Фән докторы бездә кунакта

17 август көнне музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә районыбызның Урта Бирәзә авылында туып-үскән якташыбыз, филология фәннәре докторы Нуриев Гаптрәүф Салих улы килде. Без аның белән сәхнә теле турында булган фәнни хезмәтләре, туган телебезне саклауда татар театрының әһәмияте турында фикер алыштык. “Татарның милли теле бары тик гаилә, мәктәпләр, дин һәм театр исәбенә бүгенге көнгә кадәр сакланган. 2002 елдан фәнни хезмәтләрне яклау да бары тик рус телендә генә алып барыла башлады. Мин докторлык диссертациямне дә татар телендә яклаган идем әле. Менә шулай итеп, телебезгә карата игътибар кими барган кебек. Мин үзем укыта торган фән аша яшьләргә сәхнәдә саф татар телендә сөйләшү күнекмәләрен булдыру өчен зур тырышлык куям. Минем китапларым киләчәк буыннарга ярдәм итәр”, – диде Гаптрәүф Нуриев.

Без кунагыбызга  районыбызда туып-үскән, төрле елларда театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән актерлар, драматурглар, режиссерлар турында мәгълүматлар тупланган “Сәхнәдә, сәхнәдә…” дип исемләнгән китап бүләк иттек. Гаптрәүф Салих улы анда үзенең тормыш юлы һәм фәнни иҗаты турында язылган “Сәхнә теле остасы” дигән мәкаләне күреп бик шатланды һәм рәхмәтен җиткерде.

Шәфигулла Гарипов

Су буенда учак яна

                                                          Август ае – җәй ахыры,

                                                    Ә көзнең инде башы.

                                                        Сүрелә башлый, сүрелә

                                                            Алтын таҗ – җәй кояшы.

                                                                               Йолдызлы келәм эчендә

                                                                               Асыл таштай тулган ай!

                                                                                         Август – айларның патшасы!

                                                                                    Август ул – мин туган ай…

 

Районыбызның Ашытбаш авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь, бик күп җырлар авторы Наил Касыйм 1955 елның 18 августында туган һәм олы юбилеен билгеләп үтә, Наил Васыйл улы Касыймовка 65 яшь. Аны  белмәгән кеше бик сирәктер, ул халкыбызга берсеннән-берсе матур җырлары белән танылды. “Наил Касыймның нинди җырларын беләсез?”, – дигән сорауга, һәркем беренче итеп “Су буенда учак яна” җырын атый һәи сүзләрен яттан сөйли дә башлый.

Су буенда учак яна,

Кем кабызган ул учакны

Төшсәм әгәр су буена

  Табармын күк бала чакны!

      Барыбызга да билгеле булган бу җырны Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина башкара, ә көен Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов язган.

Билгеле булганча, быел  хәбәрләшү күбрәк телефон һәм интернет аша бара. Наил Касыйм белән  телефон аша  сөйләшү вакытында: ”Без әле тормыш иптәшем Гөлсинәнең туган ягы Чирмешән районы Керкәле авылына ялга кайттык. Улыбыз Айдар Казанда, эшен дәвам итә. Бу көннәрдә шатлыгым бик зур, Татарстан китап нәшриятында шигырьләрем һәм җырларым тупланган “Су буенда учак яна” дип исемләнгән яңа китабым басылып чыкты. Анда соңгы еллардагы иҗатым да урын алган. Мин  шигырьләремә бик таләпчән, кабат-кабат укып төзәткәннән соң гына әдәбият сөючеләргә тәкъдим итәм. Тиз арада китабымны музейга бүләк итәрмен”, – диде. Без, музей хезмәткәрләре, Наил Касыймның иҗатын күзәтеп барабыз, газета-журналларда басылган материалларны, аның белән бәйле фотоларны туплыйбыз.

Наил Касыйм 1970 елда Ашытбаш сигезъеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. 1972-1977 елларда Казан төзелеш институтында укый һәм 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор вазифаларын башкара. 1992-1997 елларда Наил Касыйм Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә, 1997-1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары була. 2005 елдан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында бүлек мөдире булып эшләде, бүгенге көндә лаеклы ялда, иҗатын дәвам итә.

Әтисе Васыйл абый һәм әнисе Фәүзия апа берсеннән берсе булган, белемгә омтылган 5 балага гомер биргәннәр. Иң олысы Наил, Нурания, Наилә, Ринат һәм Рәшит. Аларның тормыш юлы Наил Касыймның “Тормыш арбасы” шигырендә ачык чагыла.

Тормыш арбасы

Аны күреп, тотып карап булмый

  Авырлыгын гына тоясын.

  Аны ташлап калдырып та булмый,

  Серле арба – тормыш арбасы!

 Кайберәүләр, күпме гомер яшәп,

Ник бер арба тартып карасын?!

Мин арбаның күп төрлесен тарттым,

Иң авыры – тормыш арбасы!

Әти иртә китте, әни калды,

Кулга тотып биш яшь баласын.

Олы малай… Мин тәртәгә кердем:

“Ярдәм булсын, әни армасын!…”

Майланмаган күчәр, арба авыр,

Үргә менү безгә кая ул?!

Әни, әни… Син елмаеп түздең,

Җиңел булмады шул барыр юл…

Олы юлга, әнкәй, чыгардын да,

Биш балаңны озаттың кул болгап.

Бишебезгә тормыш биш арбаны

Бик тиз тапты олы юл буйлап!

Дус-ишләрне утырттым мин түргә,

Җырлар алдым… Арбам тулмады.

Шатлык-уңышларны мин төядем,

Кайгыны да алмый булмады…

Минем юл да чокыр-чакыр булды,

Читләп узды тигез юлларны…

Үргә, бәлки, менгән булыр идем,

Арттан этүче шул булмады.

Еллар төяп, авырайды арбам –

Белмим инде, күпме тартырмын?..

…Әгәр беркөн мин арбасыз калсам, –

Гүя балачакка кайтырмын!..

 

Наил әнисен искә алып: ”Беренче танылу “Ак яулыклы әнием” дигән җырдан соң булды. Ул әнием Фәүзиягә багышлап язылган шигырем иде. Бездә бит хатын-кызлар ак яулыкны олыгайгач кына бәйләргә гадәтләнгән, ә мин әниемне бәләкәй чактан ук ак яулыклы итеп кенә беләм. Ак яулык бит ул татар халкының традициясе, символы, чисталыкка өйрәткән сафлык билгесе”, – дип яза.

Наил Касыймның җырлары “Яраткан җырлар” җыентыгында һәм башка китапларда урын алып килә. 1993 елда “Су буенда учак яна”, 1996 елда ”Күңелем каршыңда тезләнде…” дип аталган җырлар китаплары, ә 2013 елда шигырьләре һәм җырлары тупланган “Күңелем кояшы” дип исемләнгән  китабы чыкты, алда әйтеп узганча быел, 2020 елда,  “Су буенда учак яна” дигән китабы өстәлде. Наил Касыйм 1993 елдан  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,. 2014 елда татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпъеллык иҗади эшчәнлеге өчен Наил Касыймга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем, 2017 елда Татарстан  Язучылар берлегенең Һади такташ исемендәге премиясе бирелде.

Наил Касыймның шигырь килеш үк җыр булып яңгыраган әсәрләре дә, зур фәлсәфи мәгънәгә ия кыска шигырьләре дә бик күп. “Ак яулыклы әнием”, “Су буенда учак яна”,  “Арчам”, “Кайтам сиңа, Арчам”, “Их, Арча читекләре”, “Ашытбашым”, “Әнкәм күзләре”, “Соңгы звонок”, “Кайтуыңны сагынырмын”, “Туй күлмәге” һәм башка җырларын күренекле җырчыларыбыз башкаруында һәркем яратып тыңлый. Төрле елларда уздырылган бәйгеләрдә якташыбыз Наил Касыймның җырлары җиңүче дип танылып тора.

Наил Касыйм туган авылы Ашытбашта еш була, авылдашлары, мәктәп укучылары белән очрашу кичәләре оештыра. Ул районыбыз күләмендә үткәрелгән чараларда бик теләп катнаша, “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә тора.

Без якташыбыз Наил Касыймны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, һәркемгә кирәк булып гомер итүен телибез. Иҗатың уңышлы булсын, каләмең язсын да язсын!

 

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Бүген якташыбызның туган көне

   Бүген, 17 августта районыбызның Сеҗе авылында туып-үскән, язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш  исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Республикасының  “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән якташыбыз Нуриев Вакыйф Вәкил улының туган көне.Ул бүгенге көндә “Казан утлары” журналы редакциясендә җаваплы сәркатип булып эшли. Ике ел элек Казанда үткәрелгән кичәдә катнашып без якташыбызның каләмдәш дуслары күп булуын, “Казан утлары” журналындагы хезмәттәшләренең игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен күреп якташыбыз өчен горурланып кайткан идек. Даими чыгып килүче “Казан утлары” журналының сыйфатлы чыгуына турыдан-туры җаваплы кеше буларак ул бөтен көчен, белемен һәм сәләтен биреп эшли. Гомүмән, Вакыйф Вәкил улы кайда гына эшләсә дә хезмәттәшләренә карата гадел, ярдәмчел, яшьләргә остаз буларак аерылып тора. Ул безнең районыбызда үсеп килүче яшь иҗатчыларга да бик теләп ярдәм итә. Вакыйф Нуриев үзенең мавыктыргыч хикәяләре, повестьлары белән әдәбият сөючеләрне куандырып тора, аның “Ни хәлең бар, балам?..” китабын да һәркем яратып кабул итте.

Әйе, Арча ягы – данлы төбәк!  Ә язучы, журналист Вакыйф Нуриев – данлы төбәгебезнең бер вәкиле. Без якташыбызны туган көне белән котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез.

                                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                    директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Бер уч ашлык өчен – төрмә

Әсхиева Өммикамал Галәветдин кызы 1901 елда хәзерге Арча районы Сикертән авылында сигез балалы крестьян гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә гарәпчә укырга-язарга өйрәнә, дин кануннарын күңеленә сеңдерә. Билгесез кешеләр кызның әтисен Чуриле юлында үтереп китәләр. Гаиләдә иң олы бала буларак, Өммикамал әнисе Майтап белән яшьли тормыш арбасына җигелә. Сылу гәүдәле чибәр кыз Гөберчәк авылы егете Әсхәдуллага кияүгә чыга. Ләкин кыз ярлы гаиләгә килеп кергәч, янә авырлыклар алдында кала: көндәлек ашау, кием-салым юнәтү, хуҗалык эшен алып бару. Җитмәсә 1921 елгы ачлык елы өстәлә. Нәкъ шул елны беренче сабые Хөрмәтулласы дөньяга килә. Кайнатасы Әсхи ачлыктан үлеп китә. Көндәлек тормышны алып бару өчен гаилә такта яру эше белән шөгыльләнә, Әсхәдулласы чабата ясый. Шуларны базарга алып барып сату эше белән шөгыльләнә. Базарга барганда язгы ташуларда калу, такталары суга агып китеп, юеш киемнәр белән кире кайту эзсез үтми, киләчәктә Өммикамал ундүрт ел аяксыз килеш урын өстендә ята. Әсхәдулласы да бик яшьли йөрәк авыруыннан үлеп китә. Сигез бала тапкан Өммикамалның Бөек Ватан сугышында олы улы һәлак була. Кул арасына кереп, хуҗалык эшләрендәге төп терәге булган Нурулла(1927), Гыйльмулла(1929), Мөхәммәт(1931), Равил(1936) һәм кызы Минзада(1942) аның өчен яшәргә көч бирә, рух өсти. Фәкыйрьлек белән яшәгән Өммикамал бик таләпчән, кырыс, диндар хатын була. Балаларын ашату өчен яшереп кенә алган бер уч ашлык белән тотылып, төрмәгә утыртырга дигәндә милициядә эшләүче бертуган энесе Мөхәммәтдин аны йолып алып кала. “Алты баланы кем кулына калдырасыз, ирсез килеш тормыш йөген тартучы хатын бит ул”, – дип вәзгыятьне аңлата ул власть кешеләренә. Тормыш михнәтләре Өммикамалны һәрнәрсәгә сакчыл карарга, чама хисен югалтмаска, булганның кадерен белергә өйрәтә. Дин кануннары белән яшәгән хатын намаз укый, уразасын калдырмый, гореф-гадәтләрне балаларына, хәтта оныкларына да өйрәтә. Аяксыз килеш авырып ятса да, күзе яхшы күрә, күзлексез энә саплый, дини китаплар укый. Мунча миллеген оста бәйли, оныкларына бер бөртек икмәкне җиргә төшертми һәм ипигә карата кадер-хөрмәтнең нинди югарылыкта булуын аңлата. 2 яшьлек кызы Гыйззи күз тиюдән, ә биш яшьлек Рәйсәсе кызамык авыруыннан вафат булса да, ул төшенкелеккә бирелми, кайгы-хәсрәтен һәрчак эш белән баса, сабырлык белән көчле рухлы булуын раслый. Авылдашларын кирәк чакта догалары белән өшкереп дәвалый, төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Күпне күргән Өммикамал килене Фирдәүсә, улы Равил һәм оныклары тәрбиясендә кадәрле һәм ак яулыклы әни, әби булып 1985 елга кадәр яши. Аның рухын оныклары, оныкчыклары саклый, киңәшләрен истә тотып, догаларыннан калдырмыйча яшиләр.

Халидә Габидуллина

Эшлекле сөйләшү

 

12 август көнне музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлинә Гыймадова һәм район мәдәният идарәсеннән Гөлназ Камалова булдылар. Туган телебезне саклау юнәлешендә әдәбият һәм сәнгать бүлегендәге эш юнәлешләре турында әңгәмә оештырылды, экскурсия үткәрелде. Аларда “Арча ягы – данлы төбәк” проекты буенча башкарылган хезмәтләр, чыгарылган китаплар һәм радиотапшырулар тупланган диск аеруча кызыксыну уятты. Гөлинә Гыймадова фикерләр һәм тәкъдимнәр китабына:  “Рухын саклаучы булганда, музей яши. Тарихны берәмтекләп саклавыгыз, яшьләр белән эшләвегез, ачык йөзегез, үз эшегезне яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә!”,– дип үз фикерләрен язды.

                                                                                                Шәфигулла Гарипов

 

Музейда кунаклар бар

 

 

 

6 август көнне музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә Киров өлкәсеннән Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның сеңлесе Хәмидәнең оныкчыгы Маргарита Кононова үзенең әнисе Дания, ире Александр, Арчада яшәүче туганы Әлфия килделәр. Ул безгә үзе язган “Татарская наследница РАСПУСТИВШИЙСЯ ЦВЕТОК” исемле китабын бүләк итте. Анда Гомәр абый Бәширов, аның әти-әнисе, апасы Өммекамал, абыйсы Хәмзә, сеңлесе Хәмидә гаиләләре турында өстәмә мәгълүматлар бирелгән, һәрберсенең шәҗәрәләре төзелгән, фотолары куелган. Маргарита бу китапка урнаштырыр өчен материалларны безнең музейдан да алган иде. Хәмидә апа гаиләсе белән Киров өлкәсендә яшәгән. Маргарита журналист буларак Гомәр Бәширов һәм башка туганнары турында материаллар туплавын дәвам итәчәген белдерде.

                                                                                      Шәфигулла Гарипов

 

Кайтам сиңа, Арчам!

 

 

Агач исемнәре йөрткән төбәк

Бар микән ул – белә алмадым.

“Арча” – төрек сүзе “артыш” икән! –

Күпме яшәп шуны аңладым.

Ул ылыслы куак булып үсә,

Күп булгандыр, хәзер аз калган…

Кырым, Кавказ якларыннан килеп,

Ул Арчага исем кушалган!

Җылы як артышы бездә кайдан –

Әллә җылы җилләр исәме?

Халык бездә җылы табигатьле

Әллә инде шуңа үсәме?

Тау башлары, чиста һава кирәк –

Үсәр микән артыш бакчада?..

Рухи чисталык та кирәктер шул,

Шуңа да ул үсә Арчада!

Артышларны күрми китмәгез сез,

Булган чакта Арча ягында.

Ә аларның агач кадәрлесе

Үсә бары минем авылда!

Сигез-тугыз метр чамасы ул,

Биек түгел карап торышка.

Китап яза: “Шулай үсәр өчен,

Җиде йөз ел кирәк артышка!..”

Зур Арчага исем кушкан агач,

Бәлки, шулдыр – уйлап карасаң?..

Шул артышны исән саклыйк диеп,

Шигыремдә бүген сугам чаң!

Артыш исән – димәк, Арча исән!

Саклыйк бергә, диеп, сугам чаң!

Ашытбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, бик күп җырлар авторы, шагыйрь Наил Касыймның “Артыш” шигырен укыгач,  Арчабызга соклану тагын да арта. 90 ел элек оешкан районыбызның үзәге булган Арча шәһәрендә берсеннән-берсе матур итеп эшләнгән күпкатлы йортлар, мәктәп һәм балалар бакчалары, спорт корылмалары, мәдәният учакларын, халыкка ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган  паркларны якыннан күргәч шәһәребез белән горурлану тагын да көчәя генә бара. Соңгы елларда Арчаның үзәгендә төзекләндерү эшләре кызу темплар белән бара. Совет мәйданында төзекләндерелгән Советлар Союзы Геройлары һәм Халык язучылары аллеялары, һәйкәлләр, төрле төсләр белән бизәлгән фонтан, ял итү урыннары, урам кинотеатры, районыбыз үсеше турында мәгълүматлар тупланган стендлар һәркемдә соклану уята

Тиздән үзенең 65 яшьлек бәйрәмен билгеләп үтәргә җыенучы якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Наил Касыймның иҗатында Арча шәһәренә, районыбызның уңган халкына багышланган шигырьләре күп һәм аларның җырга әйләнгәннәре дә бар.

Арчам

  Арча урманнары куе кара

   Арча урманнары аланлы.

  Кайта алмасам да тоеп яшим:

       Сагынасыңдыр моңлы балаңны.

              Арча кырларында – арыш, бодай,

   Арча кырлары ул тургайлы.

                 Онытылып тыңлыйм шул тургайны,

     Сизә булыр күңел тулганны!

      Арча тавы биек, ак мәчетле

     Яңгырый азан ерак-еракка.

          Арча тавы – Тукай менгән тау ул,

            Иман чәчә һәрбер тарафка!

       Кырларың да, урман-суларың да

   Күз алдымда кая барсам да.

       Җанга шифа, йөрәккә ял алам

         Бары синдә – гүзәл Арчамда!

      Наил Касыйм Арча районында туып-үскән язучылар белән горурланып яши, аларның иҗатын бик теләп өйрәнә, алар белән аралашып яшәгән булуына сөенә һәм якташларыбыздан үрнәк алып иҗат итә.

Казан арты

“Казан арты” дигән сүзне

Әйтү җитә татар халкына:

Кул сузалар танып, әйтерсең лә,

Барлык татар Казан артыннан!

 

Казан арты, синдә яше-карты

Шигырь сөя, җырлый, гармунчы.

Санап кына бетерерлек түгел –

Берүзеңнән күпме язучы!

Тукай, Камал, Гомәр, Сибгат, Гариф,

Мөхәммәт, Мәрҗани…– күп алар.

Һәркайсына һәйкәл куеп була,

Бар да Казан арты –Арчалар!

Казан арты, бар соң нинди серләр

Синең ямьле, нурлы җиреңдә?

Әллә синдә чәчеп үстерәләр

Шагыйрьләрне, моңны, җырны да?

Әйтерләр күк:”Нигә сездә генә?

Бездә дә бар сезгә торырлык”!

Шигъри теләгем дә – йөрәкләрдә

Уятырга теләү горурлык!

Горурлык ул – тирән яткан зур көч,

Түгел минлек, түгел мактану…

Мин шикләнәм: халкын сөймәгәннең

Дөреслекне җирдә яклавын!

Гүзәл табигатьле күп җирләр бар,

Нигә юк соң аннан талантлар?..

Ямьле җирдә тору аз, күрәсең,

Горурлыктан мәллә канатлар?!

Казан арты горурланып яши,

Искә алып данлы улларын.

Нык ышанам, шул халыктан эле

Яңа Тукайларның туарын!..

 

Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов, халык шагыйрьләре: Илдар Юзеев, Равиль Фәйзуллин һәм башка язучылар Наил Касыйм иҗатын күзәтеп бардылар, киңәшләрен бирделәр.Олпат язучыларның ышанычын аклап Наил Касыйм иҗат итә, үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Без якташыбыз  Наил Касыймга  иҗат уңышлары телибез, аннан Арчабыз  һәм туган ягыбыз турында яңа шинырьләр һәм җырлар көтәбез, аның иҗаты уңышлы булсын, каләме язсын да язсын!

Кайтам сиңа, Арчам!

Синең турындагы җырны, Арчам,

Җырламый  мин түзмим, кая барсам…

Җырлар ягы, моңнар ягы, Арчам,

Сиңа кайтам, юллар йөреп арсам!

Кушымта:

Суза Арча поездлары

Гудокларын, гудокларын.

Сорый алар:”Туган якны

Онытмадың?…”

Чаба Арча поездлары,

Җырлар җырлап, кырлар буйлап

Кайтып киләм, Арчам,

Сине уйлап!

 

Арча, Арча – данлы Казан арты! –

Кыз-улларың белә дөнья халкы.

Талантлы син, илһам канатлы син,

Берүзеңдә күпме йолдыз балкый!

 

Туган ягым минем, ямьле Арчам! –

Сиңа кайтам, юллар йөреп арсам.

Туган ягым минем, гүзәл Арчам! –

Кайтмас идем, синсез яши алсам…

 

Казан арты” тарих-этнография музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

GE DIGITAL CAMERA

 

 

 

 

Көчле рухлы сугыш чоры баласы

Әсхәдуллин Гыйльмулла Әсхәдулла улы 1929 елның 24 маенда хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында ишле балалы, бик ярлы гаиләдә дөньяга килә. Дини белемле әнисе Өммикамал зур тырышлык белән (ире белән такта ярып, чабата үреп базарда сата) балаларын ачлыктан саклап кала. Гыйльмулланың әтисе бик яшь килеш йөрәк авыруыннан үлеп китә. Ул булачак язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бер класста укый. Йортта кечкенә сеңлесеннән башка кыз туганы булмау сәбәпле, малай һәр эшкә намус белән карый, теләсә нинди хезмәтне авырсынмыйча башкара. Тормышлары авыр булуга карамастан, Гыйльмулла көр күңелле, кешелекле, тәртипле булып үсә. Бөек Ватан сугышында бертуган абыйсы Хөрмәтулла һәлак була. Гыйльмулла яшьтәшләре белән яздан көзгә кадәр басуда җир тырмалап, ындырга көлтәләр ташый, кышын кар тотып, тимурчылык эше белән шөгыльләнә. 1947-1950 елларда армия сафында хезмәт итә. Хезмәттән чыныгып, егәр егет булып өлгереп кайта. Кайткач, колхозга эшкә кала һәм бригадир итеп билгеләнә. Пөхтә, чиста, төгәл, кырыс, ләкин гадел Гыйльмулла һәр эшнең җиренә җиткерелеп эшләвенә ирешә һәм кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. 1965-1980 еллар аралыгында ферма мөдире булып эшли. Фермада эшләгән вакытта коллективны нык тота, эш күрсәткечләрен югары күтәрә. 1953 елда бер балалы Галия исемле хатынга өйләнә. Галиясенең кызы Мәдинәне бик тә ярата, аның көеннән торып, күңелен күрә белә. Оныгы тугач та, аны кулыннан төшерми, уйный, сөя, ярата. Бала җанлы, кече күңелле, көчле рухлы Гыйльмулла йорт-җирен чиста тота, хатыны Галиядән дә шуны таләп итә, маллар асрый, өр-яңа йорт салып чыга. Үзе балта остасы буларак, авылдашларына да ярдәм күрсәтә. Төгәллек өчен дип ясаган аерым таягы булып, хәтта утын әрдәнәсен дә шуның белән тигез итеп өеп куя. Бу кешенең сәнгати яктан иҗади сәләте турында сөйли. Урманның аерым урыннарында печән чаба, гомумән алганда, ул урманны нык ярата. Шунда ялгызы калып, урман белән серләшә. Ферма мөдире булып эшләгәндә эшчеләрне кирәк икән ачулана, кирәксә, яклап чыга белә. Кешегә ышанычы зур була һәм эшләгән кешене хөрмәт итә, коммунистик законнар белән яши. Кызганыч, бик яшьли 1984 елның 11 сентябрендә инфаркттан үлеп китә. М.Мәһдиев әсәрендә 5 малай, 1 кыз дип шушы гаилә турында яза: Хөрмәтулла, Нурулла, Гыйльмулла, Мөхәммәт, Равил, Минзада. Язучы сыйныфташы турында бары җылы фикердә булуын гына ассызыклый. Бүгенге көндә Гыйльмулла Әсхәдуллинның нигезе калмаса да, аның кызы, оныгы, оныкчыклары, туганнары бар. Алар күңелендә ул бары якты эз калдырган кеше.

Халидә Габидуллина

Гармунчы егет

Сәгыйдуллин Саяр Сәгыйдулла улы 1936 елда дөньяга килә. Әнисе Гыйльмениса иреннән аерылып туган авылына кайтып урнаша һәм Саярны ялгызы үстерә.Гөберчәкнең башлангыч мәктәбендә,  җидееллык белемне Сикертәндә ала. Кечкенәдән әнисенә ярдәм итеп үскән, ирләр эшенә үзлегеннән яки күрше-тирә абыйларыннан күреп өйрәнгән егет балта остасына әйләнә. Сугыш башланганда биш яшьлек булган Саяр әнисенә ияреп басуга йөри. Бераз үсә төшкәч, урак вакытында кырда башак җыеп, көлтәләр ташый. Кечкенәдән авыл атлары янына “кунак”ка йөргән малай 1950 елда Иваново шәһәренә урман кисәргә бара. Анда ул агачларны урманнан ат белән ташый. Уңган, сер бирергә яратмаган авылдашыбыз бик матур итеп җырлаган, гармунда уйнаган. Шул сәләтләре белән авыл кызы Фәвияне үзенә караткан да инде. Алты ел аның белән очрашып йөреп, армия хезмәтеннән кайткач, өйләнә. Алты балага гомер бирә. Гармунын кулыннан төшермәгән Саяр ага балаларын уйнап биетергә яраткан. Моңлы кеше булган ул. Әтисез үтелгән гомер, тормыш авырлыгы да аның моңлылыгына нигез булгандыр. Казанга барып, шоферлыкка укып кайта һәм кулына документ алган көннән колхозда шофер булып егерме дүрт ел эшли. Эшләү дәверендә нинди генә авырлыклар белән очрашмаган да, никадәр юл үтмәгән. Саяр ага һәрчак өстәлдә мул ризык торуын яраткан, авыр елларда да сыерын бетермәгән, хуҗалыгын ныгыткан. Сөт һәм каймакны үз иткән авылдашыбыз балаларын укытып, дөрес тәрбия бирә, аларны хезмәт белән тәрбияли. Балалары башлы-күзле булып, һәркайсы үз оясын кора. Оныклар туып, матур гына эшләп, яшәп ятканда Саяр Сәгыйдуллинга инсульт була. Тугыз ел урын өстендә ята. Хатыны, балалары тәрбиясендә була ул. Кызганыч, үлем сорап килми, Саяр абый 2000 елның 20 июлендә вафат була. Хатыны Фәвия апа тигез тормыш чорын сагынып яши, истәлекләре белән бүлешә, ире рухына көн дә дога кыла.

Халидә Габидуллина

Районыбыз оешуга 90 ел

Рухи таулар Ватаны, син, Арча!

                                                          Сүнмәс яшьлек Ватаны, син, Арча!

      Дан — шөһрәтләр Ватаны, син, Арча!

                                                                                                      Ватанымның ал таңы, син, Арча!

       1930 елның 10 августында  ТАССРда административ берәмлек буларак кантоннар үзгәртелеп 46 район төзелә, бу документта тугызынчы номерда Арча районы да күрсәтелгән. Бүген Татарстанда иң зур районнарның берсе булган Арча районы оешуга 90 ел. Шул уңайдан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Арча ягы – данлы төбәк” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә Арча районының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләүче китаплар, төрле елларда чыгарылган буклетлар, газета-журналларда чыккан мәкаләләр, фотолар, Арча районында җитәкче булып эшләгән шәхесләр турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика