сөючеләр аның туган көнен билгеләп, хөрмәт белән искә алалар.
Гомәр Бәширов хәзерге заман татар прозасында тирән эз калдырган, татар телен искиткеч яхшы белгән, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчылып яшәгән олы шәхес. Гомәр ага әсәрләрендә туган авылы табигатен, чишмә буйларын, болыннарны тасвирлауга күп урын бирә.
Күргәзмәдә Гомәр Бәшировның китаплары, төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, шәхси әйберләре урын алды.
Якташыбызны искә алып…
И туган җир, газиз җир син,
Әткәм-әнкәм торган җир.
Бу дөньяга аваз салып,
Кендек каным тамган җир.
И туган җир! Сөюләрем,
Көюләрем туган җир!
Яшьләремнең иң татлысы,
Иң ачысы тамган җир!
Хәнәфи Бәдигый
Бүген, 13 гыйнварда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, якташыбыз Хәнәфи Бәдигыйга 80 яшь тулган булыр иде, ләкин аны сагынып искә алырга гына калды.
Хәнәфи (Канәфи) Габделбәр улы Бадыйковның Мөрәле авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлавын барыбыз да беләбез. Кайда гына эшләсә дә Хәнәфи Бәдигый иҗатын туктатмады, аның 2001 елда “Абага чәчәге”, 2002 елда “Күңел ялкыны”, 2007 елда “Яшел чирәм”, 2014 елда “Туган җир кешесе”, 2016 елда “Дала бөркете”,2019 елда “Муса Җәлил поэтикасы” исемле китаплары басылыа чыкты. Ул газета-журналларда төрле темаларга язылган мәкаләләрен, китапларын безнең музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бүләк итеп барды. Музейда Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә урнаштырылды.\
Хәнәфи Бәдигый районыбызда үткәрелгән чараларда актив катнаша иде, районыбыз мәктәпләрендә, катапханәләрендә үзенең китапларының язылу тарихларын аңлатып, шигырьләрен укып эчтәлекле чыгышлар ясады. Әдәбият сөючеләр аның иҗаты белән кызыксынып тордылар һәм киләчәктә дә әсәрләрен яратып укырлар дип ышанабыз.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Олуг якташыбыз Гомәр Бәшировның тууына 120 ел
“Арчаның базар мәйданы без барып җиткәнче арбалы атлар, җәяүлеләр белән әллә кайчан тулган.
Як-ягына карасаң, исләрең китмәле! Әллә кайларга хәтле ун-унбиш рәт булып атлы арбалар тезелеп киткән. Бер арбадан икенче арбага сикереп-сикереп китсәң, әллә тагы Арчаның аргы башына, әнә теге яшел түбәле, алтын тәреле чиркәүләргә хәтле барып чыгарсың. Нинди генә арбалар, нинди генә атлар юк. Арба саен диярлек минем шикелле бер малай кисәге, йә кыз бала чөмәшеп утыра. Кайсы авызын тутырып базар калачы ашый, кайсының кулында алма, йә кыяр. Кеше ашаганны карап авыз суларыңны йотып утыру яхшы түгел, ди әни. Әти миңа да берәр тәмле әйбер алып килер әле”.
Бу өзек Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән автобиографик повестеннән алынды. Базар мәйданы 1924 елда Совет мәйданы итеп үзгәртелә, 2005 елда мәйданда Халык язучылары аллеясы ачылды һәм анда ТАССРның халык язучысы, фольклорчы, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның да бюсты урнаштырылган.
Гомәр абый балачагын, базарга килгән бәхетле көннәрен, егерменче гасырда үз башыннан үткәннәрне хәтерендә яңартып, Арча шәһәренең көннән-көн төзекләнә, матурлана баруын сөенеп күзәтәдер, һәм янәшәсендәге олпат затларыбызга аңлатып торадыр кебек. Әйе, Гомәр Бәшировның иҗаты тулы бер гасырны колачлый, аның “Сиваш” , “Намус” , “Туган ягым –яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, “Гыйбрәт” кебек күренекле романнары һәм повестьлары, халык иҗаты тупланган һәм балалар өчен язылган китаплары, хикәя һәм очерклары, тәнкыйть мәкаләләре бүген дә яратып укылалар һәм кулланыш табалар.
Туган авылы Яңасала мәктәбендә якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылган музей бүлмәсе эшли, 2019 елда Гомәр абыйның туган нигезе урынында “Әдәби парк” ачылды. Арча шәһәренен бер урамына Гомәр Бәширов исеме бирелде, Югары Әзәк авылында да аның исемендәге урам бар. Арча педагогия көллияте территориясендә һәркемне “Арча районында туган шәхесләр – Татарстан Республикасының Габдулла тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары” стенды каршы ала, анда алты райондашыбыз турында мәгълүмат урнаштырылган. Бу олы бүләккә язучы Бәширов Гомәр Бәшир улы 1996 елда “И язмыш, язмыш…” китабы өчен лаек була.
1925-1928 елларда Гомәр абый Арча контоны милиция идарәсендә тикшерүче булып эшләгән, ул йортта 1995 елда “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачылды, үзе эшләгән бүлмәдә язучының шәхси әйберләреннән торган экспозиция урнаштырылган. Гомәр абый музейга үзенең әсәрләрен, яшь язучыларның үзенә бүләк ителгән автографлы китапларын бик теләп бүләк итте. Ул Арчада оештырылган бәйрәмнәрдә катнаша иде, 1996 елның 2 мартында район алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында Гариф Ахунов белән бергә катнаштылар һәм алар районыбызның Социалистик Хезмәт Геройлары, ТР ның Дәүләт премисе лауреатлары белән сәхнәдән чыгыш ясаганнар иде.
Гомәр абыйның улы Зөфәр Бәширов, күренекле фотограф, бик күп фотоальбомнар авторы, безнең музей белән даими элемтәдә тора. Аның үзенә дә 3 гыйнварда 83 яшь тулды. Телефоннан сөйләшкәндә: “Мин әтинең иҗатын туплау һәм өйрәнүне дәвам итәм, аның әсәрләре егерменче гасырда халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә мөмкинлек бирә, туган телебезне саклауга хезмәт итә” – диде ул.
“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, – дип яза Гомәр Бәширов. Аның бу сүзләре бүген аеруча актуаль яңгырый. Бөек әдибебез, татар теленең бөтен ямен, тәмен иҗатында чагылдырган Гомәр Бәшировның 120 еллык юбилее Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елның башында булуы зур мәгънәгә ия.