Музейда мөхтәрәм кунаклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев җитәкчелегендә музеебызда булды. Мөхтәрәм кунаклар Тукай иҗатына багышланган күргәзмә белән танышты.

Тарихи вакыйганы искә алу

Моннан нәкъ 60 ел элек, 1957 елда Мәскәү каласында татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге була. Әлеге вакыйгада республикабыз театрлары, филармония артистлары белән бергә Арча районы үзешчәннәре дә чыгыш ясый. Бу атнада музеебызда әлеге вакыйгаларны үз күзе белән күргән артистлар белән очрашу булды. Сәхнә ветераннары декада турында истәлекләрен сөйләде, шул чордагы җырларны башкарды.

Гүзәл Әдһәм иҗатына багышланган күргәзмә

9 март көнне якташыбыз, Наласа авылында туып үскән язучы, педагог, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Әдһәм олуг юбилеен уздырды. Аны гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек телибез.

Шул уңайдан музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә язучы иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Рәхим итегез!!!

Күргәзмәләргә рәхим итегез!

Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 21 февраль — Халыкара туган тел көне, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көненә багышланган күргәзмәләр эшли. Рәхим итегез.

«Марш Памяти 2017»

Сегодня в АИЭМ «Казан арты» прошла  республиканская ежегодная акция «Марш Памяти — 2017»,посвященная 75-й годовщине Любанской наступательной операции советских войск под Ленинградом. В акции приняли участие поисковый отряд «Прометей», под руководством И.Б. Низаметдинова, студенты АПК им.Г.Тукая и ученики АСОШ №1.

«Ызандашлар» очрашуы

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Ызандашлар» очрашуы булды. «Ызандашлар»  — Арча һәм аңа чиктәш булган районнарның әдәби берләшмә җитәкчеләрен,  актив иҗат итүчеләрен социаль челтерләрдә, ватсапта берләштерә торган төркем. Ул 2016 елда Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Зиннур Тимергалиев инициативасы белән оешты. Хәзерге көндә төркемдә 54 каләм әһеле бар.

 

«Әлифба» музеенда «Акыл-батл» интеллектуаль уены

Илдар Вәлиуллин күргәзмәсе

“Казан арты” тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында 23-30 гыйнвар көннәрендә рәссам Илдар Вәлиуллинның күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез. Ачылыш тантанасыннан фоторепортаж:

Котлыйбыз!!!

Россия Федерациясенең Спорт министры Виталий Леонтьевич Мутко тарафыннан, “Казан арты” тарих-этнография музееның директоры Камалов Ришат Ренатович, Казанда су спорты буенча XVI дөнья чемпионатын (2015 ел) әзерләүдә һәм уздыруда катнашканы өчен, истәлек медале һәм грамота белән бүләкләнде.

 

«Кыш бабай китапханәсе»

«Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә «Кыш бабай китапханәсе» дигән китап күргәзмәсе эшли. Анда Арча ягыннан чыккан әдипләрнең Кыш бабай, кыш фасылы турындагы әсәрләре, китаплары тупланган. Музейга килгән һәр балага Шәфигулла Гарипов алар турында бик җентекләп сөйли. Килми калмагыз!

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика