Ак баяным — гомерлек юлдашым
8 апрельдә районыбызның күренекле шәхесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Казанның 1000 еллыгы” медале иясе, хезмәт ветераны Реваль Хәким улы Мохтаровка 85 яшь тула. Аны һәркем хөрмәт итә һәм һәрвакыттагыча сәхнәләрдә ак баяны белән чыгыш ясавын көтә. Ул Олы Әтнә авылында яшәгәндә үк үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Район үзәгендәге бер генә концерт та аннан башка узмый. Баштарак гармун, аннан соң баян белән җырчыларга һәм биючеләргә ярдәм итеп килә. Аларга язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында агитбригада составында барлык авылларда чыгышлар ясарга туры килә.
Реваль абый 1958 елның мартында район культура йорты каршындагы драма коллективы спектакльләрендә катнаша башлый. Аның беренче башкарган роле Кәрим Тинчуринның Сәлих Сәйдәшев белән иҗат иткән “Зәңгәр шәл” мелодрамасында Булат роле була. Реваль абыйга бу җырлы рольне ышанып тапшыралар һәм ул аны югары дәрәҗәдә башкара. Аннан соң Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”ндә — Ильяс, Риза Ишморатның “Гөлзада”сында — Хафиз, Ч.Айтматовның “Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм” повесте буенча эшләнгән “Югалган бәхет”тә — Байтимер рольләрен, Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар”, “Наемщик”, “Башмагым”, С.Шәкү- ровның “Уракчы кыз”, “Туган туфрак”, Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә”, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”, И.Абдуллинның “Тиле яшьлек”, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Әхмәт Фәйзинең “Зәйтүнәкәй, акчарлагым”, М.Әблиевнең “Шәмсекамәр”, Туфан Миңнуллинның “Комиссия”, Әнгам Атнабаевның “Законлы никах белән”, “Балакайларым”, З.Шаһиморатовның “Хәят” спектакльләрендә төрле образлар иҗат итте. Реваль абый Мохтаров бу спектакльләрдә үзенең матур җырлавы, ак баянында өздереп уйнавы белән тамашачыларның мәхәббәтен яулый.

Ч.Айтматов. Гүзәлем Әсәл. Байтимер — Реваль Мохтаров, Ирек Мохтаров, Җәүһәрия Хәйруллина. З.Бәширов фотосы.jpg
Реваль Мохтаров берничә мәртәбә бөтенсоюз һәм бөтенроссия смотры дипломанты һәм лауреаты булды. Сәет Шәкүровның “Уракчы кыз” спектакле белән Йошкар-Ола шәһәрендә бөтенсоюз смотрында катнашып коллектив лауреат исеменә лаек була, шушы спектакльдән соң 1966 елда Әтнә драма коллективына Халык театры исеме бирелә. Чынгыз Айтматовның “Югалган бәхет” спектакле белән Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән смотрда беренче урынны алып, халык театрына бу спектакль белән 1973 елда Мәскәү шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясарга насыйп була. Бу спектакльдә аның тормыш иптәше Дамира апа һәм улы, ул вакытта 5 сыйныф укучысы, Ирек тә катнаша. Башкарган хезмәтен бәяләп Реваль Хәким улы Мохтаровка 1974 елда ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.
Ул үзенең тормыш юлы турында гади генә итеп: ”Мин Әтнә районының Олы Әтнә авылында 1934 елның 8 нче апрелендә хезмәткәр гаиләсендә туганмын. Әтием, Мохтаров Хәким Нәҗми улы, Татарстанның хәзерге Арча районы Яңа Кенәр авылында 1907 елда туган. Ул Әтнә районында юл төзү идарәсе башлыгы булып эшләгән. 1939 елда аны Татарстанның Яңа Писмән районына райбашкарма комитеты рәисе итеп билгелиләр. 1943 елда әти үзе теләп фронтка китә һәм шул ук елның сентябрендә Смоленск шәһәре өчен барган сугышта һәлак була. Әти төрле музыка коралларында: гармунда, скрипкада, мандолинада яхшы уйный иде. Әнием, Мохтарова Зәйнәб Зариф кызы, 1913 елда Олы Әтнәдә туа, район башкарма комитетында секретарь- машинистка булып эшләде.
1939 елга кадәр без Олы Әтнә авылында яшәдек, 1939 елда әтине Яңа Писмән районына җибәргәч, шунда күчендек. 1941 елда мин Яңа Писмән (хәзерге Лениногорск шәһәре) урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Әти фронтка киткәч без туган якларга, Олы Әтнәгә, әйләнеп кайттык. Мин Олы Әтнә урта мәктәбендә укуымны дәвам иттем, 1951 елда мәктәпне тәмамладым.
1951 елның 15 августында мин Олы Мәңгәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. 1954 елның 10 октябрендә Совет Армиясенә алындым, 1956 елга кадәр Төрекмәнстан республикасының Красноводск шәһәрендә хезмәт иттем.
Армия сафларыннан кайткач 1959 елга кадәр Кече Әтнә җидееллык мәктәбендә укытучы, аннан КПСС райкомында инструктор һәм пропагандист, 1960 — 1962 елларда Тукай районы мәдәният бүлеге мөдире, 1963 — 1969 елларда Кече Әтнә сигезъеллак мәктәбендә укытучы, 1969 — 1974 елларда Әтнә халык театрында сәхнәгә кую бүлеге мөдире булып эшләдем. 1974-1978 елларда Арча КПСС райкомында инструктор, 1979 — 1998 елларда район социаль тәэминәт бүлеге мөдире вазифаларын башкардым. Лаеклы ялга чыкканнан соң 9 елдан артык районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе итеп сайландым”, — дип искә ала.

К.Тинчурин. Казан сөлгесе, 3 пәрдә. Мөршидә — Җ.Хәйруллина, Ильяс — Р.Мөхтәров, Хәзрәт — К.Гайнуллин, мәзин М.Хасанов, карт М.Сабитов. 1958 ел, фев.
1954 елның июнь аенда алар Дамира апа белән гаилә коралар, бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Кызлары Динә Казан дәүләт финанс-экономика институтын тәмамлады. Аның ике улы: Ильфат һәм Айрат, икесе дә Казан дәүләт авиация институтында укыдылар һәм алар Казанда яшиләр. Спектакльләрдә катнашып йөргән уллары Ирек Украинада хәрби авиация училищесы бетереп Псков шәһәрендә транспорт авиациясендә хезмәт итә. Аларның улы Рөстәм Санкт-Петербургның юридик академиясен, кызы Альбина Мәскәүнең педагогия институтын тәмамладылар.

Ни кызганыч, озак еллар Арчаның өченче мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән, үзе дә бик күп спектакльләрдә катнашкан, гомере буе Реваль абыйның ышанычлы тормыш юлдашы булып, аңа һәр эшендә зур уңышларга ирешүдә ярдәм итеп яшәгән Дамира апа безнең арабызда юк инде. Бүгенге көндә Реваль абый Мохтаров аны сагынып, балаларының һәм оныкларының уңышларына сөенеп яши. Ул безнең музеебызда үткәрелгән чараларда катнашырга да вакыт таба, ак баяны белән татар халкының моңлы җырларын башкарып кичәдә катнашучы һәркемне сокландыра.
Хөрмәтле Реваль Хәким улын 85 яшь тулу көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының игелекләрен күреп, туганнарының һәм дусларының ихтирамын тоеп, күңел төшенкелегенә бирелмичә, мөмкин булганда гомер юлдашы — ак баяны белән чыгышлар ясап безне куандырып яшәсен иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Фотолар музей архивыннан
Геройларыбызның батырлыгына 75 ел
1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышында җиңүгә тиздән 75 ел була. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның тормыш юлларын, сугышта күрсәткән батырлыкларын өйрәнү буенча музеебызда зур эш башкарыла. Быел Советлар Союзы геройлары Нәкыйп Сафин, Валентин Ежковларның батырлыкларына 75 ел булды. Бу көннәрдә Арчада туып-үскән Валентин Ежковның документлары тупланып күргәзмә оештырылды, “Арча” радиосы аша тапшыру бирелде. Һәркем аларны хәтерләргә, онытмаска һәм алар белән горурланырга тиеш.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Фотолар музей архивыннан





…
Театрга багышланган күргәзмә
Республикада “Татарстан музейлары язы – 2019” акциясе старт алды, быел ул 1-7 апрель көннәрендә уздырыла. Музеебызда атна дәвамында төрле чаралар үткәрү планлаштырылды. 2 апрельдә музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Театр елына багышлап “Театр яктылыкка, нурга илтә!” күргәзмәсе ачылды. Анда театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән якташларыбыз: Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Гыйләҗ Казанский, Габделгазиз Монасыйпов, Гариф Ахунов, Диас Вәлиев, Фәнәвил Галиев, Булат Сәләхов, Гафур Каюмов, Раушания Фәйзуллина, Айдар Фәйзрахманов һәм башкаларның тормыш юллары, иҗатларына бәйле материаллар белән танышырга мөмкин.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
…
2019 ел — Татарстанда Эшче һөнәрләр елы
Районыбызның Шушмабаш авылында туып-үскән балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинаның кызыклы шигырьләре арасында эшче һөнәрләренә багышланганнары да бик күп, алар укучыларга һөнәр сайларга да ярдәм итә.
Язгы чәчүдә
Яз кояшы көлеп карый,
Җир кардан әрчелүгә.
Авылымның карты-яше
Чыга язгы чәчүгә.
Әти белән мин дә чыгам
Тракторга утырып.
Әти:”Улым, булыш син”,- ди
Миңа да руль тоттырып.
Шулай итеп җир сөрәбез
Әти белән без бергә.
Дулкын-дулкын буразналар
Ятып калалар җирдә…
Баш өстендә сайрап тора
Матур сабан тургае.
Әти әйтә: -Менә тиздән
Җитәр сабан туйлары…
Кран йөртүче
Озын муенлы жираф күк
Кран карап торганда,
Бер дә курыкмыйча эшли
Бер апа шул кранда.
Кирпеч төягән бишекне
Ул өскә алып тора,
Ә түбәндә ике абый
Кирпечне салып тора.
Электр уты кабынгач
Һөнәр мәктәбен тәмамлап,
Абый колхозга кайтты, —
Оста мастер икәнлеген
Күреп һәркем шаккатты.
Мәктәпләр, яңа клублар
Ак нур белән ялт итте;
Тавык фермасына да ул
Электр уты кертте.
Кичен, лампа янгач, ферма
Яктырды көндезге күк…
Таң атты дип белеп, әтәч
Кычкырды “Ки-ке-ри-күк!…”
Эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның дәрәҗәсен күтәрү максатында Казанда узачак WorldSkills — эшче һөнәрләр буенча Дөнья чемпионатына зур әзерлек бара. Чемпионат Казан шәһәрендә 2019 елның 22 августында ачылачак һәм 27 августка кадәр дәвам итәчәк.

Һәркем киләчәкне матур, ямьле итеп күрә белергә тиеш, моның өчен үзеңне кызыксындырган һәм ошаган һөнәрне сайлап алырга кирәк. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрнең кайсын гына сайласак та, авырлыклардан курыкмаска кирәк, яраткан эшеңне тырышып башкарганда гына һәркем бәхетле була. Һөнәр кием түгел, ошамаса аны еш алыштырып булмый, аны сайлауга җитди карарга кирәк.
РСФСРның атказанган төзүчесе, шагыйрь Вәзыйх Рәхимов яшьләргә үз һөнәренең мактауга лаек икәнен шигырь юлларына язып калдырган:
Без – авыл төзүчеләре
Без– авыл төзүчеләре,
Ышанычлы сүзебез.
Җылы итеп, яхшы итеп,
Зур фермалар төзибез.
Нык техника, тимер-бетон
Төзүчеләр кулында.
Яңа йортлар калкып чыга
Әрем үскән урында.
Кулдан килә, көч җитәрлек
Ак сарайлар салырга.
Бәхет эзләп читкә китми
Яшьләр, кала авылда.
Әйдә төзүче,
Кызганма көчең.
Азык-төлек илебездә
Мул булсын өчен.
Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Минһаҗ Кашапов, кеше нинди генә һөнәр сайласа да, укытучыларына рәхмәтле булуы турында яза:
Укытучыга
Сабыйлыктан олылыкка туры юлдан
Җитәкләгән кешеләрнең хезмәте зур.
Һәр балага тормышына ачкыч биргән
Укытучыга һәр кешенең хөрмәте зур.
Ил өстенә хәтәр-хәвеф килгәндә дә,
Ачлы-туклы, салкында да хезмәт иттең.
Синең өчен барлык кеше бердәй якын,
Хәллесен дә, ярлысын да хөрмәт иттең.
Ил чакырса, бар эшеңне читкә куеп,
Ерак юлга юл хәстәрен үзең күрдең.
Магниткада, чирәм җирдә син әйдәүче,
Һәркайда да үзең булып кала белдең.
Нинди генә хезмәт юлы кичермәдең,
Карышмадың олы хөрмәт сиңа барда.
Икътисадчы, сәясәтче һәм җитәкче,
Аппаратта бик тә җитди хезмәткәр дә.
Хезмәтегез хөрмәт белән бәяләнә,
Күңелләргә таш һәйкәлләр салып булмый.
Җирдә таштан әллә ниләр корып була,
Тик хөрмәтне җиңел генә алып булмый.
Заманалар, тормышлар да үзгә хәзер,
Укытучыга кадер-хөрмәт бармы бездә?
Үз эшеңә бирелгәнлек, олы бәхет,
Нык тазалык, түземлелек телим Сезгә!
Бүгенге көн хезмәт базарына күз салсак, хәзер анда нинди генә белгечлекләр юк. Тормыш алга барган саен, аларның төрләре дә һаман арта бара. Статистик мәгълүматлар буенча 40 меңнән артык һөнәр булуы билгеле. Шуңа күрә укучыларны, нинди һөнәр сайларга?- дигән сорау борчый. Элегрәк юрист, икътисад белгечлекләре өстенлек итсә, бүгенге көндә яңа юнәлештәге көллиятләр, югары белем бирә торган уку йортлары ачыла. Яшьләр дә замана белән бергә атларга, югалып калмаска тиешләр, чөнки һөнәрне дөрес сайлау кешегә илһам чыганагы булса, ул әле гаиләне тәэмин итү мөмкинлеге дә. Һәркем иртән теләп эшкә барса, ә кичен сагынып гаиләсенә кайта икән, тормышта үз язмышыннан зарланучылар сирәк булачак.
Сайлаган һөнәреңне намус белән башкарырга, уйлаган эшләреңне вакытында үтәп чыгарга кирәклеген кисәткән һәм борынгыдан килгән татар халык мәкальләре бар. “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Калган эшкә кар ява”, “Эше барның – ашы бар”, “Эш – кешенең көзгесе”, “Хөрмәт сөйсәң – хезмәт сөй”, “Тирләп эшләсәң – тирләп ашарсың” һәм башкалар.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай “Эшкә өндәү” шигырендә:
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.
Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,
“Уйнады” дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Һөнәр — ул кешенең төп эше, шөгыле, барлык һөнәрләрнең дә яхшы, кирәк булуын балаларга кече яшьтән даими аңлата барып, аларның үзләре теләгән , мөмкинлекләренә туры килгән һөнәрне сайлауларына ярдәм итәргә кирәк. Казанда үтәчәк чемпионатта катнашкан яшьләр тәҗрибәсен мәктәпләребездә теләп кабул итсеннәр иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Автор фотосы
…
Якташыбыз “Тантана — 2019” премиясе белән бүләкләнде
27 март – Бөтендөнья театр көнендә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган “Тантана -2019” премияләрен тапшыру тантанасы булды. Театр эшендә үзен күрсәткән шәхесләргә ел саен бирелә торган бу премиягә Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина лаек булды. Әлмәт Татар дәүләт драма театрында куелган Саймон Мурның ”Lady Газраил” спектаклендә Энни Уилкес роле өчен Фәйзуллина Раушания Самат кызы ”Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңеп, “Тантана -2019” премиясе белән бүләкләнде. Без якташыбыз белән горурланабыз, аңа ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.


“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Фотолар музей архивыннан
…
Тәрәзә артында
Тәрәзә артында – шигырь 1960 елның сентябрь аенда әдипнең туган авылы Гөберчәктә язылган. Әсәр әдип вафатыннан соң биш ел узгач Марат Хәбибуллинның кереш мәкаләсе белән «Арча хәбәрләре» газетасында беренче мәртәбә басыла. Шигырьдә лирик геройның хис-кичерешләре табигать күренешләре – көзге җил үксерүе, вак соры яңгыр сибәләве, усал җил образлары ярдәмендә тасвирлана. Аерылышу, ялгызлык хәсрәте миләшнең яфраклары өзелү һәм аның шәрә калуы белән тагын да тирәнәйтелә. Лирик геройның юанычы – язын агач яфраклар белән бизәлгән кебек, вакыт узу белән, сөйгән яр белән кавышу, сөйләшү һәм аңлашу булачак.
Чыганак:
Мәһдиев М. Тәрәзә артында // Арча хәбәрләре. — 2000.
Якташыбыз «Ел китабы» бәйгесендә җиңүче
Татарстан нәшриятларында 2017 елда басылып чыккан, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республиканың 1510 китапханәсе катнашкан, 15 мартта һәрбер номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Балалар әдәбияты номинациясендә Наласа авылында туып-үскән галим-педагог, язучы Гүзәл Әдһәмнең балалар өчен хикәяләре тупланган “Әбием ни исемле?” китабы беренче урынны алды. Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа иҗат уңышлары телибез.



«Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Шәфигулла Гарипов
Театр сәнгате – кабатланмас могҗиза
Бүген 27 март – Халыкара театр көне. Ул 1961 елдан билгеләп үтелә. Театр халкыбызның рухын ныгыта, туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уята, милләтләр арасында дуслыкны ныгыта һәм берләштерә. 2019 ел — Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан музейда районыбызда туып-үскән театр артистлары, режиссерлар һәм драматургларның иҗатлары белән бәйле экспонатларны барлау һәм яңа мәгълүматлар туплау дәвам итә. “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме белән оештырылган күргәзмәләрне һәркем яратып карый.









Кем ул Мөхәммәт Мәһдиев?
Иске Масра башлангыч мәктәбе укучылары Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Күргәзмәгә куелган әсбаплар аша аның сыйныфташлары, әсәрләрендәге кайбер геройлар турындагы мәгълүматларны белделәр. Язучы Иске Масра авылы турында “Торналар төшкән җирдә” повестенда искә ала. Авылның сөннәтче бабайлары хакында да онытмый, аларны әсәрендә гәүдәләндерә һәм Иске Масра авылын сөннәтчеләр авылы дип атый.
Оясында ни күрсә…
Гомәр Бәшировның юбилее уңаеннан Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган кичәдә музеебыз куйган күргәзмәне Флүрә апа һәм Зөфәр абый бик яратып караганнар иде. Ә Арчада үткәрелгән чарада катнашканнан соң Зөфәр абый музеейда булып, әтисенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозицияләрне карады. Гомәр ага белән бәйле материаллар белән танышу өчен, ул безне Казанда яшәгән фатирына чакырды һәм без бу тәкъдимне бик теләп кабул иттек.
15 март көнне Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улы Сафин белән Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның иҗатын өйрәнүне дәвам итү максатында Казан шәһәренә бардык. Безне язучының улы Зөфәр абый, аның тормыш иптәше Флүрә апа, кызлары Наилә якты йөз белән, бик якын итеп каршы алдылар. Гомәр ага кулланган җиһазлар, иҗатына ярдәм иткән һәм музей өчен бик кыйммәтле булачак әйберләр белән таныштык. Якташыбыз кулланган керосин лампасы, аны алыштырган абажурлы өстәл лампалары, татар шрифтына көйләнгән язу машинкасы, бик күп әсәрләрен утырып язган, имәннән эшләнгән ике тумбалы өстәле һәм урындыгы, утызынчы елларда ук бизәкләп эшләнгән комод бик пөхтә итеп, кадерләп сакланган.
Аларны күрсәткәннән соң Зөфәр абый:»Менә бу портфельне әти кая гына барса да, үзеннән калдырмый иде. Аның эчендә әсәрләренең кулъязмалары, кирәкле документлары була иде. Әти бер вакытны гади каләм белән язасым килә диде. Мин аңа пыяла кара савытлары, агач каләм сабы һәм гади каләмнәрдән торган бу җыелманы эзләп табып алып кайтып бирдем. Соңгы елларда күзе начар күрү сәбәпле, ул эш вакытында өстәлнең ике ягына ике лампа куеп эшләде. Бу пычакка ошатып пластмассадан ясалган кискеч китап битләрен кисү өчен кулланыла, чөнки элек типографиядән чыккан яңа китапларның битләре киселеп бетмәгән була иде, без кечкенә чакта әтинең аны кулланып утырганын хәтерлим. 30 елларда ук агачтан ясалган бу гөл кую җайланмасын әни бик яратты, анда иң матур чәчәкле гөлләр генә була иде. Без аны кая гына күченсәк тә, үзебездән калдырмадык. Әти тикшерүче булып эшләгәндә фотога төшерү серләрен өйрәнә, аның үзе төшергән фотолары күп иде. Мин үзем дә фотограф буларак әтинең “Фотокор -1” фотоаппаратын бик кадерләп саклыйм. Киноларда гына күрергә мөмкин булган, башка бөркәнеп төшерә торган фотоаппарат ул, менә аның штативы да биредә тора. Соңгы елларда әти лупа куллана иде, мин бүләк иткән пәкене карандаш очлаганда файдаланды, бу кечкенә счетта бөтен исәпләүләрен башкарды. Әтинең истәлеге булып Швейцариядә эшләнгән алтын кул сәгате калды, аны бүгенге көндә файдаланып булмый, бик күп җирләрдә ремонтка тәкъдим итеп карадым, ләкин ясый алмадылар. Әтигә бүләк иткән Габдулла Тукай бюсты, Володя Ульяновның бронзадан ясаган фигурасы, картиналар, сувенирлар безнең өчен бик кадерле. Киләчәктә әтинең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләргә бу әйберләр ярдәм итәр әле,”- дип күрсәтеп йөрде.
Безне гаҗәпләндергәне, Гомәр абыйның басылып чыккан әсәрләре һәм башка язучыларның култамгалары язылган китаплары белән тулган шкафлар булды. Без анда “Намус” романының чит телләргә тәрҗемә ителеп басылып чыккан китапларын күрдек, ул әсәр 22 телгә тәрҗемә ителгән. Аларның күбесе бар, Зөфәр абыйның әйтүенә караганда Гомәр абыйга берничәсен җибәрмәгәннәр. Безгә Зөфәр абый тагын бер кызыклы истәлек сөйләде. “Арча комсомол оешмасы активисты, контон комитеты инструкторы Кадыйр Урманов Арчада әтием белән таныша һәм дуслашып китәләр. Бергәләп өмәләргә чыгалар, төрле җәмәгать, культура-агарту эшләрендә катнашалар, комсомол клубы каршындагы стена газетасын чыгаралар. Аларның дуслыгы гомер буе дәвам итә. Кадыйр Мәскәүгә эшкә киткәч, Балтачта халык тикшерүчесе булып эшләргә күчкән әтиемә Ленин әсәрләренең һәрбер томын сатып алып җибәреп баруны үз өстенә ала һәм сүзендә тора. Әти аларны шкафында саклады һәм рәхмәт әйтеп файдаланды. Музейга кирәк булса, бүләк итә алам”,- диде Зөфәр абый. Без дә шкафта тезелгән Ленин томнарын күрдек, Гомәр һәм Кадыйр абыйларның чын дус булуларына сокландык.
Бүлмә почмагында түгәрәк өстәл тора. Аның өстендә көмештән эшләнгән кофе һәм чәй сервизы, сөт һәм шикәр савытлары, бизәкле поднос, өстенә чәйнек куелган самовар тора. Гомәр абый белән Кәримә апа шул өстәл янында сөйләшеп чәй эчеп утырган кебек тоелды. Гомәр абыйның 50 яшенә үзбәк язучылары бүләк иткән зур пылау тәлинкәсен күргәч, моңа пылау салып карадыгызмы, дип кызыксындык. Зөфәр абый моны тутырырлык пылау пешергән булмады, дип елмайды.
Стенада эленеп торган портрет якташыбызның нәкъ үзе кебек итеп ясалган. Аны Мәскәүдә, ул анда барган саен, Гомәр абыйның үзенә карап ясаганнар. Портрет мәдәният министрлыгы соравы буенча эшләнгән, ләкин ни сәбәптер Гомәр абыйның үзенә сатып алырга туры килгән. Зөфәр абый әтисенең портретын саклау өчен зур тырышлык куя, бүлмәдә температура режимын һәм дымлылыкны саклый. Ул безнең музейга бу портретның фотокүчермәсен бүләк иткән иде. Ә портретның оригиналын күреп без бик сокландык, Гомәр абыйның үзен кургән кебек булдык, янында фотога төштек.
Зөфәр абый үзе дә күренекле фотожурналист, ул бик күп фотоальбомнарның төзүчесе, бизәүчесе һәм фоторәсемнәр авторы. Ул музеебызга 150 дән артык күренекле шәхесләребезнең фотосүрәте тупланган “Онытылмас йөзләр” фотоальбомын бүләк итте.
«Әтигә мәкалә язу өчен обкомнан Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н китергәннәрен хәтерлим. Мин дә аларны тотып карау бәхетенә ирештем һәм Германия концлагерьларыннан исән калып Казанга әйләнеп кайткан бу документларның төп нөсхәләрен күрү мине тетрәндерде. Шуннан бирле уйланып йөрдем һәм “Моабит дәфтәрләре”нә багышлап фотоальбом төзедем,”- диде Зөфәр абый. Без дә бу альбом белән таныштык.
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, дигән халык мәкале бар. Флүрә апа һәм Зөфәр абыйның Гомәр абый белән Кәримә апа турында сөйләгәннәреннән чыгып, танылган язучының балалары аларның үрнәгендә ныклы тәрбия алып үскәненә, яшәгәненә ышандык. Бер-берсенә булган ягымлы мөнәсәбәт, ихтирам күренеп тора, нәкъ Гомәр абый белән Кәримә апа кебек.
Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның истәлек-хатирәләре, көндәлек язмалары тупланган “Күңел дәфтәре” китабын укыганда аның дусларына, хезмәттәшләренә, бигрәк тә кызы Лилия апа һәм улы Зөфәр абыйларның гаиләсенә карата булган уңай фикерләренә игътибар итәсең.
“Минем бүген туган көнем. Менә миңа 83 тулды. Мине якыннарым, улларым-кызларым, кайбер иптәш кордашларым тәбрик итте. Өйдәгеләр – Зөфәр, Флүрә, Наилә һәм Кәримә белән бик һәйбәтләп сыйландык. Флүрә килен тәмле ризыклар пешергән иде. 1984, 7 гыйнвар”.
“2 мартта, шимбә көн, Гариф Ахунов белән Арчадагы дусларыбыз алдынгылар слетына алып киттеләр. Арчага улым Зөфәрләрдән киткән идем. “Безгә кайтырсың” диделәр дә, аларга кайтып кундым. Анда без кечтеки кызый Камилә белән бик дус. Ул мине һәрвакыт матур киенеп каршы ала, без аның белән ничектер сөйләшергә сүз дә табабыз, аның янында мин үземне берникадәр сабыйлашкан, йомшак күңелле, мәрхәмәтле бер бабай итеп, сүзчән итеп тота башлыйм. Сабый баланың беркатлы самимилеге, күрәсең, ничектер миңа да тәэсир итәдер. 1996, 6 март”.
Бу истәлекләрдә телгә алынган Наилә — Гомәр абыйның оныгы, бүгенге көндә Казан консерваториясендә инглиз һәм итальян телләре, ә оныкчыгы Камилә Казан федераль университетында инглиз теле укыталар.
Без Зөфәр абыйлар гаиләсендә булып, әтисе Гомәр Бәшировның иҗатын өйрәнүне дәвам итүләрен, аның башкарган хезмәтләренә зур хөрмәт белән карап, киләчәк буыннарга җиткерү өчен тырышуларын күрдек. Без якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатына бәйле өстәмә мәгълүматлар алдык, кызыклы яңалыклар белдек. Зөфәр абый Яңасала мәктәбендә урнашкан музейга мөмкин булганча ярдәм итәргә ышандырып калды.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Зөфәр Бәширов, Ленар Гобәйдуллин фотолары












































