Музейда очрашу

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеена 26 ноябрь — Әниләр көн уңаеннан Яңа Кенәр авылының имам-хатыйбы Ирек Галиев һәм Арча үзәк хастәханәсенең акушер-гинекологы  Гөлсинә Исламова килде. Очрашуда сүз әниләр, ана булу һәм әхлакый-җенси тәрбия хакында барды.

Партиянең XXVII конференциясе

Бүген музеебызда «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең XXVII конференциясе узды.

Муса Җәлил премиясен алган якташыбыз

Даны еракларга таралган, җырларда мактап җырланган, уңган кешеләре белән горурланган, биш йөз еллык тарихы булган Наласа авылына багышланган “Гасырларны кичкән Наласа” китабы 2012 елда басылып чыкты. Якташыбыз Рөстәм Галиуллин бу китапка кереш сүзендә:“Авыл хәтере – мәңгелек. Изге эшләре, игелекле гамәлләре белән тарихка кереп калучыларны буыннан-буынга үрнәк итеп сөйлиләр. Күңеле керләнеп, ялгыш адым ясаучыларны да беркайчан онытмыйлар. Алары инде яшь буынга гыйбрәт итеп искә алына. Биш гасыр дәвамында Наласабыз төрлесен күргәндер”,- дип язган. Ул вакытта егерме биш яшьлек егетнең авылдашларына әйтер сүзе булуы һәм туган авылы тарихына багышланган китапта үзе турында да мәгълүмәт бирелүе зур горурлык.

 Галиуллин Рөстәм Госман улы 1987 елның 26 ноябрендә Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әнисе Нурсия татар теле һәм әдәбияты, ә әтисе Госман математика укытучысы. Зур хөрмәткә лаек булган укытучылар гаиләсендә ике апасына кадерле энекәш булган Рөстәм балачагын бик бәхетле үткәрә. Ул туган авылында урта мәктәп тәмамлый.. Мәктәптә укыганда һәр Наласа малае кебек татарча көрәш, волейбол һәм башка спорт төрләре белән кызыксына. Рөстәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына укырга керә. Шул елларда “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларына йөри башлагач, иҗат дөньясына тартыла. Университетта укыган вакытында ук ул “Чаян” журналында, “Шәһри Казан” газетасында эшли башлый.

 Рөстәм Галиуллин – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү, “Идел яшьләр үзәге”, Татарстан язучылар берлеге оештырган бәйге – “Иделем акчарлагы”нда проза әсәрләре буенча 2006 елда 1 урынга, 2007 елда Гран-прига лаек булды. 2007 елда әдәбият һәм фән өлкәсендәге уңышлары өчен Арча якташлык җәмгыяте премиясе бирелде.

 Ул 2009 елда Татарстан Журналистлар союзына алына. Шул ук елда Татарстан Журналистлар союзы белән берлектә “Татмедиа” агентлыгы оештырган Х11“Бәллүр каләм–2009” журналистлар бәйгесенең “Ел ачышы” номинациясендә җиңү яулый. 2009 елда публицистика жанрында ирешкән уңышлары өчен Арча район хакимиятенең Гариф Ахунов исемендәге беренче дәрәҗә әдәбият премиясенә лаек була. Ул “Әхәт батыр” хикәясе белән 2010 елның иң яхшы “Чәчмә әсәр” номинациясендә өченче урын алды. Рөстәм Госман улы 2009 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм КДУ аспирантурасында укуын дәвам итә.2010 елның 1 ноябреннән – “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире, 2011 елның 16 декабреннән “Идел”журналының баш мөхәррире булып эшли, Бүгенге көндә ул Татарстан Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе вазифасын башкара. Рөстәм Галиуллин 2009 елда иң яшь язучы буларак Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә.

 Якташыбыз 2012 елның 25 декабрендә “Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типлары һәм образлар системасы” дигән темага филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклады. 2008 елда беренче китабы “Гипнозчы малай”, 2012 елда “Юлларда җил ак иде”, 2013 елда Мәскәүдә рус телендә “Одиночество” дигән китаплары дөнья күрде. Аның әсәрләре рус, төрек, кыргыз, казакъ һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә Василий Аксёновның “Ленд-лиз балалары” романы, “Күз карасы” һәм “Җирән” хикәяләре тупланган сайланма әсәрләрен, Анатолий Егинның “Үзбәк хан” романын татарчага тәрҗемә итеп, аерым китап буларак чыгаруга иреште. Якташыбыз шулай ук Рауль Мирхәйдәровның “Җәяүле сәйран” романын, “Мартук” автобиографик повестен, “Җәяүле татар” һәм “Диңгез аша ялгыз” бәяннарын, Рөстәм Вәлиевнең “Дөнья гаме” романын, Айдар Сәхибзадәнең “Апологет” хикәясен, Салават Юзеевның “Үлгәннәрне бүлдермә” романын татарчага тәрҗемә итте. Әдәбият сөючеләр ”Казан утлары” һәм “Идел” журналларында ул әсәрләр белән танышу бәхетенә ирештеләр. Рөстәм Галиуллин Тәүфикъ Әйдинең роман, повестьлары, сәяхәтнамәләре, иҗат портретлары, публицистик мәкаләләре тупланган 4 томлыгын төзеп чыгарды. 2015 елда якташыбыз Рөстәм Галиуллинга әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе бирелде.

 Бүгенге көндә Рөстәм Галиуллин бик актив иҗат итә, аның тиздән язучы һәм тарихчы, педагог Таҗетдин Ялчыгол турында “Васыять”дип исемләнгән тарихи романы китап булып чыгачак.“Безнең мирас”журналының быелгы унберенче санында шул әсәрдән өзек бирелде, язмадан күренгәнчә бу роман бик мавыктыргыч әсәр булыр кебек. “Казан утлары” журналының соңгы санында басылып чыккан “Әдрән” дип исемләнгән бәянын барыбыз да бик яратып укыдык.

 Ул барысына да өлгерә: төрле конференцияләрдә, очрашуларда чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклашу максатында илебезнең башка төбәкләрендә, чит илләрдә була, оештырылган экспедицияләрдә катнаша, өлкән язучылар тәҗрибәсен ныклап өйрәнә.

 Якташыбыз Рөстәм Галиуллин “Казан арты” тарих-этнография музеены белән даими элемтәдә тора. Әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аның газета-журналларда басылган ике йөздән артык мәкаләсе, үзенең әсәрләре тупланган һәм тәрҗемә иткән китаплары, тормышы белән бәйле фотосүрәтләр, кулъязмалар тупланган һәм аларның күбесе “Бүгенге көндә иҗат итүче якташларыбыз” экспозициясендә урын алган.

 Рөстәм Галиуллинга бу көннәрдә 30 яшь тула. Якташыбыз үзенең гомер бәйрәмен алда әйтелгән уңышларына сөенеп, хатыны Эльвира, кызы Камилә һәм улы Ирхан белән тату гаиләдә, әти-әниләренең, туганнарының ярдәмен, кайгыртучанлыгын тоеп, алган белемнәрен уңышлы кулланып, киләчәктә әдәбият сөючеләрне мавыктыргыч әсәрләре белән шатландырырга уйлап, алга зур планнар корып каршы ала. Без якташыбыз Рөстәм Галиуллинның яшь килеш шундый зур уңышларга ирешүенә сөенәбез һәм бик горурланабыз. Барлык райондашларыбыз исеменнән без аны туган көне белән ихлас күңедлән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, иҗат уңышлары телибез.

 “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Рөстәм Галиуллин иҗатына багышланган күргәзмә эшли

Шушмабаш мәктәбе музее

«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Шушмабаш мәктәбендәге туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге белән танышып кайтты. Әлеге музей 1985 елның 9 маенда Шушмабаш авылы ветераннары һәм «Северный» совхозы директоры Вагыйз Минһаҗев катнашында ачылган.

Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр

Бу көннәрдә төзекләндереп ачылган Ахун чишмәсе турында газета-журналларда язмалар күп булды. Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә, аны ачу тантанасында катнаштык һәм Кечкенә Өчиле авылы турында өстәмә материаллар өйрәнүне дәвам итәргә булдык.

Менә без Кечкенә Өчиле авылы урнашкан урынга килдек. Шушы авылда туган Идрисов Фәнис Әлтаф улы белән сөйләшәбез. Ул үзе бүгенге көндә гаиләсе белән Көтек авылында үзе салып чыккан өр-яңа нигездә яши.  Фәнис Кечкенә Өчиле авылын искә төшереп: “Менә безнең авыл шушы урында, биредән ат юлы уза иде. Менә Гариф Ахуновның туган, үскән нигезе шушы. Бу урында безне төшергән карточкасы бар аның. Беренче өйләре  менә монда, икенче өйләре әнә тегендә. Тоташ бер түбә астында иде алар. Беренчесе – ак өйләре. Ә монысы – кара өй. Әнә тегендәге чокыр – аларның бәрәңге базы. Гариф абыйларның өйләре искиткеч матур, ул бездән өстә, елгага таба карап тора иде. Мин үземне белгән вакыттан Кечкенә Өчиледә алты гаилә яшәде. Безнең авыл бик матур, бөтен тирә-ягы яшеллек, чишмәләр бик күп иде. Аларның күбесе, 1990 елларда буа төзелгәч, су астында калды. Араларында бик көчле чишмәләр бар иде. Су астында искиткеч матур болыннар да калды.

Малай вакытта Рәшит Ахунов та бирегә кайтты. Без аның белән бергә уйнап үскән малайлар. Гарифҗан абыйга килгәндә, ул гел нәрсәдер язып утыра торган иде. Аңа еш кына Шәһидә апа ниләрдер әйтеп яздыра иде. Алар икәүләшеп иҗат иттеләр. Гариф абый язудан туктаган арада Казансу буена төшеп, балык тотарга ярата иде. Безнең кармакларга иң беренче кылны да Гариф абый алып кайтып бирде. Шулай итеп, Гарифҗан абый, җәй саен бирегә кайтып,  әнисе Бибинур апа янында шактый вакыт яшәп, иҗат иттте. Әниләре 1963-1964 елларда гына Кечкенә Өчиледән Арчага, Ризван исемле улы гаиләсенә күченде. Ризван абый Бибинур апаның икенче ире Нурулладан туган улы була. Ризван абый әле дә исән-сау, уллары Рамил, Рөстәм дә Арчада яшиләр”, – дип үзенең истәлекләрен сөйләде ул.

Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр яңартуны без Фәниснең Көтек авылында яшәүче бертуган апасы Сәвидә апалар гаиләсендә дәвам иттек. Без килеп кергәч Сәвидә апа безгә Гариф Ахунов төшергән фоторәсем күрсәтте һәм сораулар да биргәнне көтмичә: “Бу фотога без 1955 елда төштек. Алда Кечкенә Өчиле авылында туган  күренекле язучы, авылдашым Гариф абый Ахуновның улы Рәшит, аңа ул вакытта 2 яшьләр булгандыр. Сул яктан беренчесе мин, Сәвидә Идрисова, миңа ул вакытта 9 яшь. Мин 1940 елда Кечкенә Өчиле авылында  туганмын. Әтием Әлтаф, әнием Бибисара “Кызыл Көтек” колхозында эшләделәр. Абыйларым Рафис, Данил солдат хезмәтеннән соң Ашхабадта яшәделәр, балалары белән хәбәрләшеп яшибез. Безнең гаилә Көтек авылына 1959 елда күченде”, – дип сөйли башлады Сәвидә апа.

“Әйе, мин хәтерлим әле, аларның өйләрен сүтеп, озын арбалар җиккән атлар белән ташыдылар. Өмә ясап күтәрделәр. Сәвидә терлекчелектә эшләде, без аның белән гаилә корып өч бала үстердек. Улыбыз гаиләсе белән бергә тату гына яшәп ятабыз”, – дип сүзгә кушылды Рамазан абый Мөбәрәкшин.

Сәвидә апа башлангыч сыйныфларны Көтек мәктәбендә, җиденчегә кадәр Казанбашта укыган. “Безнең Кечкенә Өчиледә чишмәләр бик күп иде, җәй буе су буенда була идек. Гариф абыйның Гайшә апасы белән әни өчен эшкә йөргәнемне хәтерлим. Тишелеп чыкмаган урыннарга кукуруз орлыгы салабыз яки тишелдерелгәннәрен утыртабыз, чөгендер чүбе утау һәм башкалар. Гайшә апа бик тырыш, безгә дә ярдәм итте. Аларның әниләре Бибинур апа да бик әйбәт, кешелекле, ярдәмчел иде. Әти-әниләр авылны бик сагынып яшәделәр. Мин үзем дә әле ел саен авыл урыннарын карап, зиратында булып, догалар укып төшәм. Бу фотода минем янда Әминә апа, ул хәзер Арчада яши. Ул миннән өч яшькә олырак, авылыбыз турында ул күбрәк тә хәтерлидер. Ә уң якта Гөлшаһидә апаның апасының кызы Наилә. Алар Казанда яшиләр, Гариф абыйларга ияреп кунакка кайта иде. Ул Рәшитне бик яратты, гел аны ияртеп йөртте. Ул соңыннан бик дәрәҗәле врач булды, ләкин безгә аралашырга туры килмәде. Бу фотоны музейга бүләк итәм”, – дип балачак елларын искә алды Сәвидә апа.

Арчада яшәүче Әминә Әсхәдулла кызы белән очрашкач, фотоны күрү белән аптырап калды, ләкин ике яшьлек Рәшит Ахуновтан башкаларын танып  әйтте. Әминә апа:”Мин үзем Кечкенә Өчиледән тугел, аңа якын гына булган Каенлык авылыннан. Безнең балачак Кечкенә Өчиледә узды, барыбыз бергә җыелып су коена идек, төрле уеннар уйнадык, чишмәләреннән су эчтек, болыннарыннан какы-кузгалаклар ашадык. Гариф абыйлар өе каршында шомырт, балан үсә иде. Өйләре ике яклы, өйалды белән тоташтырылып эшләнгән. Минем хәтеремдә Бибинур апа ап-ак яулыктан, бик чиста, ягымлы булып истә калган. Гариф абый белән Гөлшаһидә апаның шәһәрчә киенеп кайтканнарын, буш вакытларында авыл халкы белән аралашканнарын, соңрак кечкенә Рәшит белән уйнаганнарны әлегедәй хәтерлим. Бу фотоны Гариф абый төшергәндер, ул фотога төшерергә ярата иде. Чишмәне төзекләндереп ачуны телевизордан күреп бик куандым”, – дип сөйләде.

Кечкенә Өчиле белән бәйле истәлекләрне барлаганда һәркем Ахун чишмәсен яңартып, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматләр урнаштырып авылларының урынын мәңгеләштерүгә үзләреннән зур өлеш керткән “Таттелеком” оешмасына һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Кечкенә Өчиле авылында яшәгән берничә кеше белән очрашу вакытында гына да күп яңалыклар белдек, истәлекле фотога юлыктык. Киләчәктә Кечкенә Өчиле авылы белән бәйле материалларны Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена хәбәр итүегезне, кызыклы  фотолар табылса безгә тапшыруыгызны үтенәбез.

Шәфигулла Гарипов

 

Шушмабаш авылында

Бүген Шушмабаш авылында яшәүче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Гани улы Әхмәтов белән очраштык. Ул үзенең хезмәт юлында булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, музей фондына фоторәсемнәр бүләк итте.

Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тула.  Шул уңайдан музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә күргәзмә эшли.

 

 

«Зур этнографик диктант»

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Зур этнографик диктант» яздылар.

“Арча. Туган тел, гореф гадәтләр: киләчәккә караш”

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Арча. Туган тел, гореф гадәтләр: киләчәккә караш” исемле «түгәрәк өстәл» узды.

 “Туган телдә белем һәм тәрбия” секция эше  резолюциясе

            Секция эшендә иҗтимагый оешма вәкилләре, Язучылар берлеге әгъзалары, югары һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре,  урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, “Казан арты” тарих-этнография музее вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре,  Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең мәгариф идарәсе методистлары,Арча муниципаль районы гомуми белем оешмаларының туган  телһәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Секция киңәшмәсендә  милли гореф-гадәтләрне, йолаларны  Арча районы мәгариф системасы эш тәҗрибәсендә максатчан һәм нәтиҗәле куллану формалары, бу юнәлештә көч куярлык  белемле кадрлар белән тәэмин ителеш, тигез милли тәрбия алуның дәүләти мөмкинчелеге, гомуми белем учреждениеләренең этномәдәни потенциалы кебек актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Секция эшендә катнашучылар тәкъдим ителгән темага ясалган чыгышларны тыңладылар,  фикерләре белән уртаклаштылар.

Секция эшендә  катнашучылар түбәндәгеләрне билгеләп үттеләр:

1.традицион халык мәдәнияте һәм фольклоры, милли теле,  халык күңеленең рухи-кыйммәти  өлеше буларак, күптөрле төре, формалары, юнәлешләре аркылы халыкның  үзаңын белдерәләр, традицияләренең  буыннар арасында күчемле саклануы нәтиҗәсендә,  халыкның рухи һәм тарихи тәҗрибәсен тотып торалар;

2.күп гасырлар дәвамында үсеп, мәдәни традицияләр табигый рәвештә  милли культураның җәмгыять тормышына  яраклашу  һәм кешенең  хәзерге заман поликультура киңлегенә  адаптацияләнүфункциясен башкаралар;

3.Рүсия халыкларының  традицион мәдәнияте һәм телләре сакланышы дәүләтнең үз эчендә һәм дөнья күләмендә Рүсиянең   уңай имиджын тудыра.

Секция эшендә катнашучылартуган телнең, йола, гореф-гадәтләрнең  киләчәктә алга таба сакланышы һәм үсешен тәэмин итү максатыннан тәкъдим итәләр:

-район мәгариф системасы белем бирү оешмаларында   әлеге  юнәлештә юл картасы  эшләү;

-Арча педагогия көллияте базасында  йолаларны, гореф-гадәтләрне  гамәли куллануны өйрүтүне алга куйган инновацион мәйданчыклар эшен оештыру;

— әлеге юнәлештә хезмәт куячак кадрларның квалификациясен күтәрүдә комплекслы чаралар күрү;

— бу юнәлештә уңай эш тәҗрибәсе булган педагогларның эш тәҗрибәсен өйрәнүнене һәм республикакүләм таратуны оештыру;

-балалар бакчаларында һәм гомуми белем бирү оешмаларында  сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының иң уңышлы төрләрен файдалану, халыкның уңай әхлакый тәрбияви көчкә ия булган гореф-гадәтләрен өйрәнүне оештыру, милли бәйрәмнәр үткәрүне даими гамәли кую;

-татар телен туган тел буларак өйрәнү өчен тиешле чаралар күрү;

-район гомуми белем учреждениеләрендә татар телен һәм әдәбият укытуны Федераль белем стандартлары кысаларында милли үзенчәлекләрне, милли мәдәниятне, татар сүз байлыгының бөтен матурлыгын, аһәңен чагылдырган әсәрләр материалында оештыру;

-милләтара, конфессиональара, яшьләр арасындагы килешүне булдыра торган, толерантлык хисе тәрбияли торган программа һәм проектларны россиякүләм тормышка ашыру эшен дәвам итү, махсус интернет ресурслардан иркен файдалану;

— илебезнең тарихи мирасын саклау программаларын тормышка ашыруда үсеп килүче яшь буынны җәлеп итү;

-балаларга өстәмә һәм гомуми белем бирү оешмаларында үткәрелгән  чараларда туган тел, йола, гореф-гадәтләргә багышланган чараларга басым ясау;

-әти-әниләрне, гаиләне гомуми белем бирү оешмаларында әлеге юнәлештә оештырылган чараларга җәлеп итү, балалар белән әти-әниләр мөнәсәбәтен якынайту һәм матурлау, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен, үрнәк гаилә төшенчәсен формалаштыру өчен, фольклор төрләрен максатка ярашлы куллану;

-милләтебезнең күренекле шәхесләре мисалында милли горурлык хисләре тәрбияләү.

 

“Туган тел һәм гореф-гадәтләр” секциясендә катнашучыларның тәкъдимнәре.

       Секциядә катнашучылар районыбызда һәр милләтнең туган телендә төрле чараларның күп булуын, аларны үткәргәндә бернинди каршылыклар да күзәтелмәвен, эчтәлек һәм оештыру ягыннан  сыйфаты яхшыра баруын билгеләп үттеләр. Чыгыш ясаган һәркем  киләчәктә туган телне камилләштерү, кулланышын арттыру юнәлешендә эшне тагын да көчәйтергә кирәклеген әйттеләр. Шулардан чыгып түбәндәге максатлар билгеләнде:

  • Мәдәният йортлары һәм авыл клублары, китапханәләр, музейлар, сәнгать мәктәбе, Арча халык театры, районның радио һәм телевидениесе, “Арча хәбәрләре” газетасы коллективлары тарафыннан һәркемнең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып туган телгә тагын да кызыксыну уяту, аны дөрес кулланырга өйрәтү максатында  өстәмә, мавыктыргыч чаралар оештыру;
  • милли үзенчәлекләрне исәпкә алып халыкны тәрбияләүдә йола һәм гореф — гадәтләрне пропагандалауны дәвам итү, алар аша туган телне камилләштерүгә ирешү;
  • мәдәният оешмаларының тәрбия эшендә районыбызда туып-үскән язучылар, сәнгать эшлеклеләре, фән һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән  күренекле шәхесләр үрнәген киңрәк куллану, алар белән таныштыруның тагын да кызыклырак формаларын уйлап табу;
  • һәр оештырылган чарада туган телдә матур әдәбият укуга, вакытлы матбугат яңалыклары белән танышып баруга кызыксыну тәрбияләүгә ирешү.

“Туган тел һәм мәгълүмати ресурслар” секциясе түбәндәге резолюцияне тәкъдим итә:

– укытучыларның һәм мәдәният хезмәткәрләрен алдынгы тәҗрибәләрен интернет-ресурларга урнаштырырга;

– районыбызда булган алдынгы тәҗрибә, яхшы эшләүче шәхесләр һәм оешмалар турында республика вакытлы матбугатына, аларның рәсми сайтларына мәкаләләр әзерләргә;

– авыл һәм мәктәпләргә бәйле сайтларны, социаль челтәрләрдәге төркем һәм битләрне даими рәвештә яңартырга;

– интернет ресурсларда туган телдә булган мәгълүматның санын арттырырга;

– социаль төркемнәрнең һәм башка мәгълүмат ресурларының эшен камилләштерү буенча мастер-класслар оештырырга;

– мәгълүмат ресурслары, интернет һәм социаль челтәрләр ярдәмендә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен пропагандаларга;

– район мәктәпләрендә һәм авылларда чыга торган газеталарның бер нөсхәсен “Казан арты” тарих-этнография музееның фондсаклагычына бушлай тапшырырга;

– районда эшләүче сайтлар арасында конкурс оештырырга;

– “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзалары язган әдәби әсәрләрне, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, төбәкне өйрәнүчеләр язган мәкаләләрне туплап еллык җыентык чыгарырга.

 

 

“Хәзинәле гомер” республикакүләм фестивале

Казанның Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте бинасында Гариф Ахунов исемендәге “Хәзинәле гомер” республикакүләм фестивале узды. Фестивальдә музеебызның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары да чыгыш ясады.

Аудио


Башка язмалар
Публикация
вход
Яндекс.Метрика