Музейның нәни кунаклары

Бүген музеебыз кунаклары Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Алар игътибар белән Арчаның уткәне белән танышты, музейда урнашкан һәрбер экспонатның исемнәрен, ни өчен һәм ничек кулланылышта булганын белеп киттеләр. Экскурсия тәмамланганнан соң балаларга  «Ә син нәрсә истә калдырдың?» дигән викторина тәкъдим ителде һәм күчтәнәчкә мультфильм карадылар.

Һәркем өчен үрнәк алырлык шәхес

Тарихка күз салсак

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз. Шуңа күрә үткән тарихка кайтып, истәлек-хатирәләр барлау безнең буынның бурычы дип уйлыйм. Әби-бабайларыбыз нинди мохиттә яшәгән, тормыш корган, ни белән шөгыльләнгән, халкыбызның нинди гореф-гадәтләре сакланган? Шушы сорауларга җавап табар өчен мин Гөберчәк авылының үткәненә күз салырга уйлап, һәр хуҗалыктагы гаилә альбомнарын карый башладым. Йорт хуҗалары бик теләп үткән чорга фотолар аша гына булса да кайтырга теләктәшлек белдерделәр. Шундыйларның берсе — Әминовлар гаиләсе. Васил абый гомер буе тракторда эшләгән, ә Тәнзилә апа тавык фермасында эшләгәндә медальгә лаек булган кеше. Алар икесе дә гади колхозчы гаиләсендә туып тәрбияләнгән. Тырыш хезмәтләре белән дан казанган авылдашларыбыз балаларына, оныкларына өлге, яшьләргә үрнәк булып яшиләр.
Халида Габидуллина

“Замандашы булуым белән бәхетле!”

– Мөхәммәт абый белән дуслар булдык. Ул мине бик якын итте, – дип сүзен башлады Наил Газизович Габдрахманович язучы Мөхәммәт Мәһдиев турында. – Авылын бик тә ярата иде ул. Гомере буе туган авылын сагынып, шул темага багышланган әсәрләр язып яшәде. Мин Арчада роно мөдире булып эшләгән вакытта аны мәктәпләргә очрашуга чакырам, ә ул бик теләп кайта иде. “Шәһәр шаукымыннан арыйм, мин шушы очрашуларда ял итәм. Ә шәһәргә килсәң, безгә керми китмә”, – дия иде Мөхәммәт абый. Очрашулар беткәч, Арчада йөрибез, ә кичен, әлбәттә, Гөберчәккә барабыз. Ишегалдындагы шалашында ял итеп, сөйләшеп, төне буе истәлекләр бүлешеп, вакыт үткәнен сизми дә калабыз. Авыл темасын күтәрсәң, мөкиббән китә иде Мөхәммәт абый.

Төне буе сөйләшеп утырган шалашы минем күңелгә бик ятып бетмәде. Олпат язучының ял итү урыны башкачарак булырга тиеш дип, мин аңа яңа беседка төзергә кирәк дигән фикерне җиткердем. Педучилищеда агач белән эшләү остасы Габделбәр Галиевич бар иде. Ул беседканы бизәкләп, матур итеп эшләп бирде. Мөхәммәт абыйның соңгы еллары иде инде ул, мин дә аның белән ул беседкада бер тапкыр гына утырып сөйләшә алдым. Вафатына бер ел кала, көзен, Мөхәммәт абый Арчага кайтты. Аның белән авылларны әйләнеп кайттык. Укытучылар көне иде ул. Бәйрәм башланганчы минем эш кабинетында бераз сөйләшеп утырдык. Шунда шкафтан үзенең “Әдәбият һәм чынбарлык” дигән китабын алып, бер битенә “Наил Габдрахмановка, Арчада үткәрелгән бер көннең истәлеге. Быел җәйләр үтеп китте, киләсе җәйләр җитәрме? Киләсе җәйнең рәхәтен күрергә Ходай насыйп итәрме?“ – дип язып куйды. Ул җырларга ярата иде, бәйрәмдә дә җырлады. Гаиләсе янына кайткач та, менә укытучылар бәйрәмендә җырладым дип, шул хакта мактанып утырган әле. “И-и, әти, авызыңда тешең юк, ничек анда җырлый алдың син дип, кызым бераз орышып та алды” дигән хәбәрен соңрак җиткерде.

Август аенда укытучылар өчен җыен үткәрү гадәте бар иде. Укытучылар арасында Мөхәммәт абый укытканнары да бар. Шуңа да укытучылар җыенына кайтырга яратты ул. Соңгы елларында улы Искәндәр белән кайткалады. Шул вакыттан бирле Искәндәр белән дә, кызы Гәүһәр, туганы Җәүһәр белән дә гел элемтәдә торабыз, аралашабыз. Ел саен сабантуйга кайтырга яратты. Бу бәйрәмдә авылдашлары, замандашлары белән очрашу, аралашу, бәйрәмне карау аңа зур ләззәт биргәндер дип уйлыйм.

Ул язучы гына түгел, ә галим дә иде бит әле. Аның белмәгән нәрсәсе булмагандыр. Мөхәммәт абыйның китапларын кабат-кабат укып та армыйсың, ниндидер сорауларга җавап та табасың, укыганнан соң, күңелгә рәхәтлек иңә. Моңсу, күңелсез, эч пошкан вакытларда китапларын укысаң, күңел күтәрелә. Аның һәр әйткән яки язган сүзе галим буларак язылган дип уйлыйм. Мөхәммәт абыйның галим булуы безнең өчен, бигрәк тә укытучыларга, бик файдалы булды. Ул теләсә ни вакытта кайтып, лекция укый ала иде. Аның өчен президиум өстәле дә кирәкми. Ул утырып яки басып, аудитория каршында сәгатьләр буе сөйли ала иде. Аны, дымга сусаган үлән шикелле, һәркем йотлыгып тыңлый ала. Һәр сөйләгән сүзе гыйльми эшкә тиң кебек. Галим буларак та, язучы буларак та башкалардан гадилеге белән өстен булгандыр дип беләм.

“Мөхәммәт абый, синең инде язмаган авылдашың калмады, аларның уңай һәм тискәре якларын да юмор белән яздың. Авылдашларыңның фикерләре ниндиерәк соң?” – дип сорагач, ул көлеп: “Минем бәхетем шунда – авылдашларым китап укымыйлар”, – диде. Геройларының язмышлары, тормышлары хакында сорагач та, гаҗәпләнә иде. “Каян бөтенесен укып бетереп барасың”, – дия иде ул. “Фронтовиклар” әсәрендәге геройларның прототипларын танып, фәлән кешеме ул дип тә сорыйм. Ул көлеп кенә, бар инде бераз диеп, төгәл җаваптан бераз читләшә иде. Геройлары җирлектән булса да, ул үз фантазиясе яки башка кеше язмышы белән кушып, аны баета, бераз үзгәртә. Шулай булса да, прототипларын танып була иде. “Фронтовиклар” дигәннән, минем армиядә булган вакыт. Мөхәммәт абыйның бу әсәре журналда басылып чыккан. Әни шуларны җыеп барган да, мин армиядән кайткач, син укытучы кеше, моны укырга тиеш дип, кулыма тоттырды. Наласа мәктәбендә укытканда хезмәттәшләремә дә тәкъдим иттем, барысы да йотлыгып, чират торып укыдылар. Аннан аның русчага тәрҗемәсе чыкты, анысын да укыдык. Мөхәммәт абыйның “Летят гуси” әсәре басылды, аны да бөтен укытучылар коллективы укып чыктык. Татарчасы, “Каз канатлары” романы, соңыннан гына басылды, гәрчә ул алдан язылган булса да.

Ул инде авылны язып бетердем, “Бәхилләшү”не шуңа күрә дә яздым диде. Соңгы елларында да тик ятмады, матбугатта аның саллы-саллы мәкаләләре чыга торды. Педучилище директоры булып эшләгән вакытта укытучыларның күбесе рус телле иде. Алар татар әдәбияты белән бик таныш түгелләр. Шул укытучылар пенсиягә чыккач, Мөхәммәт абыйның китапларын укый башлаганнар һәм миңа ничек без бу язучыны белмәдек, укымадык икән диделәр. Сез үз вакытында күп нәрсәне югалткансыз дидем.

Авырган вакытында да янына хәл белергә бардык. Безнең киләсен белгәч: “Инде мин сезне иртәдән бирле тәрәзә төбенә утырып көтә башладым, ниһаять, килдегез”, – дип каршылады. Ә без аның янына шәһәрдәге эшләрне бетергәч кенә керә алдык шул. Мөхәммәт абый белән бер заманда яшәп, аралашып яшәвем белән мин бик тә бәхетле. Ул – безне, без аны хөрмәт итеп яшәдек, әсәрләрен яратып укыдык, укыйбыз.

Халидә Габидуллина

М.Мәһдиев музее мөдире

Результат независимой оценки качества условий оказания услуг в сфере образования и культуры

Согласно плана мероприятий по устранению недостатков, выявленных в ходе независимой оценки качества условий оказания услуг в сфере образования и культуры Арского муниципального района Республики Татарстан, были проведены следующие работы: обновлена нормативно-правовая база, мониторинг обновления информации на сайтах общеобразовательных учреждений и учреждений культуры, проверка сайтов по наличию сведений об организации. В общеобразовательных и дошкольных учреждениях ежедневно проводится контроль за организацией питания и занятий внеурочной и урочной деятельности, ежемесячно меняется тематика в зонах, организованных для комфортного отдыха детей во время перерыва от обучения; постоянно проводятся курсы повышения квалификации педагогов, собрания с родителями, совещания с педагогами.

Кыш турында язам әле… Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Быелгы кыш вакыты белән язны да, көзне дә хәтерләтеп тора. Соңгы көннәрдә генә ак карлары, салкын көннәре, бураннары белән чын кыш башланып килә. Өлкәннәрнең хәтеренә дә бала чактагы кыш көннәре искә төшә икән, алар без яшь чакта суыклар да, кар да күп була иде диләр. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигыре шул вакытларны күз алдына китерә:

           Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

           Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

           Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,–

           Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

     Һичкайсыгыз таныш түгел, хәсрәт берлә,

                                     Утыргансыз матур гына рәт-рәт берлә;

 Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә

                                     Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.

           Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,

           Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,

           Суыклыктан очар кошлар очалмасын,–

           Сезнең урын җылы, әйбәт, –ни кайгы бар?

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:

     Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;

      Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,

         Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

             Мондый кышкы кичтә сыгыныр урыннары

             Аларның юк, өши бите, борыннары;

             Үлми калса ярый алар салкынлыктан,

              Кайберсенең шуннан була үлемнәре.

        Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,

              Яшьле күзле, моңланганнар һәм зарлылар,–

 Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,

                                       Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

 

Язучы Радик Фәизов үзенең әсәрләрендә сугышка кадәрге һәм аннан соңгы авыл, аның табигать фасылларына бәйле яшәеше турында күп яза. Ак карлы кышның матур булуы белән бергә, аның үзенә күрә авырлыклары булуын ул язганнардан укып гыйбрәт аласың. Газ белән җылытылган, электр яктысы белән балкып торган, суы кергән һәм чыккан өйләрдә яшәүче буын өчен күз алдына да китерә алмый торган заманнар. Аның “Ике әни” документаль повестендәге өзек моңа мисал булып тора:

…Әнисез торып калгач, безнең тормышның да рәте-чираты китте дисәм, бу һич тә арттыру булмас. Ягылмаган салкын, яман да шыксыз, күңелсез өй эче. Кыш булса кирәк: тәрәзәләр бозланып каткан, ярым караңгы. Әти көнозын үзенең мәктәбендә, инде Әхмәт абыебыз да сугышка китеп барды, ундүрт-унбиш яшьлек Фаяз абый да өйдә түгел, ул эштә, колхоз атлары карый. Уналты яшьлек, йортта иң олы булып калган һәм безне карарга тиешле Зәйтүнә апай да өйдә түгел, каядыр шунда урамда, күршеләрдә йөри. Өйдә без – кечкенәләр генә. Алты-дүрт яшьлек Ләлә белән Клараның үз дөньялары. Алар өсләренә әти белән Әхмәт абый киеп туздырган иске, таланып беткән пинжәкләрне киеп, идәндә утыралар. Озын җиңнәре кулларыннан үтеп салынып төшкән, алар бу озын җиңнәрне әледән әле, кош канаты төсле итеп һавада җилпеп алалар. Салкыннан кызарган ялан тәпиләрен пинжәк итәкләре астына яшереп, җылытмакчы булалар да, әмма бу бик кыен эш шул. Аяклар итәк астыннан чыга да китә, чыга да китә. Алай да Ләлә белән Клара тик кенә утырмыйлар, аларның үз шөгыле бар. Ләлә үзе бик яраткан нәни, бик матур һәм йомшак песи баласын күкрәгенә кыса, сыйпап кадерли.

Безнең салкыннан, яныбызда олылар, дөресен генә әйткәндә, әниебез булмаудан да әллә ни кайгыбыз юк. Соң, бала кеше әле тегесен-монысын уйлап хәсрәтләнә беләмени? Алай да барыбызның да гел исенә төшеп, борчып торган бер нәрсә бар.  Ул да булса тамак, тамак! Даими рәвештә ашыйсы килү. Менә монда инде әни бар вакытлар, ул пешергән әйберләр, әни үзе дә әледән-әле искә төшә. Өйдә төрле хыяллану сүзләре ишетелә:

— Их, әле дә безнең әниебез булса икән ул.

— Әни үзе бар чагында мичкә дә ягып җибәрә иде. Мич янып торса, өйдә шундый җылы була ич.

— Мичкә бәрәңге тәгәрәтсә икән диген син!

— И, пәрәмәч пешерсә икән диген син. Иң тәмлесе пәрәмәч инде аның. Әни аны күп итеп пешерә иде. Бөтенебезгә дә җитә иде.

— Их, бер сынык кына ипи булса икән ул.

— Әни безнең ипи дә сала иде…

Без әнә шулай хыялланабыз. Тик юк шул, безнең өйдә берни дә юк. Җылы да, пәрәмәч тә, сыңар ипи дә юк…

Менә нинди гыйбрәтле хәлләр турында яза Радик абый, кышның төрле авырлыклар китергәнен дә аңлатырга тырыша. Өлкәннәр хәтерли, сугыш елларында үзәккә үтәрлек салкыннарда, ач-ялангач килеш хатын-кызлар һәм яшүсмерләр урман кискән, окоп казыганнар, салкын цехларда корал җитештергәннәр. Ул еллар турында бик күп әдәби әсәрләр язылган.

Беренче бөтендөнья сугышын да, Бөек Ватан сугышын да үз күзләре белән күргән фронтовик язучы Госман Бакиров “Бормалы юллар” повестенда әтисе белән партизаннар отрядында булган, яралангач тылга, госпитальгә озатылган Володя турында яза. Аяклары яраланган булуга карамастан  батыр йөрәкле малай кышкы күренешләргә соклана, ә безнең якташыбыз аны яратып укырлык итеп сүрәтли.

…Кыш җитте. Салкыннар башланды. Кыш бабай тәрәзә пыялаларына матур-матур бизәкләр төшерде. Володяның күзләре каршы тәрәзәдәге матур бизәкләргә текәлгән, ә уйлары бик еракта… Хәзер авылда да шулай салкын микән? Шәрәләнеп калган чия, алма агачлары арасындагы ап-ак өйләр исән микән? Володяларның өй түбәсенә оялаган озын ботлы ләкләк, үзе шикелле үк озын аяклы балаларын ияртеп, җылы якларга киткәндер инде…

Украинада мондый салкыннар бик сирәк була. Бу якта кыш иртә килә икән… Кар да күп буладыр әле монда. Беркөн Закир белән Әлфия: “Без катокка барабыз”,- дип сөйләнеп торганнар иде. Аякларым сау булса, мин дә алар белән катокка барган булыр идем. Хәер, савыксам, мин монда ятмас та идем… Фронтта да шулай салкын микән?.. Пионерлар җыеп биргән җылы киемнәр партизаннарга җитәрлек булмагандыр инде. Хәер, партизаннар турында монда кайгырта торганнардыр әле, самолет белән җылы киемнәр илтергә мөмкин бит.

Менә шулай яңа ел да килеп җитте. Тротуар читләренә кар өелгән. Тыныч чак булса, шәһәр урамнарында карны болай өеп яткырмаслар иде инде. Бакча ягындагы тәрәзәдән кар белән капланган агачлар күренеп тора. Салкыннан бөрешкән чыпчыклар ара-тирә шул агачларга килеп кунгалыйлар, алар да, матур җәй көннәрен исләренә төшереп, моңаеп тын гына утыралар да, берәр җирдә азык табылмасмы дип, тагын очып китәләр. Сирәк кенә матур түшле песнәкләр күренеп кала.

Кич белән палатага тагын Закир белән берничә бала килеп керде. Алар яңа ел бүләкләре алып килгәннәр иде…

Якташыбыз Госман Бакиров үзенең  “Сугышчы көндәлеге” дигән язмаларында фронтта үзе күргән вакыйгаларны дусты Афзал Шамовка язган хатлары аша күрсәтә.

“Дошманны бик каты куабыз. 8 март көнендә булган сугыштан исән калуыма гаҗәпләнәм, кем бәхетенәдер, азгадырмы, күпкәдерме, кыл өстендә калдым. Афзал, бу хатны карандаш белән генә сызгалаганга гаҗәпләнмә, чемоданым артта, обоз белән калды, алар авылда ята, ә без кырда! Без кыш буе авылда бик сирәк кунак булдык. Ә менә бүген кырда булсак та, көн матурланып тора. Чокыр читенә чынып, сиңа хат язарга да мөмкин…”,- дип яза ул бер хатында. Нинди авыр шартларда яшәсәләр дә, ул кышкы табигатькә сокланырга да өлгерә. Аның әсәрләрендә ел фасыллары белән бәйле күренешләр, бигрәк тә кышкы мизгелләрнең матурлыгы да, үзенә күрә авырлыклары да ачык чагыла.

Сугышның башыннан ахырына кадәр бөтен авырлыкларны күргән фронтовик шагыйрь, якташыбыз Мостафа Ногман  1968 елда язган “Кышкы урман” шигырендә тыныч елларда урманга соклануын, кышкы матурлыкны күрсәтә. Бу шигырь бүгенге көндә җыр буларак та яңгырый.

        Кышкы иртә, алсу нурлар сибелә,

  Һич китәсем килми урманнан,

     Саф һавалар сулап, чаңгы белән

 Очып үтәм борма юллардан…

                         Иңнәренә кар шәлләре салып,

                         Яшь наратлар кала тын гына.

               Мин сокланып туймыйм

                Һәм кушылып җырлыйм

                       Шул иртәнге урман моңына.

        Юллар мине туган җирләремнән

Кая гына алып китмәсен

Оныта алмам

     Идел буендагы

                          Әкият кебек кышның иртәсен.

                         Иңнәренә кар шәлләре салып,

                        Яшь наратлар кала тын гына.

                Мин сокланып туймыйм

                 Һәм кушылып җырлыйм

                        Шул иртәнге урман моңына.

 

Язмабызны  Габдулла Тукайның кышка багышланган шигыре белән башлаган идек. Аның тагын бер шигыре:

“Җир йокысы”

  Кырга ак кардан

Юрган ябылган;

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

                             Ул тормас, йоклар,

                           Кышлар үтмичә,-

                              Кыйбладан кошлар

                           Кайтып җитмичә

Язның айлары,

   Апрель, майлары,

    Бик матур сызлып

Аткан таңнары;

                         Урман шаулавы,

                           Кошлар сайравы,

                          Күкләр күкрәве,

                       Яңгыр аннары.

Коену көн саен

Кояш нурында;

  Аннан соң тагын

      Төшкән чык төндә.

                          Бу хәлләр җиргә

                       Барчасы бергә

                          Калган тик инде

                         Төштә күрергә.

      Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш!

 

Гомүмән кыш турында язмалар бик күп. Киләчәктә дә язучылар үзләренең әсәрләрендә кышкы күренешләрне сүрәтләүне дәвам итәрләр әле. Һәркем Габдулла Тукай  “Җир йокысы” шигырендә язганча, салкын кышлардан соң, матур язлар киләсенә ышанып яши. Дөньялар тыныч, имин булсын, сугышлар гына булмасын, елның һәр мизгеленә сокланып кына яшәсәк иде.

       “Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Вәзыйх Рәхимовка 80 яшь. Фоторепортаж

ңю

Баш мөхәррирләр музеебызда

“ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева, “Идел”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Безнең мирас”, “Сабантуй”  журналларының баш мөхәррирләре Радик Сабиров, Гөлүсә Закирова, Ләбиб Лерон, Айдар Гыймадиев «Казан арты» тарих-этнография, аның әдәбият-сәнгать бүлегендә һәм Мөхәммәт Мәһдиев филиалында булды.

Районыбызның тарих-мәдәният истәлекләре: Хотня

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика