Роберт Зарипович белән очрашу

Бүген музеебызда ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге лауреаты Гарипов Роберт Зарипович белән очраштык.

Хисап җыены

Бүген Арчада район мәдәният оешмаларының хисап җыены үтте. Әлеге чарага ТР Дәүләт Советы депутаты Рахматуллин Рауиль Шайдаулатович та кайтты.

Гости в музее

Сегодня наш музей посетили представители военного комиссариата по РТ во главе с заместителем военного комиссара полковником Яхиным Рустемом Абузаровичом.

Яңа күргәзмә

«Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә журналист һәм шагыйрь Рәфикъ Юныс тууына 75 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшли.

Җирдә яши, иҗат итә

 

Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Татарстан журналистларының Х.Ямашев һәм Язучылар берлегенең Г. Исхакый премияләре лауреаты Рәфикъ Юнысның 1982 елда “Вакыт чылбыры”, 1986 елда “Җирдә яшим”, 1989 елда “Учтагы песнәк” 1991 елда “Сүнгән яшен”, 1993 елда “Син һәм мин” шигырьләр җыентыклары дөнья күрде.

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев якташы Рәфикъ Юныс турында:”Әйбәт журналист. Шигырьләре дә күптән басыла килә. Шигырьләрендә миңа иң ошаган ягы – җитдилек, ихласлык, җыйнаклык. Шагыйрь, як-якка чәчелмичә, үзе сайлаган тематик юнәлешне эзлекле рәвештә үстерә бара”, — дип язды.

Язучы, журналист Рәфикъ Юнысның 1990 елда “Татарстан референдумы” дигән тарихи-публицистик, ә 2013 елда әңгәмәләр, мәкаләләр, хатирәләр, шигырьләре тупланган “Татар гаме” исемле китаплары басылып чыкты. Аның “Казан арты” тарих этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бүләк иткән “Татар гаме” исемле китабына түбәндәге сүзләр язылган:”Музейга ягъни хәзерге һәм киләчәктәге райондашларыма бүләк “гамь” бу. Гамьсез, уйсыз, яки шәхси, эгоистик гамь белән генә яшәүчеләр күп ул. Бу китапны укып ләззәт алучылар исә күп булмас. Ләкин алар табылыр дигән өметтә калам. Кайнар сәлам сезгә, гамьдәшләремә! Эшләрегез уңсын! Автор, 2015, 26 март.”

Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев бу китапка кереш сүзендә: “Рәфикъны мин иң элек үзем өчен шагыйрь буларак ачкан идем. Аның шигырьләрендә табигыйлек, ихласлык хас, ул, өстән торып, филосовларча акыл сатмый, яшәргә өйрәтми, ә, киресенчә, беренче чиратта үзен, үз күңелен, яшәү мәгънәсен аңларга омтыла.

Рәфикъ Юныста тагын берничә бик затлы сыйфат – үзе күренмичә генә, кеше күрерлек олы эшләр эшләү, шапырынмыйча, йодрык төйнәп, сәяси мөнбәрләрдә шигырьләр яңгыратмыйча гына көрәшә белү, максатка ирешә алу сыйфатлары бар. Кайсы гына гәҗиттә яисә журналда кем генә булып эшләсә дә, ул тора-бара аларның күзгә күренми торган төп хезмәткәренә — умыртка сөягенә әверелә”,-дип яза.

Бөтен гомерен милләт өчен көрәшкә, туган телебезне саклауга багышлаган Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында районыбызның Кәче авылында дөньяга килә.1957 елда туган авылы сигезьеллык мәктәбен, 1960 елда Арча урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда һәм төзелештә эшләп ала. 1962 – 1965 елларда армиядә — стратегик ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1969 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, уналты ел “Татарстан яшьләре” газетасында эшли. 1985 елдан Татарстан китап нәшриятында редактор, баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1992-2004 елларда Рәфикъ Юныс – “Идел” журналының баш редакторы урынбасары, 2005 елдан “Казан утлары” журналында баш редактор урынбасары, ә бүгенге көндә бүлек мөдире булып эшли. Ул гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши һәм иҗатын дәвам итә. Аның шигырьләре, күренекле кешеләр белән кызыклы әңгәмәләре газета-журналларда даими басылып килә. Бу көннәрдә безнең өчен зур горурлык, якташыбыз Рәфикъ Юнысны массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләделәр.

Шагыйрь,журналист,публицист Рәфикъ Юныс 1 мартта үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны барлык райондашларыбыз исеменнән туган көне белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, иҗат уңышлары телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Рөстәм Галиуллин укучылар белән

Без Наласа урта мәктәбендә үткәрелгән кызыклы һәм мавыктыргыч очрашуда катнаштык. Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясенә лаек булган якташыбыз, язучы, журналист, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинны укучылар көтеп алганнар. Язучының барлык әсәрләре, тәрҗемә ителгән китаплары, газета-журналларда басылган мәкаләләре тупланган күргәзмә белән һәркем бик теләп танышты. Аның “Гипнозчы малай”, “Юлларда җил ак иде” китапларына кергән әсәрләреннән укучылар өзекләр укыдылар, сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алар Рөстәм абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар, балалар өчен хикәяләр һәм повестьлар язуын дәвам итүен теләделәр. Безне укучыларның татарча сәнгатьле итеп сөйләүләре, сәхнәдә үзләрен артистларча тотулары сокландырды.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Язучы Гайсә Гатауллинны искә алдык

“Казан арты” тарих-этнография музеенда 14 февраль көнне үзенең әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм шигырьләре белән безгә яхшы таныш булган якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гайсә Госман улы Гатауллинның 70 яше тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. “Син һаман да безнең белән” дип аталган очрашуда аның хатыны Зөлфия Гатауллина, кызлары Гөлназ һәм Айгөл, аларның балалары, язучының бертуган сеңелләре: Люция, Әнисә, Нурия, Ания Госман кызлары һәм башка туганнары, укытучысы Диләрә апа, сыйныфташлары, дуслары,районыбызның татар теле укытучылары катнаштылар. Аларның чыгышларында язучы иҗат иткән шигырьләр һәм хикәяләрдән өзекләр, гармун моңнары, җырлар яңгырады. Гайсә Гатауллинның балалары һәм оныклары татар телен әйбәт белүләрен, туганнары бердәм булып, дус-тату яшәүләрен күрсәттеләр.

Кичәдә Гайсә Гатауллинның якын дусты, язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп әдәби премияләр иясе Шаһинур Мостафин, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, шагыйрь, Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Рифат Җамал катнаштылар. Алар Гайсә Гатауллин турында кызыклы истәлекләр сөйләделәр, аңа багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов районыбызда язучыларның иҗатын өйрәнү юнәлешендә даими эш алып барылуын билгеләп үтте.

Гайсә Гатауллин шигырьләрен мәктәптә укыганда ук яза башлый, аның әсәрләре басылган газета-журналлар күргәзмәгә куелган иде. Төрле елларда балалар өчен язылган “Этнең койрыгы ник кәкре?, “Тавыш Иле һәм Батыр Черки”, “Очар кошлар кебек” дигән повестьлар һәм хикәяләр җыентыклары белән кичәгә килүчеләр якыннан таныштылар. Музеебызга бүләк ителгән “Моң” дип исемләнгән китапка туганнары тарафыннан түбәндәге сүзләр язылган:” Кадерле абыебызның якты истәлеге итеп Арчаның әдәбият һәм сәнгать музеена бүләк итәбез. Ни кызганыч, китап абыебызның үлгән көнендә, 2007 елның 16 сентябрендә басылып чыкты, абый аны бик көткән иде. Үзенең соңгы хезмәт җимешен күрә алмыйча китүе бик кызганыч булды”.

Бу кичәдә без язучы Гайсә Гатауллинның тормыш юлы һәм иҗатын барладык. Очрашу үзенә күрә үзенчәлекле булды, анда катнашкан һәркем якташыбызның иҗатын якыннан белүен күрсәтте. Кичәгә әзерлек вакытында туганнары музеебызга аның иҗаты белән бәйле бик күп өстәмә материаллар бирделәр. Гомүмән, язучы якташыбыз Гайсә Гатауллинның иҗаты киләчәктә дә озак сакланыр һәм әдәбият сөючеләр яратып укырлар.

Гайсә Гатауллин үзенең автобиографик белешмәсендә безгә киңәш итеп түбәндәге фикерне язган: “ Хөрмәтле якташларыма бер үтенечемне җиткерәсем килә: һәркайсыбызның да җиргә сынау өчен генә җибәрелүебезне онытмасыннар иде алар. Әйе, кемдер байлык белән сынала, кемдер ярлылык белән, кемнәрдер власть белән, түрәлек белән, кемнәрдер бүтәне белән… Менә шул сынауларны уңышлы үтә алсагыз иде, кадерле якташларым! Сез кемнәр? – диеп сораганда, сез, ата-бабаларыбыз кебек: Без бит – Арча яклары! – дип, горурланып әйтә алсагыз иде!”

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Фото Раиль Вәлиев,Ленар Гобәйдуллин

Гөлчәчәк Галиевага — 90 яшь

Кичә язучы, журналист, укытучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты, “Тулгак”, “Өзелгән өмет”, “Газзәбану”, “Әсәрләр”,“Күңелемә якын затлар” китаплары һәм бик күп мәкаләләр авторы Гөлчәчәк Галиеваның туган көне. Аңа 5 февральдә 90 яшь тулган булыр иде. “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият сәнгать бүлегендә аның иҗатына багышланган күргәзмә эшли.

 

 

Чын мәхәббәт тарихы

Районыбызның Каратай авылында 1924 елның 25 апрелендә туган Халитов Рәгыйб Усман улы яшьтән үк укытучы булырга хыяллана. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый башлый. Ләкин семьяда биш бала, тормыш алып бару авыр, ул икенче курстан Сеҗе башлангыч мәктәбендә укыта башлый. Аны 1942 елның икенче сентябрендә армиягә алалар һәм ул Бөек Ватан сугышында катнашып, андагы бөтен михнәтләрне күреп, берничә тапкыр яраланып, туган авылы Каратайга әйләнеп кайта. Апаз, Мирҗәм, Ильдус, Иске Ашыт мәктәпләрендә физкультура, Югары Оры мәктәбендә математика укыта. Аннан соң “Кызыл Юл” районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Шул елларда Арча педагогия училищесын, аннан соң Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

“Рәгыйбнең РОНОда инспектор булып эшләгән чагы. Мин эшләгән Носы мәктәбен тикшерергә килгән. Мәктәп директоры Нәкыйп Миннебаев белән тәнәфес вакытында укытучылар бүлмәсенә килеп керделәр. Шул вакытта Рәгыйбкә күзем төште, өстендә каракүл якалы пальто, кызыл шарф. Күзем төште генә бит Рәгыйбкә. Ай, мин әйтәм, шундый егетләр очрамый бит әле миңа дип уйладым.

Менә яз җитте. Арчада комсомол конференциясендә Апаздан бергә укыган Рәйсә исемле дус кызым: “Фәния, Рәгыйб минем белән танышырга тели. Ул бит инде олы, аның сеңелләре дә күп, ни эшлим икән”, – диде. Ә мин уйлап та тормыйча шаярып: “Рәйсә, дустым, әгәр шундый егет миңа өйләнәм дип әйтсә, берсүзсез аңа кияүгә чыгар идем”, – дидем. Һәм мин бу сөйләшүне бөтенләй оныттым.

Юраганым туры килде, Укулар тәмамланды, мин туган авылым Күлтәскә кайтып китәргә җыенам. Хәдичә исемле укытучы белән клубтан кайтып киләбез. Безгә укытучы Мансур белән Рәгыйб очрадылар.Шулай сөйләшә торгач, без Рәгыйб белән икәү генә калдык. Ул минем белән ныклап танышырга теләк белдерде. Мин бәямне күтәреп, бер атнадан җавап бирермен дидем. Аралаша торгач, мин аның тормыш итү өчен үз фикере булган, булдыклы егет икәненә инандым. Ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, мин ризалаштым. 1952 елның 8 мартында бергә гаилә корып яши башладык һәм Яңа Кенәргә күчеп килдек”, – дип искә ала Фәния апа яшьлек елларын.

1929 елның 9 апрелендә Күлтәс авылында туган Фәния Рәхимҗан кызы бөтен гомерен Яңа Кенәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлый. Ә Рәгыйб Усман улы мәгариф бүлегендә инспектор, мәгариф бүлеге җитәкчесе, сигезьеллык интернат-мәктәп директоры, Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры, Яңа Кенәр авыл Советы рәисе вазыйфаларын намус белән башкара. Алар икесе дә хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булдылар.

Фәния апа сүзен дәвам итеп: “Ике балабыз булды, олысы Рөстәм, икенчесе Ләлә. Ни кызганыч, Рөстәм вафат булды, киленебез Елена һәм оныкларыбыз безне олылап, булышып яшиләр. Кызыбыз Ләлә дә гаиләсе белән Арчада гомер итәләр. Хәлебезне белеп, кирәкле ярдәмне күрсәтеп торалар.

Рәгыйб сабыр, акыллы булды, бик матур яшәдек. Бер-беребезне хөрмәт итеп, үзара ышанып, булганына канәгать булып, балаларыбыз һәм оныкларыбызның уңышларына соенеп гомер итәбез”, – диде.

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, 66 ел олы мәхәббәтләрен саклап гомер иткән гаилә белән танышуыбызга бик шат булдык. Бүгенге көндә дә Фәния апа белән Рәгыйб абый бер-берсен тулыландырып, матур итеп яшиләр. Менә шундый тату гаиләләрдән яшьләр үрнәк алсыннар иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее 

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Сталинградчыларны искә алу

Кичә «Казан арты» тарих-этнография һәм Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-йортында Сталинград сугышында катнашкан Арча каһарманнарын искә алдык.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика