«Аю» кушаматлы әтием

Язучының сыйныфташлары турында мәгълүмат туплау эшен дәвам итеп, мин Хисамиев Муллаян турында истәлек язар өчен аның кызы Резедәгә мөрәҗәгать иттем. Ул бик рәхәтләнеп риза булды. Муллаян ага Мөхәммәт абыйның сыйныфташы булган бит диюгә, Резедә үзе дә сизмәстән , әти аның турында гел сөйли иде дип сүз башлады. Ул язган истәлекләргә күз салып, язучының сыйныфташы нинди сыйфатларга ия булуын белик, тормыш юлы турында да укып үтик.

“Гафур кызы Бәдерниса һәм Хисами улы Ризван( Бөек Ватан сугышында 1944 нче елда Белоруссия өлкәсендә һәлак була) гаиләсендә 1929 нчы елның 29 нчы августенда беренче ир бала булып әтием Муллаян дөньяга килә. Энесе Данил кыска гомерле булып , бу тормыштан иртә китеп барды. Әтинең кыз туганнары — Асия апа – Казахстан якларында яшәп, шунда җирләнде. Ә Сания апа – исән-сау. Казаклар авылында балалары карамагында гомер итә. Наилә апа Казан шәһәрендә шулай ук балалары белән яши.

Унбер яшьлек Муллаянга , әтисе урынына калган өлкән ир кеше буларак, барлык хуҗалык эше, кечкенәләрне карау, әнисенә булышу йөкләнә. Балачагы каһәрләнгән сугыш елларына туры килә. Гөберчәк башлангыч, Сикертән җидееллык мәктәбендә киләчәктә язучы, галим булачак Мөхәммәт белән бер сыйныфта уку бәхете тия аңа. Гөберчәктән бары җиде малай Сикертән мәктәбенә укырга баруы турында әти безгә сөйли торган иде. Аны яшьтән “Аю” кушаматы белән йөрткәннәр. Чөнки ул Сикертән авылы кызы, тегермәнче Байморат бабамның кызы Мәгышиягә күз сала . Суык кыш кичләрендә зур кара толып киеп,әти яраткан кызы янына Сикертәнгә төшә торган булган. Шул уңайдан аңа “Аю” кушаматы бирелгән. 1959 нчы елда әтием иң чибәр, чая, усал кыз Мәгышия белән тормыш корып җибәрә. 1960 нчы елда олы кызлары Флёра туа. Шуннан алар бәхет эзләп, Казахстан якларына чыгып китәләр.Әти-әни үз тырышлыклары белән кирпеч сугып, йорт төзиләр, мал-туар тоталар. 1963 нче елда уллары Фәрит туа, 1967 нче елда кызлары Резедә дөньяга килә. Яши торган посёлекта урыслар татарларны кысрыклый башлагач, 1967 нче елның апрель аенда бөтен йорт-җирне калдырып, Арча якларына юл тоталар. Әти Алабуга якларына йөреп эшли. Кечкенә чакта “минем әтием буровик “ дип горурланып йөргәнемне хәтерлим. Еллар узып, балалары исәя төшкәч, әти Арчаның төзелеш оешмасында плотник-прораб булып эшләде. Ул тәрәзә яңаклары, рамнары ясап, кеше йортларын ямьләндереп, аларны куандырып яшәде. “ Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек булды .

Әти белән әни безне, балаларын, башлы-күзле итеп, олы тормышка чыгарып, бәхетле киләчәк теләп яшәделәр. Тәгәрәшеп үскән оныкларына сөенеп, 50 ел ходай биргән тигез-тату тормышны бергәләп үттеләр.

Әти бик шаян, җыр телле, хромка гармунда уйнап, безне җырлатып, биетеп үстерде. Гөберчәктәге төп нигезне ташламады, йорт-җирне яңартып, карап торды. Оныкларын каникул вакытында печән әзерләү, җиләк җыю, миллек бәйләү, утынны әрдәнәгә тигез итеп өю шикелле эшләргә — барысына да өйрәтеп торды. Урманда җиләк җыйганда әти гел авыз эченнән җыр көйли торган иде. Шул әтидән моңлылык, җырга һәвәслек минем уртанчы кызыма, Илүзәгә, күчкәндер дип уйлыйм. Кызым бик күп конкурсларда җырлап, урыннар алды.

Әтием язучы , авылдашыбыз М.Мәһдиевнең классташы булуы белән горурлана, аның турында гел сөйли торган иде. Әсәрләрендә авылыбыз турында гел дөрес яза ул, дия иде. Укыган вакытларын сагынып , “эх, шул вакытлар”, дип уйларга бирелергә яратты.

2009 нчы елда әтием Муллаян безнең арадан китеп тә барды.

Бүгенге көндә әтиемнең төп нигезе буш тормый. Классташы исемен йөрткән урамда, әтием тәгәрәп үскән бәбкә үләнле нигездә өр-яңа йорт салып, ирем, балаларым, оныклар белән бергәләп, гөр килеп яшәп ятабыз”.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең чордашлары, сыйныфташлары — тарихи кайбер вакыйгаларның тере шаһитләре. Кызганыч, алар үзләре исән вакытта ук истәлекләр язылмаган. Шуңа күрә дә аларның , бәлки, бөтен якларын да чагылдырып бетереп булмыйдыр.

Язучының сыйныфташлары күбесе исән булмаса да, аның укучылары бар бит. Бәлки алар миңа хәбәр бирерләр һәм без истәлекләрне бергәләп барлар идек.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире.

Музеебызда — кунаклар

Бүген Ульяновск шәһәреннән килгән гаилә музеебызда экскурсиядә булды. Алар Арча тарихы белән таныштылар, музей экспозициясен игътибар белән карадылар.

«Ахун» чишмәсен ачу

Бүген атаклы язучы Гариф Ахунов туган Кечкенә Өчиле авылында «Таттелеком» АҖ тарафыннан төзекләндерелгән «Ахун» чишмәсен ачу тантанасы булды. Чарага язучылар, әдипнең кызы Наилә Ахунов һәм туганнары, «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм башка кунаклар килгән иде.

Әлфия Айдарская — музеебызда

Музеебызда танылган композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская булды, әнисе турында китаплар бүләк итте.  Әлфия ханым, 92 яшендә булуына да карамастан, көр күңелле, энергияле, тырыш, эзләнүчән шәхес музейдагы һәр экспонатны җентекләп карады.

 

Клеопатра Михайловнаны искә алу

Бүген Арчаның урыс зиратында Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның әнисе Курочкина Клеопатра Михайловнаның яңартылган кабер ташын изгеләштерү һәм мәрхүмәне искә алу мәрәсиме булды.

Шушмабаш халкы тарихи фотоларда

 «Казан арты» төбәкара форумы делегатлары — музейларда

«Казан арты» төбәкара форумы делегатлары Иске Кишет авылындагы Гани Сафиуллин музей-утарында һәм Ташкичү авылы мәктәбенә урнашкан «Мәрҗаниләр» музеенда, XIX гасыр башында төзелгән мәчеттә булдылар.

1948-1965 нче елларда Шекә авылы тарихын чагылдыручы фотолар

 

Яңа экспонат

«Казан арты» музее хезмәткәрләре борынгы экспонатларны туплау эшен дәвам итә. Бу юлы без  Бахметьев Александр Борисовичта булдык. Ул музеебызга кәбестә чабар өчен эшләнгән җайланма бүләк итте.“Бу минем әбием Прасковья Ивановнаныкы. Ул гомере буе “Ворошилов” колхозында эшләде, кишер, кәбестә үстерде. Бу җайланма кәбәстә чабар өчен карт юкә агачыннан моннан йөз ел элек махсус эшләнгән. Төбе белән өстәлгә яхшы урнашсыз өчен, агачның да калынын, ботаклысын сайлап алганнар. Анда без дә кәбестә чаба идек. Дөрес, хәзер аз чабабыз, аның өчен кечрәк җайланма бар”, – дип сөйләде безгә бу турыда экспонатны тапшырган Александр Борисович.

Мәһдиевнең якын дусты

Минем эш өстәлемдә ел әйләнә Мөхәммәт абыйның Сикертәнмәктәбе укучыларына язган җавап хаты ята. Буш вакытым яки күңел үзгәргән вакыт булса, мин ул хатны кулыма алам да кат-кат укып чыгам, гәрчә инде аны яттан белсәм дә. Хаттагы һәр җөмлә бер тарихны саклый сыман. Авыр сугыш еллары, ачлык, ятимлек, ачы хәсрәт ярылып ята анда. Ләкин шунда ук сагыну-юксыну хисләре дә бар.

“Сезнең хатыгызны укуга сугыш еллары, Сикертән мәктәбе искә төште. Ул чорда укучылар да, укытучылар да күп иде. 1941 нче елның көзендә без бишенче класска килдек. Гөберчәк авылыннан без җиде малай (ни өчендер бер кыз да юк иде) тәмамлап чыктык. Аларның кайберсе хәзер инде вафат булды, кайберләре исән, колхозда яки район үзәгендә яшиләр: Шәвәлиев Мәгъсүм, Хисамиев Муллаян (Арчада), Әсхиев Гыйлмулла, Мәҗитов Гарифулла, Низамиев Габдрәкыйп (үлде), Газизов Сәгыйдулла (үлде)”, – дип яза М.Мәһдиев үзенең хатында.

Ни кызганыч, Мөхәммәт аганың авылдаш классташлары бүгенге көндә инде барысы да вафат. Ләкин минем алар турында мәгълүмат җыю теләгем көчле булды. Шуңа күрә авылдашларымның туганнарын барлап, алардан истәлекләр язып бирүләрен үтендем. Иң беренчеләрдән булып минем гозеремне Әлфия апа Галимова үтәде. Мин аңа бик тә рәхмәтле. Ул Мөхәммәт аганың иң якын дусты, фотограф, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә киң урын бирелгән Габдрәкыйп абый Низамиев турында истәлекләрен барлап, язып ук бирде. Әлфия апа үзе дә Гөберчәк авылы кызы. Габдрәкыйп абый – аның абыйсы.

– Низамиев Габдерәкыйп абый, минем дәү әнием Мөсәгыйтова Бибигалия һәм Мифтахов Низаметдин (1902 елгы, Бөек Ватан сугышында 21.11.1941 елда һәлак була) гаиләсендә, 1929 елның 10 октябрендә икенче бала булып дөньяга килә. Минем әтием – Мөхәммәтнәкыйп, 1926 елгы, гаиләдә иң олысы була. Кызганыч, әлеге гаиләдә ир-егетләр кыска гомерле булып туалар. Кызлар: Наҗия, Сания, Фәния – барысы да исән-саулар, Казан шәһәрендә яшәп гомер итәләр.

Габдерәкыйп абый минем хәтердә чибәр, куе кара чәчле, пөхтә, сүзгә тапкыр, шаян, кече күңелле абый булып калган. Без аны яратып, якын итеп “Батыр абый”, “Матур абый” дип йөртә идек. Чөнки ул яшь чагында Сабан туйларда көрәшә торган булган, оста итеп тальян гармунда уйнаган…

Гөнаһ шомлыгына каршы, яшь вакытында ук аның сәламәтлеге какшый. Ходай биргән гомеренең яртысыннан артыгын үзе теләгәнчә, яшьтәшләре белән шаярып, аралашып яши алмый. Аңа бик еш шифаханәләрдә дәваланырга туры килә. Кышын шәһәрдә уздырса, җәй көне саф һава суларга авылга кайта торган булган.

Шуңа карамастан, ул фотограф һөнәрен үзләштерә. “Социалистик Татарстан”, “Коммунизмга” газеталары редакцияләрендә штаттан тыш хәбәрче-фотограф булып эшли. Районыбызның ул аяк басмаган авылы калдымы икән? Алдынгы терлекче, механизаторларны фотога төшереп, асларына текстын язып, редакцияләргә почта аша җибәрә яки үзе илтеп бирә торган иде. Безнең гаилә архивында ул ясаган фотолар әле дә яхшы хәлдә саклана. Чөнки ул аларны җиренә җиткереп, тиешле составын кулланып, яхшы кәгазьдә ясаган.

1966 елда алар Урта Бирәзә авылы кызы Рәхимова Роза апа белән гаилә корып, Казан шәһәренең Кадышево бистәсендә яшиләр. Роза апа лаеклы ялга чыкканчы баш хисапчы булып эшли. Ул , аллага шөкер, исән-сау. Абый вафат булгач, икенче тапкыр тормышка чыга. Кызы Альбина, кияве, 3 оныгы белән бергә яшиләр. Без әле дә аның белән аралашып торабыз. Узган ел аны Гөберчәккә алып кайттык, абыйның каберенә барып догалар укыдык. “Хәзер үлсәм дә була, Гөберчәкне, Габдерәкыйпнең каберен күрәсем килгән иде”, – диде Роза апа.

Җәен каникуллар җитү белән без, 5 кыз, 5 малай – дәү әнинең оныклары, авылда рәхәт чигә идек. Без кайтканга сөенеп: “Әни, кызлар кайткач өебез ничек ямьләнде, “оҗмах кошлары бит алар”, – дип әйтүе әле дә хәтеремдә. Безнең абый радиодан хәбәрләр, тапшырулар тыңларга бик ярата иде. Кәефе булмаганда төннәр буе транзисторын кочаклап чыккан вакытлары булды. Иртә белән чәй эчкәндә безне дә яңалыклар белән таныштыра иде.

Хәтеремдә, су буе бакчасына дәү әни белән күп итеп карлыганнар утырттык. Абый язын шуларның төпләрен йомшарта, без, кызлар, су сибә идек. Безнең бакча авылда иң матур бакча иде. Анда алмагач, чия, карлыган, балан, кура җиләге, виктория үсә, кыяр, помидор һ.б. егылып уңа иде. Чөнки бакчаның нәкъ уртасында 12 баш умарта оялары тора, аларның “тырышлыгы” белән уңыш та мул булгандыр. Абый һәрберебезгә түтәлләрне бүлеп бирә, без чүп утыйбыз, су сибәбез, ә карлыган, җиләк өлгергәч, иртә-кич аларны җыябыз, дәү әни тәмләп варенье кайната. Балачак, мәктәп еллары иң рәхәт, күңелле мизгелләр. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды…

Безнең яраткан “Батыр” абыебыз, җәйнең иң матур кояшлы иртәсендә, 1972 елның 8 июнендә, арабыздан мәңгелеккә китеп барды…

Без хәзер инде үзебез дә өлкән яшьтә, абыйны сагынганда ул төшергән фотоларны кабат күздән кичерәбез, якташыбыз, Халык язучысы, авылыбызның горурлыгы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыйбыз, рухларына дога кылабыз. Миңа калса, алар теге дөньяда да бер-берсе белән “аралашып торалар, әңгәмәләр куерталар”дыр, чөнки Гөберчәк авылы зиратында каберләре дә янәшә генә.

Менә нинди булган Мөхәммәт аганың якын дусты. Язучының кайсы гына классташын искә алсаң да, алар хезмәт сөючән, уңган, тырыш, мактауга лаек һәм яшь буынга үрнәк кешеләр.

Халидә Габидуллина,

 М.Мәһдиев музее мөдире.

 

Аудио


Башка язмалар
Публикация
вход
Яндекс.Метрика