Тирәбездә уңган кешеләр

“Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре районыбызның иң ерак урнашкан Сәрдәбаш авылында булдылар. Халкыбыз кулланган борынгы әйберләрне җыю, авыл тарихы һәм андагы бүгенге тормышны өйрәнүгә багышланган экспедиция вакытында Нина Николаевна белән таныштык. Ул 1936 елның 3 гыйнварында туган һәм бөтен гомерен Сәрдәбаш авылында үткәргән. Нина апа безгә Сәрдәбаш авылы тарихын, керәшен халкының йолалары һәм бәйрәмнәре турында бик кызыклы мәгълүматлар бирде.

 

Ул үзе турында: “1941 елның 13 июленә каршы төндә 18 кешене, шул исәптән әтиемне дә сугышка озаттык. Бөтен авыл халкы керосин фонарьлары яндырып аларның җыйналып, атларга утырып киткәннәрен ка¬рап торды. Миңа ул вакытта биш яшь ярым иде. Озак та үтмәде, 1941 елның 23 декабрендә әтинең хәбәрсез югалуы турында хәбәр алдык. Сазлыкка батканмы, бомбага эләккәнме, әсирлеккә төшкәнме, бүгенгә кадәр берни дә белә алмадык. Безнең әти шулкадәр уңган кеше булган. Сүтелгән мәктәпнең бурасын ул бураган, тәрәзәләрен эшләгән. Атарбасы,тарантас, чана, бәбәй һәм уфалла арбасы ясый иде, хәтта киемнәр өчен төймәләр дә ясаган. Сугышка кадәр әти эшләгән өчен һәркөнне 200 грамм пешкән икмәк алып кайта иде. Ул вакытта ашлык бирелмәде. Ә әнием ике класс русча укыган. Аларны поплар һәм рус укытучылары килеп укыткан. 1939 елда гына безнең авылда татарча укыту башланды. Сугыш елларында әни хатларга адресларны яза, русча килгән хатларны аңлатып бирә иде.

1952 елда 7 сыйныф бетердем. 2 кыш урман кисүдә булдым. Бергәләп урман кискән кешеләр үлеп бетте инде, Үгез-Елгада Шәйдулла Җәләлетдинов бар иде, ул да быел вафат булды. Очрашканда Лаешта урман кискән вакыттагы авырлыкларны, шулай ук яшь чак бит,төрле кызыклы хәлләрне искә төшереп шатланып та, моңсуланып та ала идек. 70 кеше бер землянкада йоклыйбыз, аска да, өскә дә киеп барган телогрейка. Авылдан бәрәңге боламыгын йомарлап катырып алып китәбез. Айга бер кешегә сигез килограмм арыш оны бирәләр, аның яртысын әни белән энемә калдырып китәм. 2 метрлы кул пычкысы белән кисәбез, юан-юан агачлар. Бер метрлы итеп кисеп ярабыз, штабельгә өябез. Минем тырышлыгымны күреп һәрвакыт Нина безнең бригадада булсын әле, диләр иде. Норманы күп вакыт үти алмыйбыз, авылга кайткач елата-елата он өчен тотып калалар. Ул вакытта аякта чабата, Лаештан 70 километр араны җәяү кайтканда чабата таралып йон оекбашның аслары калмас иде. Хәзер дә ярылмый торган агачларны ярам. Шулай итеп мин урман эшенең остасына әйләндем”, — дип сөйләде.

1957 елда 16 авылны берләштергән “Северный” совхозы оештырыла. Бу зур хуҗалыкны Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин җитәкли. Нина апа ул елларда 3 ел сукачы, 2 ел комбайнчы ярдәмчесе була, дуңгыз һәм сыер фермаларында эшли. Сәрдәбашта ул елларда куян фермасы да була. Терлекчелек буенча зур семинарлар үткәрелә, Нина Николаева да анда үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. “Нина, син булдырасың, нинди эшкә алынсаңда югары нәтиҗәләр бирәсең”, — дип мактый иде, яныма килеп хәлләремне сораша иде Нәкыйп абый”, — дип горурлана ул.

“Хәзерге тормышыбыз шундый рәхәт, өйләребез газ белән җылытыла, сулар кертелгән, керне машина юа,электрны күпме кирәктотып була. Минем исемдә әле, авылда 1959 елның ноябрендә генә дизель дви¬гателеннән ут бирделәр. Иртән 4тә яна, яктыргач сүндерелә, караңгы төшә башлагач кабат яндырыла һәм кич Юда сүнә иде. 10 минут кала сүнә дип сигнал бирәләр иде. Һәр өйдә бер генә лампочка булырга тиеш иде”, — дип тарихи вакыйгаларны сөйли дә сөйли ул.

Бүгенге көндә Нина апа бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган, Казан сәхнәләрендә дә җырлаган, Илдус авылында яшәүче кызы Венера, Казанда яшәүче улы Марс гаиләләре өчен куанып, оныкларыныңуңышларына сөенеп,авылдашларыныңхөрмәтен тоеп яши.

Шәфигулла ГАРИПОВ, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары

Харис Сафин белән очрашу

Мәдәният йортында Арча халык театры җитәкчесе Сафин Харис Фәйзи улы белән очрашу булды. Ул театрның оешу тарихы, төрле елларда сәхнәдә уйнаган үзешчән артистлар турында кызыклы мәгълүматләр бирде. Музейга театр афишалары, фотолар, газета-журналларда басылган материаллар тапшырды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсе

Район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының яңа уку елы башланыр алдыннан уздырыла торган киңәшмәсе “Казан арты” тарих-этнография музеенда булды. Укытучылар музей заллары буенча сәяхәт иттеләр һәм язучы, публицист Равил Вәлигә 75 яшь тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәне карадылар. “Музейның мәктәп коллективлары белән бергәләп эшләү тәҗрибәсе, алда торган бурычлар” дигән темага музей директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов чыгыш ясады.

 

 

 

Вячеслав Ар-Серги музеебызда кунакта

Удмуртиянең халык язучысы, тәрҗемәче Вячеслав Ар-Серги (Сергеев Вячеслав Витальевич) “Казан арты” тарих-этнография музеенда кунакта булды. Ул Габдулла Тукайның 30 шигырен Удмурт теленә тәрҗемә итеп аерым китап чыгарган. Без аның Г.Бәширов, Г.Ахунов һәм башка язучылар белән таныш булуына, үзенең татар телендә сөйләшүенә сокландык. Кунагыбыз музейга үзенең китапларын бүләк итте, истәлек китабына теләкләрен язды.

Республика көне уңаеннан күргәзмә

Әдәбият сәнгать бүлегендә 30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган күргәзмә эшли

 

Әдәби мәйдан

«Казансу» паркындагы «Әдәби мәйдан» язучы, якташыбыз Равил Вәлиевка багышланды, аның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.

Равил Вәлиевка 75 яшь тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 1942 елның 20 августында Яңа Кенәр авылында туган якташыбыз, язучы, публицист, Татарстан Язучылар  берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе Вәлиев Равил Вәли улына 75 яшь тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә эшли. Күргәзмәгә әдип белән бәйле 500дән артык материал куелды.

Конгресс кунаклары Ташкичүдә

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашучы милләттәшләребез олуг татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәү, татар-башкорт милли-азатлык хәрәкәтен җитәкләгән Батырша исемнәре белән бәйле Арча районының Ташкичү авылына сәфәр кылдылар. Кунаклар авылның тарихи урыннары, күркәм гаиләләре, гореф-гадәт һәм йолалары белән таныштылар, ХIХ гасыр башында төзелгән, Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин хәзрәт имамлык иткән мәчеттә намаз укыдылар.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

Әдәбият-сәнгать бүлегендә хәзерге көндә иҗат итүче якташ әдипләребезгә багышланган күргәзмә эшли.

Әдәби мәйдан

Бүген Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән «Казансу» паркында «Әдәби мәйдан» оештырдык.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика