Язучы Равил Вәлиев белән очрашу

Кичә Казан шәһәрендә язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Вәлиев янында булдык.

Сәрдәбаш авылында

Кичә районыбызның иң төньягында урнашкан авылларның берсе — керәшеннәр яши торган Сәрдәбаш авылында булып кайттык. Анда Нина Николаевна сөйләгәннәрдән авыл тарихын язып алдык, музей фондына этнографик материаллар тупладык.

«Мин Тукайга киләм» кичәсе

Яңа Кырлайдагы төбәкара чатырлы алан «Без — Тукай оныклары» балалар лагеренда якташ язучылар Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Гүзәл Әдһәм, Гафур Каюмов, Татарстанның атказанган укытучысы Фәрхәт Зыятов, «Казан арты» тарих-этнография музееның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов «Мин Тукайга киләм» кичәсендә катнаштылар, музейда булдылар.

Әдәби хәзинә

Әдәбият-сәнгать бүлегендә «Әдәби хәзинә» исемле фильмнар циклының чираттагысы төшерелде. Ул якташыбыз, әдәби тәнкыйтьче, мөхәррир Фәрваз Миңнуллинга багышлана. Шулай ук музейда әдипкә багышланган күргәзмә дә эшли.

 

Барда җыены — 2017

Пермь өлкәсенең Барда авылында җыен үтте. Анда «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Арча музейлары һәм Тукай турында күргәмә оештырды. Күргәзмә белән өлкә губернаторы, район җитәкчеләре дә танышты.

Арча манарасын бергәләп тергезик

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Арча манарасын һәм аның тирә-ягындагы тарихи объектларны (чишмә, һ.б.) яңадан тергезү буенча инициатив төркемнең беренче утырышы булды.

Арча кирмәне (крепосте) урта гасырларда Арча даругасының һәм Арча шәһәренең төп административ һәм хәрби үзәге булып, аңа моннан мең ел элек болрынгы бабаларыбыз болгарлар нигез салган. Крепость 1552 елда Явыз Иван Арча шәһәрен яулап алган вакытта тулысы белән җимерелә, көлгә әйләндерелә һәм берничә елдан соң, җирле халыкны баш күтәрүдән бастырып торыр өчен, шул ук нигездә яңадан төзелә.

Крепость манараларыннан берсе Бөек Ватан сугышына кадәр сакланып кала, соңрак, утын җитмәү сәбәпле, мичкә ягыла. 1959 елда “Арча шәһәрлеге” ТАССР Министрлар Советының карары нигезендә археология һәм архитертура ядкярләре исемлегенә кертелеп, дәүләт саклавына тапшырала.

Хәзерге көндә бу җирләргә “Арскпласт” һәм “Идарәче компания” оешмалары урнашкан.

Арча шәһәрлегендә оештырылган археологик казу эшләре нәтиҗәсендә табылган материалларның күбесе безнең музейда, бер өлеше КФУда, ә кайберләре археолог белгечләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.

Арча шәһәренең гербында сүрәтләнгән Арча манарасы, капкасы – шәһәребезнең меңьеллык тарихын чагылдыручы символ.

Хөрмәтле укучылар! Арча крепосте һәм аның тирә-ягындагы объектлар турында кемдә нинди мәгълүмат бар, безгә, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләренә хәбәр итсәгез иде. Безнең өчен бер җөмлә булса да, теләсә нинди мәгълүмат кызыклы һәм алар манараны яңадан тергезгән вакытта искә алыначак.

Арча гербындагы манараны саклап калу, ә соңрак яңадан тергезү – тарихчы-археологларның, төбәкне өйрәнүче белгечләрнең һәм җәмәгатьчелекнең бер гасырдан артык чынга ашмаган хыялы.

Бу мәсьәлә буенча чираттагы утырыш июнь азагында булачак.

Өчиле авылының тарихи урыннары

Өчиле белән бәйле тагын язмалар:
Тукайны Коҗамакты (Барда) белән нәрсә бәйли? 

Кем ул Зиннәтулла хәзрәт?

 

Төбәк-Чокырчада

Арча кирмәненнән ерак түгел, урта гасырларда татар морзаларының җәйге ял итү урыны булган, ә хәзер урыслар яши торган Төбәк-Чокырча авылында 1811 елда салынган Герман чиркәве. Картлар сөйләвенә караганда, бу чиркәүнең ике капкасы булып, аның бер ягыннан Төбәк, ә икенче ягыннан Чокырча халкы кереп йөрргән. Совет чорында биредә склад, соңрак клуб урнашкан, ә якындагы бинада мәктәп эшләгән.

Ринат Гадельшин белән очрашу

Бүген музеебызның беренче директоры, Айван авылында яшәүче Ринат Гадельшин белән очраштык, аның истәлекләрен язып алдык. Ринат ага — Арчабызда әдәбият-сәнгать музеен (хәзер «Казан арты» тарих-этнография музееның бер бүлеге) оештыруда башлап йөрүче, аның фондын беренче елларда ук меңнән артык экспонат белән тулыландырган, төбәк тарихын өйрәнүгә үзеннән өлеш керткән мөхтәрәм шәхес. Көз айларында «Казан арты» тарих-этнография музеенда Ринат абый Гадельшин белән очрашу кичәсе булачак.

Арча ВЕЛОТӨНе

Кичә Арчада беренче мәртәбә татарча ВЕЛОТӨН узды. Анда катнашучылар шәһәрнең тарихи урыннары белән танышып, алдан тәгаенләнгән маршрут буенча, 10 чакрым араны узды. «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре диджей Мәксут Фәйзрахманов белән экскурсиянең туры трансляциясен оештырды.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика