Беренче кыңгырау истәлекләрне яңартты…

Беренче сентябрдә Арчаның өченче башлангыч мәктәбендә Белем көненә багышлап оештырылган тантанага беренче һәм дүртенче сыйныф укучылары “Белем иле” теплоходында килделәр. Ә аларның әти-әниләре һәм килгән кунаклар, Арча педагогия көллиятенең дүртенче курс студенлары аларны яр буйларына тезелеп каршы алдылар. Алар балаларның һәрберсенең чыгышларын алкышлап, уңышларына сөенеп күзәтеп тордылар. Иң өлкәннәре буларак дүртенчеләр матур сөйләүләре, оста итеп биюләре һәм җырлаулары белән мәктәпкә килгән беренчеләргә үрнәк күрсәттеләр, китаплар бүләк иттеләр.
Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Алсу Сабирзянова әлеге теплоходның капитаны буларак чыгыш ясап: “Быел беренче сыйныфка 56 укучы кабул иттек, мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар бар. Укытучылар коллективы һәм ата-аналар бердәм булсак, сыйфатлы белем бирү юлында уңышларыбыз булыр дип ышанам”,–диде.
Мин матур итеп киенгән, кулларына чәчәкләр тоткан, тәүге тапкыр мәктәпкә килгән беренчеләрне күзәтәм. Бигрәк кечкенәләр инде, бездә шундый булдык микән? Моннан 60 ел элек , 1960 елның 1 сентябрендә Пөшәңгәр башлангыч мәктәбенә укырга барганым искә төште. Өстә каеш буган мәктәп формасы, кулда фанердан ясаган, бүгенге аталыштагы дипломат. Беренче һәм өченчеләрне бергә Равилә апа укытты, ул елларда рус телен аерып Әхәт абый Ибениев укыта иде. Иске мәчеткә урнашкн класс бүлмәсе шундый биек тоела иде, менә бүген аңладым инде, үзебез бик кечкенә булганбыз икән. Сыйныфташлар искә төште, истәлекләр яңарды…
Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын, борчу һәм кайгылар бирмәсен, бәхет һәм шатлык кына китерсен иде.

Мәгариф маягы

ТАССР төзелүгә 100ел
Арча районы оешуга 90 ел

 

 Без,  музей хезмәткәрләре, районыбызның күренекле шәхесләрен өйрәнүне дәвам итеп, Арча шәһәрендә яшәүче ветеран-укытучы Габдрәкыйтова Гөлзада Әхмәт кызын музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә чакырдык. Ул безгә үзе турында  газета-журналларда чыккан мәкаләләрен, төрле елларда төшкән фотоларын, шәхси документларын алып килде. Яңа уку елы башланган көннәрдә укытучы булган һәркемнең күңелендә истәлекләр яңара, без дә  Гөлзада ханымның гомер йомгагын сүтеп , аның тормыш юлы белән бәйле вакыйгалар турында  кызыклы әңгәмә оештырдык.

Гөлзада Әхмәт кызы 1943 елның 1 гыйнварында Балтач районының Янгул авылында туган. Янгул мәктәбенең  икенче классын тәмамлагач әнисе белән Арчага күчеп киләләр, Арчаның өченче  башлангыч мәктәбен бетереп, укуын беренче мәктәптә дәвам итә. “8 нче классны тәмамлагач, класстагы көчле укучыларның әти-әниләре белән сөйләшеп, безне Арча педагогия училищесына укырга алдылар. Без Флүзә Нураева, Флюра Дәүләтшина (Хакимова), Альбина Куприянова һәм башка кызлар белән бергә укып рус теле укытучылары булдык. Мин комсомол секретаре идем, үрнәк күрсәтеп Балтач районының Нөнәгәр авылына эшкә җибәрелдем. Балтачтан атка утырып барганымны әле дә яхшы хәтерлим. Бер ел анда эшләгәннән соң, Казан дәүләт университетына читтән торып укырга кердем һәм Яңасала авылына эшкә урнаштым. Бер елдан Кәче мәктәбенә күчеп рус теле һәм әдәбияты укыттым. Өч ел эшләгәннән соң мәктәп директоры Хак Шәфигуллин үзе белән Арчаның өченче мәктәбенә күчерде. Ә инде  станциядә икенче мәктәп ачылгач, минем сыйныфтагы укучыларым шунда яшәү сәбәпле икенче мәктәптә эшли башладым, үз фәнемне укытып лаеклы ялга чыктым. Әти-әниләрнең үтенече буенча тагын биш ел укыттым әле. Эшемне ни кадәр яратсам да, вакытында китәргә кирәк дип уйладым”, – дип сөйли Гөлзада ханым үзе турында.

Дөрестән дә,  Гөлзада Әхмәт кызы үз эшенә бик җаваплы карап, бөтен белемен һәм тәҗрибәсен балаларны укыту һәм тәрбияләү эшенә юнәлткән шәхес. Аның район укытучылары, укытучыларның белемен күтәрү институтында белем өстәүче хезмәттәшләре өчен ачык дәресләр бирүе, милли мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты укыту буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашып методик докладлар белән районыбызда, республикада, хәтта Мәскәү шәһәрендә  чыгышлар ясавы, мәктәп һәм район методик берләшмәләрен җитәкләве, шулар өстенә мәктәпнең партоешма секретаре вазифасын да башкаруы  шуны раслый.

Күпъеллык намуслы хезмәте, укучыларга белем бирү һәм тәрбия өлкәсендәге уңышлары өчен 1987 елда аңа РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелә. Ә инде 1988 елда Гөлзада Әхмәт кызының Мәскәүдә үткәрелгән КПССның XIX Бөтенсоюз конференциясе делегаты итеп сайлануы, аның хезмәтенә югары бәя булган дип уйлыйбыз. Ул Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев белән очрашу бәхетенә ирешкән. Ул елларны искә алып: “Мин бу уңышларга  озак еллар эшләгән икенче  мәктәп коллективы ярдәме белән ирештем дип уйлыйм. Математика укытучысы Алевтина Носова, химия укытучысы Диләрә Шәрәфиева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм озак еллар  директор урынбасары булып эшләгән Флүзә Нураева, тәрбия эшләренең бөтен нечкәлеген белгән Фатыйма Нуретдинова һәм башка хезмәттәшләрем, берсеннән-берсе оештыру сәләтенә оста булган директорларым янында башкача эшләп тә булмый иде”, – дип горурланып сөйли.

 

Икенче мәктәптә социаль белем бирү академиясенең филиалы ачылгач Гөлзада Әхмәт кызын  оештыручы-методист итеп чакыралар һәм ул анда 10 ел хезмәт куя. “Бу эшкэ кабат-кабат чакыргач,  бик авырлык белән алынсам да, кирәк булуын аңлап тырышып эшләдем. Тирә-як районнардан килгән яшьләргә көндезге бүлектә, ә Арча педагогия көллиятен тәмамлаган егет-кызларга читтән торып белем алуда булыштым. Әле дә очраган берсе олы рәхмәтләрен белдереп, хөрмәт итәләр”, – ди ул анда эшләгән еллары турында искә алып.

Аның әтисе Әхмәт абый Норлат районыннан булган, югары белем алганнан соң аны Балтач районының финанс бүлегенә эшкә җибәрәләр. Әнисе Бибинур апа Янгул авылыннан килеп, Балтач мәктәбенең буфетында эшли. Алар танышып гаилә коралар. Бөек Ватан сугышы башлангач Әхмәт абыйны бронь белән калдырып торганнар, 1942 елда сугышка алганнар. Ул Беларуссия фронтында командир буларак сугышларда катнаша. Ә Гөлзада әтисе сугышта вакытта дөньяга килә. Сугыш беткәннән соң, Әхмәт абый 1948 елда гына  Арчага кайта һәм банк управляющие булып эшли, аннан Казанга  финанс министрлыгына күчерелә. Сугыш бик күп гаиләләрне тарката, шул исәптән Бибинур апа белән Әхмәт абый да бергә булмыйлар. Әнисе Арчаның китап кибетендә эшләп лаеклы ялга чыга.

Гөлзада Әхмәт кызы бүгенге көндә улы Айдар, килене Гөлфия, оныгы Рената һәм оныкчыкларының игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, үзара ярдәмләшеп яшиләр. “Мин бик бәхетле әни, дәү әни, тормышымнан бик канәгать. Улым Айдар кечкенәдән очучы булырга хыялланды, өченче мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлады. Фәрит Минхаиров җитәкләгән туризм түгәрәгенә даими йөреп, үзен хәрби хезмәткә әзерләде. Казанда хәрби училище тәмамлап Молдавиядә хезмәт итте. Анда булып узган сугышларда катнашты. Аннан соң Казан артиллерия училищесында укытып, полковник дәрәҗәсендә ялга чыкты. Ә киленем Гөлфия врач, Казанда эшли. Аларның дус-тату яшәүләренә сөенеп бетә алмыйм. Алар мине көндәлек күзәтү астында тоталар”, – дип сөйли ул горурланып.

Бүгенге көн яшьләренә нинди теләкләрегез бар дигәч, Гөлзада ханым: “Озак еллар күзәтүләремнән чыгып яшьләргә шуны әйтәсем килә. Тырышып белем алсыннар, белем һәрвакыт кирәк, ә иң мөһиме бик тирәнтен уйлап, үзләре яраткан һөнәр сайласыннар иде. Ул эш үзенә дә, төзеләчәк гаиләсенә дә ярдәм итәрлек булсын. Хезмәтеңне яратып, белемеңне уңышлы кулланып,  үзеңнән  олыларга хөрмәт белән карап, яшьләргә ярдәм итеп яшәсәң генә зур уңышларга ирешеп була ”, – дигән фикерләрен җиткерде.

Без, музей хезмәткәрләре бу очрашудан үзебез өчен дә кызыклы мәгълуматлар һәм тормыш итү өчен киңәшләр алдык. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры Гөлзада Әхмәт кызы  кебек балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә күп көч куйган, вакыт белән исәпләшмәгән укытучыларга багышлана.

                                  Килгән чакта башка авырлык,

                                 Җитми калса көч я сабырлык,

                                 Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

                               Сез иң күркәм кеше икәнсез.

 

                              “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                            директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

ТАССРның 100 еллыгы флагын кабул иттек!

Оренбург өлкәсеннән кунаклар

Ачык һавада күргәзмә

Бүген, 26 август көнне, “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге каршында ТАССР төзелүгә 100 ел, 30 август – Республика көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Аны велосипедта килгән яшь сайлаучылар төркеме дә, өлкәннәр дә, балалар да яратып карадылар. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының дәүләт символлары, халкыбызның үткән тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары, күренекле шәхесләре турында мәгълүматлар алырга мөмкин иде.

 

 

Музеебызда кунакта — Кырым татарлары

Равил Вәлиевне юксынып…

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Равил Вәлинең 75 еллык бәйрәменә әзерлек вакытында аның белән Казан шәһәрендә очрашкан идек. Ул үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләрен сөйләде, төрле елларда басылган китапларын, фотоларын, шәхси документларын музейга бүләк итте. Аның балыкчылар турында җыйган материаллары гына да берничә папка иде.Тормыш иптәше Зәллә апа, кызлары Зөлфия безне якын итеп каршы алдылар, бу очрашу истә калырлык булды. Равил абыйның юбилее уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Казансу” паркында “Әдәби мәйдан”, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән “Якташыбыз Равил Вәлинең тормыш юлы һәм иҗаты” дип исемләнгән күргәзмә янында экскурсия оештырган идек.”Арча хәбәрләре” газетасында аның турында “Камаз төзүдә катнашкан якташыбыз” дигән мәкалә бирелде, “Арча” радиосы аша берничә тапшыру оештырылды. Равил абый үзе дә бу хөрмәтләүне белеп бик канәгать булган иде.

Ләкин бүгенге көндә Зәллә апа да, Равил абый да безнең арабызда юк инде, аларны сагынып сөйләргә генә калды. Равил абый 2020 елның 1 апрелендә вафат булды, аңа бүген, 20 август көнне 78 яшь тулган булыр иде. Без аны зур хөрмәт белән искә алабыз, музейда булган материалларын барлап, иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

Язучы, журналист Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында районыбызның Яңа Кенәр авылында туган. Яңа Кенәр урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Иске Өҗем җидееллык мәктәбендә балалар укыта, хәрби хезмәттә була. Армиядән кайткач Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 1969 елда университетны тәмамлагач Равил Вәли Чаллы шәһәренә китә. Шәһәрнең төзелеш оешмаларында ташчы, күп тиражлы газетада баш мөхәррир урынбасары, ремонтлау-инструментлар заводында матбугат үзәге җитәкчесе, кою һәм прессрам заводында бетончы, монтажчы, шәһәр радиотапшырулар үзәгендә әдәби хезмәткәр, КамАЗның баш конвеерында инженер-диспетчер булып эшли. “Кама таңнары”, “Якты юл”, “Таң йолдызы”, “Чулман-Идел” кебек яңа милли

басмаларны ачу, оештыру эшләрендә башлап йөри. Беренче иҗат уңышларын һәм Чаллы каласының җәмәгать эшләрендә актив катнашуын искә алып, 1978 елда Равил Вәли “КамАЗ төзелеше ударнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Безнең музейда аның журналист буларак заводтан чыккан беренче номерлы КамАЗ машинасы янында төшкән фотосы саклана.

Чаллы төбәгендә 20 елдан артык яшәгәннән соң Казанга күченеп кайта һәм “Шәһри Казан” газетасында башта сәясәт, аннары әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 2003-2004 елларда газетаның баш мөхәррире булып эшли.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге премия лауреаты Равил Вәлинең “Шәһәр булсын бүләгем” исемле документаль повесте, “Таяну ноктасы”, “Көчле агым”, “Мәңгелек ут җылысы”, повестьлар, хикәяләр, эсселар тупланган “Җөй”, “Олуг хан ярлыгы”, “Шөһрәт” дип исемләнгән китапларын әдәбият сөючеләр бик яратып кабул иттеләр Һәм бүген дә яратып укыйлар.

Равил абый татар телен тирәнтен белүче, әдәбиятта тарихи вакыйгаларны киләчәк буынга җиткерүче, КамАЗ төзелешен үзенең әсәрләрендә яктыртучы, күренекле журналист, тыйнак, сабыр, зыялы кеше булып күз алдында тора. Аның хезмәтләре онытылмасын иде, киләчәк буыннар Равил Вәлинең иҗатын өйрәнеп үссеннәр иде.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

22 август — Россия флагы көне

Балаларга  Россия флагы турында -кайчан һәм кем тарафыннан кабул ителгән,төсләрнең аңлатмалары турында кыскача гына мәг ълүмат бирелде.

 

Дәүләт Флагы көне

Бүген музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә, Дәүләт Флагы көне уңаеннан РСФСРның атказанган укытучысы Гөлзада Әхмәт кызы Абдракитова чакырылган иде. Ул үзенең тормыш юлы, укыту-тәрбия эшендә башкарган хезмәтләре, уңышлары турында сөйләде. Музей һәм куелган күргәзмәләр белән танышып чыкканнан соң, музейның халкыбызның үткән тарихын саклауда зур эш башкаруын билгеләп үтте.

Шәфигулла Гарипов

22 августа День Государственного флага Российской Федерации

В музее «Казан арты» прошло торжественное мероприятие, посвященное Дню Государственного Флага. В спортивно-развлекательном конкурсе приняли участие воспитанники детского сада №10. Ребята с удовольствием участвовали в эстафете, вспомнили гимн Российской Федерации, отгадывали загадки, получили памятные подарки . В конце всех ждала увлекательная экскурсия по залам музея. Праздник прошел на ура!

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Дәүләт Флагы көне уңаеннан, 10нчы балалар бакчасына йөрүчеләр катнашында зур бәйрәм оештырылды. Балалар кызыклы эстафетада көчләрен сынады, табышмакларга җавап бирде, гимнны бергәләп башкарды. Ахырдан музейга килүчеләргә мавыктыргыч экскурсия үткәрелде.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика