Путешествие в село Хотня

#РРЦпоподдержкеСОНКО

#Советветеранов

#Казанартымузее

12 июля, в России отмечается православный праздник — День Петра и Павла.
В честь этого дня прихожанам Храма Покрова Божьей Матери г. Арск была проведена выездная экскурсия по памятным и историческим местам с. Хотня —  Петропавловская церковь и Святой родник.

 «Туган ягым — яшел бишек» проекты кысаларында Казиле авылында җәяүле экскурсия һәм «Казиле авылы тарихы» исемле китапны тәкъдим итү кичәсе оештырдык.

Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XIX–XX йөзләр чикләрендә биредә мәчет-мәдрәсә биналары комплексы төзелә. Казиледә Казан ханлыгыннан калган ташъязма истәлек тә бар.
Әлеге экскурсияне оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен китап авторлары Лилия Закирова, Лилия Арсаеваларга, Арча районы мөхтәсибе урынбасары Айдар хәзрәт Сафиуллинга, Арча ветераннар советы рәисе Рәмзия Шәриповнага һәм Казиле авылы халкына чиксез ихтирамыбызны һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Үзбәкстаннан килгән кунакларга Ташкичү авылы буенча һәм андагы «Мәрҗани» мәчетендә экскурсия оештырдык.

Шәхесләр белән бизәлә, туган як тарихлары

Гасырлардан исә мәңгелек җил,

Өйрәнгән ул еллар кичәргә.
Бай тарихын данлы Наласаның
Чорлар белән була үлчәргә…
Фәридә Нургали

Васил Ибраһимовичны күптән беләм. Атаклы “Октябрь” колхозы председателе иде, аннан соң ул күп җирләрдә җитәкче урыннарда эшләп зур ихтирам казанган якташыбыз. Һәм гомере буе әтисенең сүзен тыңлап ул кешеләрне кайгыртып, аларга ярдәм итеп яши. Тормыш иптәше Әминә апа мәктәптә эшләп бүгенге көндә дә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә-тегү салонын җитәкли. Акыллы-тәртипле балалар үстерделәр, инде оныклары да үсеп килә. Васил абый гаиләсе белән төп нигездә әти-әниләрен соңгы юлга озатканчы бергә яшәделәр. Гомүмән Мифтаховлар — 9 бала. Бер нәсел… Хәзер аларның балаларын, оныкларын саный китсәң бер авыл җыелыр, мөгаен. 31 онык, 76 оныкчык…Наласа дисәң – Мифтаховлар, Мифтаховлар дисәң — Наласа күз алдына килеп баса. Көчле, зыялы, белемле, тәртипле нәсел. Кайсын алма- райтоп директоры, колхоз председателе, хисапчы… Сорау туа- кайдан чыга чишмә башы?
Әтиләре Ибраһим абый колхоз председателе, механизаторлар бригадасы җитәкчесе, сугыш ветераны. Кешеләр өчен күп яхшылыклар эшләгән шәхес. Институт бетереп кайткач ул Васил улына болай ди: “Тамагың тук булыр инде. Әмма ләкин үзеңнең ач-ялангач булмавың гына җитми әле. Дөньяда ач кешеләр дә аз түгел. Алар турында оныта күрмә.” Һәм әтисенең әлеге сүзләрен бер дә истән чыгармый Васил Ибрагимович.
Ибраһим абый турында языр сүзләр күп булса да, бүгенге язманы аның хәләл җефете Кәримә апага багышлыйсым килә. Улы Васил сөйләгәннәрдән: “Әни, Бакирова Кәримә 1918 елның 10 июнендә Орнашбаш авылында дөньяга килә. 17 яшендә тракторчылар курсында укый һәм Наласа МТС ында эшли башлый. Ул вакытта безнең колхоз Сталин исемен йөрткән. Аның кырларында тракторчы Бакирова Кәримә сукалаган, чәчкән… Әни гомер буе безгә әйтә килде,- “Балалар, мине бит 1937 елда кинога төшерделәр”. Бик үзен күрәсе килде кинода. Без ышангандырмы, юкмы, еллар уза торды. Әниебез дә вафат булды…
Заманалар үзгәрде. Татарстаныбыз Республика статусы алды. Беренче президентыбыз булып М.Ш.Шәймиев сайланды. Наласада булганда Мирзаян Вахитов, Васил Мифтахов кебек “Октябрь” колхозы рәисләрен ул да күп тапкырлар мактап искә ала.Соңрак М.Ш.Шәймиев инициативасы белән Изге Болгар торгызылган вакытта юл кырыенда галәмәт зур икмәк музее төзелде. Монда безнең үткәнебез, хәзерге көнебез һәм киләчәк. Бик эчтәлекле музей. Әлеге музейда тарихи фильмнар да күрергә мөмкин. Алар авыл хуҗалыгына, икмәк игүгә багышланган.
Гаиләләре белән сәяхәт иткән вакытында Васил абыйлар да икмәк музеенына керәләр. Залдан үтеп барганда ул экраннан күрсәтелгән фильмга игътибар итә, “Тукта, әни бит бу”- дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала. Дөрестән дә, бу аның әнисе була. Васил Ибраһимовичның күзләреннән яшьләр тама. Менә бит Кәримә апа ничә еллар узгач үзенең хәбәрен җибәрде. “Бу хәбәр бөтен туганнарга таралды. Ойгә кайткач малай интернеттан фильмны табып бирде, 25 секундлык киноны кабат-кабат көне буе карадык. Әни дөрес әйткән булган. Чыннан да әнине кинога төшергәннәр. Язгы чәчү вакытында алдынгы трактористка дип”.
1937 елда Орнашбаш кызы Бакирова Кәримә Наласада бригадир булып эшләгән Мифтахов Ибраһимга кияүгә чыга. “1938 нче елда беренче балалары туа, ул үлә, аннары Хәлимә апа туа” – дип сөйли Васыйл абый. 1941 елда әтиләре сугышка китә. Ул киткәч кызлары Галия апа туа. Ибраһим абый алты елдан гына әйләнеп кайта.“Әтиебез исән-сау әйләнеп кайткач, 1947 елда Гали абый туа, 1949елны Асия апа, 1951 дә Васила апа,1953 елда туган Рәшидә апа үлә, 1955 елда Дания апа туа. 1957 елда мин, 1959 елда Мәрьям, 1961 елда төпчегебез Салих дөньяга аваз сала. Уйлап карагыз 11 бала, 9 исән-сау усә”. Әле бит ничек үсәләр, укыйлар! 9 баланың алтысы институт, икесе техникум бетерә. Бер Мәрьям генә башкалар укыганда әти-әнисенә ярдәм итәм дип югары белем ала алмыйча кала. “Безнең әни исәп-хисапка бик оста иде. Күрәсең ул безгә дә сеңгән”-дип искә ала Васил абый. Менә шушы сыйфатлар Мәрьямгә дә күчкәндер.“Сельхозхимия” берләшмәсенең баш хисапчысы булып озак еллар эшли ул. “Әниебез мәктәп программасын әйбәт белә иде. Бигрәк тә, математика, тарих, әдәбият кебек фәннәрне. Хәзер уйлап карыйм да, каян шулай яхшы белде икән әни дип, шундый фикергә киләм. 9 баланы укытып кара әле. Дөрес үзе дә бик башлы булгандыр инде… Бигрәк тә математикадан көчле иде. Синус, котангенс һәм тригонометрик функцияләрне белә иде бит. Үзе белгәннәрен безгә дә өйрәтте. Безнең белем – аның белеме. Балалар туып, тракторны ташлагач, пенсиягә чыкканчы учетчик-заправщик булып эшләде. 50 яшенә кадәр колхозда эшләп пенсиягә чыкты. Эшләгән вакытта мине үзе белән йөртә иде. Ул сажень таягы салып үлчәгәндә мин ат саклап утыра идем. Әни белән үстем һәм үземне “Маминькин сынок” дип йөртәм”- ди Васил абый. “Җылы хисләр белән искә алам. Ул миңа туган якны, табигатьне, кешеләрне, җирне яратырга өйрәткән. Әниемә мин чиксез рәхмәтле. Аның белән горурланам, сокланып искә алам. Яхшы күңелле, укымышлы, гадел, чын усал авыл хатыны иде әнием.”
Кәримә Мифтахова I,II,III дәрәҗә “Ана даны” ордены белән бүләкләнә. Кәримә апа кебек батыр йөрәкле хатын-кызларыбыз илебезне саклаучылар, тормыш дәвам итүчеләр. Тырышып хезмәт итеп, авырлыкларга бирешмичә, балаларга, оныкларга дөрес тәрбия биреп яшәгән алар. Бүгенге яшь буын өчен һәр яктан үрнәк ханымнар. Аларны онытмыйча, искә алып яшәсәк иде.

Видеоны ссылка буенча карап үтә аласыз https://youtu.be/wQ1jqTHyZHQ.

Гөлназ Камалова
“Казан арты” тарих-этнография музее директоры

Сез, иң гүзәл кеше икәнсез

Еллар узып, үзебезнең чәчләребезгә чал керсә дә күңелебез белән һаман еш кына балачагыбызга, мәктәп елларына кайтабыз; иң беренче хәреф танырга, язарга, тормышны, кешеләрне аңларга, тормыш каршылыкларын җиңәргә өйрәткән яраткан укытучыларыбызны искә төшерәбез. Фотода үзләренең бөтен тормышларын балаларга белем бирүгә багышлаган, күпләребезнең күңелләренә онытылмаслык якты хатирәләр, җылы истәлекләр калдырган укытучылар гаиләсе Нуриев Каюм Нури улы һәм Нуриева Венера Нурмөхәммәт кызы.

#АрскКультура
#КазанАртыМузее
#МеждународныйДеньСемьи

Радик Фәизовның тууына 92 ел

“Мине шушы якты дөньяга китергән, күкрәк сөтен биреп үстергән газиз әнием! Син нинди булдың икән? Мин синең чәчләрең чем-кара булуын, дулкынланып иңнәреңә таралып төшүен, зур соры күзләреңнән нурлар сирпелеүн генә хәтерлим… Әмма минем күңелем түрендә, бик тирәндә, синнән иңеп калган җылылык, шәфкать нурлары, ана мәхәббәте әле дә булса саклана…” дип башланып китә якташыбыз Радик Фәизовның “Ике әни” хикәясе.
Язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Фәизовның бүген тууына 92 ел. Әдәбияткә килгәнче булачак язучы шактый авыр тормыш юлы үтә. Бик ишле гаиләдә туа, кечкенәдән әнисез кала, ачлыкны да, ялангычлыкны да күрә. Радик Фәизов дистәдән артык китаплар авторы, аның әсәрләре бүген дә үз бәяләрен югалтмыйлар, тормыштан алып язылган хикәяләрен укып халкыбызның үткән тормышы турында күп мәгълүматлар алып була. Язучы фантастика жанрында да укучыга яхшы таныш.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Радик Фәизовка багышланган экспозиция эшли. Анда язучының иҗат иткән әсәрләре, шәхси әйберләре, фотолары, документлары урын алган.

«Арча ягы — туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без!»

Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Арча ягы — туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без!» дип аталган Арча сәнгать осталарының концерт-тамашасы булып узды.

Интерактив мәйданчыкларда «печән базары», «Кырлай урманы», Арча ягы һөнәрчеләренең остаханәләре, әдәби һәм музыкаль мәйданнар эшләде. Кунакларга яшь килен сыйлары тәкъдим ителде.

Зур чарада музеебыз тарафыннан Арча ягында туып-үскән язучылар, шагыйрьләр, галимнәргә багышлап эчтәлекле күргәзмә оештырылды. XIX гасыр мәдрәсә күренеше һәм Әлифба музее күргәзмәсе белән танышырга мөмкинлек булды. Шулай ук музеебыз хезмәткәре читек чигү буенча осталык дәресе дә уздырды.

Башкалабыз кунаклары тамашаны зур кызыксыну белән бик яратып карадылар!

Моңлы сазым

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 137 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.
Музеебызда шулай ук ел саен апрель аенда сөекле шагыйребезне искә алып “Моңлы сазым”исемле иҗат бәйгесе оештырылып килә. Бүген, 20 апрель дә, “ Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды. Иҗади бәйге 3 номинациядә узды:
-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (шигырь)
-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (җыр)
-укучыларның Г.Тукайга багышлап яки аның иҗатына ияреп язган шигъри әсәрләре; (иҗат)
“Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль бәйгедә 60 тан артык районыбызның иң көчле укучылары көч сынашты. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләртапшырылды.
Катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Мине онытмагыз

Бүген музеебызда ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улын искә алу кичәсе һәм аңа багышланган күргәзмәне ачу тантанасы булды. Әлеге чарада мөхтәрәм җитәкченең замандашлары катнашты. Алар Ринат Әхмәтгали улы турындагы җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Йомгак ясалды

Бүген «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!» дигән бәйгегә йомгак ясалды. Номинацияләр берничә төргә бүленгән: чигү, бәйләү, алмазная мозаика ысулы белән картиналар ясау, үрү, агачтан эшләнмәләр, фотография, декоратив флористика, курчаклар ясау һәм рәсем ясау. Хезмәтләрнең кайсын гына алсаң да, күз явын алырлык, һәрберсе күңел җылысын биреп эшләнгән. Жюри составы күргәзмәдәге кул эшләнмәләрен игътибар белән карап урыннар билгеләде. Бәйгедә катнашкан һәркемгә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Хөрмәтле ветераннарыбыз бүгенге көндә сезнең тормыш тәҗрибәгез безгә – яшь буынга бик кадерле. Без сездән һәрвакыт үрнәк алып эшлибез һәм яшибез. Сау-сәламәт булыгыз, киләчәктә дә шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика