Радик Фәизовның тууына 92 ел

“Мине шушы якты дөньяга китергән, күкрәк сөтен биреп үстергән газиз әнием! Син нинди булдың икән? Мин синең чәчләрең чем-кара булуын, дулкынланып иңнәреңә таралып төшүен, зур соры күзләреңнән нурлар сирпелеүн генә хәтерлим… Әмма минем күңелем түрендә, бик тирәндә, синнән иңеп калган җылылык, шәфкать нурлары, ана мәхәббәте әле дә булса саклана…” дип башланып китә якташыбыз Радик Фәизовның “Ике әни” хикәясе.
Язучы, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Фәизовның бүген тууына 92 ел. Әдәбияткә килгәнче булачак язучы шактый авыр тормыш юлы үтә. Бик ишле гаиләдә туа, кечкенәдән әнисез кала, ачлыкны да, ялангычлыкны да күрә. Радик Фәизов дистәдән артык китаплар авторы, аның әсәрләре бүген дә үз бәяләрен югалтмыйлар, тормыштан алып язылган хикәяләрен укып халкыбызның үткән тормышы турында күп мәгълүматлар алып була. Язучы фантастика жанрында да укучыга яхшы таныш.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Радик Фәизовка багышланган экспозиция эшли. Анда язучының иҗат иткән әсәрләре, шәхси әйберләре, фотолары, документлары урын алган.

«Арча ягы — туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без!»

Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Арча ягы — туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без!» дип аталган Арча сәнгать осталарының концерт-тамашасы булып узды.

Интерактив мәйданчыкларда «печән базары», «Кырлай урманы», Арча ягы һөнәрчеләренең остаханәләре, әдәби һәм музыкаль мәйданнар эшләде. Кунакларга яшь килен сыйлары тәкъдим ителде.

Зур чарада музеебыз тарафыннан Арча ягында туып-үскән язучылар, шагыйрьләр, галимнәргә багышлап эчтәлекле күргәзмә оештырылды. XIX гасыр мәдрәсә күренеше һәм Әлифба музее күргәзмәсе белән танышырга мөмкинлек булды. Шулай ук музеебыз хезмәткәре читек чигү буенча осталык дәресе дә уздырды.

Башкалабыз кунаклары тамашаны зур кызыксыну белән бик яратып карадылар!

Моңлы сазым

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 137 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.
Музеебызда шулай ук ел саен апрель аенда сөекле шагыйребезне искә алып “Моңлы сазым”исемле иҗат бәйгесе оештырылып килә. Бүген, 20 апрель дә, “ Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды. Иҗади бәйге 3 номинациядә узды:
-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (шигырь)
-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (җыр)
-укучыларның Г.Тукайга багышлап яки аның иҗатына ияреп язган шигъри әсәрләре; (иҗат)
“Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль бәйгедә 60 тан артык районыбызның иң көчле укучылары көч сынашты. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләртапшырылды.
Катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Мине онытмагыз

Бүген музеебызда ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улын искә алу кичәсе һәм аңа багышланган күргәзмәне ачу тантанасы булды. Әлеге чарада мөхтәрәм җитәкченең замандашлары катнашты. Алар Ринат Әхмәтгали улы турындагы җылы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Йомгак ясалды

Бүген «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!» дигән бәйгегә йомгак ясалды. Номинацияләр берничә төргә бүленгән: чигү, бәйләү, алмазная мозаика ысулы белән картиналар ясау, үрү, агачтан эшләнмәләр, фотография, декоратив флористика, курчаклар ясау һәм рәсем ясау. Хезмәтләрнең кайсын гына алсаң да, күз явын алырлык, һәрберсе күңел җылысын биреп эшләнгән. Жюри составы күргәзмәдәге кул эшләнмәләрен игътибар белән карап урыннар билгеләде. Бәйгедә катнашкан һәркемгә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Хөрмәтле ветераннарыбыз бүгенге көндә сезнең тормыш тәҗрибәгез безгә – яшь буынга бик кадерле. Без сездән һәрвакыт үрнәк алып эшлибез һәм яшибез. Сау-сәламәт булыгыз, киләчәктә дә шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын.

Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!

2023 нче ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Яшь буында туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларыбызның берсе. Районыбызда бу юнәлештә бик күп эшләр алып барыла. Төрле кичәләр, осталык дәресләре, күргәзмәләр оештырыла. Мәдәният идарәсе,“Казан арты” тарих-этнография музее һәм Арча районы ветераннар Советы игълан иткән «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!» исемле бәйге дә һөнәрчеләребезне барлау, халыкка таныту максаты белән оештырылды. Бәйге нигезендә безнең районда гомер итүче ветераннарыбыз төрле кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Ниләр генә эшләми осталар – тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, үрәләр, курчаклар, төрле материаллардан чәчәкләр ясыйлар. Хезмәтләрнең кайсын гына алсаң да, күз явын алырлык, һәрберсе күңел җылысын биреп эшләнгән. Бүген  музеебызда бәйгегә килгән эшләрдән торган күргәзмәне ачу тантанасы узды. Күргәзмәне  Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачып җибәрде. Шулай ук  күргәзмә ачылышында Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе  Фатхуллина Рая Ахун кызы , ветераннар советы рәисе Хамидуллина Рамзия Шәрип кызы , хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гатауллина Алмира Мидхәт кызы, шулай ук Арча районы ветераннары катнашты. Ветеран-педагог Вафина Халидә Фоат кызы үзенең матур җырлары белән кичәгә тагы да ямь өстәде.

Шунысы куанычлы, бүгенге көндә дә райондашларыбыз арасында ата-бабаларыбыз һөнәрләрен дәвам итүчеләр бихисап. Хезмәтләрен яшь буынга өйрәтеп, тапшырып калдыручылар – чын фидакарьләр!

Казан арты тарих-этнография музеенда  Арча ветераннарының кул эшләнмәләреннән оештырылган «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!»дигән эчтәлекле күргәзмә белән һәркем якыннан таныша ала. Килегез! Күрегез!

 

Яхшы укытучылар яхшы укучыларны тудыра!

В рамках проекта «Я здесь живу и край мне этот дорог»​ в филиале МБУ “АИЭМ “Казан арты” – музее “Алифба” состоялся литературно-музыкальный вечер «Яхшы укытучылар яхшы укучыларны тудыра», посвященный 109 – летию со дня рождения соавтора «Алифбы» Рамзии Валитовой. ​ На мероприятие были приглашены ученики Рамзии Валитовой и Салея Вагизова, которые поделились теплыми воспоминаниями о своем учителе и будущие педагоги. Вечер украсили музыкальные номера студентов Арского педагогического колледжа имени Габдуллы Тукая.

Проект реализуется с использованием средств гранта​ Республики Татарстан на развитие гражданского общества 2022 года.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее
#ӘлифбаМузее
#МузейМагдеева
#РРЦпоподдержкеСОНКО

Игътибар! Бер сорау!

Урамда яз! Кара каргалар кайтканнар… Тиздән сыерчыклар да күренер. Безнең ояларыбыз күптән әзер! Сез дә сыерчыклар килүен көтәсезме, дуслар?

Фотода Арчаның 1 нче номерлы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары. Җитәкчеләре Алтухова Татьяна Юрьевна.

❓Ничәнче еллар бу, кем белә? Языгыз!📝

 

Ринат Рәхим улы Рәхимовның тууына 84 ел

Бүген авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт иткән, иҗат белән актив шөгыльләнгән якташыбыз Ринат Рәхим улы Рәхимовның тууына 84 ел. Дөрестән дә, авыл хуҗалыгы белгече буларак, якташыбыз авылны, җир эшен, авыл хезмәтчәннәренең тормышын яхшы белә һәм күп кенә шигырьләрен дә шул темага иҗат итә. Аның шигырьләре туган ягыбызны яратырга, игенче хезмәтенә хөрмәт белән карарга, үткән тарихыбызны онытмаска кирәклеген өйрәтә; авыл кешесенә, аның хезмәтенә мәхәббәт уята.

Уйлан син, син кешем: аналар, аналар –
Бары да орлыгын – баласын авырдан табалар.
Дөньяда орлыкны – тормышны тудырган,
Барысын күтәргән Җир-туфрак — ана бар.

Туган ил кайдан башлана?

Музеебызның этнография бүлеге мөдире Хаҗиева Гөлүсә Нургали кызы Татарстанның атказанган укытучысы Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы белән берлектә Ашытбаш һәм Яңа Кырлай мәктәбе укучылары өчен «Туган ил кайдан башлана?» проекты кысаларында “Арча районының истәлекле урыннары, тарихи һәйкәлләре” дигән темага эчтәлекле лекция уздырды.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика