Бүген Вакыйф Нуриев туган

       

Бүген  язучы, журналист,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Татарстан  Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Республикасының  “Фидакарь хезмәт өчен” медале  белән бүләкләнгән якташыбыз Нуриев Вакыйф Вәкил улының туган көне.

Ул 1958 елның 17 августында районыбызның Сеҗе авылында туа.Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Бишенче курста укыган вакытта “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли, 1980 елда университетны тәмамлагач,  корреспондент була. Аннары җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара.1987-1990 елларда Вакыйф Нуриев – Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире була. 1990 елда аны яңа оешып килгән “Шәһри Казан” редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. 2000-2007 елларда “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналларының баш мөхәррир урынбасары булып  эшли. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып сайланды. Ә бүгенге көндә Вакыйф Нуриев “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.

1980 еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф Нуриев “Сабантуй”, “Шәһри Казан” газеталарында, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Чаян” журналларында басылган бик күп кызыклы хикәяләр авторы. 1991 елда  аның “Бүре кадәр бүрек” дигән хикәяләр җыентыгы, 2003 елда “Җәйгә кайда рәхәт?”, 2005 елда “Ана догасы”, 2007 елда “Җиденче палата”, 2003 елда урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен чыгарылган “Татар балалар әдәбияты”, 2012 елда рус телендә “Седьмая палата”, 2018 елда “Ни хәлең бар, балам?..” китаплары дөнья күрде. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши һәм иҗатын дәвам итә.

Вакыйф Нуриев үзен беркайчан да, беркемнән дә өстен куймый, гадилеге, журналист буларак һәркем белән уртак тел таба белүе белән аерылып тора. Районыбыз мәктәпләрендә, китапханәләрендә аны көтеп алалар, очрашулырда ул  бик теләп катнаша. Туган авылы  белән даими элемтәдә тора, Сеҗе авылы халкының хөрмәтле кешесе ул. Ул үзенең “Әбиемә – әфлисун” повестенда, Кесмәс ягы язучыларына хас булганча: “И туган як! Муенына – камыт, иңенә ыңгырчак суктырса да, кәҗәләнми эшләп йөргән талымсыз атларың, юеш танаулы мәхлук бозауларың, син килгәндә капка астына кереп кача, киткәндә артыңнан өреп кала торган мактанчык көчекләрең, яз җылысын тансыклаган иркә мәчеләрең истән чыкмый”,- дип яза.

Без якташыбызны туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балаларының, оныкларының, туганнарының,  дусларының ихтирамын  һәм игътибарын тоеп гомер итүен, киләчәктә дә безне яңа әсәрләре белән куандырып яшәвен телибез.

                                “Казан арты” тарих-этнография музее

                                 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Музеебыз ишекләре һәркемгә ачык

Бүген музеебызда “Өмет чаткысы”нда тәрбияләнүче сәламәтлекләре чикле балалар экскурсиядә булдылар. Арча тарихы, музейдагы экспонатлар белән якыннанрак танышырга теләүләре музей хезмәткәрләрендә соклану уятты. Һәрбер бала экскурсияне игътибар белән тыңлады.

Музеебызда — сугыш чоры баласы Абдуллин Илдар абый.

 

Музеебызда сугыш чоры баласы Абдуллин Илдар абый тормыш иптәше Нүрия апа,  оныгы, оныкчыгы белән кунакта булды. Илдар Абдуллин Арча авторотасында (АТП) ярты гасырга якын алдынгы шофер булып эшләгән. Ике мәртәбә “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнгән. 1976, 1977, 1979 елларда Социалистик ярыш җиңүчесе, Унынчы бишьеллык ударнигы була. Илдар абый район колхозларыннан ашлык ташыганда көндәлек эш нормасын 140-150 процентка арттырып үти. Үз эшен һәрвакыт яратып, җиренә җиткереп тырышлык белән башкара.

Президент гранты проектын  тормышка ашыру…

”Казан арты” тарих-этнография музее Россия президентының грантлар фонды бәйгесендә “Сугыш урлаган балачак” исемле проект белән  катнашып җиңүгә лаек булды. Музей хезмәткәрләре проект кысаларында өлкәннәребезнең истәлекләрен барлау буенча максатчан эш алып барды.

Сугыш  чоры балалары… Көч җитмәстәй авыр хезмәт башкару, ятимлек ачысы, ач үлем белән күзгә-күз очрашу  аларны балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, хөрмәтле ветераннарыбыз бүгенге көндә дә районыбыз үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк. Ул безнең изге бурычыбыз.

Президент гранты проектын  тормышка ашыру районда патриотик тәрбия эшен яхшыртырга, музей фондын баетырга зур мөмкинлек бирде. Чара барышында сугыш чоры балалары турында бик күп яңа мәгълүматлар җыелды. Ветераннар белән аралашу, аларның хатирәләрен барлау куркыныч сугыш еллары турында тагын да күбрәк белергә мөмкинлек бирде.  Авыр тормыш юлы узган ветераннарыбыз да хатирәләре белән уртаклашуга бик шат иделәр.  Ветераннар Советы,  уку йортлары, балалар бакчалары безгә бик зур ярдәм күрсәтте.

Президент гранты проектын  тормышка ашыру максатыннан күп төрле эшләр башкарылды.  Шул уңайдан музеебызда хөрмәткә лаек, авыр тормыш күргән сугыш чоры балаларына  багышланган «Сугыш урлаган балачак»  дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Фотокүргәзмәдә Арча районындагы сугыш чоры балаларының, тыл ветераннарының фотосурәтләре урнаштырылды. Баннерларда сугыш чоры балаларының иң үзәккә үткән вакыйгалары урын алды. Шулай ук сугыш чоры балалары, аларның авыр тормыш юллары турында истәлекләр тупланган  электрон кулланма эшләнелде. Мәктәп балалары өчен “Мин хәтерлим. Мин горурланам” исеме астында класс сәгатьләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Синең саклаучыларың” исемле әңгәмәләр үткәрелде.   Сугышның нинди ачы фаҗига икәнен күрсәткән видеоязмалар балаларга тәкъдим ителде. Сугыш чоры балалары турында тупланылган мәгълүмат “Арча хәбәрләре” газетасында, “Арча” радиосында, “Казан арты” музееның инстаграм, сайт битләрендә яктыртылып барылды.  Ветераннарыбызның хатирәләрен, истәлекләрен туплаган“Сугыш урлаган балачак” исемле документаль фильм төшерелде. Президент грантында җиңү яулау  музеебызның техник базасын да баетырга ярдәм итте. Грант акчасына 2 комьютер, фотоаппарт, принтер, проектор алынды.

Россия президентының грантын оту музеебыз эшчәнлеге өчен бик файдалы булды. Әлеге юнәлеш буенча эшне музейда киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

 

Музей белән таныштылар

Бүген, 29 июль көнне, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы хезмәткәрләре музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Районыбызның күренекле шәхесләренең тормыш юллары һәм иҗатлары турындагы экскурсияне игьтибар белән, кызыксынып тыңладылар. Аларны музей урнашкан бинаның тарихы, анда тикшерүче булып эшләгән Гомәр Бәшировның эшчәнлеге, язган әсәрләре, шәхси әйберләре бигрәк тә җәлеп итте. Әңгәмә вакытында алар үзләре дә актив катнаштылар, Мостафа Ногманның, Наил Касыймның, Сания Әхмәтҗанованың җырларын җырлап та күрсәттеләр. Музей белән танышкач кунаклар районыбызда күренекле язучылар, артистлар, фән эшлеклеләренең күп булуына соклануларын белдерделәр.

Бу оешманың Арча районындагы бүлеге җитәкчесе Әхмәт Хәкимҗанов музей белән даими элемтәдә тора һәм үзләренең эшчәнлеген яктырткан еллык календарьлар бүләк итә. Кунаклар бу календарьларны аеруча кызыксынып карадылар.

Шәфигулла Гарипов

Музеебызда Казаннан килгән кунаклар

Бүген “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы хезмәткәрләре музеебызда экскурсиядә булдылар.  Алар Арча тарихы, музейдагы экспозиция белән  таныштылар. «И, Туган телем», «Сугыш урлаган балачак» исемле күргәзмәләрне сокланып карадылар. Кунакларга Арча турында тулы мәгълүмат бирелде.

Ачык һавада күргәзмә.

“ Казан арты” тарих-этнография музее 2021 ел — Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ачык һавада “И, туган тел” исемле күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә Арча ягы талантларының туган тел турында гаҗәеп матур  шигъри юллары, әсәрләренән өзекләр урын алды.  Арча халкы күргәзмәне яратып карады.

«Живая память: дети войны» (электронное краеведческое пособие)

«Живая память: дети войны» (электронно краеведческое пособие): СКАЧАТЬ

Казан федераль университеты кунаклары — музейда

Казан федераль университетының бөтен дөнья мәдәният мирас үзәге рәисе Римма Вәлиева-Хәкимова Рафаэль кызы  бүген музеебыз белән якыннан танышты. Кунакларда Арча тарихы, һөнәрчеләр турында мәгълүмат аеруча зур кызыксыну уятты.

 

Музеебызда — Португалия кунаклары

Бүген күп еллар Арча сельхозхимиясендә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда, Португалиядә яшәүче Султанбаева Гөлфия апа ике оныгы белән музеебызда кунак булдылар. Гөлфия апа 1973 елда «Җыр бәйрәмедә» чыгыш ясый.  Кызы Гөлназ Данисовна Португалиягә күчеп киткәнче, Арча педагогия көллиятендә укытучы булып эшләгән.  Гөлфия апаның оныклары Португалиядә татар милли биюләре башкарып җиңү яулаганнар. Гөлфия апа туган җирен онытмый, Арча язучылары турында бик күп белә, һәрвакыт яңалыклар белән кызыксынып тора.

.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика