Мин авылның Галиябануы идем

 

Бу көннәрдә иҗаты татар театры тарихында зур урын алып торган якташыбыз Нәгыймә Таҗдарованы искә алабыз,аның тууына  130 ел.

Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина (Таҗдарова) 1888 елның 25 маенда районыбызның Утар Аты авылында ярлы крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Тормышлары шактый авыр булганлыктан, кечкенә Нәгыймә күрше-тирәләрнең бозауларын көтә, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, көнлекле эшкә йөри, ә кыш көне апалары белән бергә Казан байларына читек кайый. Ул Казанда яшәүче ерак туганнарында еш була, аларның бердәнбер кызлары белән ике кыш шәһәр мәктәбенә укырга йөри. Авылда да Нәгыймә бер тол абыстайга берничә кыш сабакка йөри, китап уку белән мавыга, көйле бәет, мөнәҗәтләрнең берсен дә калдырмый укып бара.Нәгыймә үз заманы өчен авыл кызларының алдынгыларыннан берсе була, төскә-башка сөйкемле , буйга сылу кыз чибәр итеп киенергә дә ярата. Яшьлек елларын сагынганда ул: ”Мин авылның Галиябануы идем”,- дип әйтергә яраткан.

Көтмәгәндә авылда туганнан-туган апасы, 4 баласын калдырып, вафат була, шуның иренә, ягъни җизни тиешле кешегә, балаларны тәрбияләп үстерешер өчен дип, Нәгыймәне көчләп кияүгә бирәләр. Бу ясалма тормышта хаксызга җәберләүләргә түзә алмыйча, бер-ике ел яшәгәч, кечкенә баласын алып, әтисе йортына кире кайта.Ирдән кайткан Нәгыймә өчен тормыш бик авыр була, авылда яшәүнең һичбер мәгънәсе калмый һәм ул 1912 елда, авылны ташлап, кечкенә кызы белән Казанга күчеп килә. Казанда Нәгыймә бер байга асрау булып керә, ләкин күп тә үтми, асраулык аңа бер дә кулай хезмәт булмаганын күрә, бай хатынының җәберсетүләренә, юкка бәйләнүләренә чыдый алмыйча, ул асраулыктан китә. Гайниҗамал исемле бер хатынга фатирчы булып урнаша, бөтен булган акчасын җыйнап “Зингер” машинасы ала. Хуҗа хатын Нәгыймәгә русча укырга тәкъдим итә. Ләкин бер очраклы хәл аны тегүчелектән театр сәхнәсенә чакыра. Гайниҗамалга төрле йомыш белән артистка Иманская килеп йөри торган була. Менә шунда ул Нәгыймәне күреп, аны театрга эшкә чакыра. Иманская театрга кайтып Кариевка сөйли һәм ул Нәгыймәгә “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин” спектакленә чакыру җибәрә, соңыннан сәхнә артына керүен сорый.

Кариев Нәгыймә белән очрашкач, аның мөлаем йөзен, ягымлы күзләрен һәм үзен бик тыйнак тотуын күреп, аның артистка булачагына ышана. Ниһаять, ул аны “Сәйяр” труппасына чакыра. Нәгыймә Кариевның тәкъдименә башта каршы тора, аңа туганнары алдында да артистка булу оят кебек тоела. Кариевның озак үгетләве Нәгыймәне тәэсирләндерә, һәм ул ризалык бирә. Бу хәл 1914 елның соңгы айларында була.

“Тигезсезләр” не уйнаганнан соң Нәгыймә ханым үзендә театрга карата  олы бер мәхәббәт уянуын тоя, һәртөрле шикләре таралып китә, яшәвенең мәгънәсе һәм максаты табылгандай була. Ул үз-үзенә ”Ниһаять мин тормышта эзләгәнемне таптым”,- ди. Ләкин яраткан эшнең кодрәте шундый инде, ул кешене авырлыкларга да түзәргә мәҗбүр итә. Нәгыймә ханым боларның барысын да “Сәйяр”да күрә, җитәкчесе Габдулла Кариевтан өйрәнә, тәрбияләнә. Ул үзен “Мин Кариевның шәкерте”,- дип атый. “Сәйяр” аның өчен тормыш мәктәбе була, өч ел эчендә якташыбызны татар сәхнәсенең җитди, күренекле артисткасы итеп танытып өлгертә.

Хезмәтләрен бәяләп аны 1917 елның көзендә Ырынбурдагы “Ширкәт” труппасы  үзенә төп рольләрне башкаручы артистка итеп чакыра. Нәгыймә ханымның Ырынбур сәхнәсендәге чыгышлары гаять зур уңыш белән үтәләр, ул үзен тамашачыларга зур мөмкинчелекле, олы талантлы артистка итеп таныта. Ул анда “Яшьләр”дә Зәйнәп, “Хаҗи әфәнде өйләнә”дә Камилә, “Уйнаш”та Сәрби, “Галиябану”да Галиябану һәм бик күп тәрҗемә әсәрләрендә төп рольләрне зур уңыш белән башкара. 1919 елда Ырынбурны аклар алу куркынычы тугач “Ширкәт” труппасы таркала. Бер төркем артистлар шәһәрне калдырып чыгучы Кызыл Армия белән китәләр. Аларга махсус вагон бирәләр һәм алар фронт артыннан калмыйча солдатларга спектакльләр күрсәтеп йөриләр.

1920 елның көзендә Нәгыймә Таҗдарова белән Нури Сакаевны Ташкентка чакыралар. Алар Урта Азия  Реввоенсоветы карамагындагы агитпоездда эшли башлыйлар.Унбишләп вагоннан торган бу агитпоездда клуб, музей, китапханә, типография һәм башкалар тупланган була. Менә шул агитпоезд белән алар  Урта Азиянең бик күп шәһәрләрен йөреп чыгалар. Поезддагы татар артистлары һәр туктаган җирдә концертлар бирәләр, “Галиябану”, “Хаҗи әфәнде өйләнә”, “Көнче ир” спектакльләрен күрсәтәләр. Гаскәри тамашачыларга бигрәк тә “Галиябану” ошый, якташыбыз Нәгыймә апа тудырган шундый гади, сөйкемле, саф авыл кызы Галиябану сугышчы татар егетләрен аеруча сокландыра.

1921 елның көзендә аларны Казанга чакырып алалар. Шулай итеп Нәгыймә ханым дүрт ел йөргәннән соң, беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баскан сөекле Казанына яңадан кайта. Ләкин ул еллар бик авыр була, 1920 елның көзендә оештырылган татар дәүләт академия театры әйтеп бетергесез зур кыенлыклар белән 1920-21 елгы сезонны үткәрә. Сезон бетүгә Нәгыймә ханым белән Сакаев тагын Уфага китәләр һәм анда 1922 елдан 1926 елга кадәр тоташ өч сезонны үткәрәләр. Нәгыймә ханым: ”Уфа дәвере минем артистлык сәләтемнең иң пешеп өлгергән чагы булды”,- ди.

1926 елдан ул Казан татар академия театрында эшли башлый. Казан сәхнәсенә кайткач Нәгыймә ханымның башкара торган рольләре үзгәрә. Ул социаль героинялар һәм олы яшьтәге аналар, карчыклар ролендә уйнавы белән таныла. Утыз елдан артык дәвам иткән артистлык гомерендә  ул 270 ләп роль башкара. Бу сан үзе генә дә Нәгыймә Таҗдарованың театр сәнгате өлкәсендә ничек хезмәт иткәненә дәлил. Аңа 1939 елда ТАССРның халык артисты һәм 1940 елда РСФСРның атказанган артисты исемнәре бирелә..

Татарстанның  һәм Россиянең халык артисткасы Рәшидә Җиһаншина: ”Мин Нәгыймә апаны бала чагымда ук күргәнем бар иде. Ул заманнарда бәйрәм көннәрендә мәҗлескә башка кунаклар янына күренекле артистларны чакыру гадәте булган. Шул сәбәптән безнең өебездә Зәйни Солтанов, Нәгыймә Таҗдарова, Рокыя Кушловская,  Шакир Шамильский һәм башка артистлар булгалый иде. Үзем артистка булу хыялы белән татар театр техникумына укырга кергәч, ул чордагы танылган артистларны сәхнәдә дә, тормышта да күп күрдем. 1934 елда укытучыбыз режиссёр Сәет Булатов театрда А.Корнейчукның “Эскадраның һәлакәте” дигән драмасын куйды. Комиссар Оксана ролен Нәгыймә Таҗдарова башкарды. Нәгыймә апа белән беренче иҗади очрашу нәкъ шул көннәрдә башланды. Оксана пьесада бердәнбер хатын-кыз роле иде.

Нәгыймә апа табигате белән искиткеч самими һәм тыйнак кеше иде. Ул һәрвакыт үзенә килешле булган гади киемнәр кия, кешеләргә ачык, якты чырай белән эндәшә иде.

Сугышка кадәр һәм сугыштан соң да артистлар коммуналь фатирларда тордылар. Кызы Мәсрүрә белән Нәгыймә апаның театр ишегалдындагы йортта кечкенә бүлмәдә яшәвен хәтерлим. Нәгыймә апа көн дә театрга керә, үзенең эше булмаса, башкаларнаң репетицияләрен күзәтә, без, яшьләргә, матур киңәшләр бирә иде. Ул төрле характердагы, бер-берсенә капма-каршы булган тулы канлы образлар иҗат итеп, тамашачыларны сокландырды. Менә шуның өчен дә аеруча якын булып саклана Нәгыймә апа минем күңелемдә. Бу исем миңа икеләтә якын, чөнки минем әнием дә Нәгыймә исемле иде. Бәлки, шуңадыр Нәгыймә исемен бик саклап хөрмәтләп искә алам, мин аларны бик сагынам”,- дип яза Нәгыймә Таҗдарованың тууына 110 ел тулуга багышлап язган “Сагыну хисләре” мәкаләсендә.

Нәгыймә ханым: ”Театр – минем төп йортым. Пәрдә төшеп тамашачыдан аерылу, уен бетте дип белү минем өчен һәрвакыт авыр була, хәтта уйнаганнан соң парик белән күлмәкне салу авыр, гүя бер кадерле, җанга якын нәрсәләреңнән аерыласың”,- дип искә алган. Әйе, Нәгыймә ханымның театрга булган бу мәхәббәте бик аңлаешлы һәм табигый, чөнки ул тормышның төбеннән чыгып, зур сәнгатькә килгән, шунда ул яшәвенең мәгънәсен тапкан.

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, якташыбыз  Нәгыймә Таҗдарова  1947 елның 16 мартында вафат була һәм Казан шәһәрендә җирләнә. Безнең музеебызда аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган аерым экспозиция бар. Нәгыймә апа турындагы язмалар, фотодокументлар, белешмәләр тупланып барыла. Арча шәһәренең станция өлешендәге урамына Нәгыймә Таҗдарова исеме бирелде. Без аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

Якташыбыз Нәгыймә апа Таҗдарова турында тулырак мәгълүматләр күренекле әдип — прозаик Әмирхан Еникинең 1957 елда басылып чыккан “Нәгыймә Таҗдарова” дип исемләнгән, артистканың тормышы һәм иҗаты турында монографиясендә бирелгән.  Әсәр шулай ук Әмирхан Еникинең 2004 елда чыккан биш томлыгына да кертелгән. Күренекле шәхес, татар халкына театр сәнгате аша хезмәт итүгә бөтен гомерен багышлаган Нәгыймә Таҗдарованы киләчәк буыннар белеп үссеннәр иде.

                                                                               “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Җиңү бәйрәме

9 май — Җиңү бәйрәме көнне «Казан арты» музее хезмәткәрләре мәктәп музейлары белән берлектә «Фронт хатлары», «Тыл һәм фронт», «Фотоларда — Арча тарихы», «Батырлыкка — 75», «Бәяләнми калган батырлык», «Җәсәдләре — туган җирде» исемле күргәзмәләр оештырды. Бәйрәмнең кайбер мизгелләре безнең фотоларда:

Исемнәре яши мәңгегә

Гөберчәк авылыннан Бөек Ватан сугышына 116 ир-егет китә. Шуның 69ы һәлак булып, туган җиренә 47се генә исән-сау әйләнеп кайта. Алар арасында кайсы аягын, кайсы кулын, кайсы күзен югалтып кайткан кешеләр. Күпме бала әтисез, күпме ана баласыз калган вакытлар. Кызганыч, бүген авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел. Инде әтисез үскән буын сафы да елдан–ел кими бара.

М.Мәһдиев музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган аерым экспозиция эшли. Фондта Новгород өлкәсендә барган канкойгыч сугыш вакытында һәлак булучы совет солдатларының кайбер кулланган әйберләре, фронттан килгән хатлар, сугыш һәм тыл ветераннарыннан җыелган истәлекләр саклана.

Язучының бертуган абыйсы Габдрәшит Мәһдиев тә Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул Сталинград янында барган көчле сугышта да катнашкан . Шунда күрсәткән батырлыклары өчен медаль белән бүләкләнгән. Командиры тарафыннан әнисе Рабига апага җибәрелгән Рәхмәт хаты бүген дә музей фондында саклана.

М.Мәһдиевнең сыйныфташы Минзада апа Газизованың гаиләсенә кагылышлы сугыш чоры мәгълүматлары, пулемётчы әтисенең җәсәде янында табылган гильза да музей фондында. Музейда “Җиңү язы мәңгелек” исеме белән күргәзмә эшли.

Мастер-класс «Подари открытку ветерану»

Якташ язучыларыбыз Бөек Ватан сугышында

Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә 73 ел була. 1941-1945 еллардагы сугыш батырлык һәм җиңүләрдән генә тормый, ә коточкыч зур югалтулар һәм корбаннарга китергән дәһшәтле афәт һәм фаҗига дә булды. Ул миллионнарча гаиләләргә үлем һәм кан яшьләре, ятимлек һәм толлык, ачлык һәм михнәт алып килде.

Яраларны вакыт кына төзәтә, диләр. Балаларын һәм ирләрен, сөйгән ярларын һәи әти-абыйларын югалткан миллионнар йөрәгендә бу сугыш гомер буе төзәлмәслек  канлы җәрәхәт булып саклана. Пуля, мина-снарядлар явып торган сугыш кырында һәм салкын окопларда илебезне яклап көрәшкән солдатларның уй-кичерешләрен һәм өмет-хыялларын теркәп барган, аларны үзләренең әсәрләрендә кулланган якташ фронтовик язучыларыбыз турында безнең музеебызда күп мәгълүматләр саклана.

Гомәр Бәшировка Төньяк-Көнбатыш фронтында 1942 елның 23 августыннан 28 октябрьгә кадәр сугышчылар арасында партия политикасын аңлату эшен көчәйтүгә керткән өлеше, татар телендә чыга торган “Ватан өчен” фронт газетасына ул көннәрдә иң кирәкле темаларны яктырткан очерклар, мәкаләләр язуын, сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан оештырылган митингларда ясаган чыгышлары һәм фронтның алгы сызыгында булып сугышчылар арасында аңлату эшләре алып баруы турында  бирелгән бәяләмә саклана. Аңа полк комиссары Глазунов кул куйган.

Якташыбыз үзе ул көннәр турында “Күңел дәфтәре” көндәлегендә:

“Кичә, ике ай да ун көн йөреп, фронттан кайтып төштем. Әле бүген-иртәгә ял итәм. Сугышны күрдем, аның кешеләрен күрдем. Авыр яклары да күп булды, түздем. Түземлек дигәндә, ул миндә Аллага шөкер бит, җитәрлек.

Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк.. Поездда кайтканда, төрле халыкларның сугышта ничек катнашулары турында сүз чыгып китте дә, бер украин егете болай диде:”Татарлар, минемчә иң яхшы кешеләр. Әгәр татар белән дусланып китсәң, ул сине гомер буе онытмый, нинди генә кыенлыкка төшсәң дә, үзен корбан итеп булса да ул сине коткара. Аннан соң, гаҗәп тәвәккәл кеше ул. Мин сугышның башыннан бирле фронтта. Татарларны миңа сугышның иң хәтәр урыннарында очратырга туры килде. Алар — куркусыз халык”.Ул моны миңа түгел, башкаларга сөйләде.Үз халкың турында шундый куанычлы сүзләр ишетү бик күңелле. Ярый, бүгенгә җитәр. 31 октябрь, 1942 ел.”,- дип яза.

Гомәр Бәширов фронтта күргәннәрен “Гармоньчы егет”, “Шулай бер көнне…”, “Мунча”  һәм башка хикәяләрендә куллана. Сугыш елларындагы  авыл тормышы турында язылган “Намус” романы  1951 елда СССР Дәүләт  премиясенә лаек була.

Югары Курса авылында туып-үскән Госман Бакиров 1942 елның 18 ноябрендә үзе теләп фронтка китә. Башта орудие командиры буларак, аннары “Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасының хәбәрчесе булып сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була. Украина, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә, Берлинны алу операцияләрендә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары һәм хәрби хезмәт нәтиҗәләре өчен”Кызыл Йолдыз”, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнеры һәм медальләр белән бүләкләнә. Якташыбыз Госман Бакировның фронттан Афзал Шамовка язган хатларында:

“Афзал дус, мин бөтенләй башка шартларда хезмәт итәм. Хезмәтем җиңел түгел, нишлисең инде, сугыш шартлары шуны таләп итә. Ватаныбыз шундый киеренке минутлар кичерә, тик шуңа шатмын: һәр көн алга барабыз, көн саен яңа уңышлар казанабыз, авылларыбызны, шәһәрләребезне немец кабахәтләрдән азат итә барабыз. Бу азатлык өчен көрәштә миңа орудие командиры булып катнашырга туры килде. Яңа елны Житомирда каршы алдык, безнең дивизия Житомирский дивизия исемен алды.

Афзал дус, мин хәзер редакциягә күчеп эшләүдән өметне өздем инде. Синең һәм башка иптәшләрнең минем турыда кайгыртуларына бик рәхмәт.Өлешемә тигән йөкне күтәреп барудан башка чара юк. Бәлки, исән калсам, очрашырбыз. Әгәр мин сугыш кырларында ятып калсам, минем үтенеч: басылган һәм басылмаган әйберләрне карап чыгып, балалар өчен бер җыентык кебек нәрсә оештыруда инициатива күрсәтсәң иде. Бу – кечкенә генә булса да, мин яратып эшләгән балалар, яшь буын өчен бер истәлек булыр иде…

Афзал дус, кулыңны кысып, сәлам белән калам. Госман, 16 май, 1944 ел”.

       Госман Бакиров сугышның ахырына кадәр катнашып исән сау кайта, иҗатын дәвам итә Бөек Ватан сугышы турында язылган повесть һәм хикәяләре тупланып 1949 елда “Сугышчы көндәлегеннән” һәм “Сиртмәле кое”, 1953 елда “Партизан малай” китаплары басыоып чыга.

Сугыш елларында яшүсмерләр дә тылда һәм фронтта әтиләренә, абыйларына булышканнар. Фронтовик язучы Госман Бакировның 1976 елда басылып чыккан “Укытучы апам”, 1982 елда дөнья күргән “Бормалы юллар” китапларында урын алган повесть һәм хикәяләрнең күбесе әнә шул турыда.

Ә Кушлавыч авылында туын-үскән Әнәс Галиевнең язмышы бөтенләй башка. Ул 1940 елда Кызыл армия сафларына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. Тигезсез сугышта чигенү газапларын, төрле авырлыкларны күреп бер ел да ике ай сугышканнан соң Майкоп шәһәре тирәсендә чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә. Берничә тапкыр тоткынлыктан качарга телиләр, шуның өчен  Польша, Германиядәге берсеннән-берсе каты режимлы концлагерьларга күчерелә. Әнәс абый фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә.

         Шундый ерак киттем туган илдән,

         Җил дә исми монда ул яктан.

         Бер кош очып үтте баш очымнан,

         Ахры ул да илен югалткан.

         Таулар арасында, чит-ят җирдә,

         Ялгыз башым гомер итәмен.

        Ятим калган кош баласы төсле,

        Газапланып таңны көтәмен.

     Бу шигырь юллары Әнәс Галиевнең  “Пленнан хатлар” поэмасыннан. Алар 1945 елның апрель аенда союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителәләр, берничә ай эвакогоспитальдә дәваланганнан соң туган якларга кайта һәм иҗат белән шөгыльләнергә  дә вакыт таба. Аның 1958 елда тоткынлыкта күргән газаплары, илне сагыну һәм туган якка булган мәхәббәт хисләре белән сугарылган “Кыен юл”, 1968 елда үз язмышы, фашист әсирлегенең бөтен кабахәтлеген һәм вәхшилеген  сүрәтләгән “Йолдызлар шаһит” повесте, 1994 елда “Һәр солдатның үз язмышы” документаль повестьлары  басылып чыкты. Фронтовик язучы Әнәс Галиев бу әсәрләрендә Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, кичергәннәрен киләчәк буыннарга әйтеп калдырырга тели, ул елларда халкыбызның батырлык үрнәкләре, тарихи чынбарлык онытылмаска тиешлеген кисәтә.

Яңа Иябаш авылында туып-үскән  якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин 1942 елның августында армиягә алына. Алты ай чамасы хәрби училищеда әзерлек курсы үткәннән соң, фронтка җибәрелә. Башта – пулемётчылар, соңыннан элемтәчеләр отделениесе командиры сыйфатында ул Брянск, Орша һәм Рига шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш кырында ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителеп Рафаил Төхфәтуллин туган авылына кайта.Ул көннәр турында : “1945 елның салкын январь ае иде. Зарыгып көткән җиңү салютлары яңгырар сәгатьләр дә инде ерак түгел… Мин Рига шәһәре өчен булган сугышларда каты яраланып, госпитальләрдә ятканнан соң, туган авылыма кайтып киттем… Йөрәк күкрәктән сикереп чыгардай булыа тибә… Менә поезд үзебезнең Арча станциясенә дә якынлашып килә…”- дип яза Рафаил Төхфәтуллин үзенең “Өйгә кайту” әсәрендә.

Рафаил Төхфәтуллинның “Сугыш еллары” һәм сугыштан соңгы авыл тормышы турында язылган “Тамчылар ни сөйли” повесте, “Акбүз ат” хикәясе, “Авылдашым Нәби” повесте һәм башка әсәрләрендә шул кырыс елларга хас тормыш  күренешләре сүрәтләнгән. Ул үзенең әсәрләрендә сугыш темасын ачуга яңачарак якын килә, сугышта корбан булганнарның якты истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсен җитди итеп, фәлсәфи планда күтәрә. Рафаил Төхфәтуллинның әсәрләрен укыгач буыннар арасындагы бәйләнешне сакларга кирәклеген, булган матур традицияләрне  онытмыйча, киләчәк буыннар үткәннәребезне кадерләп яшәсен өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә кирәклеген аңлыйсың.

Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән, фронтовик шагыйрь  Мостафа Ногман да Бөек Ватан сугышы башланганда ук армия хезмәтендә  юстиция өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә гаскәри хезмәттә була. Ул берничә тапкыр яралана, төрле госпитальләрдә, хәтта Мәскәү шәһәрендә  дәваланганнан соң  яңадан фронтка китә һәм сугышның ахырына кадәр  алгы сызыкта була. Сугышта күргәннәрен язып бара, ул елларның истәлеге буларак аның 1944 елда “Давыллы еллар лирикасы” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Мостафа Ногманның бу иң беренче китабы безнең “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана. Китапка Мостафа Ногман үз кулы белән :”Нечкә моңнарны дулкынландыручы Җәүдәт Фәйзи иптәшкә өйрәнчек җырларымның беренче бәйләме”,- дип истәлек тә язылган.Үз вакытында укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән бу китап басылганнан соң инде 74 ел вакыт үткән. Бөек Җиңүне якынайтуда рухи азык буларак  бу шигырьләрнең дәрәҗәсе бик зур булган.

Мостафа Ногманның 1944 елда “Давыллы еллар лирикасы”, 1958 елда “Җир турында җыр”, ә аннан соң “Кокушкино таңнары”, “Каеннар шаулый”,“Үлмәс чәчәк легендасы”, “Иртәнге җырлар”, “Акчарлаклар оча Иделдә” исемле китаплары дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышында бик күп язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре катнаша. Аларның күбесе яу кырында ятып калалар, күпме әсәрләр язылмый, бик күп җырлар җырланмый кала…

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз: Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллин, Мостафа Ногман безнең бәхеткә сугыштан исән-сау кайтканнар һәм иҗат иткәннәр.

                                                                “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                             директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Алар җиңүне якынайттылар…

               Сызылып атар тиздән җиңү таңы,

       Балкып килер якты иртәләр,

                 Югалырлар…безнең күрешүләрне

         Комачаулап торган киртәләр.

                                                                                              Мостафа Ногман, сентябрь, 1943 ел.

      Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Якташ язучыларыбыз Бөек Ватан сугышында” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Анда  якташларыбыз Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннарның сугыш еллары истәлекләре, фотолары, кулъязмалары,  шул еллар турында иҗат ителгән әсәрләре белән танышырга мөмкин.

 

Моңлы сазым

26 нчы апрель — сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу уңайдан районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларынды, музейларда, мәдәният йортларында төрле кичәләр, шигырь бәйрәмнәре уздырыла. Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Анда Арча районы мәктәпләреннән генә түгел, ә Балтач, Әтнә, Кукмара районнарыннан килгән укучылар да чыгыш ясады. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен укыды, җырларын башкарды, шагыйрьгә багышлап иҗат иткән әсәрләрен дә килгән кунакларга җиткерделәр. Әтнә районы Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе укучылары Габдулла Тукайга багышланган театраль күренеш тәкъдим итте. Кичә ахырында Татарстанның атказанган укытучысы Фәргать Зыятов “Тукай һәм Өчиле” дигән темага лекция укыды. Соңыннан килгән кунаклар кайнар чәй һәм өчпочмак белән сыйланып, музей белән танышты.

 

Тукай һәркем өчен якын

25 апрель көнне музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлеге урнашкан бинасы каршында Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылды.  Арчаның беренче мәктәбе укучылары өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Укучылар үзләре дә Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр. Кызыксынган һәркем күргәзмәне яратып карады.

Сезнең батырлык — мәңгелек!

Арча районы 3 нче номерлы мәктәбе укучылары белән «Сезнең батырлык — мәңгелек!» темасы буенча класс сәгате үткәрелде.

Апрель – Тукай ае

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган “Без – Тукайлы халык” дигән күргәзмә эшли.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика