Үгез җигеп җир тырмалаган
Рәхимҗанова Разыя Шәймулла кызы 1929 елның 8 августенда Казаклар авылында гади гаиләдә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала, Сикертән җидеелык мәктәбенә 4 класска укырга бара. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь тулмаган була.
– Радиодан сугыш башланганны ишеткәч, башта ни уйларга да белмәдек. Абый ул вакытта армия сафларында хезмәт итә. Ул армия хезмәтеннән туры сугышка керде, 8 ел йөреп кайтты. Сугыш башланган көннән безнең балалык еллары туктап калды дисәң дә була. Көн туган саен ирләрне фронтка озаттылар. Басудагы, колхоздагы эшләр хатын-кыз, карт-коры һәм балаларга калды. 12 яшьтә генә булсам да мин әнигә ияреп басуга урак урырга йөрдем.
Бер генә дә исемнән чыкмый, салкын караңгы көз көне иде. Колхозга окоп казырга илле кеше кирәк диеп план биргәннәр. Кеше булмагачтыр, колхоз рәисе Зиннәт абый безне, укучыларны, окоп казырга җыеп алып китте. Райкомдагылар рәисне ачуланганнардыр, безне кире кайтарып җибәрделәр. Окоп казыр өчен без бик кечкенә идек шул.
Берара безне вагон төяргә җибәрделәр. 2 метрлы юан-юан агачларны төйийбез, 4 кешегә бер вагон. Шуны агач белән тутырырга кирәк. Бик авыр булды, җитмәсә тамак та ач, хәл юк. Кушкач эшләргә, вагоннарны тутырып җибәрергә кирәк. Эшләдек, сынатмадык.
7 классны бетергәч, урман кисәргә повестка бирделәр. Шул кәгазьне тотып, берүзем Курса урманчылыгына мендем. Миңа карап-карап тордылар да, яшьсенделәрме, пычкы кайрап тотырга куйдылар. Анысы да җиңел эш түгел иде. Кабат мин урман кисәргә бардым. Яшьсенделәр, бу юлы мин инде яшемне алдап, зурайтып күрсәттем. Урманны кистек, агачларны штабельләргә сөйрәп алып килеп тезә идек. План үтәмәсәң, 400 грамм ипи талоны бирелми торган иде. Димәк, ач каласың. Ә бәрәңге булса, безнең өчен зур шатлык була иде. Урманны кыш көне кистек. Кышның нинди көне юк. Өстебездә дә әллә ни калын кием юк, салкын, җил-буран уйный. Агачларны кискәндә билдән кар ерып урманга керәсең, билгеләнгән агачларны кисеп егасың. Берара тирлисең, әзрәктән туңасын. Барысын да күрде инде безнең башлар. Без барысына да түздек.Урман кискән вакытта хәзерге Саба районы Керәнне, Симет авылларында фатирда торып эшләдек. Фатир хуҗаларыннан бет ияреп, бик азапландык. Юынып кына бетми иде ул. Аннары фатир хуҗасына эштән кайтканда мичкә ягарга дип утын эләктереп кайта идек.
Өч ел абый хәбәрсез булды. Бернинди хаты килмәде. Өйдә әнием һәм сеңлем бар. Сеңлем кечкенә булганлыктан, күбрәк эш минем җилкәгә төшә иде. Хәтта әни урынына да эшкә йөри идем. Кышын урман киссәк, җәен басуда булдык. Хәтта ат җигеп тә эшләргә туры килде. Кирәк булгач, барысына да өйрәнәсең икән ул. Авылда ат җигәрлек ирләр юк. Шуңа күрә атларны хатын-кызлар җикте. Йөк тарта, эшли ала торган атлар да бик сирәк калды. Шуңа күрә үгезләр җигәргә, алар белән басу тырмаларга да туры килде.
Сугыш беткән хәбәрне бригадир Хәерниса апай басуга килеп әйтте. Ә без ул вакытта үгезләр белән җир тырмалый идек. Сөенечле хәбәрне ишеткәч, барыбыз да бер мәлгә катып калдык, шуннан кемдер кычкырып елап җибәрде, кемдер шатлыктан сикергәләде. Ә мин үзем сөенергә дә, көенергә дә белмәдем, чөнки яңа елдан соң әтием үлгән иде, өч елдан бирле абый хәбәрсез. Әмма сугыш беткән дип, беркем дә басудагы эшне ташлап кайтып китмәде, чөнки чәчүне тәмамларга кирәк иде. Июнь башларыннан сугыштан исән калганнар кайта башлады. Август ае безнең гаиләгә дә шатлык алып килде: өч ел хәбәрсез булган абыебыз кайтты!
Алга таба бик әкренлек белән булса да, тормышлар яхшы якка үзгәрә башлады, ләкин сугыш салган йөрәк ярасы гына төзәлмәде, – дип сөйләгән Разыя апа үзенең яшьлек еллары турында кызы Гөлүсә Шәфыйковага.
Тыл һәм Хезмәт ветераны Разыя апа Гөберчәк авыл егете Гәрәй Рәхимҗанов белән гаилә корып, биш балага гомер биргәннәр. Разыя апай 1953 елда ук коммунистлар партиясенә алына. Колхозда тырышып эшли. 1974 елдан хат ташучыэшенә күчә. Пенсиягә чыккач та сигез ел шул хезмәтне башкара.
– Әни яшь вакытында клуб мөдире булып та эшләгән, – дип сөйләде Разыя апайның олы кызы Рәмзилә Рәхимҗанова. – Ике атнага бер спектакль өйрәнәбез һәм концерт куябыз, дип сөйли иде әни. Ул елларда клуб сәхнәләре шау итеп торган. Хәтта “Галиябану” спектаклендә әти белән әни төп рольләрдә уйнаганнар. Башка авылларга барып та спектакльләр күрсәткәннәр. Сүзгә дә оста иде ул. Клуб эшен бик яратып башкардым дип сөйли иде. Хәтта вафат булыр алдыннан яраткан шигырен дә хәтердән сөйләде. Шигыре комсомолка кыз турында. Аның аудиоязмасы да саклана. Без Гөберчәк клубында берәр спектакль өйрәнә башласак, әни мине орыша иде: “Бигрәк озак өйрәнәсез. Яхшылап өйрәнегез дә, тизрәк куегыз инде шуны”, – дип.
Сугыш вакытында фронттан килгән хатларны укырга өйдән-өйгә йөргәннәр, җаваплар язганнар. Аннары посылка итеп сугышчыларга оекбаш-бияләйләр бәйләп җибәргәннәр. Ялгыз әбиләргә ярдәм иткәннәр: карларын көрәп, утынын ярып, чишмәдән суын алып кайтканнар.Әнине 1945 елда колхозга член итеп алганнар, ә сугыш чорында эшләгәнлегенә белешмә генә бирелде. Аннары әни ел саен Яңа ел бәйрәме үткәрә иде. Кайда диген? Өйдә. “Зират очы” балалары, күрше-тирә өйгә кереп, уртага чыршы бизәп куеп, әйлән-бәйлән уйныйлар иде. Кәгазьне бүрәнкә формасында төреп конфет, печенье, пряннек салып балаларга бүләк әзерлибез. Кыш бабай Альберт булса (күрше егете), Кар кызы булып әни үзе киенеп керә иде. Җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап, күңелле итеп бәйрәм үтә иде.
Разыя апайның бакчасында язын төрле сортлы алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелә. Кызганыч, Җиңүнең 75 еллыгын билгеләргә җыенганда ак яулыклы бу апалар буыны ак чәчәкле язларны күрә алмыйча көннән-көн сирәгәя. Разыя апа да бу дөньяда инде юк. Аларның батырлыгы, көчлелеге алдында баш иеп, рухларына дога гына кыла алабыз.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Кызыл атлас күлмәк киеп көткән ул
1904 елда Казаклар авылындагы итекче Гафур гаиләсендә туган Бәдерниса үзе чибәр, үзе оста җырлаучы кыз булып өлгерә. Гөберчәкнең Ризван исемле пәһлевандай егетенә кияүгә чыгарга теләк белдергәч, әллә әти-әнисе риза булмый, бирсәгездә, бирмәсәгез дә мин аңа кияүгә чыгам дип ул үз фикерен белдерә. Билгеле, каршылыклар алдында югалып кала торган кыз түгел, Бәдерниса яратканы белән гаилә кора.
Бәдернисаның дүрт баласы туып, бишенчегә авырлы вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Колхозда бригадир булып эшләгән Ризван сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. 37 яшьлек хатын өч баласын ияртеп, дүртенчесен кулына күтәреп, Тупы юлыннан ирен сугышка озата. Ризванның колхоздагы вазыйфасын Бәдерниса үзенә алып, бригадир булып эшли. Урак уру, көлтә ташу, җир сөрү, ул арада йөкләмә белән урман кисү, аны вагоннарга төяү, фермалардагы малларны ничек тә аякта калдыру эше – барысы да авылда калган карт-корыга, хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә төшә.
Бәдерниса бишенче баласын – Данилен тудыра. Биш бала белән тормыш итү, колхоз эшендә булу Бәдерниса өчен иң авыры булмый әле. 1945 елда иренең Белоруссия якларында батырларча һәлак булуы хакында язылган хат килгәч, хатын югалып кала. “Биш баланы ничек аякка бастырырга, шушы авыр, болгавыр заманда нинди юллар белән тормыш итәргә һәм кеше булып калырга?” – дигән сорау белән яши ул. Көн туса, Бәдерниса Тупы юлына күз сала, янәсе ире кайтып килмиме? Ул гомеренең соңгы сәгатенә кадәр шушы уй белән яши.
Биш бала да үсә. Авыл халкы тырыш бит ул. Черек бәрәңге, кычыткан ашап үскән балалар әниләре үрнәгендә тырыш, уңган булыпҗитешәләр. Сугыштан соңгы еллар да ачлык, фәкыйрьлек белән һәркемнең йөрәген телгәли. Бәдерниса тырыш, уңган хатын, йорт-җирне таза тота, абзарында малларын ишәйтә. Чөнки кул арасына керә башлаган балалары аңа төп терәк булып тора. Ул балаларына йон җегерләп, оекбаш-бияләй бәйли. Йон җегерләргә утырса, Тупы юлына карап, моңлы җырларын суза. Күңеле белән гел ирен каршылый. Хәтта кызыл төстәге атлас материалдан күлмәк тектерә. Янәсе, Ризваны кайтып керер дә, Бәдернисаны яңа күлмәктән күреп куаныр!
Ире исән вакытта төзелгән кара мунчада җитен эшкәртә торган станок сакланып калына. Бәдерниса шул станокта гел шак-шок килеп, уйларга бирелеп эшли. Көн җиллерәк булса, ашлык җилгәреп, аны авыл тегермәнендә тарттыра һәм камыр ризыгы пешерә. Хәтта гаилә альбомында Бәдерниса апаның ашлык җилгәргән вакытында төшереп алынган фотосына кадәр сакланган.
Бәдернисаның балалары бер-бер артлы буйга җитеп, читкә китә. Янында ире сугышка киткәч туган улы Данил кала. Кызганыч, улы 1972 елда авырып вафат була. Үзе вафат булганчыга кадәр моңлы җырын көйләп, юлга карап гомер кичерә. 1974 елда Бәдерниса вафат була.
Бүгенге көндә Ризван белән Бәдернисаның ике кызы исән-сау: Сания һәм Наилә. Нигезе дә буш түгел. Улы Муллаянның кызы Ризидә яңа йорт җиткерде. Димәк, нигез тарих белән бергә яши.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Зур йөрәкле ана!
Гөберчәк авылында тыл ветераннарыннан бары Рауза апа Шайнурова гына исән-сау. Ул сугыш чорының һәм аннан соңгы торгынлык елларын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Бүгенге көндә Рауза апа кызы Рәмзилә белән кияве Илфат гаиләсендә Арча станциясендә яши. Мин Рәмзиләдән әнисенең үткән тормышының кайбер мизгелләрен, ул күргән авыр елларның хатирәләре белән бүлешүен сорадым.
– Элегрәк әни ул елларны гел сөйли торган иде. Үзәгенә үткән, ачы, михнәтле еллар. Ул 1931 нче елның 7 февралендә Арча районы Түбән Пошалым авылында икенче бала булып дөньяга килә. Үз авылларында башлангыч мәктәптә белем ала. Аннары Урта Пошалым мәктәбенә йөри башлый. Ләкин мәктәпкә озак йөрергә туры килми, балалыкларын авыр сугыш еллары ала. Иң беренче әтиләре Шайнурны Суслангерга озаталар. Ул киткәндә 4 бала, әби-бабай (алар үзләренеке түгел, чөнки әтисе Шайнурның да, әнисе Фатыйманың да әти-әниләре, барлык туганнары 1921 нче елгы ачлыкта үлеп бетәләр. Өйләнешкәннән соң, үзләренең балалары булмаган Әсхәдулла белән Гарифәбану исемле игелекле кешеләр яшьләрне йортка керткәннәр) кечкенә генә иске өйдә калалар.
Бабай Суслангерда урман кисү эшендә була. Ул чорда Фатыйма әби ике атнага бер сохарилар илтеп тора. Берникадәр вакыттан соң аны Түбән Тагил трактор заводына күчерәләр. Сугыш бетәргә берничә ай калганда ачтан кибеккән Шайнур бабай өенә әйләнеп кайта.
…Шайнур бабай сугышка алынгач, барлык авырлык абыйсы белән кечкенә Рауза өстенә төшә. Ул вакытта Түбән Пошалым “Татарстан №2” колхозы дип атала. Абыйсы да, үзе дә мәктәпкә йөрүне оныталар, бригадир ни кушса, шуны эшләргә колхозга чыгалар. Сугыш башланганда бер кайгысыз “сызыкташ” уйнап йөргән кыз тормыш арбасына төптән җигелә: әнисе белән кырда урак ура, көлтә бавы ишә, көлтә бәйли, амбарда сушилкага көлтә бирә, кышларын сугыштагы ватандашларга оекбаш-бияләй бәйли. Кышкы салкыннан сакланыр өчен аларга өй салырга дип әзерләгән бер өйлек агачны да турап ягарга туры килә. Бабай балаларны сакларга, туңдырмаска киңәш итә. “Исән кайта алсам, өйнең яңасы булыр,”– ди.
Балалар никадәр файда китерә алганнардыр, анысын белмим, ләкин алар колхозыннан 3 кенә кешене “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг” дигән Сталин медале белән бүләклиләр. Берсе аның безнең әниебез, икенчесе бертуган абыйсы – Шайнуров Мәсәгут, өченчесе Рәхимҗанова Әминә апалар була. Идарә йортына Арчадан вәкил килеп, медальне бик зурлап тапшыралар. Бүгенгесе көндә медале дә һәм аның таныклыгы да сакланмаган. Арча архивыннан алган белешмә генә бар.
Әни сугыш беткән дигән хәбәрне тау башында яшел чирәмдә кызлар белән уйнап йөргәндә ишетә. Алар бик тә сөенәләр, күпме сикергәннәрен, күпме “Ура” кычкырганнарын, кочаклашып берсен-берсе котлауларын әйтеп-аңлатып бетерә алмый. Ул вакытларны искә алганда күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Әнигә 1998 нче елда “Хезмәт ветераны”, 2002 нче елда “Тыл ветераны”дигән исемнәр бирелде.
Ул Гөберчәк авылына дүрт балага әни булып килгән кеше. Иң өлкән абыебыз Нигамәтулла безне машинасына утыртып урманга чикләвеккә алып менә иде. Безнең белән качышлы уйнарга яратты. Равил абый белән әни гел урманга печәнгә йөрделәр. Шунда кура җиләге җыеп төшәрләр иде. Равил абый кура җиләге бик ярата. Махсус җиләккә дип менмиләр, ә печән җыярга. Шул мәлдә җиләк тә җыялар. Ә Рәшит абый эштән кайтканда гел конфет, печенье, прянник алып кайта иде. Әни: “Улым, гел алып кайтма, әле өйдә бар бит”, – дисә, абый: “Әни, мин кайтканда кайтсыннар әле”, – дия иде. Кызганыч, Нигамәтулла, Рәшит абыйлар вакытсыз вафат булдылар. Икесе дә егерме тугыз яшьләрендә үлделәр. Нигамәтулла абый үлгәнлекне бер авылдашыбыз әнигә хуҗалыктан сөт җыйганда килеп әйтә. Һәм әни: “Улымның үлгәнлеген әйткәч, кемдер бер як колагыма китереп суккан шикелле булды”, – ди. Шул көннән әнинең колагы ныгып калды. Әти белән әни ике бала кайгысын кичергән кешеләр. Бүгенге көндә Равил абый, Ризидә апай, сеңлем Әлфия гел килеп әнинең хәлен белеп торалар. Рәхмәт аларга.
Рауза апаның яраткан кызы Ризидә дә истәлекләре белән бүлеште:
– Үз әниебез үлгәч, әтигә бик авыр була. Безне балалар йортына тапшырырга да тәкъдим итәләр. Ләкин әти моңа риза булмый. Иң кечкенәсе мин булганмын. Миңа ул вакытта җиде яшь. Өч абыем бар иде. Әти Рауза әнине өйгә алып кайтуга без барыбыз да аңа әни дип әйттек һәм ул үзе дә безне балаларым диде. Без аны, ул безне яратты. Әни бигрәк тә мине бик үз итте. Чөнки мин иң кечкенәсе, аннары кыз бала. Кечкенәдән һәрберебезне тәртипле булырга, эш сөяргә өйрәтте. Үзе бик тә пөхтә кеше ул, куйган һәр әйбер үз урынында тора. Нинди генә эшкә тотынсак та без бергә эшләдек. Чөнки әти Лесхоз урманчылыгында атналар буе өйгә кайта алмыйча эшли иде. Шуңа без гел әни янында булдык. Мәктәпкә әти-әниләр җыелышына да ул үзе йөрде. Әти бераз орышса да әни безне яклау ягында булды. Бервакытта да безгә тел-теш, җил-яңгыр тидертмәде. Кайбер аналар үз балаларын да җәберләргә, кимсетергә мөмкин. Ә безнең әниебез андый булмады. Кеше сүзенә колак салмады, үз күңеле кушканча безгә тиешле тәрбиясен бирә белде. Ике сеңлебез тугач та, ул безне тигез күрде. Алты бала да аның өчен кадерле, үзенеке булды. Бәлки әнинең авыр вакытлары да булгандыр, ләкин ул безгә бервакытта да аны сиздермәде, күрсәтмәде. Аннары әнинең әнисе Фатыйма әби мине гел үзләренә Түбән Пошалымга кунакка алып китә иде. Аның белән Күлтәс, Күәм авылларындагы балаларында, туганнарында кунак була идек. Фатыйма әби дә безне шулкадәр яратты. Бервакыт Фатыйма әби мине үзләренә Түбән Пошалымга кунака алып китте дә, Күлтәс авылына бардык. Мин елаганмын. “Ник елыйсың”, – дип сораганнар. Мин: “Әби, әйдә өйгә кайтыйк, боларның өстәлләрендә шикәрләре дә юк”, – дигәнмен. Әби шунда да мине көйләп, үзләренә алып кайткан.
Әнинең холкы йөзенә язылган: сабыр, акыллы, тәртипле һәм дә әдәпле. Ул бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәде, биләмгә йөрмәде, пөхтәлек, тәртип булганны яратты һәм дә бездә, балаларында, бу сыйфатларны тәрбияли белде.
Әни белән җәен урманга печән чабарга йөрдек, бәйләргә өйрәтте. Кияүгә чыкканчы өйрәнергә кирәк дип хәтта чуенда пешкән бәрәңгене төерсез төяргә өйрәтте. Тәрәзә төбе саен яран гөле булыр иде. Гөлләр үстерергә яратты.
Бервакыт күрше кызы Халисә белән безнең өйдә утырабыз. Әни йон җегерли. “Әйдә, өйрәнегез, икегезнең дә кияүгә чыгасыгыз бар”, – дип безне йон җегерләргә өйрәтмәкче булды. Без икәүләшеп көлештек тә: “Кибеттә бар ич ул, сатып кына алырбыз”. – дидек. Бәйләргә өйрәнсәм дә, йон җегерләргә һич кенә дә өйрәнә алмадым.
Әти үлгәч, әни авырды. Шуңа күрә аны йортта ялгызын гына калдырмадык. Без ул вакытта барыбыз да тормышлы. Арчада яшәүче сеңлебез Рәмзилә белән киявебез Илфат әнине үзләре янына алып китте. Мин үзем гаиләм белән Сикертән авылында яшим. Әни безгә дә кунакка кайтты. Бер кайтканында әнине улым Айрат алып китәргә тиеш иде. Машина белән бергәләп минем эш урынына бардык һәм шунда мәңгелеккә аерылышабызмыни, икебез дә кочаклашып елаштык. Югыйсә, әни әллә кая да китми, Арчага гына. Үзебез гел янына барып торабыз, юк, аның анда китүе икебез өчен дә шулкадәр авыр булды, аңлатып та бетереп булмый ул мизгелне.
Хәл белешергә баргач: “Уем белән көн саен Арча белән Гөберчәк арасында инде мин, балам. Нигез ничек икән, язгы су кермәгәнме, кар суы каян ага, чүп үләне үсмәгәнме, хуҗалык күңелсез булып утырмыймы? Менә шуларны уйлыйм”. – диеп әйтә иде. Йортны, аның тирәлеген карап, чистартып торабыз. Нигезебез буш. Шундый булса да ул ялгыз түгел, без анда гел булабыз.
Әни күрше-күлән белән дә бик дус яшәде. Һәркем белән уртак тел таба белде. Пенсия яшенә җиткәнче әни ат җигеп, хуҗалыктан сөт җыйды. Елның нинди вакыты булмый, ул бервакытта да зарлана белмәде. Аннары авылым халкына мин бик тә рәхмәтле булып яшим. Чөнки авылдашлар бервакытта да безне кимсетмәде, аермады, бердәмлек көчле булды. Тагы шуны өстәп әйтәсем килә: сеңлебез Рәмзилә белән киявебез Илфатка зур-зур рәхмәтләр. Алар әнине бик кадерләп тәрбиялиләр: чиста урын-җир, тәмледән-тәмле ризык. Чөнки әниебез инде дүрт ел урын өстендә авырып ята. Алар аны шулкадәр яратып, хөрмәтлиләр, чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Үзләре дә шундый кадерле әти-әни булып гомер кичерсеннәр иде дип телим.
Рауза апа кадерле әни дә, әби дә, дәү әби дә. Әле генә оныгының улы туды. Үз вакытында тормышның авыр вакытларын күргән тыл ветеранына алда да шатлыклы вакыйгалар белән куанып яшәргә язсын иде дип телим.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
Якташларыбыз – Тукай премиясе лауреатлары
#МузейнаяВесна2020
Һәр елның апрель аенда Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында карар кабул итә. Бүләкләнүчеләргә лаурет исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм аның таныклыгы тапшырыла. 1958 елдан башлап (1961-1965, 1975 елларда бирелмәгән) районыбызда туып үскән алты якташыбыз төрле елларда Тукай премиясе лауретлары булдылар.
1973 ел. Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы – язучы, “Чикләвек төше” повесте, “Хәзинә” романы өчен.
1976 ел. Вәлиев Диас Назыйх улы – драматург, “Тормыш бүләк итәм” ( “Дарю тебе жизнь” ) пьесасы өчен.
1990 ел. Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы – язучы, “Кеше китә – җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә”, “Бәхилләшү” повестьлары өчен.
1996 ел. Бәширов Гомәр Бәшир улы – язучы, “И язмыш, язмыш…” китабы өчен.
2018 ел. Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Зәкуанов Рөстәм Газизҗан улы ( Азнакай районы ) – “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең иҗат төркеме, мәдәният өлкәсендәге әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырган һәм рухиятне торгызуга, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли хәзинәләрен һәм тарихи мирасын саклап калуга өлеш керткән өчен.
2019 ел. Фәйзрахманов Айдар Фәтхерахман улы – Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе , татар фольклор мирасын өйрәнү, үстерү, популярлаштыру һәм аны дөнья музыкасы мәйданына чыгару эшенә өлеш кертүе, үз авторлыгындагы “Олы юл” кичәләр циклы, нотага салып эшкәртелгән фодьклор әсәрләреннән төзелгән ике томлык “Онытырга мөмкин түгел” басмасы һәм үзе иҗат иткән җырлар һәм романслардан төзелгән “Яшәү барыбер кызык”, “Олы юл”, “Борчылма” җыентыклары өчен.
Районыбыз халкы алар белән горурланып, киләчәктә дә бу олы бүләккә лаек булучылар булыр дигән ышаныч белән яши. Якташыбыз Наил Касыймның фикере белән тулысынча килешәбез һәм өмет итәбез.
Казан арты горурланып яши,
Искә алып данлы улларын.
Нык ышанам: шул халыктан әле
Яңа Тукайларның туарын!..
“Казан арты”тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Фотолар музей фондыннан
Бүген Ленин бабайның тууына 150 ел
Бу значокларны күргәч, өлкәннәр яшьлеген искә төшерер, мәктәптә укыган елларда октябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләнеп тырышып укуларын, хезмәт итә башлагач та күчмә вымпеллар, мактау грамоталары алган чакларын хәтерләрендә яңартырлар. Алар барысы да Володя Ульянов, Владимир Ильич Ленин белән бәйле булды. Һәр дәреслектә аның тормыш юлы, аңа багышлап язылган әсәрләр бирелә иде, күп тиражлар белән китаплар басылды, кинофильмнар төшерелде, спектакльләр куелды.
Туып-үскән шәһәре Симбирск (хәзерге Ульяновск), Казан шәһәрендә, Ленино-Кокушкинода һәм башка ул булган урыннарда ачылган музейларга халык бик яратып йөрде, алар әле дә эшләрен дәвам итәләр. Безнең музейда да Ленинның төрле темаларга багышлап язган хезмәтләре тупланган күптомлы китаплары, фотолар, значоклар һәм башка экспонатлар саклана.
Без бүген, ягъни 22 апрель көнне , тууына 150 ел булу уңаеннан Ленин бабайны зур хөрмәт белән искә алабыз һәм халкыбыз күңелендә онытылмас дип ышанабыз.
“Казан арты”тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Сагындыра моңлы җырлавың…
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сугыш һәм хезмәт ветераны, озак еллар Күпербаш авыл советы секретаре һәм Арчага күчкәч районның Загс бүлеген җитәкләгән Мәрьям апа Сафина – Нуруллина турында материаллар, аңа язылган хатлар, ул башкарган җырларның язмалары саклана.
Озак еллар “Арча хәбәрләре газетасында эшләгән Нурия Хәкимованың 1999 елның 22 маенда чыккан “Арча сандугачы” дигән мәкаләсендә аның турында бик күп мәгълүматлар бирелгән. Сафина Мәрьям Сафа кызы 1925 елның 10 февралендә Күпербаш авылында туа. Күпербаш башлангыч, Казанбаш урта мәктәбенең сигезенче классын тәмамлый. Ул 1941 елның август аеннан 1943 елның июнь аена кадәр туган авылында кибетче булып эшли. 1943 елны армия сафына алына. Халык комиссариатының эчке эшләр бүлеге солдатлары буларак ике айлык хәзерлек курсы үткәч, аларны Урал якларына җибәрәләр. Каменск-Уралск, Свердловск шәһәрләрендә хезмәт иткәннән соңЧиләбе шәһәрендәге корал җитештерү заводын сакларга куялыр. Шулай итеп , 18 яшьлек кызлар фронтка алынган ир-егетләрне алыштыралар, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертәләр.Мәрьям Сафина 1945 елның сентябрь аена кадәр шунда намуслы хезмәт итә, бергә булган иптәшләрен һәм завод эшчеләрен моңлы җырлары белән куандырырга да өлгерә.
1947 елның 13 декабренда республика газеталарының берсендә Татарстанда авыл үзешчәннәре смотрының йомгаклау концерты турында мәкалә басылган. Анда 34 районнан, шул исәптән Әтнә, Арча, Әгерҗе һ.б. районнарның үзешчәннәре активлыгы уңай бәяләнә. Аерым җырчылардан өчесе аеруча билгеләп үтелә, аның берсе Күпербаш авыл советы секретаре Сафина Мәрьям була.
Сугыштан соңга катлаулы чор булуга карамастан ул елларда да үзешчәннәргә игътибар бик зур була. Якташыбыз Мәрьям Сафинаның “Саҗидә” җыры язылган пластинкасы чыгарыла, татар телендәге тәүге пластинкаларның берсе була бу. Мәрьям апа бу турыда үзе белми дә кала, әзер булгач аңа алып кайтып кына бирәләр. Пластинканың бер ягында «Апрель» грамплатинкалар заводы, татар халык җыры “Саҗидә”, ТАССРның Арча районы Ворошилов исемендәге колхозыннан Мәрьям Сафинаның, ә икенче ягында Күгеш мәктәбе укытучысы Харисованың җыры язылган була. Бу пластинка бөтен СССРга тарала. Мәрьям апа башкаруындагы бу җырны тыңлаучылар аңа бик күп хатлар язалар. Берничә хатны кыскартып сезгә дә тәкъдим итәбез:
“Сәлам сезгә Пермь шәһәреннән! Иптәш Сафина!
Без Сезгә үзебезнең ялкынлы кайнар сәламнәребезне Сезнең якка искән җилләр аша тапшырып калабыз. Мәрьям, без Сезгә бик зур рәхмәтләр әйтәбез һәм озын яхшы тормыш теләп калабыз. Менә мин күптән тугел Казанда булдым һәм магазиннан Сезгә аталып чыккан “Саҗидә” пластинкасын алып кайттым. Бик ошады… Мөмкин булса, рәхсәт итегез сезне тәбрик итәргә, киләчәктә тагын матур җырлар җырлавыгызны теләп калабыз. Без Сезнең җырларны бик шатланып тыңлыйбыз, бик ошый безгә. Без Казан радиосына хатлар яздык, Сезнең җырларыгызны сорап, бик ишетәсебез килә, бик шатланып тыңларга телибез. Без Казаннан җавап ала алмадык. Сәлам белән сездән җавап көтеп Г.Исламов һәм Н.Вәлиев, 24 январь, 1959 ел.”
Томск шәһәреннән килгән хатта: “Исәнмесез Мәрьям! Сезгә кайнар солдат сәламнәребезне җибәреп, сезнең алдагы эш дәверегездә зур уңышларга ирешүегезне теләп калучы, сезнең өчен таныш булмаган Ядъкәр Исхаков дип укырсыз. Мәрьям, мин үземнең кемлегемне аңлатканчыга кадәр сездән гафу үтенергә тиешмен, сезнең өчен көтелмәгән хатым белән борчуым өчен. Бәлкем бу хат сезнең өчен иң кадерле минутларыгызны алыр. Укыганнан соң, сез туган илен саклаган солдатның күңелен аңларсыз, ни сәбәптән сезгә хат язуын” – дип башлаган һәм “Саҗидә” җырын тыңлагач туган хисләре турында фикерләре белән уртаклашкан.
“Сәлам Урта Азиядән!
Исәнмесез, безнең өчен патефон пластинкасы аша гына таныш булган Мәрьям! Мин кибеттән “Саҗидә” дигән пластинканы алдым. Ай, дускаем, бигрәк тә матур ерлыйсыз, көнгә өчәр мәртәбә җырлатабыз. Шундый моңлы җырлыйсыз, нинди бәхетле сез, бөтен илләргә таралган җырларыгыз өчен рәхмәт сезгә”, – дип язган Фәния.
Буа районыннан китеп Кемерево өлкәсенең Сталинск шәһәрендә шахтада эшләүче Фәһим Мингалиев: “Исәнмесез,, иптәш Мәрьям Сафина. Без бер группа егетләр сезнең пластинкада чыккан “Саҗидә” исемле җырыгызны бик яратып тыңлыйбыз һәм дә сезнең яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз, тагын да шулай сезнең җырларыгызны тыңлысыйбыз килә. 31 май, 1960 ел.”
Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Сахалиннан Сведловск һәм Чиләбе өлкәсеннән, Мәскәү, Фрунзе һәм башка шәһәрләрдән, билгеле инде, Татарстанның төрле шәһәр һәм авылларыннан Мәрьям апа Сафинага бик күп хатлар килә, алар музеебызда кадерләп саклана. Аларның кайберләрендә егетләр танышу турында да сүз алып баралар. Ләкин инде ул вакытта Мәрьям апа авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Нуруллин белән гаилә корган була, икесе дә сугыштан кайткан яшьләр, тыныч көннәрнең кадерен белеп матур гомер итәләр. Арчага килеп яши башлагач Мәрьям апа ЗАГС бүлегендә эшли, ә Мидхәт абый заготконтораны җитәкли һәм хәбәрче буларак район газетасына бик күп мәкаләләр яза.
ЗАГС бүлегендә Мәрьям апа Сафина белән бергә эшләгән Әлфия Гарифҗан кызы Вәлиева: “Мин ЗАГС бүлегенә 1965 елның декабрь аенда эшкә килдем һәм Мәрьям апа 1981 елда лаеклы ялга киткәнче бергә эшләдек. Ул мине бу эшнең нечкәлекләренә өйрәтте, иң әһәмиятлесе килгән кешеләр белән ягымлы булырга, аларны игътибар белән тыңларга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә кирәклеген төшендерде. Ул үзе дә бик эшчән, һәр эшне үз вакытында башкара иде. Аның төгәллегенә, пөхтәлегенә, килгән кешеләр белән гади итеп аралашуына соклана идем. Ул үзенең Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, төрле конкурсларда катнашуларын искә төшереп сөйли иде. Мәрьям Сафина 1943 елдан 1945 елның сентябренә кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан. Чиләбе шәһәрендә хезмәт иткәндә дә аңа күп тапкырлар чыгыш ясарга туры килгән, аның моңлы тавышы һәркемдә җиңүгә ышаныч уяткан. Мәрьям апаның җырлау осталыгын күреп аңа Казанда калырга тәкъдим иткәннәр. Ләкин ул гаиләле кеше буларак бу чакыруны кабул итмәгән. Төрле очрашуларда, кичәләрдә җырлаганын тыңлап без Мәрьям апа белән горурлана идек. Аларның гаиләләре дә үрнәк булды, Мидхәт абый белән бик матур гомер иттеләр. Эштән киткәч тә ул безнең белән аралашып, киңәшләрен биреп, уңышларыбыз өчен сөенеп яшәде. Мин Мәрьям апа башкаруында татар халкының моңлы җыры “Казан сөлгесе”н бигрәк тә яратып тыңлый идем” , – дип сагынып искә ала.
Безнең музей фондында Мәрьям апа Сафина – Нуруллина башкаруында “Исле гөл”, “Казан сөлгесе”, “Ай, җаныем, суларда”, “Саҗидә” һәм башка җырларының язмалары саклана.Ул җырларны без “Арча” радиосы аша еш яңгыратабыз.Мәрьям апаны “Арча сандугачы” дип бик дөрес бәяләгәннәр. Өлкәннәр белән сөйләшкәндә Мәрьям апаны әйтү белән, сәхнәләрдә җырлаган Мәрьямме, дип искә төшерәләр.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән мәкаль бар. Үзеңнән соң нинди дә булса ачыш, нинди дә булса эш калдырасың икән, димәк синнән дә бәхетле кеше юк. Мәрьям апа шундый шәхесләрнең берсе иде, моңлы җырлары белән сагындырып яши.
“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Сугыш юлларының тузаны
Ватан өчен, нәсел-нәсәп өчен
Кичеп үттекавыр елларны.
Мәңге истә калыр тузаннары
Җиңү даулап йөргән юлларның.
Шунда күрде солдат , җиңәр өчен
Түзәлмәлек авыр нужаны…
Байракларда булды дары исе,
Шинельләрдә юллар тузаны.
Бу шигырь юллары районыбызның Шушмабаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче балалар шагыйрәсе Мәрзия Фәйзуллинаның ”Сугыш юлларының тузаны”дип исемләнгән китабыннан алынды. Әлеге җыентыкта якташыбызның Бөек Ватан сугышы чоры күренешләрен сүрәтләүгә багышланган шигырьләре урын алган, автор аларны Бөек Җиңү хакына корбан булган солдатлар истәлегенә багышлый.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соңгы елларда Казан шәһәрендә яралы солдатларны госпитальләрдә дәвалау дәвам иткән. Бер төркем яшьләр белән бергә Мәрзияне дә шунда яраланган сугышчыларга ярдәм итәргә җибәрәләр. Шигырьләрнең язылу тарихы турында “Үзем турында үзем” хезмәтендә: “1946 ел иде бу, һәркемнең йөрәгенә яра салган еллар. Казан госпиталендә каты яраланган солдатларның сызланып ятканнарын, җан биргәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Яраланган сугышчыларның хәлләрен җиңеләйтү өчен, аларга сулар эчертә, юата, сораулары буенча гаиләләренә хатлар яза, сугышта булган хәлләр турында сораша идем… Ишеткәннәремне дәфтәргә теркәп барырга тырыштым. Шулай итеп “Сугыш юлларының тузаны” китабым дөнья күрде”,–дип яза Мәрзия апа.
Хатлар
Сугышчыда шулай үз-үзеннән
Кереп киткән яхшы гадәт бар:
Өйдән килгән хатны корал кебек
Үзе белән йөртә солдатлар.
Бик әз генә вакыт таптылармы –
Кесәләрдән хатлар алына.
Яшереп кенә кабат укыла да,
Ипләп кенә кире салына.
Тәвәкәллек, гайрәт өсти хатлар,
Сугышларга кергән чакларда.
Саргаялар көзге яфрак кебек-
Сагыналардыр сыман хатлар да…
Без быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Вакыт үткән саен халкыбызның сугышта күргәннәре, тылда хезмәт иткәннәрнең тырыш хезмәте турында яңа мәгълүматлар табылып тора.Һәркем Җиңү көнен якынайту өчен үзенчә зур тырышлык куйган. Якташыбыз Мәрзия Фәйзуллина да яралы сугышчылар сөйләгән вакыйгаларны шигырь юлларына салып, ул чорның нинди авыр, газаплы булуы, күп югалтулар китерүе турында киләчәк буыннарга җиткерергә тели. Киләчәктә суышлар булмасын иде, Мәрзия Фәйзуллина язганча:
Нәкъ солдатлар кебек чәчәкләр дә –
Күп булсалар, җиңел аларга.
Бар теләгем: гүзәл, саф чәчәкләр
Буялмасын иде каннарга…
“Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Немец солдатларын күмгән әбием
Бөек Ватан сугышы 75 ел элек тәмамланган, шулай булса да сугыш вакытындагы тирән яралар: ачлык, авыр хезмәт, ятимлек ачысы барысы да йөрәктә. Авыр мизгелләр еллар узган саен йөрәкне ныграк сызлата. Менә мин үзем дә шушы сугышта катнашкан, бөек җиңү өчен үзләренең бөтен көчләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча көрәшкән әби-бабай тәрбиясендә үстем. Бабаем Муллагали Бөек Ватан сугышында катнашкан, ә әбием Гөлбаһар җиңү килсен өчен барлык авыр эшләрне эшләргә мәҗбүр була. Бүгенге язмамны кадерле, яраткан әбием турында язасым килә. Мин тугач, 40 көннән әниемне эшкә чакыралар, менә шул вакытта әбием мине курыкмыйча алып калып тәрбияли, үстерә. Хәзерге вакытта кайнаналар андый адымга бара алырлар иде микән?.. Шуның өчен дә бик якын ул безгә әбием. Әнием безне тәрбияләгәндә: “Әби- бабаегызга каршы эндәшмәгез, авыр сүзләр әйтмәгез, алар сезне тәрбияләгәндә төп ярдәмчеләрем булды”, – дип һәрвакыт безне кисәтеп торды. Бүгенге көндә дә әбием үзенең төпле киңәшләрен биреп янәшәбездә гомер итә.
Сәмигуллина Гөлбаһар Сафиулла кызы 1926 нчы елның 18 августында Арча районы Казиле авылында Сафиулла белән Гайшәбикә гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килә. Вәзыйха апасының тамагына чыгып – 8 яшьтә, Гөлчирә дигән апасы – 7 яшьтә кызамыктан, Котдус абыйсы шулай ук кечкенә яшьтә авырып үлеп китә. Хәбибулла, Сөнгатулла абыйлары Бөек Ватан сугышына китеп хәбәрсез югалалар. Мәрьям, Хәтимә, Хәтирә, Фәриха апалары белән бергәләп авыр хәсрәтләрне күрә-күрә үсәләр. Казиле мәктәбендә 4 сыйныфка кадәр укый, аннан соң яңа алфавитка күчкәч, уку авырлаша, хәрефләр танып-укый алмый башлагач, мәктәпне ташлый. Шуннан соң әбиемнең авыр хезмәт юлы башлана. “4 нче сыйныфтан соң колхозда хезмәт итә башладым: ат җиктем, 8 ел сугышка җибәрә торган тайлар карадым, Арча станциясенә ат белән ашлык ташыдым, шул ашлыкны берүзем күтәреп бушата идем”, – дип елый- елый сөйли әбием. Тырыш хезмәте өчен бер тай бирәләр, шул тайны сатып сыер алалар, гаилә өчен авыр заманда зур куаныч була, сыер сөтен бәрәңгеләре беткәч, бәрәңгегә алмаштыралар.
Шулай ук Арча зиратында үз яшьтәшләре белән кабер казып, немецлар күмеп йөриләр. Әбием ул авыр вакытларны бик дулкынланып искә ала: “Станциядән немецләрне атка өчәрне салып ташыйбыз, араларында исәннәре дә була, аларны Арча госпиталенә кертәбез. Аякта йөри алганнары җәяүләп, көчкә өстерәлеп Арчага менәләр иде. Бервакыт бер немецны жәлләп ярдәм итмәкче идем, милиционер: “Кемгә булышканыңны беләсенме?” – дип кычкырганга сискәнеп киттем. Авыр, бик авыр хәлләр, алар да кеше бит инде… Үлгән немецларны Арча эвакогоспиталеннән немецлар зиратына ташып күмдек. Начарракларын, үлә алмаганнарын госпитальдә алып калмыйлар, кайсы салганда, кайсы зиратка барганда үлә иде. Бу 1943 елда иде, ул елны кыш бик салкын килде. Бервакыт кабер эчендә ышыкланып, өйлә вакытында дус кызым белән каткан ипи бн кәбестә суы ашап утыра идек, шунда 2 немец (йөри алганнары, хәлләре булганнары немецларны күмергә булышкан) безне мыскыл итеп, көлеп өстебезгә үлгән немец солдатын атып бәрде, минем аркага килеп төште. Шулкадәр курыктык… Хәтта мин берничә көн авырып яттым, әнием әби алып килеп өшкертеп йөргәне әле дә исемдә. Икенче көнне больницага да алып менделәр. Шул вакыйгадан соң йөрәгем уңайсызланып калды. Эштән соң һәркөнне эссе мунчада юына идек. Атларны да авылга кергәндә зур чокыр аша дезинфикция ясап чыгаралар.. Куркыныч авырулар эләкмәсен өчен, көн дә шулай эшләнде”. Бу вакытта әбиемә бары 17 яшь була.
Әбием Гөлбаһарны сугыш вакытында урман кисәргә дә җибәрәләр. Анда окоп ясау өчен 2 метрлы агачлар әзерлиләр, шул агачларны станциягә ат белән ташыйлар. Шулай ук көз көне арыш чәчүдә катнаша ул. Арчада юл төзелешендә эшли, носилка белән балчык ташыйлар. Сугыш вакытында кычыткан ашлары, бәрәңге сабагы ашыйлар, утыртырга дигән бәрәңге дә бетә, сыер асрыйлар, сыер сөтен ялгыз әбиләрдәге бәрәңгегә алмаштырып алалар, менә шулай көнне көнгә ялгап гомер итәләр. Әбиемнең яшьлеге авыр хезмәттә, ачлыкта үтә.
Арча районы Кысна авылының сугыштан гарипләнеп кайткан Сәмигуллин Муллагали абый кунакка килгән Гөлбаһар апаны ошатып йөри, шуннан соң тота да урлый. Ул вакытта Сәмигуллиннарда да бик авыр хәлләр: ачлык, хәерчелек, җимерек өй, тәрәзә пәрдәләре урынына газета ябыштырылган, бүрәнә араларыннан мүкләре асылынып тора. Гөлбаһар апа Кыснада да авыр эшләрдә эшли: фермада сарык карый, бәрәңге базы төзегәндә кирпеч сала, язын-җәен яшелчә бакчасында эшли.
Муллагали абый белән Гөлбаһар апа иңгә-иң куеп 55 ел бергә гомер итәләр һәм 5 бала (Гөлсара, Гөлҗәүһәр, Нургали, Гөлзада, Гөлнур) тәрбияләп үстерәләр. Алар 12 онык бүләк итәләр, барлыгы 23 оныкчык һәм оныкчыкнын 2 баласы бар. Барлык балалары да, оныклары да исән-сау . Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килсә дә, картлыгы рәхәттә үтә әбиемнең. Бугенге көндә әтием Нургали һәм әнием Гөлфирә тәрбиясендә Кысна авылында төп йортта гомер итә. Ул үзе безне балачакта ничек караган булса, без дә аны хәзер кечкенә бала тәрбияләгән кебек тәрбиялибез. Ул безнең ярдәмгә мохтаҗ.
“Казан арты” тарих-этнография музееның этнография бүлеге мөдире Гөлүсә Хаҗиева
Иртәгә “Арча“ радиосыннан Мәрьям апаның җырларын тыңлагыз!
Сафина Мәрьям Сафа кызы 1925 елның 10 февралендә Күпербаш авылында туа. Күпербаш башлангыч, Казанбаш урта мәктәбенең сигезенче классын тәмамлый. Ул 1941 елның август аеннан 1943 елның июнь аена кадәр туган авылында кибетче булып эшли. 1943 елны армия сафына алына. Халык комиссариатының эчке эшләр бүлеге солдатлары буларак ике айлык хәзерлек курсы үткәч, аларны Урал якларына җибәрәләр. Каменск-Уралск, Свердловск шәһәрләрендә хезмәт иткәннән соңЧиләбе шәһәрендәге корал җитештерү заводын сакларга куялыр. Шулай итеп, 18 яшьлек кызлар фронтка алынган ир-егетләрне алыштыралар, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мәрьям Сафина 1945 елның сентябрь аена кадәр шунда намуслы хезмәт итә, бергә булган иптәшләрен һәм завод эшчеләрен моңлы җырлары белән куандырырга да өлгерә.
Сугыштан соң Мәрьям апа Күпербаш авыл советы секретаре булып эшли, авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Нуруллин белән гаилә коралар. Икесе дә сугыштан кайткан яшьләр, тыныч көннәрнең кадерен белеп матур гомер итәләр. Арчага килеп яши башлагач Мәрьям апа ЗАГС бүлегендә эшли, ә Мидхәт абый заготконтораны җитәкли һәм хәбәрче буларак район газетасына бик күп мәкаләләр яза.Алар бик күп еллар Җиңү көнен бергәләп каршы алалар.
Безнең музей фондында Мәрьям апа Сафина – Нуруллина башкаруында “Исле гөл”, “Казан сөлгесе”, “Ай, җаныем, суларда”, “Саҗидә” һәм башка җырларының язмалары саклана. Ул җырларны без “Арча” радиосы аша еш яңгыратабыз.Мәрьям апаны “Арча сандугачы” дип бик дөрес бәяләгәннәр. Өлкәннәр белән сөйләшкәндә Мәрьям апаны әйтү белән, сәхнәләрдә җырлаган Мәрьямме, дип искә төшерәләр.
Иртәгә 13 сәгать 40 минутта “Арча” радиосыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Мәрьям апа башкарган җырларны тыңларга мөмикин.
“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Раузалина Әминова: «Үзәккә үткәне сарык көтүе булды…»
Бөек Җиңүгә 75 ел уңаеннан музейда сугыш чоры балалары белән очрашып, әңгәмәләр оештырып истәлекләрен барлауны оештырып җибәрдек. Сугыш афәтен, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыган сугыш чоры балалары сафы көннән көн сирәгәя бара. Шулар белән очрашып, авыр еллар турындагы мәгълүмат туплау безнең өчен дә, киләчәк буын өчен дә әһәмиятле булыр, минемчә.
Бүгенге язмамның төп герое, сугыш чоры баласы Әминова Раузалина Фатыйх кызы. Ул 1939 елда Кызыл юл районы Иске Ашыт авылында гади эшче гаиләсендә дөньяга килә. Әтисен сугышка алып киткәндә кызга бары өч яшь ярым гына була. Әнисе Нәгыймә апаның куенында 4, карынындагы таусы 5 нче бала белән ятим калалар. Барлык авырлык әнисе җилкәсенә төшә, ул фермада хезмәт куя. Шулай ук гаиләдәге балалар да әниләренә ярдәм итәләр. 11 яшьлек абыйсы колхозда эшли, җае туры килгәндә, Казан шәһәренә барып утын кисеп гаиләне туендыру өчен бераз гына булса да акча юнәтеп кайта. Шулай ук 9 яшьлек апасы да колхозда тракторчы булып хезмәт куя. Алты яшендә Раузалина апа әнисе Нәгыймә белән сарык көтүе көтә башлый. Иң авыры, үзәккә үткәне сарык көтүе булды. Иртәнге 3 тә чыгып китәбез, сәгать 6-7 инде сарыклар артыннан ач килеш йөгереп йөреп арыйсың, ачлыктан нинди генә үләннәр ашамадык: бәрәңге яфрагы, акбаш тамыры, кычыткан, какы, тукран үләне, арыш башагы, тигәнәк сабагы, алабута орлыгыннан пешерелгән күмәчләр — дип елый-елый искә алды Раузалина апа.
Рузалина апа кечкенәдән бик шук, тиктормас, усал бала булып үсә. “Мин узем бер малай-кыз булдым, малайларны сыпырып кыйнап кына йөрдем, урамдагы малайларнын командиры идем”, — дип көлеп искә ала. Кечкенәдән сәнгатькә гашыйк бала булып үсә ул: кино карарга, җырларга бик ярата; көтү көткән вакытларда да кычкырып җырлап җибәреп үзенең сабый бала күңеленә рәхәтлек таба.
Усал булгач, мәктәптәге баларны бозар, аздырып бетерер дип 3 нче класстан соң аны мәктәпкә укырга алырга теләмиләр, ләкин аның бик тә укыйсы, белем аласы килә.
-Мәктәпкә барып ялваргач, тәртипле булырга, әнине, укытучы апаны тыңларга, кинога йөрмәскә дигән шарт белән мине мәктәпкә алдылар. Сүземдә тордым: мәктәпкә укырга кергәч тәртипле булдым, сүз тынладым, начар гадәтләрем, сугышулар бетте. Үземә тимәсәләр тимим, тисәләр кирәкләрен бирә идем малайларның. Бернәрсәне ташламадым….кино карауны. Кинога керү ул вакытта акчалы, безнең акча юк, ләкин мин җаен таптым, кыш көне кино күрсәтү җайланмасына су алып килеп, укытучылардан качып, мич артыннан карый идем — дип искә алды Раузалина апа.
Раузалина Фатыйховна үз авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон, киномеханиклар курсында укып белем ала. Шул һөнәр белән күрше авылларда кино күрсәтеп йөри. 1960 елда Күкчәтау өлкәсенә эшкә китә, мондагы гади халыкка, күчмә кино аппаратлары ярдәмендә кино күрсәтә. Ташкенттагы лакокарска заводында 8 ел эшли. Ташкент кинотехникумына укырга керә: көндез –уку, кичен –кино күрсәтә. Шулай ук Раузалина апа монда үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри, концертларда чыгыш ясый, татар көйләрен ихлас күңелдән башкара, спектакльләрдә уйный. Сәнгать дөньясына җаны-тәне белән чума. 1968 нче елда кулына диплом алып, Казанга кайта, үзе укып белем алган киномеханиклар мәктәбендә производствога өйрәтү буенча укытучы-мастер булып эшкә урнаша. Аннан 1970 елда Арча кинотеатрына эшкә кайта. Җитәкчеләр Раузалина апаның тырыш, үз эшен җиренә җиткереп эшләүче икәнен күреп аны Арча мәдәният йортына директор итеп куялар. Лаеклы ялга чыкканчы үзенең бөтен көчен биреп, чын күңелдән сәнгать дөньясында кайный. Бар эшкә дә өлгерә, һәр эшен җиренә җиткереп, намус белән башкара.
Раузалина апа ятимлек ачысын да татыган, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашкан, шулай ук бала хәсрәте дә аны читләтеп үтми, бердәнбер газиз улын югалта. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсә дә, ул сынмыйча-сыгылмыйча яшәвен дәвам итә. Раузалина апаның балачагы, яшьлеге сугыш елларына туры килеп бик авырлыкта үтә, ә бүгенге көндә ул мул, тыныч тормышка лаек. Шуны язмамны аңа сәламәтлек, тыныч тормыш теләп тәмамлыйсы килә.
“Казан арты” тарих-этнография музееның этнография бүлеге җитәкчесе Хаҗиева Гөлүсә