Күчмә күргәзмә — Казанбашта

Казанбаш мәктәбе укучыларына Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган күчмә күргәзмә тәкъдим иттек.

 

“Мин тормышны яраттым…”

“Казан арты” тарих этнография музеенда Арча районы Мөрәле авылында туып үскән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, язучы,  якташабыз Хәнәфи Бәдигыйнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Мин тормышны яраттым…” исемле искә алу кичәсе узды. Кичәдә Хәнәфи Бәдигыйнең  туганнары, якташлары, аның иҗаты белән якыннан таныш, аны хөрмәт иткән дуслары, күршеләре, укытучылар, китапханәчеләр, Арча педагогия көллияте студентлары катнашты.  Бүгенге иҗат кичәбездә  Хәнәфи Бәдигыйнең  төрле темалар яктыртылган бик күп  мәгънәле шигырьләре, моңлы җырлары Арча педагогия көллияте студентлары тарафыннан башкарылды. Хәнәфи Бәдигыйнең күпкырлы иҗаты, шагыйрьнең яшьлек, мәхәббәт, туган җир, туган тел, халкыбызның язмышы, тарихыбыз турындагы әсәрләре безнең күңелләрдә озак сакланыр!

Бәширов Гомәр Бәшир улының тууына 120 ел

Буген музеебызның күргәзмәләр залында Арчабызның горурлыгы, Татарстанның халык язучысы,  фольклорчы,  СССР Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Бәширов Гомәр Бәшир улының тууына 120 ел уңаеннан күргәзмә ачу кичәсе булды. Бу көннәрдә әдәбият сөючеләр аның туган көнен билгеләп, хөрмәт белән искә алалар.

Гомәр Бәширов  хәзерге заман татар прозасында тирән эз калдырган, татар телен искиткеч яхшы белгән, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчылып яшәгән олы шәхес. Гомәр ага әсәрләрендә туган авылы табигатен, чишмә буйларын, болыннарны тасвирлауга күп урын бирә.

Күргәзмәдә Гомәр Бәшировның китаплары, төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, шәхси әйберләре урын алды.

Якташыбызны искә алып…

И туган җир, газиз җир син,

Әткәм-әнкәм торган җир.

Бу дөньяга аваз салып,

Кендек каным тамган җир.

 

И туган җир! Сөюләрем,

Көюләрем туган җир!

Яшьләремнең иң татлысы,

Иң ачысы тамган җир!

                                                          Хәнәфи Бәдигый

 

       Бүген, 13 гыйнварда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, якташыбыз Хәнәфи Бәдигыйга 80 яшь тулган булыр иде, ләкин аны сагынып искә алырга гына калды.

     Хәнәфи (Канәфи) Габделбәр улы Бадыйковның Мөрәле авылында  башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлавын барыбыз да беләбез. Кайда гына эшләсә дә Хәнәфи Бәдигый иҗатын туктатмады,       аның 2001 елда “Абага чәчәге”, 2002 елда “Күңел ялкыны”, 2007 елда “Яшел чирәм”, 2014 елда “Туган җир кешесе”, 2016 елда “Дала бөркете”,2019 елда “Муса Җәлил поэтикасы” исемле китаплары басылыа чыкты. Ул газета-журналларда төрле темаларга язылган мәкаләләрен, китапларын безнең музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бүләк итеп барды. Музейда Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә урнаштырылды.\

      Хәнәфи Бәдигый районыбызда үткәрелгән чараларда актив катнаша иде, районыбыз мәктәпләрендә, катапханәләрендә үзенең китапларының язылу тарихларын аңлатып, шигырьләрен укып эчтәлекле чыгышлар ясады. Әдәбият сөючеләр аның иҗаты белән кызыксынып тордылар һәм киләчәктә дә  әсәрләрен яратып укырлар дип ышанабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Олуг якташыбыз Гомәр Бәшировның тууына 120 ел

“Арчаның базар мәйданы без барып җиткәнче арбалы атлар, җәяүлеләр белән әллә кайчан тулган.

Як-ягына карасаң, исләрең китмәле! Әллә кайларга хәтле ун-унбиш рәт булып атлы арбалар тезелеп киткән. Бер арбадан икенче арбага сикереп-сикереп китсәң, әллә тагы Арчаның аргы башына, әнә теге яшел түбәле, алтын тәреле чиркәүләргә хәтле барып чыгарсың. Нинди генә арбалар, нинди генә атлар юк. Арба саен диярлек минем шикелле бер малай кисәге, йә кыз бала чөмәшеп утыра. Кайсы авызын тутырып базар калачы ашый, кайсының кулында алма, йә кыяр. Кеше ашаганны карап авыз суларыңны йотып утыру яхшы түгел, ди әни. Әти миңа да берәр тәмле әйбер алып килер әле”.

Бу өзек Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән автобиографик повестеннән алынды. Базар мәйданы 1924 елда Совет мәйданы итеп үзгәртелә, 2005 елда  мәйданда Халык язучылары аллеясы ачылды һәм анда ТАССРның халык язучысы, фольклорчы, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның да бюсты  урнаштырылган.

Гомәр абый балачагын, базарга килгән бәхетле көннәрен, егерменче гасырда үз башыннан үткәннәрне хәтерендә яңартып, Арча шәһәренең көннән-көн төзекләнә, матурлана баруын сөенеп  күзәтәдер, һәм янәшәсендәге олпат затларыбызга аңлатып торадыр кебек. Әйе, Гомәр Бәшировның иҗаты тулы бер гасырны колачлый, аның “Сиваш” , “Намус” , “Туган ягым –яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, “Гыйбрәт” кебек күренекле  романнары һәм повестьлары, халык иҗаты тупланган һәм балалар өчен язылган китаплары, хикәя һәм очерклары, тәнкыйть мәкаләләре бүген дә яратып укылалар һәм кулланыш табалар.

Туган авылы Яңасала мәктәбендә якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылган музей бүлмәсе эшли, 2019 елда Гомәр абыйның туган нигезе урынында “Әдәби парк” ачылды. Арча шәһәренен бер урамына Гомәр Бәширов исеме бирелде, Югары Әзәк  авылында да аның исемендәге урам бар. Арча педагогия көллияте территориясендә  һәркемне “Арча районында туган шәхесләр – Татарстан Республикасының Габдулла тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары” стенды каршы ала, анда алты райондашыбыз турында мәгълүмат урнаштырылган. Бу олы бүләккә  язучы Бәширов Гомәр Бәшир улы 1996 елда “И язмыш, язмыш…” китабы өчен лаек була.

1925-1928 елларда Гомәр абый Арча контоны милиция идарәсендә тикшерүче булып эшләгән, ул йортта 1995 елда “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачылды, үзе эшләгән бүлмәдә язучының шәхси әйберләреннән торган экспозиция урнаштырылган. Гомәр абый  музейга үзенең әсәрләрен, яшь язучыларның үзенә бүләк ителгән автографлы китапларын бик теләп бүләк итте. Ул Арчада оештырылган бәйрәмнәрдә катнаша иде, 1996 елның 2 мартында район алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында Гариф Ахунов белән бергә катнаштылар һәм алар районыбызның Социалистик Хезмәт Геройлары, ТР ның Дәүләт премисе лауреатлары белән сәхнәдән чыгыш ясаганнар иде.

Гомәр абыйның улы Зөфәр Бәширов, күренекле фотограф, бик күп фотоальбомнар авторы, безнең музей белән даими элемтәдә тора. Аның үзенә дә 3 гыйнварда 83 яшь тулды. Телефоннан сөйләшкәндә: “Мин әтинең иҗатын туплау һәм өйрәнүне дәвам итәм, аның әсәрләре егерменче гасырда халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә мөмкинлек бирә, туган телебезне саклауга хезмәт итә” – диде ул.

“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, – дип яза Гомәр Бәширов. Аның бу сүзләре бүген аеруча актуаль яңгырый. Бөек әдибебез, татар теленең бөтен ямен, тәмен иҗатында чагылдырган Гомәр Бәшировның 120 еллык юбилее Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елның башында булуы зур мәгънәгә ия.

Рәис Сафин туган көн

Районыбызның  Субаш Аты авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рәис абый Сафинның  бүген Туган көне. Ул 6 гыйнварда 86 яшен билгеләп үтә, бүген дә актив иҗат итә, төрле темаларга язылган шигырьләре, поэмалары, хикәяләре, туган телебез һәм милләт язмышы турындагы мәкаләләре белән сөендереп яши.

Рәис абый хатыны Сания вафат булганнан соң, 64 яшендә генә иҗат итә башласа да, инде 14 китап авторы, бу көннәрдә яңа китабын көтә. Якташыбыз китап укучыларга әйтергә теләгән фикерләрен вакытында җиткерә алуы белән горурлана, без дә Рәис абыйның уңышларына бик шатланабыз һәм сокланабыз, аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Ул  “Казан арты” тарих-этнография  музеенда еш була, туган ягы белән даими элемтәдә, районда оештырылган  очрашуларда теләп катнаша.

 

       Туган көнем

Бүген минем туган көнем.

Күңелләрем тулган көнем

Уйларымда мең кешегә

Мең изгелек кылган көнем.

Бүген минем туган көнем.

Кабат тойдым яшәү ямен.

Дөньяларның күрдем ямен,

Һич югалтмам тормыш гамен.

Бүген минем туган көнем.

Күз алдымда бала чагым.

Әткәм-әнкәм төшкә керде,

Төшкә керде гомер таңым.

Бүген минем туган көнем.

Нурлар бөрки күңел күгем.

Шул нурларның балкышларын

Кояш кебек сибәм бүген.

Бүген минем туган көнем.

Кан кардәше булган көнем.

Аллаһыга рәхмәт димен,

Бүген минем туган көнем.

Балаларга Яңа ел бүләге

Бүген музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә мәгариф ветераны Госман Галиуллин булды һәм улы Рөстәмнең яңа гына басылып чыккан китабын бүләк итте. Наласа авылында туып-үскән язучы Рөстәм Галиуллинның  “Биш “ике” ле” дип исемләнгән китабын  хикәяләр укырга һәм үзләре дә язып карарга  хыялланучы  балалар  бик истәлекле Яңа ел бүләге итеп кабул итәрләр. Якташыбызның әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланып бирелгән.  Китапны кулга алгач  мин үзем дә  “Чын кыш бабай”,  “Күңел күзләре”, “Әниләр көне”, “Егетлек”, “Дуслык көче” хикәяләрен укып балачакка, мәктәп елларына кайтып килдем әле. Матур итеп бизәлгән бу китап әти-әниләр өчен дә кызыклы булыр, Рөстәм Галиуллин үзенең хикәяләре аша аларга да үзенең фикерләрен җиткерә. Минемчә, бу китап гаилә белән бергәләп укырга да уңайлы һәм балаларыбызга туган телебез буларак татар телен өйрәтүгә  ярдәм дә  итәр.

Вакыт көзгесе

Иң көчле җил – вакыт җиле!

Күпме буын, ыруг, җиргә килеп,

Җирдән үткән бер җил-үлән кебек…

Тиңсез заманнарга куа Җирне

Иң көчле җил – вакыт Җиле!

 

Бу шигырь юллары Кәче авылында туып-үскән  шагыйрь, күренекле журналист Рәфикъ Юнысның “Вакыт җиле” шигыреннән алынды. Якташыбыз 1982 елда шигырьләре тупланган беренче китабын “Вакыт чылбыры” дип атаган һәм ул анда  вакыт агышын аеруча үткен тоюын күрсәтергә омтыла. Әйе, әби-бабайлар безнең әти-әниләрне кулларыннан тотып җитәкләп йөрткәннәр,вакытларын кызганмыйча тормыш итәргә өйрәткәннәр, ә аннан соң алар безне, без үз чиратыбызда балаларыбызны, оныкларыбызны… Вакыт чылбыры шулай дәвам иткән.

   “Казан арты” тарих-этнография музее тәкъдим иткән “Вакыт көзгесе” күргәзмәсе белән  танышкач бу фәлсәфи фикерләр тагын да ныгый һәм уйланырга мәҗбүр итә. Күргәзмәдә төрле елларда кулланылган сәгатьләр һәм календарьлар урнаштырылган. Аларны күргәч иң беренче булып мәктәптә катыргыдан ясалган сәгать макеты ярдәмендә ничек итеп вакытны әйтергә өйрәтүләре искә төшә, өйгә кайткач белер-белмәс баш белән мактанулар, дөрес әйтмәгән өчен  эләгүләр…  Секунд, минут, сәгать, тәүлек, атна, ай, квартал, ел, гасыр һәм башка вакыт төшенчәләрен бу күргәзмәдә рәхәтләнеп искә төшерергә мөмкин.                        

Вакыт дип әйтүгә без сәгатьләрне күз алдына китерәбез. Кешеләр безнең эрага кадәр 1100 ел элек үк  кояш сәгатьләре ярдәмендә вакытны билгели башлаганар, аннан соң су һәм ком сәгатьләре , аннан механик сәгатьләр, кесә, кул, электрон, гомүмән хәзер сәгатьләрнең ниндие генә юк. Ә безгә иң  якыны һәм истә калганы  “күкеле” сәгать булгандыр, күке оясында ятып сәгать укларын каян күреп дөрес итеп кычкыра икән? Күргәзмәдә алар белән дә очрашып була.

Татар телендә беренче календарьны 1841 елда “горәнәмә” исеме белән Яңа Кишет авылында туып-үскән якташыбыз, мәгърифәтче, тәрҗемәче ( ул Казан шәһәре Ратушасында да тәрҗемәче булган) Рәхмәтулла Әмирханов Казан университеты типографисендә бастыра. 1871-1895 елларда беренче тапкыр календарь сүзен кулланып Каюм Насыйри һәр ел өчен өстәл календарьлары чыгара, ул аларга үзенең төрле темаларга язылган мәкаләләрен урнаштырып халыкка аң-белем тарата. 1890 елларда стенага эленә торган, ХХ йөз  башында кесәдә йөртелә торган һәм ертып алына торган календарьлар барлыкка килгән.1990 еллардан татар мөселман календарьларын төзү һәм бастырып чыгару җайга салына.

Күргәзмәдә төрле елларда чыгарылган календарьлар белән танышырга мөмкин, һәркем туган елы календарен табып хозурлана   ала.  Календарьлар Илебезнең үткән тарихын, Бөек Ватан  сугышы елларын күңелләребездә яңарталар һәм бүгенге тормышыбыз белән бәйлиләр. Шунда ук район тормышы, күренекле шәхесләребез, Арча шәһәренең истәлекле урыннары белән бәйле, төрле оешмаларның эшчәнлеге яктыртылган календарьлар белән дә танышырга мәмкин. Атналык, айлык, еллык  календарьларның ниндие генә юк, ышану өчен килеп карарга кирәк.

Арча шәһәре стадионындагы матур йортларның берсенә “Музей-йорт” дип язылган һәм анда “Вакыт көзгесе” күргәзмәсе урнашкан. Әлеге күргәзмә вакытның кадерен белергә өйрәтә, һәрберебезгә бирелгән гомерне файдалы эшләр башкарып, кешеләргә игелекләр кылып, олыларны хөрмәтләп, яшьләргә ярдәм итеп, ел календарендагы һәр көннең тыныч үтүенә сөенеп, сәгать укларының бәхетле мизгелләрне санап баруына куанып кына яшәргә кирәклеген искә төшерә.

 Казанда очрашу

Яратып укыла торган шигырьләре белән берничә буын балаларны тәрбияләгән, һәм бу шигырьләренең  күпчелеге  балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән дәреслекләрдә урын алган  балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина быел 90 яшьлек гомербәйрәмен билгеләп үтте. Быел шаулатып очрашулар ештырып булмады. Ләкин шулай да, “Арча” радиосы аша аның юбилеена багышлап радиотапшырулар  бирелде,   “Арча хәбәрләре” газетасы  һәм музей сайтларына шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында язмалар урнаштырылды, музейның район мәктәпләре белән эшләү проекты нигезендә мәктәпләргә Мәрзия Фәйзуллина  турында материаллар җибәрелде.

Мәрзия апа бүгенге көндә Казан шәһәрендә кызы Фәридә һәм оныклары тәрбиясендә яши. Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре,  аның  белән очрашып, истәлекләрен тыңлап, олыгайган көнендә  узган гомере белән горурланып, тормышыннан  канәгать булып яшәүче якташыбыз өчен сөенеп кайттык.

Биш ел элек туган авылы Шушмабаш мәктәбендә, авыл мәчетендә һәм башка урыннарда булган мизгелләрне искә төшергәч,  Мәрзия апаның күзләре яшьләнде. Ул вакытта авылдашлары аңа Биләнгәр елгасы буеннан җыелган чәчәкләр бәләк итеп, чишмә суы биреп җибәргәннәр иде.

Мәрзия апа утызга якын китап авторы, кайберләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Ул безгә  үзенең китапларын, шәхси әйберләрен бүләк итте. Без аны бик тырышып фотога да  төшердек, ләкин ул аларны әлегә музей фондында гына сакларга кушты.  Әйе, яшь вакытта Мәрзия апа үзе бик чибәр булган, гел пөхтә киенеп йөрде, шигырьләрендә  дә ул балаларны матурлыкка, чисталыкка өндәде.

Мәрзия апа  һәм кызы  Фәридә район мәдәният идарәсе һәм музей җитәкчелегенә очрашуны оештырганнары, истәлекле бүләкләре  һәм  туган як күчтәнәчләре  өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдиби премия иясе, Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасы, яраткан язучыбыз  Мәрзия  апа Фәйзуллина кебек якташларыбыз  булу белән без чиксез горурланып яшибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

«Без — кырык беренче ел балалары»

9 декабрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе уздырылды. Кунаклар арасында язучының кызы тәрҗемәче, әдәбият галиме Гәүһәр Хәсәнова, язучы Вакыйф Нуриев, Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, Арча педагогия көллияте студентлары, Казанбаш мәктәбе укучылары, укытучылары, әдәбият сөючеләр бар иде. Кичә барышында Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде, язучының якыннары истәлекләр белән уртаклаштылар.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика