Сабыр холыклы Миңзифа

Галәветдинова (Йосыпова) Миңзифа Йосыф кызы 1913 елда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында ишле балалы гади крестьян гаиләсендә туа. Кызганыч, тормыш авырлыгы белән Миңзифага белем алырга туры килми. Яшьтәшләре белән уйнап үскән сылу гәүдәле кыз заманның төрле вакыйгаларының шаһите була. 1935 елда авыл егете Галиәхмәткә кияүгә чыга. Кызы туа. 1939 елда аны мәҗбүри рәвештә авылдан Казандагы хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башланганда да ул заводта эшләвен дәвам итә. Өч яшьлек кызын, Сәлияне кайнанасы Майҗамал карый. 1944 елга кадәр Миңзифа шул заводта бил бөгә. Икенче баласына авырлы килеш тә хәрби заводта эшләвен дәвам итә. Ләкин ире Галиәхмәт аны барып алып кайта. Авылдан кайберәүләрнең көнчесе киләме, әллә башка мәсьәлә килеп чыгамы, аның өстеннән шикаять язалар. Янәсе, Миңзифа заводтан качып кайткан. Авырлы хатынны төрмәгә алып китәләр. Бераз вакыттан соң белемле, алдынгы карашлы, дөнья гизгән Галиәхмәте артыннан йөреп, хатынының документларын күрсәтеп, алып кайта, озак тормый Миңзифаның Илсуры туа. Кешелекле, сабыр, әдәпле, гайбәт сөйләргә яратмаучы, ярдәмчел, йомшак күңелле татар халкының гореф-гадәтләрен саклаган Миңзифа Нурислам, Илдарны дөньяга китерә. Колхозда төрле эштә намус белән эшли. Үз вакытында белем ала алмаса да, хәтердән догалар өйрәнә, өендә Коръән китабын саклый. Ак яулыклы Миңзифа Йосыф кызы 1999 елның 22 декабрендә вафат була. Балалары әниләре рухына дога кыла, һәрвакыт ул өйрәткәнчә яшиләр.

Халидә Габидуллина

Авылдашыбыз Миңлебәдәр

1909 елда туган Гайфуллина Миңлебәдәр Хәбибулла кызы Гөберчәк авылында абыстайда белем ала. Белем алырга теләүчеләр утын яки күпмедер икмәк алып килергә тиеш булган чорда, мөмкинлегеннән чыгып, кечкенә Миңлебәдәр дә мәдрәсәгә алып килгән ул утын кисәкләрен, укырга-язарга өйрәнгән, Коръән укыган. Беренче Бөек Ватан, Гражданнар сугышы, колхозлар оешу чорларының шаһиты булган кыз тормыш кануннары белән үсә. Тырышлык, әдәп-әхлак тәрбиясе алган Миңлебәдәр чибәрлеге, үткенлеге, җор теллелеге белән яшьтәшләре арасында хөрмәт казана.

Сылу гәүдәле, чибәр, озын толымлы кыз авыл егете Габдрахманга кияүгә чыгып, балалар тудыра. Миңлебәдәрнең ире бик тә моңлы кеше була. Һәрвакыт үзе җырлар тудырып, аны эш барышында җырларга ярата.

1940 елның урак өсте җитә. Өченче баласын табар вакыты җиткән хатынны колхоз бригадиры мәҗбүриләп кырга эшкә җибәрә. Авырлы хатын басуга бара. Бераз эшләгәч, күктә кап-кара болыт килә. Ул арада Миңлебәдәрнең тулгагы башлана. Уракчы хатыннар тиз генә көлтәләрдән шалаш коралар. Ишеп яңгыр ява башлый, шулчак Миңлебәдәр улы Габдразакны тудыра. Авылдан ире озын арба тартып килеп җитә һәм яңгыр бераз тыелгач, хатыны белән улын арбага утыртып, авылга алып кайтып китә. Иркәләнеп ята торган чор түгел, Миңлебәдәр бераздан күкрәк баласын арбага салып, кабат кырга эшкә йөри. Кайвакыт өлкән балалары арба тартып, энеләрен имезергә басуга алып килә торган булганнар.

Тыныч тормышта балалар үстереп яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Миңлебәдәр ирен фронтка беренче көннәреннән үк озата. Үзе өч бала белән кала. Ике арада хатлар йөри башлый, ләкин Габдрахманы көчле бәрелеш вакытында каты ярала һәм озак вакыт госпитальдә ята: бер як җилкәсе яралана, борыны чәрдәкләнә, бер күзсез кала.  Габдрахман дәвалангач, авылга кайта. Озак та үтми Миңлебәдәрнең ирен кабат фронтка алалар. Снарядлар яңгыры астында калган Габдрахман кабат яралана: бөтен эчәгеләре чыгып бетә. Госпитальдә Габдрахманны йөрерлек итеп дәвалыйлар, ләкин хәле бик тиз бетә торган булып кала. Өенә кайтарылгач, урманчылык эшенә урнаша. Хәлсезлеге көчле булу, аңа урманда эшләргә дә мөмкинлек тудырмый. Миңлебәдәр ире исеменнән урманда эшли башлый. Көчле рухлы, батыр йөрәкле хатын кабат өч балага гомер бирә. Сугыш тәмамлангач, тыныч тормышта матур гына яшисе урынга берничә операция кичергән, сугыштан алган яраларыннан Габдрахман алты баласын, хатынын калдырып, бу дөньядан китеп бара. Шул чорда Миңлебәдәрнең абзарындагы сыеры егылып үлә. Иске йортта итәк тулы бала белән калган тол хатынның йөрәге ничек түзде икән? Мөгаен, сабырлыгы чиксез булгандыр. Сабырлык хатынны көчле рухлы, үз-үзеңә таянып яшәргә, бирешмәскә өйрәтә. Тегү, бәйләү эшенә оста булган Миңлебәдәр, төн эчендә балаларына я күлмәк тегә, я булмаса оекбаш-бияләй бәйләп куя. Хәтта балаларына итек тә басып киертә. Эш белән кайгысын баса.

Кул арасына керә башлаган балалары белән хуҗалык эшен алып барган Миңлебәдәр тырышлыгы белән “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә дә лаек була. Улы буй җиткереп, урманчы булып эшли башлый. Иске йортны яңартасы килү теләге белән яшәгән гаилә күпмедер дәрәҗәдә уңышларга ирешә: Габдразагы хезмәт хакына буралык агач әзерли. Агачларны буралап өй иткәнче күпме акча кирәклеген күз алдына китерүе дә авыр булган чорда Габдразак, ике дә уйлап тормыйча, Себер якларына акча эшләргә чыгып китә. Җитәрлек акча хәстәрләгәч, Миңлебәдәрнең улыннан хәбәр килә: “Акча тупладым, озак тормыйча кайтырга чыгам”, – ди ул. Ләкин ай үтә, Миңлебәдәрнең улы күренми. Күпмедер вакыттан соң улының үле хәбәре килә. Тол хатынның аяк астында җир убыла, төп таянычы, гаиләдә бердәнбер ир кешенең үлүе ананы аяктан ега. Ләкин тормыш йөген тарту, кеше рәтеннән бару егылган җирдән тору максатын алга китереп куя. Шуңа күрә Миңлебәдәр бөтен көчен йодрыгына төйнәп, язмышына буйсынып, тормыш арбасына кабат җигелә. Гөлнәзирәсен урманчы итеп урнаштыра. Бура хәстәрләп, өй күтәрәләр. Кызы урманчылыкта унҗиде ел хезмәт куя.

Улы үлгәч, Миңлебәдәр йөрәк пәрасен күздә тотып, җырлар чыгара. Кайгысына түзәрлеге калмаганда өй артындагы шомырт төбенә утырып:

Кашымның карасына,

Кер кунган арасына.

Казлар да бит кыйгак диеп

Кычкыра баласына, – дип елый-елый җырлый торган була. Бала кайгысы кичергән ана соңгы сулышына кадәр җыр-моң белән бергә яши.

Акыл белән эш йөртергә өйрәнгән хатын балаларын хезмәт белән тәрбияли. Тәрбия дилбегәсен нык тота. “Эшләгәнегез миңа булса, өйрәнгәнегез үзегезгә була”, – дип, киләчәк өчен тәрбия орлыкларын салып куя. Һәм билгеле, кызлары берсеннән-берсе тырыш, уңган, чибәр булып өлгереп җитәләр. Мәдинәсе авыл егетенә кияүгә чыгып колхозда, Нурзидәсе Арча педагогия училищесын тәмамлап, гомер буе укытучы булып эшли. Гөлнәзирәсе ирләр хезмәтеннән дә чирканып тормый, кулга тоткан эшен кешегә тапшырмый. Казан шәһәрендә яшәп эшләгән Бөрлидәсе дә гомер буе авыр хезмәт башкара, Рузалиясе озак еллар урманчылыкта эшли.

Миңлебәдәр кайбер авылдашлары өчен киңәшче дә, төпле фикер иясе дә була. Киңәш сорап килгәннәрне бервакыт та борып җибәрми. Җор телле, кара озын чәчле хатын ризыкларны тәмле итеп пешерә, Коръән укый, ураза тота, намазын калдырмый. Кыскасы, мәдрәсәдә гарәпчә язарга-укырга өйрәнгән Миңлебәдәр һәрвакыт үлгәннәр рухына дога кылып, гореф-гадәтләрне саклап яши. Бакчасында җиләк-җимеш үстереп, абзарында маллар асрый. Өч ел урын өстендә авырып ятканда кызы Рузалиягә башыннан кичкән вакыйгаларны бөртекләп сөйли, иренең яратып башкарган җырларын, Ясинны аерым дәфтәргә яздырып куя.

Сүзен өзеп әйтә, төгәллек белән эшен башкара һәм һәрвакыт үз-үзен яклап намуслы хезмәт юлы үтә Миңлебәдәр апа. Сугыш чорында, аннан соңгы торгынлык елларындагы фидакарь хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан, илебез, халкыбыз өчен игелекле балалар тәрбияләгән авылдашларыбызның берсе ул.

Халидә Габидуллина,

Безнең Гөлзадәбез – моңнар чишмәсе

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН

#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

#МЫВМЕСТЕ

# БЕЗБЕРГӘ                                                                                                                                                                                       

 Шекә җырын җырлап,

Төрле илләр гиздем

                                                                                                                              Туган җирнең моңын

                                                                                                                             Мәрҗән итеп тездем.

Бүген, 8 сентябрь көнне, районыбызның Шекә авылында туып-үскән, республикабызның Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне. Ул Арча төбәгенең горурлыгы, аның башкаруында “Арча гимны” безнең районыбызның данын республикада гына түгел, бөтендөнья татарларына да таныта, аның бер концерты да бу җырдан башка узмый. Гөлзадә Гомәр кызы башкаруында халкыбызның  “Арча”, “Туган авылым”, “Кара урман”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Сибелгән татар” һәм башка җырларын дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләребез яратып тыңлыйлар. Якташыбызның сәхнә костюмнары тамашачыда соклану хисләре уята, ул алар аша да яшьләребездә милли киемнәргә мәхәббәт тәрбияли. Нәфис сүз остасы буларак та аның уңышлары бәяләп бетергесез.

Гөлзадә Сафиуллинаның балалар белән эшләү тәҗрибәсе бик күпләргә үрнәк булып тора. Төрле яшьтәге балалар ул оештырган фестивальләр аша сәхнәдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәнәләр, аның үз чыгышларында да балалар өчен язылган җырлар бик күп.

Якташыбыз туган авылы Шекәдә, Шушмабаш сабантуйларында, районда уза торган төрле очрашуларда актив катнаша, Казан шәһәрендә була торган “Арча якташлыгы” җәмгыяте очрашуларын оештыруга зур ярдәм итә.

“Туган авылдан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәләргә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз.”, – дип яза ул “Шекә пәриләре комнан бау ишә” дигән китабында. Гөлзадә апа Сафиуллина татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, аның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерү өчен җан атып яшәүче  зыялы шәхес. Без якташыбызга ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез, киләчәктә дә матур җырлар көтәбез.

      “Казан арты” тарих – этнография музее

 директор урынбасары  Шәфигулла Гарипов

Бер уч ашлык өчен – төрмә.

Әсхиева Өммикамал Галәветдин кызы 1901 елда хәзерге Арча районы Сикертән авылында сигез балалы крестьян гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә гарәпчә укырга-язарга өйрәнә, дин кануннарын күңеленә сеңдерә. Билгесез кешеләр кызның әтисен Чуриле юлында үтереп китәләр. Гаиләдә иң олы бала буларак, Өммикамал әнисе Майтап белән яшьли тормыш арбасына җигелә. Сылу гәүдәле чибәр кыз Гөберчәк авылы егете Әсхәдуллага кияүгә чыга. Ләкин кыз ярлы гаиләгә килеп кергәч, янә авырлыклар алдында кала: көндәлек ашау, кием-салым юнәтү, хуҗалык эшен алып бару. Җитмәсә 1921 елгы ачлык елы өстәлә. Нәкъ шул елны беренче сабые Хөрмәтулласы дөньяга килә. Кайнатасы Әсхи ачлыктан үлеп китә. Көндәлек тормышны алып бару өчен гаилә такта яру эше белән шөгыльләнә, Әсхәдулласы чабата ясый. Шуларны базарга алып барып сату эше белән шөгыльләнә. Базарга барганда язгы ташуларда калу, такталары суга агып китеп, юеш киемнәр белән кире кайту эзсез үтми, киләчәктә Өммикамал ундүрт ел аяксыз килеш урын өстендә ята. Әсхәдулласы да бик яшьли йөрәк авыруыннан үлеп китә. Сигез бала тапкан Өммикамалның Бөек Ватан сугышында олы улы һәлак була. Кул арасына кереп, хуҗалык эшләрендәге төп терәге булган Нурулла (1927), Гыйльмулла (1929), Мөхәммәт (1931), Равил (1936) һәм кызы Минзада (1942) аның өчен яшәргә көч бирә, рух өсти. Фәкыйрьлек белән яшәгән Өммикамал бик таләпчән, кырыс, диндар хатын була. Балаларын ашату өчен яшереп кенә алган бер уч ашлык белән тотылып, төрмәгә утыртырга дигәндә милициядә эшләүче бертуган энесе Мөхәммәтдин аны йолып алып кала. “Алты баланы кем кулына калдырасыз, ирсез килеш тормыш йөген тартучы хатын бит ул”, – дип вәзгыятьне аңлата ул власть кешеләренә. Тормыш михнәтләре Өммикамалны һәрнәрсәгә сакчыл карарга, чама хисен югалтмаска, булганның кадерен белергә өйрәтә. Дин кануннары белән яшәгән хатын намаз укый, уразасын калдырмый, гореф-гадәтләрне балаларына, хәтта оныкларына да өйрәтә. Аяксыз килеш авырып ятса да, күзе яхшы күрә, күзлексез энә саплый, дини китаплар укый. Мунча миллеген оста бәйли, оныкларына бер бөртек икмәкне җиргә төшертми һәм ипигә карата кадер-хөрмәтнең нинди югарылыкта булуын аңлата. 2 яшьлек кызы Гыйззи күз тиюдән, ә биш яшьлек Рәйсәсе кызамык авыруыннан вафат булса да, ул төшенкелеккә бирелми, кайгы-хәсрәтен һәрчак эш белән баса, сабырлык белән көчле рухлы булуын раслый. Авылдашларын кирәк чакта догалары белән өшкереп дәвалый, төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Күпне күргән Өммикамал килене Фирдәүсә, улы Равил һәм оныклары тәрбиясендә кадәрле һәм ак яулыклы әни, әби булып 1985 елга кадәр яши. Аның рухын оныклары, оныкчыклары саклый, киңәшләрен истә тотып, догаларыннан калдырмыйча яшиләр.

Халидә Габидуллина

Гармунчы егет

Сәгыйдуллин Саяр Сәгыйдулла улы 1936 елда дөньяга килә. Әнисе Гыйльмениса иреннән аерылып туган авылына кайтып урнаша һәм Саярны ялгызы үстерә. Гөберчәкнең башлангыч мәктәбендә,  җидееллык белемне Сикертәндә ала. Кечкенәдән әнисенә ярдәм итеп үскән, ирләр эшенә үзлегеннән яки күрше-тирә абыйларыннан күреп өйрәнгән егет балта остасына әйләнә. Сугыш башланганда биш яшьлек булган Саяр әнисенә ияреп басуга йөри. Бераз үсә төшкәч, урак вакытында кырда башак җыеп, көлтәләр ташый. Кечкенәдән авыл атлары янына “кунак”ка йөргән малай 1950 елда Иваново шәһәренә урман кисәргә бара. Анда ул агачларны урманнан ат белән ташый. Уңган, сер бирергә яратмаган авылдашыбыз бик матур итеп җырлаган, гармунда уйнаган. Шул сәләтләре белән авыл кызы Фәвияне үзенә караткан да инде. Алты ел аның белән очрашып йөреп, армия хезмәтеннән кайткач, өйләнә. Алты балага гомер бирә. Гармунын кулыннан төшермәгән Саяр ага балаларын уйнап биетергә яраткан. Моңлы кеше булган ул. Әтисез үтелгән гомер, тормыш авырлыгы да аның моңлылыгына нигез булгандыр. Казанга барып, шоферлыкка укып кайта һәм кулына документ алган көннән колхозда шофер булып егерме дүрт ел эшли. Эшләү дәверендә нинди генә авырлыклар белән очрашмаган да, никадәр юл үтмәгән. Саяр ага һәрчак өстәлдә мул ризык торуын яраткан, авыр елларда да сыерын бетермәгән, хуҗалыгын ныгыткан. Сөт һәм каймакны үз иткән авылдашыбыз балаларын укытып, дөрес тәрбия бирә, аларны хезмәт белән тәрбияли. Балалары башлы-күзле булып, һәркайсы үз оясын кора. Оныклар туып, матур гына эшләп, яшәп ятканда Саяр Сәгыйдуллинга инсульт була. Тугыз ел урын өстендә ята. Хатыны, балалары тәрбиясендә була ул. Кызганыч, үлем сорап килми, Саяр абый 2000 елның 20 июлендә вафат була. Хатыны Фәвия апа тигез тормыш чорын сагынып яши, истәлекләре белән бүлешә, ире рухына көн дә дога кыла.

Халидә Габидуллина

Биш малай әтисе

Хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында 1907 елның 12 декабрендә Гафар исемле малай туа. Гади авыл малае өч ел мәдрәсәдә гарәпчә белем ала. Гөберчәк халкы элек-электән урман эше белән яшәгән. Шуңа күрә Гафар да кечкенәдән такта яру һөнәренә өйрәнеп, үскәч, шул эш белән шөгыльләнә, балта остасы, итекче булып өлгерә. Хәтта читкә чыгып, итек баса, аз булса да гаиләгә керем алып кайта. Армия хезмәте үтә. 1934 елда Фагыйлә исемле Кече Төрнәле кызына өйләнә. Матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елда Гафар Гарипов фронтка китә. 1944 елда каты яраланып, бер тәүлек кар астында ята. Иптәшләре табып, госпитальгә озата. Дәвалангач, яраксызлык кәгазе белән өенә кайтарыла. Биш малай тәрбияләп үстерә. Үрнәк пекарнясында берничә ел икмәк пешерә. Ул урман эшендә булган кеше: урман чистарткан, печән чапкан, агач кискән. Колхозда балта остасы булып эшләгән. Кирәк чакта авылдашларына да булышкан. Җор телле, кече күңелле авылдашыбыз балаларны нык яраткан. Тыныч холыклы, эшчән, сабыр, уен-көлке сөйләшкән Гафар Гарипов балаларын да хезмәт белән тәрбияли. Аз сүзле, ләкин гаделлеге белән тирә-яктагыларның хөрмәтен казанган Гафар ага оста тегүче дә булган. Хуҗалык кирәк-яракларын тиз арада теккән. Өлкәнәйгәч тә башыннан эшләпәсен салмаган сугыш ветераны күрше-күлән белән дус-тату яшәгән, кеше күңелен күтәрүдән үзенә ләззәт алган. Хуҗалыгында мал-туар асрап, Гафар ага улларының гаилә корып, балалар үстерүенә сөенеп яшәгән. Ул 1987 елның 30 апрелендә вафат була. Гафар Гариповның биш малае да тәртипле һәм тырыш булып, әтиләре үрнәгендә намуслы хезмәт юлы үтеп, мул тормышта яшиләр һәм һәрчак аның турындагы истәлекләре белән бүлешәләр. Авылдашыбызның фашистларга каршы батырларча көрәшеп, сугыштан соңгы торгынлык елларындагы фидакарь хезмәте яшь буынга үрнәк, балаларына, онык-оныкчыкларына зур горурлык булып тора.

Халидә Габидуллина

Сугыш чоры баласы

Сәгыйдуллина Фәвия Сәгыйть кызы хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында 1936 елның 8 декабрендә гади колхозчы гаиләсендә ишле балалы гаиләдә туа. Кечкенәдән абый-апалары янында хуҗалык эшләрен күреп, өйрәнеп үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда кызга бары биш яшь була. Ул әле дә әтисен сугышка озаткан вакытны хәтерли: “Әти мине җитәкләп, энем Фиргатьне кулына күтәреп авыл башына кадәр бардык. Ул елларда кияргә хәтта кием дә юк иде. Бер бияләйне апам белән чиратлап кидек. Әни белән чабагач белән ашлык суктык, өлкән туганнарым кырда башак җыйды. Хәтта чүп үләне дә җирдә калмый иде. Нәрсә бар, шуны ашадык. Сугыш чорында фронтка дип малларны да җыйдылар, салым дигән каһәрне керттеләр. Йорттагы соңгы малыңны яки йон, ит, май, йомырка да җыйдылар. Болай да халыкка ашарга юк заман. Аның өстенә салым белән кешене тилмерттеләр. Сугыш беткәнлекне башлангыч мәктәптә ишеттек. Мине 9 яшемнән генә мәктәпкә алдылар. Чөнки ни кием, ни укырга китап юк заман”, — дип яшь аралаш сөйли сугыш чоры баласы. Башлангыч белемне Гөберчәк авылында ала. Алтынчы класска укырга баргач, абыйсы Казанга бала карарга алып китә. Шулай итеп, мәктәптә белем алу туктатыла. Әтисе итекче булгач, кичен гел йон язган Фәвия 1955 елда Иваново шәһәрендә айлар буе урман кисү эшендә була. Көзен киткән авылдашларының унбере белән  фатирда яши ул. Урманнан лычма су булып эшләп кайткан егет-кызлар яшьлекләре белән авырлыкларга баш имиләр, күтәренке күңел белән, төшенкелеккә бирешмичә эшлиләр. Аннан кайткач, Югары фермада сыер сава. Андагы кул хезмәте дә куркытмый аны. Кичен шаулатып клубка җыелалар, тузан туздырып бииләр, уеннар оештыралар. Алты ел буе очрашкан сөеклесе Саяр белән 1962 елда гаилә корып, алты бала үстерә. Колхозда бозаулар да карый, авылдашы Суфия Хәсәнова белән ике ел буе атларга су җылыту эшен дә башкара. Хәтта апайсы урынына бозау көтүе көтә. Тәрәзә саен яран гөлләр үстергән, төрле догалар укыган, намазын калдырмаган Фәвия апа Сәгыйдуллина хатирәләр белән яши. Сугыш чорындагы ачлык, юклык, сугыштан соңгы торгынлык еллары чорын үз күзе белән күреп, язын шытып чыккан үләннәр җыеп ашаган, черек бәрәңге тапса, куанган чорларын исенә төшерә ул. “Хәзер бик рәхәт яшибез. Дөньялар гына тыныч, күкләр аяз булсын”, — дип, теләкләр тели сугыш чоры баласы.

Халидә Габидуллина

Көчле рухлы сугыш чоры баласы

Әсхәдуллин Гыйльмулла Әсхәдулла улы 1929 елның 24 маенда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында ишле балалы, бик ярлы гаиләдә дөньяга килә. Дини белемле әнисе Өммикамал зур тырышлык белән (ире белән такта ярып, чабата үреп базарда сата) балаларын ачлыктан саклап кала. Гыйльмулланың әтисе бик яшь килеш йөрәк авыруыннан үлеп китә. Ул булачак язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бер класста укый. Йортта кечкенә сеңлесеннән башка кыз туганы булмау сәбәпле, малай һәр эшкә намус белән карый, теләсә нинди хезмәтне авырсынмыйча башкара. Тормышлары авыр булуга карамастан, Гыйльмулла көр күңелле, кешелекле, тәртипле булып үсә. Бөек Ватан сугышында бертуган абыйсы Хөрмәтулла һәлак була. Гыйльмулла яшьтәшләре белән яздан көзгә кадәр басуда җир тырмалап, ындырга көлтәләр ташый, кышын кар тотып, тимурчылык эше белән шөгыльләнә. 1947-1950 елларда армия сафында хезмәт итә. Хезмәттән чыныгып, егәр егет булып өлгереп кайта. Кайткач, колхозга эшкә кала һәм бригадир итеп билгеләнә. Пөхтә, чиста, төгәл, кырыс, ләкин гадел Гыйльмулла һәр эшнең җиренә җиткерелеп эшләвенә ирешә һәм кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. 1965-1980 еллар аралыгында ферма мөдире булып эшли. Фермада эшләгән вакытта коллективны нык тота, эш күрсәткечләрен югары күтәрә. 1953 елда бер балалы Галия исемле хатынга өйләнә. Галиясенең кызы Мәдинәне бик тә ярата, аның көеннән торып, күңелен күрә белә. Оныгы тугач та, аны кулыннан төшерми, уйный, сөя, ярата. Бала җанлы, кече күңелле, көчле рухлы Гыйльмулла йорт-җирен чиста тота, хатыны Галиядән дә шуны таләп итә, маллар асрый, өр-яңа йорт салып чыга. Үзе балта остасы буларак, авылдашларына да ярдәм күрсәтә. Төгәллек өчен дип ясаган аерым таягы булып, хәтта утын әрдәнәсен дә шуның белән тигез итеп өеп куя. Бу кешенең сәнгати яктан иҗади сәләте турында сөйли. Урманның аерым урыннарында печән чаба, гомумән алганда, ул урманны нык ярата. Шунда ялгызы калып, урман белән серләшә. Ферма мөдире булып эшләгәндә эшчеләрне кирәк икән ачулана, кирәксә, яклап чыга белә. Кешегә ышанычы зур була һәм эшләгән кешене хөрмәт итә, коммунистик законнар белән яши. Кызганыч, бик яшьли 1984 елның 11 сентябрендә инфаркттан үлеп китә. М.Мәһдиев әсәрендә 5 малай, 1 кыз дип шушы гаилә турында яза: Хөрмәтулла, Нурулла, Гыйльмулла, Мөхәммәт, Равил, Минзада. Язучы сыйныфташы турында бары җылы фикердә булуын гына ассызыклый. Бүгенге көндә Гыйльмулла Әсхәдуллинның нигезе калмаса да, аның кызы, оныгы, оныкчыклары, туганнары бар. Алар күңелендә ул бары якты эз калдырган кеше. Халидә Габидуллина

#диктантпобеды.рф

Экстремизмга, терроризмга-юк!

“Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре укучыларга “Экстремизмга, терроризмга-юк!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Үсеп килүче яшь буынга иминлек мәсәләсен аңлату безнең зур бурычыбыз. Барыбызның да теләгебез бер-халыклар дус яшәсен, дөньялар тыныч булсын!

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика