Истәлекләр барлаганда…
Иске Муй авылында Мөхәммәт Мәһдиевнең укучысы Фәнис ага Гыйбадуллин белән очраштым. Ул гомере буе авылда яшәгән. Туган авылында башлангыч белем алып Курса Почмак мәктәбендә җидееллыкны тәмамлап, Казанбаш урта мәктәбенә укырга бара. Мөхәммәт ага алар сыйныфына тарих фәненнән белем бирә. Очрашу барышында Фәнис абый укытучысының асыл сыйфатларына басым ясап, аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Габдулла Тукай турында замандашлары
Габдулла Тукай турында замандашлары – мәкалә. Автор Г.Тукайны якыннан белгән, аңа киемнәр тегеп бирүче авылдашы, тегүче Гатиятулла бабай турында бәян итә. Автор, аның сөйләгәннәре дөреслегенә ышану өчен, кайбер китапларны яңадан укый. Хәтта Тукайга теккән киемнең бәясенә кадәр сораша. Гатият бабай Г.Тукайга кепка, костюм тегеп биргән тагын бер Гөберчәк кешесе, М.Мәһдиевнең герое Кәшфинең атасы Хәлиулла агай турында да белә. Язучы бу мәкаләсе аша укучыда кызыксындыру хисе уята: икенче тегүче кем ул? Аның тормышы, язмышы ничек булган?
Чыганак: Мәһдиев М. Габдулла Тукай турында замандашлары //Идел. – 2009. – №10; Габидуллина Х. Аның геройлары – безнең авыл кешеләре! // Татарстан яшьләре.– 2015. – 17 декабрь. – Б.10.
Әдәбият: Мәһдиев М. Сызып ак нур белән. – Казан.– 2014. – Б.17-19.
Габидуллина Х.
Авыл алга карый
Авыл алга карый – мәкалә. Автор авыл тормышындагы проблемаларны өйрәнеп, мәкалә язар өчен, туган ягына кайта. Якташларының “Куйбышев” исемендәге колхозгадагы (Гөберчәк, Казаклар, Чөмә-Елга, Сикертән авыллары) үзгәрешләргә мөнәсәбәтен ачыклый, аларның шәхси тормышларына күз сала. Салих Шәймуллин, Диләрә Әхмәдуллина, Васил Әминев, Борһан Хәбибуллин кебек авылдашлары турында яза. Авылдагы гореф-гадәтләрнең үтәлеше турында колхоз рәисе Вагыйзь Газимовтан белешә. Автор: “Нинди игътибар кирәк хезмәт кешесенә?”– дигән сорауны куя һәм шунда ук җавабын да табарга омтыла.
Чыганак: Мәһдиев М. Авыл алга карый // Социалистик Татарстан. – 1982. – №192.– 21 август.
Габидуллина Х.
Татар телен белмәгәч
Татар телен белмәгәч – көлдергеч. М.Мәһдиев бу язмасы белән баланың туган теленә мөнәсәбәтен ачыклый, татар теленә карата мәхәббәт уята, уйландыра да, көлдерә дә. Күчтәнәч-бүләк бирү ысулы белән татар телен өйрәтү өчен иң кулай алым, дип Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә”сен мисалга китерә. Әдип ана телен өйрәтү өчен төрле алымнар куллану кирәклегенә басым ясый.
Чыганак: Мәһдиев М. Татар телен белмәгәч…//Салават күпере.– 1994. – №11.
Габидуллина Х.
Шигырь җаен белмәгәч…
Шигырь җаен белмәгәч… – көлдергеч. Язучының кече яшьтәге балалар өчен язган көлдергечләре тәрбияви максатка көйләнгән. М.Мәһдиев, алар аша балаларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләп, дөрес итеп сөйләшергә, тирә-як мөхиткә игътибарлы булырга өйрәтә. Көлдергеч ахырында сорау да куя: “Ә шигырьнең дөрес укылышы ничек, нәни дуслар?”. Уйлану өчен җирлек тудыру – язучының бер алымы, дип карарга кирәк.
Чыганак: Мәһдиев М. Шигырь җаен белмәгәч…// Салават күпере. – 1994. – №11. Габидуллина Х.
Малифотон, тыраңгай…
Малифотон, тыраңгай… – көлдергеч. М.Мәһдиевнең улы Искәндәр кечкенә вакытта кайбер авазларны дөрес әйтми. Әдип, улының сүзләрен кулланып, балалар өчен көлдергечләр яза һәм аларны “Салават күпере” журналында бастырып чыгара.
М.Мәһдиев, кечкенә балалар сөйләмендә була торган бу халәтне, шушы көлдергеч аша тәрбиячеләргә, әти-әниләргә кулланып, баланың сөйләшүен дөресләү, чиста сөйләмгә ирешү максатын куя.
Чыганак: Мәһдиев М. Малитофон, тыраңгай… // Салават күпере. – 1994. – №11.
Габидуллина Х.
Кесә төбеннән
Кесә төбеннән – истәлек-мәкалә. Язучы “Фронтавиклар” әсәрендәге геройларның кайберләре үзенә бик ошаганлыгын яшермичә укучыга җиткерә. Кемнәрнеңдер әсәрдә үзләрен күрүе, геройларга охшаш кешеләрнең барлыкка килүе турында да әйтә. Студент кызларның зачетка ничек итеп әзерләнүләренә кадәр яза. Бу турыда сөйләшүләрне кызы Гәүһәр ничек анализлавын да бәян итә.
Чыганак: Мәһдиев М. Кесә төбеннән… // Мәгърифәт. (билгесез-90 нчы еллар тирәсе). Габидуллина Х.
Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы
Мәһдиева Бибирабига Мөхәммәтсафа кызы – Саба районы Түбән Симет авылында 1891 елда туа. М.Мәһдиевнең әнисе. Мәгърифәтче Таип Яхиннар нәселеннән. Аның турында укымышлы, бала җанлы, тәбәнәк буйлы, киң күңелле, юмарт хатын иде, дип искә алалар. 1915 елда Сөнгатулла кияүгә чыга, Гөберчәктә яши башлый. Авыл балаларына белем бирә, үзен хөрмәт итеп, “Абыстай” дип кенә атаганнар. Игезәк Рашат-Мөршидә, Мөхәммәтрашат, Габдерәшит (1918-2001), Рәкыйга (1921-1946), Рауза (1924-1990), Равия (1926-2001), Мөхәммәт (1929-1995) исемле балалары дөньяга килә. 1971 елның 6 ноябрендә бакый дөньяга күчә.
Әдәбият: Нуруллин Р. Яхиннар. – Казан, 2016. – Б.75-87.
Габидуллина Х.
Билалов Мәгъсүм
Билалов Мәгъсүм – М.Мәһдиевнең дусты, күршесе. “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәрдә ятим калган күрше малае Мәгъсүм образының прототибы. Кече яшьтән, әти-әнисе бик иртә үлеп, ике туганы белән ятим кала, моңлы бала булып үсә, моряк булып хезмәт итә. Казанда җаваплы эштә (аэродром складлар мөдире) эшли. М.Мәһдиев аның турында “Яшь ленинчы” газетасына зур мәкалә дә яза.
Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан,– 1995. – Б.355-356.
Габидуллина Х.
Зарипова Рауза Сөнгатулла кызы
Зарипова Рауза Сөнгатулла кызы – Арча районы Гөберчәк авылында 1924 елда Сөнгатулла мулла гаиләсендә туа. М.Мәһдиевнең бертуган апасы. Белем алгач, Казан шәһәренә китеп, гомер буе шунда яши. Ире Гомәр белән ике бала үстерә: Әлфия һәм Камил. Рауза Сөнгатулла кызы бар тормышы сәүдә эшенә багышлый. Товарларга дефицит вакытта энесе Мөхәммәткә һәрвакыт ярдәм итеп тора. 1990 елда вафат.
Әдәбият: Нуруллин Р. Яхиннар. – Казан, 2016. – Б.81.
Габидуллина Х.