Тукайга киемне кемнәр теккән?

Мөхәммәт Мәһдиев “Габдулла Тукай турында замандашлары” мәкаләсендә Гөберчәк авылында туып, шунда яшәгән авылдашларыбызның шагыйрь белән якыннан аралашуы, аңа киемнәр тегеп бирүе хакында яза. Гатиятулла Шәрәфиев – шундый осталарның берсе. Авылда аны, исемен кыскартып, Гатият дип кенә йөрткәннәр. Ятимлектә үсә ул. Аннары бәхет эзләп ерак җирләргә чыгып китә һәм Җаек шәһәренә барып урнаша. Шәһәрнең оста куллы тегүчесе Хәкимҗан аны үзенә сыендыра һәм егетне тегүче һөнәренә өйрәтә. Гатиятулла Шәрәфиев шул елларда Габдулла Тукай белән таныша, аның белән аралаша. Шагыйрь, үзе тукыма алып биреп, остадан киемнәр тектерә.

Мөхәммәт Мәһдиев тегүче авылдашыбызның өенә махсус барып, аннан Г.Тукай белән ничек танышуы, аралашуы хакында сораша, мәгълүматлар язып ала. Ә сөйләшергә яраткан Гатият абзый язучының сорауларына иркенләп җавап бирә. Кыю йөрәкле, һәрнәрсәне төгәллек белән сөйләргә яраткан тегүчебез танылган артист Габдулла Кариев белән дә аралашуы һәм дус булуы хакында сөйли.

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә “Җиде аршинлы бүрәнә белән…” дигән бүлек бар. Шунда автор Гөберчәк тегүчеләре хакында яза: “Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. “Аклар” – пәлтә, бүрек, костюм, мундир, тужурка, “каралар” толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. Культурныйлар һәм гади тегүчеләр…”.

Аңлашыла ки, Гатият абзый “ак” тегүчеләр сафына керә. Ул Габдулла Тукайга тужурка тегеп бирә. Гатият олы гәүдәле, кечкенә генә ап-ак сакаллы, “көрәк” кадәрле зур куллы кеше була. Ул һәрвакыт башына кәләпүш, өстенә үзе теккән күлмәк киеп йөргән. Авылның оста көрәшчесе дә булган әле Гатиятулла. Ул башкалардан юмартлыгы белән дә аерылып торган, урамнан үтеп киткән сабыйларга күчтәнәчләр бирергә яраткан. Гатиятулла күрше-тирәдәгеләрнең чалгыларын янап, кирәк булса, таптап биргән. Гомумән,

кешеләргә бик ярдәм иткән, аларга эшләргә һәрвакыт уңайлы булсын дип тырышкан ак сакаллы карт. Урманнарның чамасыз киселүенә, табигатьнең үзгәрүенә, ярлылануына эче пошкан аның. Гөберчәк авылы элек урманга терәлеп үк торган, вакытлар узу белән, агачларны кисеп, җирен сөргәннәр. Шулай итеп колхоз басуларын зурайтканнар.

Гатиятулла ага бик матур һәм моңлы итеп җырларга да яраткан. Кичләрен, капка төбенә чыгып, тальянында татар халык көйләрен сузган. Төрле такмаклар чыгарырга да оста булган ул. Сәләтле, матур итеп җырларга һәм сөйләргә яраткан, нык хәтерле, ләкин укый-яза белмәгән авылдашыбыз капка төбенә чыгып утырса, аның яныннан кеше өзелмәгән. Ул еш кына Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариевлар турында мавыктыргыч истәлекләрен сөйләгән. Бөек шагыйребезнең әсәрләрен ишетсә, йотлыгып тыңлаган. “Китапларда Габдулла Тукайның бер фотосы бар. Ул анда кулына газета тотып төшкән, ә өс киемен мин тегеп биргән идем”, – дип искә алырга яраткан Гатиятулла ага.

Гөберчәктә Бөек Ватан сугышына кадәр тегү артеле оеша. Гатиятне шунда эшкә чакыралар, әмма ул риза булмый, колхоз эшенә бара. Күбрәк әвеслектә хезмәт куя, салам кибәннәрен очлау буенча аннан да җитезрәк һәм остарак кеше булмый.

Гатият ага 1962 елда вафат була. М.Мәһдиев: ”Малайлары сугышта үлеп беткәннәр, бер генә онык та юк“, – дип яза. Әмма язучы аның кече улы Гыйлемхан турында искә алмый. 1927 елгы Гыйлемхан Миңкамал белән гаилә кора, уллары Гайнулла дөньяга килә. Гыйлемхан аганың да, Гайнулла абыйның да тальянда өздереп уйнаганнарын мин үзем дә хәтерлим. Гыйлемхан абый минем әтинең өченче буын туганы да иде әле. Алар аралашып, туганлык җепләрен өзмичә яшәде. Элек кунакка йөрешүләр дә еш иде бит. Ул вакытта мин кечкенә кызчык булсам да, әлеге нурлы йөзле кешеләр хәтеремә нык уелып калган. Кызганыч, бу абзыйлар Гатият аганың һөнәрен дәвам итмәгән. Бабаларыннан калган тегү машинасын Гайнулла абый һәм аның хатыны Әнисә апа саклаган. Әмма Мөхәммәт Мәһдиев:

“Музейга тапшырам, бу бик тә истәлекле тегү машинасы!” – дип, аны хуҗаларыннан сорап алган һәм Гөберчәк авылыннан алып киткән. Кыйммәтле ядкяр музейга барып җиткәнме, анда сакланамы – монысы әлегә безгә мәгълүм түгел.

Тукайга кием теккән машина әле дә текелди.

Революциягә кадәр Казан байларында тегүче булган авылдашларыбыз Һидиятулла Хәйруллин белән Хәлил Хәбибуллин да Габдулла Тукайны яхшы хәтерләп, бу хакта Мөхәммәт Мәһдиевкә сөйләгәннәр. Киң күңелле, балалар яратучы Һидиятулла агай Гөберчәккә кайтып гаилә кора, балалар үстерә. Зур гәүдәле, сакал-мыеклы, кара кысалы күзлек кигән авылдашыбыз Гөберчәкнең тегү артелендә хезмәт итә. Анда яшь һәм тәҗрибәсез хатын-кызларны тегүчелек һөнәренә өйрәтүе мәгълүм.

1891 елда туган Хәлил Хәбибуллин, Казан баенда тегүчелек эшенең бар нечкәлекләренә өйрәнеп, үзенә тегү машинасы сатып ала. Габдулла Тукайга костюм, кепка тегеп бирә ул. Байда эшләп, байтак акча туплый һәм авылга җигүле ат белән кайтып төшә. Репрессия елларында Хәлилгә барлык мал-мөлкәтеннән, аеруча яраткан атыннан, колак кагарга туры килә. Оста тегүче буларак, хуҗалыгы нык, абзары тулы мал-туары була аның. “Син бай кеше, кулак!” – дип, Хәлил Хәбибуллинның Г.Тукайга кием теккән машинасын, хуҗалыгындагы барлык әйберләрен тартып алалар. Хәлил тегү тегеп эшләп алган акчасына яхшы токымлы Әрмәс кушаматлы ат сатып алган була. Аны да колхозга алалар. Бу атны, бик аз гына вакыт колхозга хезмәт иткәннән соң, суялар. Конфискация вакытында өйдә бердәнбер әйбер – кайчы кала. Аны да Хәлилнең хатыны Бибиниса бала имезеп утыра торган утыргычның киез астына яшереп кала. Әлбәттә, ялтырап торган, авыр тимердән эшләнгән кайчы Габдулла Тукайга теккән киемнәрнең материясен кискән кайчы була. Бу кайчы Хәйбиннар гаиләсендә 2010 нчы елларга кадәр саклана. Хәлилнең 1930 нчы елларда алып киткән барлык мал-мөлкәтен дә сатып бетерәләр. Тегү машинасын исә Хәлилнең бертуганы булган

Зәйнәпнең ире Галимулла сатып ала һәм хуҗасына кайтарып бирә. Ә Хәлил машина өчен бурычны киемнәр тегеп түли.

Кызу холыклы, пөхтәлек һәм төгәллекне үз иткән Хәлил зур бер түрәгә кием тегеп бирә. Бераздан аны “югары”га чакыртып алалар. Репрессия еллары була бу. Шулай итеп, Хәлил гаиләсе белән саубуллашып чыгып китә. НКВД вәкиленә тегелгән киемнең җөе дә күренмәгән була. Аны әлеге киемне ничек итеп тегүе хакында сорашырга чакырган булганнар икән!

Талантлы авылдашыбыз бер генә минутны да бушка үткәрми, хатыны Бибинисаны да тегәргә өйрәтә. Үзе ял иткән арада тегү машинасында хатыны эшли. Ике бала тәрбияләп үстерә алар. Балаларга да тегү эшенең бар нечкәлеген өйрәтә Хәлил. Авылдагы тегү артелендә озак еллар оста буларак хезмәт итә ул. Артельдәге күпме хатын-кыз аннан тегүчелек һөнәренә өйрәнде икән?! Бакча эшен дә яратып башкара. Хәлил аганың гомере 1975 елда өзелә. Совет чорында да ислам диненә тугры калып, биш вакыт намаз укыган, азан әйткән мөхтәрәм авылдашыбызның урыны җәннәттә булсын!

Кайчандыр Габдулла Тукайга кием теккән Хәлил абзыйның тегү машинасы бүген дә Хәйбиннар гаиләсендә саклана. Саклана гына түгел, ә һаман да элеккечә үк текелдәп тора. Хәлилдән соң улы Мөхәммәтнур тегүчелек белән шөгыльләнсә, бүген аннан онык һәм оныкчыклары файдалана.

Шунысын да искәртик: Тәскирә Габделкадыйр кызы Хәйбина (1921-2018) – Мөхәммәт Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романындагы герой Асиянең прототибы. Ә Мөхәммәтнур Хәлил улы Хәйбин (1924-2006) – Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган колхозчысы, М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Исәнме, Кәшфи абый!” повестендагы төп геройның прототибы. Оста тегүче һәм механизатор, тракторчылар бригадиры Мөхәммәтнур ага хатыны Тәскирә апа белән җиде бала тәрбияләп үстерде. Хәйбиннар Мәһдиевләр гаиләсе белән дустанә яшәгән. Язучы авылга кайткан вакытта аларга кермичә, хатирәләре белән бүлешмичә китмәгән. Хәтта бер

кайтуында Г.Тукайның шигырьләр китабын бүләк иткән. Кызганыч, язучы аңа култамга куймаган. Бу китап хәзерге көндә М.Мәһдиев музеенда саклана.

Бөек шагыйрь яшәгән чорның оста тегүчесеннән мирас булып калган тегү машинасының Гөберчәктә әле дә халыкка хезмәт итүе безнең өчен зур горурлык! Мөхәммәт Мәһдиев: “Гөберчәк авылы – элек-электән һөнәрчеләр авылы”, – дип язып калдырган. Тегүче авылдашларымның игелекле хезмәтләре моны янә бер мәртәбә раслый.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

 

Тукай геройлары янәшә

7 нче апрель көнне Арчаның 2 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйларга «Г.Тукай геройлары янәшәсендә» исемле театраль чара уздырылды.

Урта Курсада Госман Бакировны искә алдылар

Урта Курса авылы мәдәният йортында фронтовик язучы, укытучы Госман Бакировны искә алу кичәсе булды. Әлеге чарада хезмәттәшебез Шәфигулла Гарипов һәм Гөлүсә Хаҗиева да күргәзмә белән катнашты.

Китапларын бүләк итте

2 апрель – Халыкара балалар китабы көне

 Арча шәһәрендә туып-үскән , “Свет в зеркалах” , “Маленькие городские сказки” китаплары аша әдәбият сөючеләргә таныш булган Олеся Феоктистованы Татарстан Яучылар берлегенә кабул иттеләр.
Бу көннәрдә ул музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булып яңа экспозицияләр һәм күргәзмә белән танышты. Олеся Михайловна музейга үзенең “Вошебная Казань Тылсымлы Казан”, “Демиург, меня создавший” китапларын бүләк итте. Аның бу китапларга тупланган әсәрләрен балалар аеруча яратып укыйлар.

Язучылар корылтаенда  Олеся Феоктистовага  Язучылар берлеге  әгъзасы булуы турында таныклык тапшырганнар. “Зур горурлык хисләре кичердем. Ләкин үземә зур җаваплылык өстәлгәнен дә аңладым. Республикабызның барлык  яучылары алдында кулыма алган бу  таныклык миңа,   сыйфатлы булган, һәркем яратып кабул итә торган әсәрләр иҗат итәргә  кирәклеген искә төшереп торачак”, – диде ул әңгәмә вакытында. Олеся  татар телендә иркенләп сөйләшә, тәрҗемәче буларак та үзен сынап караган, шигырьләр , хикәяләр, әкиятләр  иҗат  итә, аның шигырьләренә җырлар да  языла.

Киләчәктә  Олеся Феоктистова безнең музей  белән даими элемтәдә булыр, музейга килүчеләр  аның  яңа язылган әсәрләре белән  беренчеләрдән булып  танышып  барырлар дип ышанабыз.

Кызык булса, көләбез! (1 апрель – көлке көне уңаеннан)

Беренче апрель шаяру, көлү, бер-береңне алдау көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче, намуслы хезмәте өчен Татарстанның атказанган төзүчесе исеменә лаек булган Рәис Габделхак улы Гайнетдиновның көлкеле хикәяләре, юморескалары тупланган өч китабы басылып чыкты. Аларның исемнәре дә “Елмаеп яшик әле”, “Ышанмасаң, ышан!..”, “Булгандырмы, юктырмы…” дип исемләнгән. Аларда Рәис абыйның төрле җаваплы урыннарда эшләгән вакытта үз башыннан үткәннәре, гаилә хәлләре, дуслары һәм хезмәттәшләре белән булган кызыклы, мавыктыргыч, маҗаралы булган вакыйгалар сүрәтләнгән хикәяләре һәм шигырьләре тупланган.
Без, музей хезмәткәрләре, якташыбыз Рәис абый Гайнетдинов белән даими элемтәдә торабыз. Ул үзенең тормыш юлы турында: “Мин 1939 елның 26 апрелендә Арча районының Иске Төрнәле авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Габделхак, әнием Каймә шул авылдан, ата-анасыз үсеп, ике ятим бергә гаилә корып, дөньяга дүрт бала тудырганнар. Әти 1941 елда Совет Армиясенә алынып, 1942 елда Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалды. Балачагым сугыш һәм аннан соңгы авыр бөлгенлек елларында узды. 1946 елда укый башлап, туган авылда 7 сыйныфны тәмамладым. Җиде чакрым ераклыктагы Урта Пошалым авылына җәяү йөреп, урта белемгә ия булдым. Бер ел Казанда техник училищеда укып, Әлмәт шәһәренең Миңлебай газ эшкәртү заводында компрессорлар машинисты булып эшли башладым. 1959-1962 елларда армия сафларында чик сакчысы хезмәтен башкарып кайткач, шул ук заводта эшемне дәвам итеп, Мәскәү нефть институтының Әлмәт шәһәрендәге кичке факультетын тәмамладым.
1968-1976 елларда Әлмәт шәһәренең “Татспецстрой” трестында инженер, бүлек җитәкчесе, идарә башлыгы урынбасары, “Строймеханизация” трестының партком секретаре хезмәтен башкардым. 1976-1983 елларда Коммунистлар партиясенең Әлмәт шәһәр комитетында бүлек мөдире һәм икенче секретарь вазифаларын башкардым. 1983 елдан “Татнефть” берләшмәсенең Әлмәт автомобиль юллары идарәсен җитәкләдем, 1999 елдан – лаеклы ялда. Хатыным Илкинә белән 55 ел бергә гомер кичереп, Радик һәм Рамил атлы ике малай үстердек. Алар югары белем алып,үз гаиләләрен корып, безгә 6 онык, ике оныкчык бүләк иттеләр инде. Хәзерге көндә шулар өчен куанып яшибез.
Кече яшьтән үк иң яраткан шөгыльләремнең берсе шигырьләр, хикәяләр, юморескалар язу булды. Дүртенче сыйныфта укыганда ук “Коммунизм юлы” дип аталган беренче шигырем Арча районы гәзитендә басылды. Күп язмаларым шәһәр һәм республикабыз гәзит-журналларында, бигрәк тә сатира һәм юмор журналы “Чаян”да басылып, еш кына радио аша укылып киләләр. 2009 елда “Ышанмасаң, ышан” дип аталган сатира һәм юмордан торган беренче китабым, аннан соң башкалары дөнья күрде”, – дип горурланып сөйләде.


Якташыбызның “Беренче апрельдә – ышанма беркемгә!” хикәясе беренче апрельдә уза торган көлке көненә багышланган. Әйдәгез, бергәләп танышыйк әле:
Балачактан ук бик алдакчы булдым мин, Ходайның хикмәте! Дус-иш малайларны алдалап, яраткан уеннарыннан аерып, өйләренә кайтару, дәрес әзерләми килгәч, әнием авырып китте, төне буе аны саклап чыктым, дип укытучы апаларны алдау дисеңме – берсе дә калмады миннән. Шуның аркасында үземә дә еш кына эләгә иде эләгүен. Бу колакларымның әрекмән яфраклары кебек тырпаешып торулары – нәкъ шуның нәтиҗәсе дә инде.
Иң яратканым – беренче апрель көнне алдау булды. Чөнки ул көнне алдаган өчен беркем дә рәнҗеми һәм колагыңны борырга да тотынмый.
Чир китә, гадәт кала, дигән борынгылар. Шул алдау гадәтемнән мин гомерем буе котыла алмадым гына бит, чурту, каныма сеңеп калгандыр инде, күрәсең.
Казансу буенда туып үскәнгәме, җәен дә, кышын да балык тотарга яратам мин. Миннән күреп, тора-бара дустым Ибрай да бик хирыс балыкчы булып китте. Эштән бушаган араларда, ял көннәрендә аның белән таңнан торып балыкка китәбез…
Онытып ук җибәрә язганмын, сүз башлавым беренче апрель турында бит әле. Узган ел нәкъ шул апрель башы көнне төшке аш тирәләрендә өйгә кайтып килгәндә, артымнан Ибрай куып җитте. Бераз хәл-әхвәл сораштыргалап барганнан соң, ул:
– Кара әле, Харис дус, синең бүрегеңә бихисап балык тәңкәләре кунган, әллә аның белән тоткансың инде? – ди. Ә күзләре май ашаган мәченеке кебек ялтырыйлар тегенең.
Үзем дә иртәдән бирле кемне генә алдарга бүген дип баш ватып йөргәнгә, аның хәйләсен тиз аңлап алдым һәм, берни булмагандай, бүрекне салып, тезгә бәреп каккалаган булдым да:
– Әйе шул, иртән сине уятырга кыенсынып, үзем генә балыкка киткән идем. Әй, чуртаннар котырган бүген, малай, чүпләдем генә инде үзләрен. Әмма бер зәһәре эләкте, мин сиңа әйтим, чокырчыктан өстерәп чыгаруга сикергәли генә бит, каһәр, кармактан да ычкындырттырмый азаплады.
Кулны тешләмәгәе дип, бүрек аркылы башын кысып тотып, авызын ачтыргач кына көчкә кармактан ычкындырдым, шуның тәңкәләре ябышып калгандыр инде, тәгаен. Әйдә, безгә сугылыйк, шул уңайдан бер-икесен үзеңә алып китәрсең, дигән булам.
Бу әкиятне тыңлап бетергәндә Ибрай күзгә күренеп төскә үзгәрде, сөйләгәндә тотлыга ук башлады, бичара. «Малай, сине күргәч, оныта язганмын бит, хатын кибеткә җибәргән иде, өйдә бер кабарлык ипи заты да калмаган”, диде дә, тиз генә кире борылып, корт чаккан кешедәй кабалана-кабалана, тыкрыкка кереп күздән югалды.
Кояш баер алдыннан Казансу ягына күз салсам, анда таныш шәүләнең бозга каткан сыман селкенми дә утыруын күреп, кызганып та куйдым мескенкәйне.
Мине алдарга ниятләнеп, үзең ныграк алдандың түгелме соң, Ибрай дус.
Беренче апрель хакына гына, зинһар, гафу итә күр инде үземне. Теге сиңа тоттырмаган чуртаннарга миннән күптин-күп сәламнәр тапшыр, яме!

***

Бу юмористик хикәясе аша Якташыбыз Рәис абый Гайнетдинов бүген бер-беребезне ничек шаяртырга кирәклеген аңлатып биргән. Аның һәрбер язмасы, шигырьләре шундый кызыклы, шаяртуларга бик бай.
Беренче апрель ел да кабатлана, һәрберебез узган елда кемне шаяртканын, чынлап торып алдаганын искә төшереп көлеп алабыз. Быел кемне алдарга дип планнар корабыз, ләкин үзебезнең алданганны сизми дә калабыз.Тормышта кызык хәлләр булып торсын, Рәис абый Гайнетдинов кебек якташларыбыз аларны безгә җиткереп барсыннар. Ә без кызык булса, укыйбыз да көләбез, әйе, көләбез дә көләбез.

Гости в музее

Гости нашего музея — генеральный директор УК «Август-Агро» Галяутдинов Айдар Фоатович, генеральный директор  ООО «ТехноАрск» Гатауллин Назип Набиуллович и начальник УСХиП в Арском муниципальном районе Гатиятов Ренат Мансурович ознакомились с экспозицией и историей Арского края.

Гости в музее

Гости нашего музея — генеральный директор УК «Август-Агро» Галяутдинов Айдар Фоатович, генеральный директор  ООО «ТехноАрск» Гатауллин Назип Набиуллович и начальник УСХиП в Арском муниципальном районе Гатиятов Ренат Мансурович ознакомились с экспозицией и историей Арского края

«Твои защитники».

Сегодня в рамках проекта «Детство,окровавленное войной» для воспитанников Центра развития ребенка — детский сад № 4 была организована беседа на тему «Твои защитники».

Якташыбыз Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь

26 март көнне Арча районы мәдәният йортында районыбызның Курса Почмак авылында туып-үскән Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе булды. Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле катнашында Шамил абый үзе һәм кызы, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова халкыбызның моңлы җырларын башкардылар. Арча районы үзешчәннәре дә юбилярга багышлап җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Бәйрәмгә килүче һәркем “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре оештырган күргәзмәне кызыксынып карадылар. Анда  Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗатын күрсәтүче кызыклы экспонатлар куелган иде. Җырчы үзе дә күргәзмәне карап соклануын әйтте, күргәзмәне оештырган һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде.

                                                                                   Шәфигулла Гарипов

Фәнис Зыялы белән очрашу

Музеебызда Төркиядә яшәүче якташыбыз, шагыйрь, юрист Фәнис Зыялы белән очрашу булды.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика