Тарихтан гүзәл караш

Буген музеебызда Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Республика һәм Россия күләмендә зур күргәзмәләрдә даими катнашып килүче Надия Фәхретдинованың картиналарыннан төзелгән күргәзмә эшли башлады.

Биргән антка тугры калып (ТАССРга 100 ел)

Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улы 1934 елның 10 ноябрендә Апаз авылында крестьян гаиләсендә туа. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач Мари Эл республикасының Хлебниково районы Мариец поселогында урта мәктәпне тәмамлый. Ул анда рус телен тирәнтен өйрәнү максатында татар, мари, удмурт, гомүмән рус булмаган милләтләр өчен оештырылган махсус класста белем ала. Авылдашлары Роза Закирова, Наил Миннебаев, Носыдан Роза Садриева, Пөшәңгәрдән Зәкәрия Гыйләҗевлар белән бергә йөреп, үзара ярдәмләшеп мәктәпне уңышлы тәмамлыйлар. “Без укыган мәктәп авылдан 18 чакрым, ә җиде чакрымы урман аша уза иде. Аякта чабата, юл капчыгында әниләр пешереп йомарлап биргән бәрәңге боламыгы, ипи юк. Бүреләрнең иң күп үрчегән чоры, каршыга килеп ат белән узучылар: “Сак булыгыз, балалар, әле генә юл аркылы бүреләр узып китте”,- дип кисәтәләр иде. Без икенче сменада укыдык, шимбә көн авылга кайтканда каен тузын җыеп таякка чорнап шуны яндырып кайткан чаклар күп булды,”- дип искә ала Хәлиулла абый мәктәп елларын.

Хәлиулла туган авылында библиотекарь – клуб мөдире вазыйфаларын зур тырышлык куеп башкара, үзенең тирән белемле һәм оста оештыручы булуын күрсәтә. 1954 елда армия сафларына алына,  Казакъстанда өч ел элемтәче булып хезмәт итә. 1957 елда комсомол путевкасы белән Балтач милиция бүлегенә эшкә җибәрелә, ул анда яшерен документлар белән эш итә. Өч ел дәвамында егетнең тырышлыгын күреп аны Алабуга махсус юридик милиция мәктәбенә җибәрәләр. Ул анда ике ел укып лейтенант дәрәҗәсендә Яр Чаллы милиция идарәсенең социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегендә эшли. Ул елларны искә төшереп: “Чаллыда һәм илебезнең кайбер өлкәләрендә ялган тимер акчалар бик күп таралган вакыт. Ачылмаган җинаять буларак группа төзеп бу эшне миңа тапшырдылар. Көне-төне эшләп, бик күп тикшерүләр үткәреп җинаятьне ачуга ирештек. Биш кешедән торган бу җинаятьчеләр төркеме тиешле җәзаларын алдылар. Миңа  СССР Эчке эшләр министрлыгының исемле сәгатен бүләк иттеләр. Бер елдан мин Арча районы эчке эшләр бүлегенә  кайттым һәм шул юнәлештә эшемне дәвам иттем, читтән торып СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамладым,”- дип искә ала Хәлиулла абый.

1968 елда Хәлиулла Хәбибуллинны Арча район милиция идарәсе белән бер составта булган Әтнә милиция бүлегенә начальник,  ә 1972 елда Саба районының эчке эшләр бүлегенә җинаять эшләре ачу буенча начальник урынбасары итеп билгелиләр. Аның хезмәттәге уңышларын күреп 1973 елда Әлки районына  милиция идарәсе начальнигы итеп җибәрәләр.Ул анда да кадрлар белән эшләүгә һәм алар өчен эш шартларын яхшыртуга игътибар бирә. Ике этажлы яңа бина төзетү шуның бер мисалы.

1979 елда ул яңадан Арча милиция идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшен дәвам итә. “Казан шәһәрендә бер профессорның шоферына пистолет белән янап “Волга” машинасын урлап киткәннәр, ак төстәге бу машина районнарга килеп чыкмасмы  дигән хәбәр алдык. Ул вакытта халык дружиначыларының бик актив эшләгән вакыты. Төнлә Ашабаш авылыннан хәбәр килде: ак “Волга” машинасында өч кеше кибетнең йозакларын ватып яталар. Без аңа якын бармаска боердык, кораллары булырга мөмкин икәнен кисәттек. Үзебез әзерләнеп юлга чыктык. Озак та үтмәде, шул ук машинаның Бужа кибете янында булуы турында шалтыраттылар. Без Бужа кибете янына килеп җиткәндә, алар борылып Арчага таба киттеләр. Безнең туктарга кушуыбызга карамастан таләпләрне үтәмичә баруларын дәвам итеп, тимер юл аша чыккач баганага бәрелделәр һәм өчесе дә якындагы полосага таба йөгерделәр. Без өстәмә көчләр чакырттык, караңгы булуга карамастан икесен таптык. Берсе сорау алу вакытында өченчесенең Лаеш районыннан икәнен әйтте. Без аны үзенең баскыч төбендә мылтыкка патроннар тутырып яткан вакытта кулга алдык. Берәр генә минут соңга калсак та бу вакыйга фаҗигале тәмамлана иде, сезнең киләсегезне сиздем, атарга әзерләнә идем дип гаебен таныды ул. Үз гомеремдә андый очраклар күп булды инде”, – дип  искә төшерә хезмәттәшләре белән үткән елларын.

Хәлиулла Хәбибуллин эшкә кабул ителгән яшьләргә бик теләп ярдәм итә. Аның белән бергә эшләгән яшьләрнең күбесе республикакүләм  дәрәҗәләргә ирешеп, Хәлиулла Хәбибулла улын үзләренең  һөнәри укытучылары, остазлары итеп хөрмәт белән искә алалар. Ул соңгы алты елын  Арча районының ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы булып эшләп, милиция майоры дәрәҗәсенә ирешеп, 1987 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин Хәлиулла  абый тик тора белми, 20 ел дәвамында Арча эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе булып сайланып, хезмәттәшләренә кирәкле ярдәм, теләктәшлек күрсәтүдә башлап йөри.

Хәлиулла Хәбибуллин, хокук органнарындагы хезмәтләре бәяләнеп, төрле елларда “За безупречную службу” медале, “Почетный сотрудник МВД Республики Татарстан”, “За верность долгу”, “Знак почета ветеранов МВД” күкрәк билгеләре һәм башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булды.

Аның һөнәре гаилә корырга да ярдәм итә. Арчада эшләгәндә Күкчә Бирәзә авылыннан шикаять килә. Хәлиулла аны тикшерү өчен җигүле атта шул авылга юнәлә. Юлда җәяүләп баручы бер кызны утырта, ул Күкчә Бирәзә авылында шәфкать туташы булып эшли икән. Аның Флера исемле, Балтач районының Таузар авылыннан икәнен, медицина училищесын тәмамлаганын белү тикшерүче өчен авыр булмый инде. Хәлиулла абый ул көнне Флераның әнисе биреп җибәргән кабартмалар белән медпунктта кайнар чәй эчкәнен дә хәтерли. Шулай башланган очрашу мәхәббәткә әйләнә һәм алар гаилә корып Ленар, Илдар һәм Энҗе исемле балалар үстерәләр. Бугенге көндә Флера апа безнең арабызда юк инде, Хәлиулла абый балаларының уңышларына сөенеп, биш онык һәм ике оныкчыгын кайгыртып, улы Илдар һәм килене Алия белән бергә яши.

Хокук сакчылары көнендә туган, үзенең бөтен белемен һәм тормыш тәҗрибәсен халкыбызның иминлеген саклауга багышлаган, тормышын куркыныч астына куеп, биргән антына тугры калып, кайда гына эшләсә дә үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән башкарган хезмәт ветераны Хәбибуллин Хәлиулла Хәбибулла улын 85 яшь тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп, туганнары һәм дусларының хөрмәтендә яшәвен телибез.

                                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

   директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Күргәзмә эшли

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды. Анда 1992 елда кабул ителгән Республиканың Төп законы белән танышырга,  Татарстан Республикасының уңышлары турында мәгълүматлар алырга мөмкин.

Көллияттә эшлекле очрашу

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә музеебызның филиалы “Әлифба” музееның ачылуына 20 ел тулуга багышланган фәнни-практик конференциядә катнашып, татар телендә чыккан китаплар һәм “Әлифба”лар турында кызыклы мәгълүматлар алдык. Чыгышларда музейлар эшчәнлеге һәм киләчәге, укыту-тәрбия эшендә музейларның мөмкинлекләрен куллану буенча эшлекле фикерләр яңгырады. Аерым секциядә Казан шәһәре, Баулы, Бөгелмә, Мамадыш һәм башка районнардан килүчеләр үзләрендәге музейлар эшчәнлеге,  яңа проектларын тормышка ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр, презинтацияләр күрсәттеләр. Ә инде Сәләй Вәгыйзовның туган авылы Самара өлкәсенең Татар Байтуганыннан килгән кунаклар һәм язучылар белән аралашу аеруча истәлекле булды. “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев музей бүлмәләрендә дә, музейның юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмә янында да эчтәлекле экскурсияләр оештырды. Фәнни — практик конференция һәркемдә уңай фикерләр калдыргандыр.

Каникулның бер көне

Лагерьга йөрүче 5 нче гимназия укучылары каникулның бер көнен М.Мәһдиев музеенда үткәрделәр. Укучылар зур кызыксыну белән экспозиция белән танышкач, Арчаның 90 еллыгы уңаеннан «Туган җирем» темасына әңгәмәдә катнашып, сорауларга җаваплар эзләделәр. Язучының балалар өчен язылган көлдергечләре белән танышып, үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны да искә төшерделәр. Музейда үткән вакыт укучы күңеленә рухи байлык, күңел күтәренкелеге  өстәде.

Путешествие в сказку

Сегодня наш музей посетили воспитанники лагеря, организованного в Арской гимназии №5 во время осенних каникул. Ребята приняли участие в интеллектуально-развлекательной игре «Путешествие в сказку». Они с удовольствием отвечали на вопросы ведущего. Мероприятие доставило всем массу положительных эмоций.

 

Музейның туган телне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге

Һәр халыкның мәгарифе һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары туган теле ярдәмендә саклана. Бүгенге көндә туган телне саклау һәм үстерү иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Бу уңайдан 1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы кабул ителде һәм аны тормышка ашыру юнәлешләрен билгеләп 2013 елның 25 октябрендә Татарстан Ресаубликасы Министрлар Кабинетының 794 карары белән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кабул ителде. Телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган телне өйрәтү гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәпләрдә даими алып барылса, һәр бала туган телендә яратып, горурланып, үзара аралашып сөйләшүгә ирешә. Аларга  музейларыбыз да зур ярдәм күрсәтә. Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музее халкыбызның үткән тарихын, сәнгатен, көнкүрешен өйрәнгәндә яшь буында туган җиргә мәхәббәт, үткәннәргә хөрмәт хисләре, буыннар арасындагы элемтәләр,  күренекле шәхесләребез башкарган хезмәтләр белән таныштыру юнәлешендә даими эш алып бара.

Казан арты – татар мәгърифәтенең һәм мәдәниятенең мәркәзе дигән фикер бар. Безнең музеебызга  килгән кунаклар да еш кына “Ни өчен Арча ягыннан, Казан артыннан, шул кадәр күп мәгърифәтче һәм язучы, фән һәм сәнгать эшлеклеләре чыккан?” – дип сорау бирәләр. Чыннан да алар бик күп. Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев,  мәгърифәтчеләребез Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин  Күлтәсиләр һәрберсе үзләре генә дә Арча данын еракларга таратыр иде. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өч меңнән артык экспонат бар. Алар турындагы мәгълүматлар татар һәм рус телләрендә язылган. Экспозицияләргә куелган материаллар Арча төбәгенең әдәбияты, мәдәнияты һәм анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Районыбызда алтмышлап мәгърифәтче, җитмештән артык профессионал  һәм илледән артык танылып килүче язучылар, йөздән артык сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә тырышып хезмәт куючы хөрмәткә лаеклы бик күп шәхесләребезне беләбез һәм без алар белән горурланабыз, алар турында мәгълүматлар туплау эшен дәвам итәбез. Музейда булганнан соң һәркемнең күңелендә туган телебезне саклауга, әдәбиятны һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең кадере тагын да арта.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәребез дә музеебызда еш булалар.Аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төрле темаларга экскурсияләр оештырыла. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәктәп программасына кертелгән якташ язучыларны өйрәнгәндә музейга килеп музей хезмәткәрләре белән берлектә дәресләр үткәрәләр, ул вакытта тема белән бәйле өстәмә күргәзмәләр дә куела. Өлкән сыйныф укучылары, студентлар рефератлар язганда, фәнни эзләнү эшләре алып барганда, проект эшләре эшләгәндә музей экспозицияләренә  урнаштырылган һәм фондта сакланган экспонатларны кулланалар. Туган телебездә язылган аңлатмаларны, язучыларның әсәрләрен кулланганда без аларга ярдәм итәбез. Күчмә күргәзмәләр, районыбыз мәктәпләрендә укучылар белән төрле кичәләр, конференцияләр үткәрәбез. Бүгенге көндә иҗат итүче якташ язучыларыбыз да бу чараларда бик теләп катнашалар. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә баргач, балаларның туган телебездә дөрес итеп сөйләүләрен, әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укуларын күргәч, туган телебезне өйрәтү дөрес юнәлештә алып барыла дип сөенәбез.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законын үтәү юнәлешендә “Әдәби хәзинә” проектын тормышка ашырып килә. Язучылар турындагы бу тапшыруларны “ТНВ- планета” каналы аша бөтен дөнья татарлары да күзәтеп бара. “Казан арты” тарих-этнография музее катнашында, районыбыз мәктәпләренең ярдәме белән Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Мәрзия Фәйзуллина, Фәрваз Миңнуллин, Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗанова, Гафур Каюмов турында тапшырулар эшләнде һәм күрсәтелде инде. Бу тапшыруларда язучыларның туган авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре, мәктәп укучылары башкаруында авторларның әсәрләреннән өзекләр уку, мәктәп музейларында булган материаллар кулланыла. Шулай ук әдәби телдә әңгәмәләр, видеофильмнардан өзекләр күрсәтелә һәм бу тапшырулар безнең районыбызда туган телнең сакланышына зур  әһәмият бирелүен  бөтен дөнья татарларына күрсәтәләр.

Музей хезмәткәрләренең “Арча” радиосы белән берлектә оештырган “Арча ягы–данлы төбәк!”, “Без–Тукай якташлары”, “Каләм алдым кулыма” тапшыруларын радиотыңлаучылар яратып тыңлыйлар. 2014 елдан башлап барлыгы 400 дән артык тапшыру әзерләнде, аларның кайберләре 2-3 тапкыр эфирга чыгарылды. Районыбызда туган күренекле кешеләр, истәлекле вакыйгалар, үткәрелгән чаралар турындагы бу тапшырулар туган телебезне саклауга ярдәм итә. Аларны безнең районыбыз халкы гына түгел, тирә-як районнарда яшәүчеләр дә тыңлый, радиотапшырулар турында уңай фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерәләр. Күренекле шәхесләребезнең тормыш юллары һәм иҗатына багышланган 275 радиотапшыруны туплап аудиодиск чыгарылды, алар район мәктәпләренә һәм китапханәләргә бүләк ителде.

Музей фондында булган материалларны кулланып “Без бит — Арча яклары”  өч томлыгын чыгаруга ярдәм иттек. Арча төбәге әдипләре иҗаты тупланган бу китаплар 1-11 нче  сыйныф укучылары өчен класстан тыш уку дәресләрендә һәм төрле чаралар үткәргәндә бик уңышлы кулланыла. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Ятимлеге аның – язмыштандыр, бөеклеге ләкин – халыктан!” исемле китап чыгарылды. Аңа якташ язучыларыбызның Тукай иҗатына карата фикерләре һәм аңа багышлап язган шигырьләре тупланган. Шулай ук Арча районында туып-үскән язучыларның  юмористик хикәяләре, шигырьләре, кызыклы мәзәкләре тупланган “Арча ягы шаярулары” дип исемләнгән китап бастырылды. “Арча” радиосы аша алып барылган тапшыруларның язмаларын туплап “Арча ягы –данлы төбәк” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Бу китаплар, уңышлы итеп кулланганда, туган телебезне өйрәтүдә өстәмә ярдәмлекләр булып тора.

Музеебызда үткәрелгән чаралар, күренекле шәхесләребезнең юбилейлары белән бәйле кызыклы язмаларны  “Арча хәбәрләре”, “Татарстан яшьләре” һәм башка газета-журналларга тәкъдим итеп барабыз. Бу язмалар да туган телне камилләштерүгә булыша дип уйлыйбыз.

Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин: “Тел – халыкның күңел кыңгыравы. Ә кыңгырау — кагылмасаң, чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауга ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”, – дип язган. Аның бу фикере бүгенге көндә безгә туган телебезне саклау, яшь буынга өйрәтү юнәлешендә туктаусыз эш алып барырга кирәклеген искәртеп тора. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, тел юкка чыгарга мөмкин. Ә тел бетә икән, ул халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә бетә дигән сүз. Тел саклансын өчен ул тулы хокуклы аралашу чарасы булырга тиеш. Һәрбер кеше үзенең туган телендә иркенләп, горурланып сөйләшсен иде.

                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                              директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Арчаның 2 нче садик балалары музеебызда кунакта булды

Гамьле очрашу

Казанбаш төп белем бирү мәктәбендә якташларыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, галим, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова һәм “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, язучы Вакыйф Нуриев белән очрашу булды. Кунакларны мәктәп директоры Камалов Ришат Ренат улы, укытучылар, укучылар якты йөз, татар халкының милли ризыгы – татлы чәкчәк белән каршы алдылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы, Казанбаш авыл китапханәчесе Авхадиева Рүзилә Равил кызы алып бардылар. Алып баручыларның төпле сораулар биреп кунаклар белән аралашу һәркем өчен кызыклы булды. Кичәне мәктәп укучыларының матур биюләре, җырлары тулыландырп, җанландырып җибәрде.

Гәүһәр Хәсәнова үзенең кая, нәрсә эшләгәнен, нинди планнар белән яшәвен кыскача гына укучы балалар аңларлык итеп сөйләп үтте: “Хәзерге көндә ТРның Фәннәр Академиясендә эшлим, аңа 8 институт һәм 1 үзәк керә. Академия ул – халкыбызның борынгы, сирәк очрый торган басмалары, Коръән, элеккеге галимнәренең язмалары белән танышу, туплау. Татарстан галимнәре бергәләп эш итә, татар теле тарихын, мохитен өйрәнә”.  Шулай ук Гәүһәр Хәсәнова үзенең иң мөһим планы – Мөхәммәт Мәһдиевнең 10 томлыгын чыгара башлауга сөенүен белдерде:

– Бу хыялымның нәтиҗәсе күренә башлады. Ниһаять, 6 томы чыкты. Калганнары эшкәртелде, хаталары төзәтелде. Әтиемә нәшриятта, коллективымда әле дә ихтирам бар, шулар нык ярдәм иттеләр. Мөхәммәт Мәһдиевне күпләр язучы буларак кына белә. Кызганыч, аны галим буларак кабул итмәделәр. Әтиемне галим буларак дөньяга танытасым килде. Элеккеге газета-журналлардагы әтием язган мәгълүматларны, материалларны, шулай ук зур шәхесләр турында язган язмаларны туплап, аларны китап итеп бастыру – әтием М.Мәһдиевне галим итеп күрсәтүнең зур өлеше. Бүген мәшһүр шәхесләребез турында язучы галимнәребез бар, әмма аларның күбесе бу проблеманы 1960 елларда ук, озак вакытлар онытылып торганнан соң, совет чорында ук фәндә беренче мәртәбә Мөхәммәт Мәһдиев язып чыкканын белми.

Гәүһәр Хәсәнованың әтисенә булган ихтирамы, аны хөрмәтләве эшләрендә ачык чагыла. Кичәдә катнашучы һәркемгә үзенең иң матур, җылы теләкләрен җиткерде. “Әти-әниләрегезне хөрмәтләп яшәгез, аларны хөрмәтләп яшәү – үзе зур бәхет!” – диде һәм үзенең тәрҗемә ителгән китапларын бүләк итте.

Вакыйф Вәкил улы Нуриев Сеҗе мәктәбендә укыганда ук районның “Коммунизмга” газетасына мәкалә-хәбәрләр язып, каләм чарлавын искә алды. Татарның башка милләтләр белән мөнәсәбәтен чагылдырган күләмле әсәр язарга хыяллануы турында да әйтте.

Кичәнең азагында Арча мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина: “Районыбызда төрле очрашулар оештырыла, затлы кешеләр белән аралашып, алардан үрнәк алабыз, күп мәгълүматлар туплыйбыз”, – дип Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриевка мәгариф идарәсе җитәкчесенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Туган җир кадере…

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә

Хәтеремдә калыр мәңге туган җирем.

Г.Тукай

Туган җир… Туган авыл… Туган туфрак… Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган җире бар. Кайда гына тусаң да, шәһәрме яки авылмы, һәр кеше өчен ул урын кадерле санала. Аның урамы да, йортлары, кешеләре йөрәгеңә якын. Һәр чокыры, елга-күле, чишмәләре, сайрар кошлары сине үзенә тартып тора торган тылсымлы урын ул – туган нигез.

Арчаның 1 номерлы мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр М.Мәһдиев музей экспозициясе белән якыннан таныштылар һәм Арчаның 90 еллыгы уңаеннан “Мин яратам сине, Арча!” темасына багышланган лекция дә тыңладылар. Ә укучылар үзләренең туган шәһәре Арчаны ничек яратуларын ак битләргә ясаган рәсемнәре, язулары аша аңлаттылар. Һәркем туган җирен үзенчә ярата, хөрмәт итә.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика