Казанда Шәһидә Максудова-Ахунованы искә алдылар

Кичә, 15 нче декабрь көнне Казан шәһәренең үзәк китапханәсендә якташыбыз Гариф Ахуновның тормыш иптәше, язучы, тәрҗемәче Шәһидә Максудова-Ахунованың тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Чарада язучылар Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин, Нурмөхәммәт Хисамов, “Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары Шәфигулла Гарипов, кызы Наилә Ахунова, аның ире Борис Вайнер һәм якын дуслары чыгыш ясады.

«Әй, татарлар!»

Кичә Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе булды. Чарада Арча якташлык җәмгыяте президенты Фәнис Мөсәгыйтов һәм Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты. Безнең видео һәм фоторепортаж:



Геройлар эзеннән. По следам героев

2016 нчы елның 2 нче декабрендә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең социаль педагоглары һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Ватан геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, “Геройлар эзеннән” исемле чара үткәрде. Яшүсмерләр алдында Афганстан сугышында катнашучы взвод командиры прапорщик Җәмалиев Рафыйк Рәшит улы һәм “Прометей” эзтабарлар отряды студентлары чыгыш ясады.

Балалар куркыныч сугыш, туган ил алдындагы бурычны үтәү өчен яшь егет-кызларга бик күп кыенлыклар аша үтәргә туры килгәнлеге турында тын да алмый тыңладылар.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары аларга эзтабарлар отрядының тикшерү эшләре турында сөйләде һәм фильм күрсәтте.

“Прометей” тикшерү отряды, нигез салынганнан бирле, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны эзләү буенча иң җаваплы һәм авыр хезмәтне үз өстенә алды.

Балалар үзләре дә читтә калмады, алар сугыш турында шигырьләр укыды һәм җырлар башкарды.

Чара ахырында теләге булган һәр кеше Ватан Батырларына багышлап, “Теләкләр тактасы”нда үз теләген язды.

***

2 декабря сотрудники музея «Казан арты» совместно с социальными педагогами отделения социальной помощи семье и детям Арского «Центра милосердия» и Центральной районной библиотекой, в рамках празднования Дня Героев Отечества, провели мероприятие «По следам Героев».

 Перед ребятами выступили участник войны в Афганистане –  командир взвода, прапорщик Замалиев Рафик Рашитович и студенты поискового отряда «Прометей». Ребята, затаив дыхание, слушали рассказ о страшной войне, воспоминания о тех трудностях, которые пришлось испытать всем тем, кто выполнял долг перед Родиной.

Студенты Арского педагогического колледжа им. Г.Тукая  рассказали об исследовательской работе поискового отряда и показали фильм. С самого дня основания поисковый отряд «Прометей» взял на себя ответственный и тяжелый труд – искать воинов, павших в годы Великой Отечественной войны.

Но и дети не остались в стороне, они читали стихи и баллады о войне и мире  с чувством и проникновением, исполняли военные песни.

В завершении мероприятия, каждый желающий написал свои пожелания Героям Отечества на «Доске пожеланий».

Арчада Шәһидә Максудова-Ахунованы искә алдылар

Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә якташыбыз Гариф Ахуновның хатыны, язучы, тәрҗемәче Шәһидә Максудова-Ахунованы искә алу кичәсе булды. Әлеге чарада «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Ахуновлар гаиләсе турында күргәзмә оештырды. Ш.Гарипов гимназия укучыларын бер гаиләдән чыккан биш язучы — Гариф Ахунов, Шәһидә Максудова, Наилә Ахунова, Борис Вайнер һәм Рәшит Ахуновларның иҗаты белән таныштырды.

Илдар Хаҗины искә алу

Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, артист, режиссер, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Хаҗиев Илдар Мөбәрәк улының тууына 70 ел тулу уңаеннан «Бир кулыңны, туганым!» дип исемләнгән искә алу кичәсе булды. Әлеге чарага Илдар Хаҗиның Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Гөлназ да кайтып, әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Казан арты» музее хезмәткәрләре мәдәният эшлеклесенең шәхси әберләре, фоторәсемнәре һәм афишаларыннан торган бай күргәзмә оештырды, укучыларга әлеге мөхтәрәм шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.

Рифат Җамалның иҗат кичәсе

Кичә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамалның (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 65 яшьлек туган көне уңаеннан иҗат кичәсе узды. Кичәдә арчалылар да катнашты.


Фәрит Минхәеровның иҗат кичәсе

Сәләй Вәгыйзов музее

Гадәттә районыбызда туып-үскән талантларның күбесе зур шәһәрләргә китеп танылса, заманында гади генә эшчеләр бистәсе булган Арчада төпләнеп, шунда яшәп, чит җирләрдә таралып яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезгә хезмәт итүче шәхесләребез дә бар. Гомерләрен татар теле белеме, аны укыту методикасы үсешенә багышлаган, гыйлемнең тәүге ачкычы булган “Әлифба”ны иҗат иткән мөхтәрәм шәхесләр, Арча педучилищесы мөгаллимнәре Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар шундыйлардан.

18 ноябрь көнне Сәләй ага Вәгыйзовның кече ватаны Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылында мөгаллимнең истәлегенә музей-комплекс ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Самара Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, П.В.Алабин исемендәге тарих-туган якны өйрәнү өлкә музееның директоры Владимир Лисейчев, Камышлы муниципаль районы хакимияте башлыгы Рафаэль Баһаветдин белән бергә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова җитәкчелегендәге бер төркем һәм, әлбәттә, мөхтәрәм кунак – Сәләй аганың улы Камил абый да катнашты.

Тантанада иң башлап сүз алган Камышлы муниципаль районы хакимияте башлыгы Рафаэль Баһаветдинов:Камышлы – талантларга бай төбәк. Мондый музейлар өлкәннәргә дә, яшьләргә дә бик кирәк. Без үзебезнең тарихыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш. Аны саклап, яшь буынга тапшыру – безнең вазифа,” – дип, музейны оештырудага саллы өлеш керткән ТР Президенты Р.Н.Миңнехановка һәм эшнең башында торучы башка шәхесләргә үзенең олы рәхмәтен белдерде.

ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин: “Әлеге музей – бүгенге тормышыбыз, киләчәк көнебез, чөнки мәктәптә бала укый торган иң тәүге китап – “Әлифба”, – дип, Сәләй Вәгыйзов мемориаль музей-йорты ачылу бөтен татар дөньясында зур вакыйга булуын билгеләп үтте.

Һәр халык үз йөзен саклап калырга тырыша. Глобальләшү шартларында телне, мәдәниятне саклау җиңел эш түгел, ә инде тарихи шәхесләрнең исемнәрен кайтарырга тырышу – үзең булып яшәргә омтылышның бер чагылышы, – дип башлады үз чыгышын Бөтендөнья татар конгресы башкарма комтеты рәисе Ринат Закиров, – Камышлыда яшәүчеләр татарлыкны саклаучыларның иң-иңнәреннән, милләттәшләребез биредә үзенең рухы, үткәне, тарихы белән нык тора. Самарадагы “Яктылык” мәктәбендә балалар татар рухында тәрбияләнә. Бүген Байтуганга шуның кадәр халыкның җыелуы безгә киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә. Сәләй Вәгыйзов – дөньяда яшәүче бик күпләрнең күңел түрендәге исем. “Әлифба” белән ачылган бу дөнья һәркем өчен шушы мөһитне, туган төбәкне, аның тарихын күрсәткән, әби-бабаларының рухын сакларга мөмкинлек биргән. Киләчәктә татар булып яшәвегезне, музей ярдәмендә милли рухны саклавыгызны теләр идем. Дөньяда зур милләт булып яшәр өчен халык күңелендә калырлык исемнәрне сакларга, шулар белән милләтебез балаларын тәрбияләргә тиешбез. Балалар тәрбиясе, татар гаиләләрен кору – төп бурычыбыз”.

Самара Губерна Думасынан котларга килгән Владимир Субботин да: “Мин Сәләй Гататовичның музее татар мәдәниятенең бер үзәге булыр, дип ышанам. Әлеге музейның ачылышы – Камышлы һәм Байтуган халкының бөек тарихына, авылдашларына, ата-бабаларына олы хөрмәт һәм ихтирам”, – дип, Россиянең байлыгы аның күп милләтле һәм мәдәниятле булуында икәнлеген искәртте.

Музей белән танышып чыккан Камил ага: “Әти-әни минем өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, халык өчен иң төп нәрсәнең хезмәт икәнлеген аңлаттылар. Мин, әлбәттә, киләсе елга бирегә үземнең туганнарымны алып киләчәкмен”, – дип үзенең шатлыгын уртаклашты, музей өчен төп байлык – Сәләй аганың портфелен, кайбер шәхси әйберләрен бүләк итте. Ә мөгаллимнең күзлеге, плащ, түбәтәе, татар сыйныфлары өчен меңләгән тираж белән 40 мәртәбә басылып чыккан “Әлифба” дәреслекләре, авыл тарихына багышланган көнкүреш әйберләр Сәләй ага туган нигездә салынган музейда үз урынын инде алган иделәр.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше Камышлы мәдәният йортында дәвам итте, ә инде сәхнәгә арчалылар делегациясе менгәч, халык дәррәү кул чапты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов: “Хөрмәтле Татар Байтуганы авылында яшәүче милләттәшләребез! Сезнең авылыгызда туып, ныклы тәрбия һәм белем алып, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәп, хезмәт юлын Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган якташыгыз Вагыйзов Сәләй Гататдин улының туган нигезендә аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей ачылу Арча районында яшәгән һәркем өчен зур шатлык. Алдагы көннәрдә дә Камышлы һәм Арча районнары халкы аралашып һәм ярдәмләшеп яшәр, музейларыбыз тыгыз элемтәдә эшләр”, – дип, Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улының котлавын җиткерде, әлеге изге эшне оешытыруда катнашучыларга Арча түбәтәйләрен бүләк итте. Бәйрәмдә Арча сандугачы Дамир Гасыймовның милли көйләребезне башкаруы нур өстенә нур булды, аның җырлары күпләрнең күңел кылларын тибрәткәндер, мөгаен.

Музей ачылышы тантанасында иң еш яңгыраган сүзләрнең берсе – “Арча педагогика көллияте” булды. Беренчедән, музейны булдыру фикере бу эшнең башында торган Нурания ханым Абзаловага арчалылар белән аралаша башлагач туган: “1999 елны “Әлифба музее ачылган вакытта Сәләй ага миңа: “Белсәң иде, минем өем ни хәлдә?” – диде. Унҗиде ел буен шушы сорау минем күңелдән китмәде. Алты мәртәбә Арчада булдым, мине һәр килүемдә дә ачык йөз белән каршы алдылар”, – дип, үзенең хис-кичерешләрен җиткерде, педколледжның элекке директоры Илдус Сәгдиевкә һәм хәзерге җитәкчесе Гөлнара Гариповага зур рәхмәтен, районыбыз халкына чиксез ихтирамын җиткерде. Икенчедән, Байтугандагы музейны оештыруда да педагогика көллиятенең методик һәм рухи ярдәме гаять зур. Шулай итеп, Сәләй Гататдин улы музее Арча һәм Камышлы районнарын үзара бәйләп торучы җеп тә. Гөлнара Гарипова да педколледжга Самара төбәгеннән студентларны укырга чакырды, килергә теләк белдерсәләр, конгрес аша өстенлекле шартлар белән кабул ителәчәкләре турында хәбәр итте.

Инде тагын бер яңалык: Самара региональ иҗади иҗтимагый «Дуслык» оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев, өлкәнең Похвистнево районындагы Мәчәләй авылында Габдулла Тукайның, гәрчә анда тумаса да, бераз гына торганлыгы турында хәбәр итте һәм бу вакыйганы мәңгеләштереп, сөекле шагыйребез истәлегенә музей ачарга теләгәнен белдерде. Арча вәкиле Рамил Гарифҗанов, үз чиратында, аны районыбызга кунакка чакырды, шагыйрьнең туган ватаны тарафыннан методик ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Музейны ачу – изге гамәлнең башы гына һәм, һичшиксез, әлеге башлангычның күркәм нәтиҗәләре булачак. Сәләй Гататдин музее Самара һәм башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче үзәк булсын иде. Аның ишегалдындагы ачык һавада этнографик мәйданчык булдыру, шуның белән чит ил турситларын да җәлеп итү мөмкинлеге гаять зур. Ә эшне Сәләй ага Вәгыйзовның тормыш юлы һәм иҗаты аша бирегә килгән һәр кешедә милли горурлык хисе уянырлык итеп оештыра алу янә зур осталык һәм талант таләп итә. Байтуганлылар моңа да ирешер, иншалла. Киләчәктә ишекләрен яңа ачкан әлеге мәдәният учагы, тормыш тәҗрибәсе булган өлкәннәрне үз тирәсенә җыеп, халкыбызның милли тарихын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүдә зур эш башкарса да, туган телебез музей “экспонаты” гына булып калмасын, Камышлы, Самара төбәгендәге татар балалары үз телләрен мәктәптә үк тырышып һәм теләп өйрәнерләр, дигән өметтә калабыз.

Ленар Гобәйдуллин,

Казан арты” тарихэтнография музее хезмәткәре

Зур галим булыр иде…

Кулымда Мөхәммәт Мәһдиевнең Сикертән мәктәбеукучыларына язган хаты. Кат-кат укыйм. Хатның беренче битендә үк классташларының исемлеге язылган. Күңелем белән һәркайсын барлыйм: Сәгыйдулла- ул инде бик күптән вафат, Гарифулла — үлде, Мәгъсүм – бу абзый да китеп барды инде, Гамбәр – бик матур җырлаучы бу апа да күптән вафат… Барлый торгач, исемлектә берничәсе генә калды. Шулар арасында Газизова Минзада апа бар. Тукта, ди күңел, бу апа бит Сикертәндә генә яши. Хезмәттәшем Ленар Гобәйдуллин белән киттек Минзада апа янына кунакка, язучыбыз турында истәлекләр барларга. Ул безне үзенең көр тавышы, мөләем йөзе белән бик теләп каршы алды. Үзе кебек җыйнак кына өйгә үттек. Һәм мин сораулар бирә башладым, ул бик рәхәтләнеп сөйләде дә сөйләде.

“Мин, Минзада Газизова, 1929 нчы елның 1 нче маенда Яңа Чуриле районы Сикертән авылында туганмын. Әтием- Газизулла, әнием-Мәрфуга. 1936 нчы елда сеңелем Рәйхана туды. Башлангыч һәм җиде класс белемне мин Сикертән мәктәбендә алдым…”

dsc_0323

Кызның мәктәптә укуы бик яхшы билгеләренә бәяләнә. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә Минзадага нибары 12 яшь була. Әниләрен эшкә колхозның ындырына көндезге каравылчы итеп билгелиләр, ләкин уракка кеше җитмәү сәбәпле, Мәрфуга апа кырда , ә кечкенә буйлы кыз Минзада әнисе урынына көндезге каравылда эшли. Ул эш белән генә чикләнми , ә башкалар белән кырда чүп үләне дә , башак та җыя. Балалык һәм үсмер еллары аның авыр хезмәт белән үтеп китә.

Кечкенә буйлы Минзада 1941 нче елда мәктәпкә 5 нче сыйныфка белем алырга бара. Ә анда дүрт авылдан җыелган 45укучы: Сикертән, Казаклар, Гөберчәк, Чөмә-Елга авылы балалары.
Минзада апаның истәлекләренә кабат күз салыйк : “Гөберчәк һәм Чөмә-Елга авылларыннан килгән укучылар барысы да малайлар булып чыкты. Гөберчәктән җиде малай килгән. Араларында Мөхәммәт тә бар. Ул тырышып укуы белән башкалардан нык аерылып торды. Укытучы нинди генә сорау бирсә дә, Мөхәммәтнең җавабы әзер иде. Гел дәресләргә әзерләнеп йөрде. Укып бетергәч, Сабантуйларда очрашып, мәктәп елларын сагынып искә ала идек. Бер очрашуында ул: “И, Минзада , укулырың әрәм калды…”, — дип әйтте.

Гөберчәк малайлары арасында Гарифулла да бар иде. Бүген инде ул мәрхүм. Менә ул өйләнгәч, үзенең ике улына классташларның исемнәрен куйдырды: Сәгыйдулла, Мөхәммәт. Гарифулла улларының иптәш егетләре кебек зирәк акыллы, тәртипле,тырыш булуларын теләгәндер ”.

М.Мәһдиев белән очрашулар сирәк булса да, әдип үзенең классташын бер дә онытмый, хәтта 1977 нче елда Сикертән мәктәбе укучыларына язган хатында да( хатның күчермәсе музей фондында һәм мәктәптә саклана) Минзада апа турында искә ала: “…Иң әйбәт укучылар менә болар иде: беренче урында , әлбәттә, Газизова Минзада. Аның тырышлыгы, сәләте белән, әгәр ул алга таба да укыган булса, бүгенге көнне күренекле зур галим булган булыр иде”.

Әйе, булыр иде. Чөнки кыз барлык фәннәрне дә “бик яхшы” билгеләре белән мәктәпне тәмамлый . Минзада апаның кулында моны дәлилләүче таныклык та бар, анда барысы да “5” ле белән бәяләнгән. 1944 нче елның 5 нче июнендә бирелгән таныклык янында “Мактау грамотасы” да сакланган. Ләкин сугыш дигән афәт кызның киләчәк юлын кисә. Мәктәпне бетерүгә ул “Комбайн” колхозында яшелчә бакчасында эшли. Аннан соң 1945-1946 нчы елларда хисапчы, 1947 нче елдан табельщик-секретарь, кассир ,хисапчы булып хезмәт куя.43 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыга: “Атказанган колхозчы”, “Хезмәт ветераны” исемнәре бирелә.

Минзада апаның гаиләсеннән биш ир-егет сугышка чыгып киткән. Ләкин биш баһадирдай ир-атның сугыштан кайтмавы, әнисен ялгыз калдырып читкә китәсе килмәве кызны бу тормышта ялгыз калдырган, авылда төпләнергә мәҗбүр иткән. Бертуган сеңелесе Казанга бала карарга китеп, Буа егетенә кияүгә чыгуы да ике туганның Татарстанның ике ягында яшәүгә китергән. Аралашып торсалар да, сеңелесе кирәк чаклар күп булгандыр Минзада апаның, чөнки ике кызның серләшәсе, фикер алышасы килгән чаклар булмыймыни? Ярый әле әнисе Мәрфуга апа белән алар бер-берләренә кирәк һәм терәк булып яшәгәннәр. Әнисе вафат булгач, квартирант кызлар белән яшәгән . Бүгенге көндә дә ялгыз түгел “Хезмәт ветеран”ы –туганнары, күрше-күлән аның хәлен һәрдаим белешеп тора. Бигрәк тә ул туганнары Мансурга , Мәүлиягә бик рәхмәтле булып яши. Минзада апа ил-көнгә тынычлык теләп, биш вакыт намазын укып, кешеләргә авыр көннәрендә сабырлык һәм юаныч теләп, Сикертән авылының иң хөрмәтле кешесе – Ак әбисе булып яши.
Язучы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең классташлары барысы да Минзада апа шикелле – “Хезмәт ветеран”нары, бүгенге буынга үрнәк кешеләр.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

«Без бит — Арча яклары»

Бүген музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә «Без бит — Арча яклары» исемле җыентыкны язучыларның хатыннарына һәм туганнарына тапшыру кичәсе булды. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика