Музейда кунак бар

10 июль  көнне музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  Киров өлкәсенең Омутнинск районының Восточный поселогында яшәүче Галия Мугинова булды. Ул Татарстанның халык язучысы Гомәр ага Бәшировның бертуган сеңлесе Хәмидә апаның оныгы икән. Кунагыбыз Гомәр аганың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле һәр экспонатны  кызыксынып карады.   Кечкенә вакытта  әбисе белән төшкән фотоны музейда күреп Галия бик  гаҗәпләнде дә, куанды да, балачак истәлекләрен яңартты. “1973 елда әбием белән Гомәр абыйларда булганымны хәтерлим. Минем Казан шәһәрендә  беренче тапкыр булуым иде. Әби белән алар хәбәрләшеп, хатлар алышып яшәделәр. Туганыбыз Гомәр абый турында бик күп материаллар тупланган музейда булу минем өчен зур шатлык”–диде  ул. Хәмидә әбисе өйрәтеп калдырган  “Туган тел” шигырен сөйләп күрсәткәч, Киров өлкәсендә укучыларга белем бирүче милләттәшебез, якташыбыз Галия  безгә тагын да якын булып китте.

                                                                            Шәфигулла Гарипов

 

Татар Байтуганында очрашу

5 июльдә   Әлифба китабы авторларының берсе Сәләй Вәгыйзовның туган авылы — Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында булдык.  Район җитәкчеләре узган атнада гына булып узган унынчы Бөтенроссия  авыл Сабан туе булган һәм башка истәлекле урыннар белән таныштырдылар. Сәләй ага Вәгыйзов үскән нигездә ачылган музей-йорты янында безне укучылар һәм музейны оештыручы Нурания Абзалова каршы алдылар. Бу кызыклы очрашу безгә бик ошады.

Дамир Таҗиев фотолары.

“Күзләр”гә – 80 ел

2019 ел –Россиядә Театр елы буларак  дәвам итә. Шул уңайдан без  Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры музеенда  булып, эшчәнлекләре театр белән бәйле булган якташларыбызның иҗатын барладык. Театр музее мөдире, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова безгә бик теләп ярдәм итте. Татар театры үсешенә зур өлеш керткән Галиәсгар Камал, Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Габделгазиз Монасыйпов, Гафур Каюмов һәм башкалар турында кызыклы да, истәлекле дә мәгълүматларга юлыктык. 1944 елгы театр афишасын күргәч, бездә  аеруча зур кызыксыну уянды.  75 еллык  тарихы булган бу белдерүдә   якташыбыз, 1916 елда Яңа Кенәр авылында туган Хәбибулла Фәтхуллинның “Күзләр” драмасы да бар.  Менә нинди кызыклы экспонат. Галиәсгар Камалның “Банкрот”, Таҗи  Гыйззәтнең “Чаткылар” һәм “Ялкын”, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал”спектакльләре белән бер рәттә безнең якташыбызның ”Күзләр” драмасы бу игъланда булу бездә горурлану хисләре уятты.  Белдерүдә әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Кәшифә Тумашева, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Сәлих Сәйдәшев музыкасы, художник М. Сутюшев оформлениясе, дирижеры Җәлил Старжиганов диелгән. Спектакль 8 сәгатьтә башлана, 16 яшьтән ким булган балалар кичке спектакльгә кертелми, билет кассаларының урыннары, алар 4 урында гына булган, культпоходларга заявкалар 30-78 телефоны буенча алына дигән мәгълүматлар бирелгән. Шунысы кызык, әле ул вакытта Казан шәһәрендә телефоннан шалтырату өчен дүрт кенә цифр җыясы булган икән.

Хәбибулла Фәтхуллинның балачагы Кызыл Юл районының үзәге булган Яңа Кенәрдә уза. Аларның гаиләсе Казанга күченә, ул күл буе мәктәбендә белем ала һәм медицина институтына укырга керә. Көч-куәте ташып торган, тырыш, җитез Хәбибулла бар җиргә дә өлгерә. Үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәгариф хезмәткәрләе йортындагы драма түгәрәгенә йөри, спектакльләрдә уйный, татар драматурглары пьесаларында төп рольләрне башкара. Ул шигырьләр дә яза, музыкаль белеме булмаса да, рояльдә дә оста итеп уйный. Хәбиб табигатьне бик ярата, анда күргән гүзәллекне рәсемнәрендә чагылдыра. Хәбиб әтисе Сибгатулла абый кебек бер эштән дә куркып тормый. Ул студент вакытында медицина институтының кочегаркасында эшли. Аның сәхнә белән кызыксынуы тагын да арта. Менә шул чорда мичтән төшкән ут яктысында “Күзләр” пьесасы языла да инде. Яңа Кенәрдә бергә уйнап үскән Гали Мотыйгуллин белән кочегаркада очрашып, әсәрнең һәр язылган битен кат-кат укып, анализлый торган булалар. Егеткә бәхет елмая, “Күзләр” драмасы Татар дәүләт академия театрына куярга кабул ителә. Шул елларда гына Мәскәүдән театрга режиссер булып кайткан Кәшифә Тумашева якташыбызның әсәрен сәхнәләштерергә алына. Пьесадагы шигырьләргә күренекле композиторыбыз Салих Сәйдәшев көй яза.

1939 елда, ягъни 80 ел элек, “Күзләр”нең премьерасы була һәм тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителә. Спектакльне карарга килүчеләр  керфекләрен  дымландырудан  оялмыйча, тирән хисләргә бирелеп, күренешләрне йөрәкләре аша үткәреп, газап һәм шатлык күз яшьләрен түгеп карыйлар. Спектакльдә байның хезмәтчесе булган, еллар узгач күз хирургына үсеп җиткән Сәлим, сигез яшендә чәчәк авыруыннан күзләре күрми башлаган, бабасы  гына тәрбияләп үстергән ятимә кыз Рәйсәнең язмышлары ни белән бетәсен һәркем түземсезлек белән көтә. Сәлим ясаган уңышлы операциядән соң Рәйсәнең күзләре ачылу, аның Сәлимгә ягымлы карашын тою аша тамашачы барын да аңлый. Тамашчылар      сәхнә осталарын көчле алкышларга күмәләр, яшь автор-студентны сәхнәгә чакыралар, Хәбибнең шатлыгының иге-чиге булмый. 23 яшьлек  якташыбызның ул вакыттагы шатлыклы кичерешләрен күз алдына китереп кабат горурланып куябыз.

Соңрак “Күзләр” драмасы “Күңелле сәхнә” җыентыгында басылып чыга. Хәбибулла Фәтхуллинның Риза Ишморат белән бергә “Ялкынлы яшьлек” пьесасын язулары билгеле. Сугыш алды елларында үткәрелгән утырышта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Муса Җәлилнең бу пьесаны мактап сөйләгәне мәгълүм. “Күзләр” драмасы театр сәхнәсендә озак еллар зур уңыш белән бара. Ә спектакльдә яңгыраган “Хуш авылым”, “Рәйсә”(“Тургай”) җырларын җырчыларыбыз әле лә яратып җырлыйлар. Аларның текстларын Хәбибулла Фәтхуллин сүзләре, Сәлих Сәйдәшев музыкасы буларак җырлар тупланган китаплардан табарга мөмкин.

Хуш, авылым, сау бул,

Сәламнәр көт

Таң җилләре искәндә;

Мин җырлармын сине сагынып,

Өзелеп искә төшкәндә.

Безнең  музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Күзләр” драмасының язу машинкасында  басылган, автор тарафыннан кулдан төзәтелгән һәм  туган  авылына бүләк ителгән   варианты саклана. Анда “Безне тәрбияләп үстереп якты дөньяга чыгарган туган авылым китапханәсенә. Хәбиб Фәтхуллин. 7. IV/-58”-дип истәлек тә язылган. Бу уңышы Хәбиб Фәтхуллинны рухландыра, аның иҗат планнары зурдан була.Ләкин сугыш алдыннан яшь врачны Кытайның Шарасуме шәһәренә совет илчелеге каршында ачылган амбулаториягә эшкә җибәрәләр. Аннан соң Мәскәүдә КПСС Үзәк комитеты каршындагы югары дипломатия мәктәбе, СССР Тышкы эшләр министрлыгының Якын Көнчыгыш бүлегендә дипломат, биш ел Вьетнамдагы Совет илчелегендә вице-консул, Мисырда һәм Алжирда шул вазифаны башкара, Алжирда инде ул генераль консул дәрәҗәсендә була. 1969 елда Мәскәүгә гаиләсе янына чираттагы ялга кайткач, сәләтле шагыйрь һәм драматург, күренекле илче, дәүләт эшлеклесе, Хәбибулла Сибгатулла улы Фәтхуллин фаҗигале төстә вафат була һәм Мәскәүдә җирләнә.

Якташыбыз дипломатия эшеннән бушагач, калган гомерен иҗатка багышларга уйлый, хыялында бик күп сәхнә әсәрләренең сюжетларын йөртә. Сәлих Сәйдәшев белән аралашып яши, язган шигырьләренә туган җырлары да булгандыр. Бер очрашуында ул:

Кайнаган диңгезгә чумам,

Дулкыннар арасына.

Бәлкем, тынгы табалырмын,

Йөрәгем ярасына.

Дулкын әйтә: “Ник белмисең

Йөрәгеңнең дәвасын;

Читтә йөрмә – кайтып сула

Туган илнең һавасын!”

Кайтам инде: тулды күңел,

Тарайды сулышларым.

Илем сагынып җырлый-җырлый

Каралды тавышларым.

  • шигырен сөйләп бирә.

2017 елда “Безнең мирас” журналында якташыбыз, язучы,журналист Равил Вәлинең “Илче күчтәнәче” дип исемләнгән истәлек язмалары басылып чыкты. Ул анда авылдашы Хәбибулла Фәтхуллинның Салих Сәйдәшев белән дуслык мөнәсәбәтләрен, “Күзләр” драмасының сәхнәгә кую һәм анда яңгыраган җырларның язылу тарихларын бик җентекләп аңлатып язган.

Театр елы уңаеннан тәкъдим иткән бу  язмабызны якташыбыз Хәбибулла Фәтхуллинны искә алу, башкарган хезмәтләрен яшь буынга җиткерү максаты белән тәкъдим итәбез.

                                                                                                   “Казан арты” тарих –этнография музее

                                                                                                    директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

День семьи, любви и верности

8 июля отмечается День семьи, любви  и верности. Сотрудники музея провели мероприятие в честь этого дня воспитанникам ГАУСО «РЦДПОВ» «Исток Надежды». Дети узнали о происхождении праздника, о символе этого праздника. Прошла беседа о семье. Вместе с детьми были сделаны открытки родителям в честь этого праздника.

Кызыксынучан малай

Җәйге каникулда балалар кунакларга йөри – кайсы авылда яшәүче әби-бабайга, кайберләре шәһәргә китә. Музейга кергән малай да Үрнәк авылыннан кунакка Гөберчәктә яшәүче әбисе Әлфия Шәйхиевага килгән. Әлфия апаның дүрт баласы, тугыз оныгы бар. Көнне ничек үткәрергә дигән сорау аларны борчып тормаган, кунак балалар музейга килгәннәр: Мөрәледән Гүзәл Әхмәдиева, туганнан туганы – Альмир Тахавиев. Альмирның мәдәни көндәлек белән килеп, музей белән танышканы бар иде инде. Бер кат экспонатларны карап чыккач, Альмирның балалар өчен куелган өстәлдәге төсле карандашларга күзе төште һәм сорап куйды: “Апа, рәсем ясасаң буламы?”. Була билгеле. Безнең Гөберчәк балалары музейга кереп, рәсемне еш ясыйлар. Алар төрле теманы яктырталар. Альмирның рәсемеңне ирекле темага яса дигәнгә җавабы әзер иде. Ул тиз арада карандашлар белән ак биткә нидер сыза да башлады. Мин читтән генә күзәтеп торам, кунак егет тиз-тиз генә рәсемен ясады да минем янга килде: “Апа, минем рәсем әзер!” Кулыма аның рәсемен алдым. Карыйм, экология темасын яктырткан. Зәңгәр күк йөзендә балкучы кояш нурлары Альмир ясаган пошины урман буйлап озата. Поши да ипләп кенә төрле төстәге чәчәкләр арасыннан урманга кереп бара. Рәсем астына Альмир “Берегите лес!” дип тә язып куйган. Бу баланың Лесхоз урта мәктәбендә белем алганлыгы әллә каян күренеп тора. Лесхоз мәктәбе экологик белем бирү буенча районда гына түгел, ә республикада да танылган мәктәп дип беләм.

Альмирның кызыксынуы да көчле булып чыкты: экспонатларга бәйле сораулар яудыра башлады, нигә бу такта чәй дип аталган, бу савыт ни өчен кулланылган, ә бусы ник тишек, бу таяк белән нишләгәннәр һ.б. Башлангыч сыйныф укучысының бу кадәр сораулар бирүе миңа бик ошады. Экспонатларның кайдан алынуын, ни өчен кулланылуын бөртекләргә туры килде. Үз чиратында Альмир да миңа читек һәм чабатага кагылышлы йола турында сөйләде. Бу турыда каян беләсең дигән сорауга ул: “Мин бер китаптан укыдым”, – дип җавап бирде.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире,

Гөберчәк авылы.

Арча станциясендә яшәүче Сәүбән ага һәм Венера ханым Мифтаховаларның кул эшләре

Язылмыйча калган китап герое

Телефоным чылтырады. Алдым. Авылдашым Гөлия икән. “Халидә апай, сине Арчадан бер абзый эзли. Әниләрнең өй телефонына шалтыратып, үз номерен калдырган. Хәбәрләшеп ал әле”, – диде ул. Әйткән номер белән шалтыраттым һәм телефонны көр тавышлы бер абзый алды. Хәлнең ничек икәнен аңлаткач, ул мине үзләренә чакырды. Килгәч сөйләрмен дигән сүзләрен ишеткәч, күңел түзмәде, шул көнне үк кичен хезмәттәшем Ленар Гобәйдуллин белән Арча станциясенә киттек. Адрес буенча эзләп таптык. Капкадан керсәк, ишегалдында торучы машина кузовында бер лампага охшаган әйбер күрдек. Сарай ишегеннән теге абзый килеп чыкты. “Мин Рәхимҗан абзагыз булам. Сезнең музей фондына менә нәрсә әзерләп куйдым. Бу элеккеге поездлардагы проводникларның лампасы. Өч төрле төстә”, – дип безгә лампаның эчләрен ачып күрсәтте, пыялаларының төрле төстә икәненә дә инандык һәм ул безне өенә дәште.

– Сеңелем, мин күптәннән синең белән очрашасым килеп йөрдем. Ни өчен дисеңме? Мин бит шофер булып эшләгән кеше. Кырык биш еллык стажым бар. Мөхәммәт абыйны күп тапкырлар авылына кайтарып куеп, аннан электричкага озаткан кеше. Аның белән күп нәрсәләр хакында сөйләшкән, гәпләшкән һәм аның кайбер эчке серләрен дә саклаучы кеше мин.

– Сезнең Мөхәммәт абый белән танышлыгыгыз ничек булды соң? Нәрсәләр сөйләштегез, нинди темаларны куерттыгыз икән очрашкач, – дим мин дә.

– Мин ун ел роно мөдиренең шоферы булып эшләдем. Сәет Газимович эшләгәндә Мөхәммәт абыйның ронога кайткалаганда күргәнем бар иде. Бервакыт хуҗам миңа электричка каршына төшәргә, Мөхәммәт абыйны каршы алырга кушты. Станциягә бардым. Электричкадан кешеләр төште. Халык байтак. Шулар арасында озын буйлы, чибәр кеше дә бар. Ул – Мөхәммәт абый. Йөз-кыяфәте, гәүдә төзелеше белән ул башкалардан нык аерылып тора иде. Шуннан машинага утырдык, каян кайтабыз дип сорадым. Көз көне иде ул. Юллар начар заман. Яңгырдан соңгы көн булгач, Курса авылы аша кайтырга булдык. Ул миңа үз язмышын сөйләп кайтты. Ләкин берничә мәртәбә авылына кайтканда ул миннән мәгълүмат алды. Кыскасы, мин Чирәм җирләрдә булган кеше. Шунда эшләгән чорларымны нәкъ ике тапкыр сөйләтте. Мөхәммәт абый, бер сөйләдем бит инде, тагы нигә кабатларга, дим. Юк, Рәхимҗан, сөйлә, мин синең турында китап язарга уйлыйм. Шуңа күрә бөтен детальләре белән, берни дә төшереп калдырмыйча кабаттан сөйлә, ди бу. Сөйләдем. Ул мине ни өчен якын итте. Мин бит Түбән Курса авылы егете. Шул авылныкы икәнлегемне белгәч, якташ икәнсең дип бик куанган иде.

Мөхәммәт абыйга сөйләгән тарихын ул безгә дә сөйләде:

– Мин Түбән Курсада туып-үстем. Әтием Гарифҗанны Бөек Ватан сугышына алдылар. Ул киткәндә безнең өй бик начар хәлдә иде. Үзе сугышка киткәнче әти өй бурасы буратып калырга кирәк дигән уй белән бүрәнәләр юнәтә. Үзен бәлки сугышка алмаслар дип тә уйлаган. Чөнки аның бер аягы аксак иде. Кушаматы да – аксак Гариф. Тимер юлда эшләгәндә шпал төшеп, аягы имгәнгән булган. Ләкин аны сугышка барыбер алдылар. Повестка китергәннәрен дә хәтерлим. Әни белән әби төне буе сохари катырдылар. Мин дә аларны карап утырдым, ләкин арганмындыр инде, йоклап киткәнмен. Иртән уянсам, өйдә беркем юк. Әби, әни, абыйлар әтине озатырга авыл башына чыгып киткәннәр. Менә әти турында шулкадәр генә беләм. Ул өйне төзергә өлгерми калды. Аның берничә хаты килде. Бер хатында әти болай дип яза: “Без Днепр елгасы буенда ятабыз. Елгада су түгел, ә кып-кызыл кан ага. Пулялар яңгыр урынына ява, солдатлар кырыла гына”. Менә шул хатыннан соң, әти һәлак булгандыр. Чөнки аның башка хаты килмәде. Без алты бала шулай итеп әтисез калдык. Мин дуңгыз көтүе дә көттем. Көтү көткән өчен сигез кило борчак оны бирделәр. Дуңгызларны көтү җайлырак, алар суга керәләр, яталар. Аларны куасы юк. Ат, сыерларны көтү авыррак. Югары Курса мәктәбенә экскурсиягә менәсе идек. Мин анда түгел, көтүгә киттем. Урып-җыю вакытында гел ындыр табагында булдык. Минем тормышымда эш шулай башланды. Җиде класс белем алгач, Үрнәк училищесында бер ел укып, андагы ДТ-54 тракторын, бөтен авыл хуҗалыгы техникасын өйрәндем. Училищены бетергәнлеккә аттестатны кулга бирмәделәр, бер укытучы җитәкчелегендә безне Казахстанның Чирәм җиренә җибәрделәр, уңыш җыярга. Ни өчен укытучы белән, чөнки моңарчы җибәрелгән егетләрнең күбесе качып кайтканнар. Анда эш авыр, киң-киң басулар, беркем юк, авыллар юк. Безне Күкчәтау өлкәсенең бер совхозына китерделәр. Кустанайга бик якын иде. Без эшләгән басулар совхоздан утыз тугыз километр ераклыкта. 1957 нче еллар бит ул. Чирәм җирдәге эшнең иң авыр чоры. Җирне казып эшләнгән землянкага урнаштырдылар. Алдагы килгәннәрдән бер гармун калган иде, шуны уйнап, бераз ял да иттек. Комбайнны трактор эстерәп йөри. Бункер ашлык белән тулгач, машиналар алып китә. Менә шуны Мөхәммәт абый миннән гел сөйләтте инде. Безнең бригадир хохол хатыны, калганнары да украиннар иде. Уңыш җыйганда күңелле инде, елга, тау шикелле әйберләр юк, тигез басу. Караңгы төшә башлагач, агрегатлардагы утларны кабызабыз, хәзерге кичке Казан урамнары шикелле, бөтен җирдә утлар яна. Ашлыкны үлчәү дигән әйбер юк, хезмәт хакы бары гектардан диделәр. Җил булгач, анда чык төшми. Без төнлә дә озак эшли идек. Җатка алты метрлы, полотносы унике метрлы иде. Шуны эш беткәч, салдырасың да,комбайннан ераккарак яшереп куярга кирәк. Шулай булмаса, икенчеләр килеп урлый икән. Бу турыда миңа эшкә тотынганчы ук бригадир аңлатып куйды. Урлатсаң, ач каласың, диде. Бер шулай бункер тулгач, туктадым да, бушатырлар әле дип кайтып киттем. Ярар. Иртән килсәм, бункер бушаган, аллага шөкер, машинага төягәннәр икән дип шатланып, көне буе эшләдем. Ул көнне дә арыганчы эшләнде, мин барында машина килеп җитмәде, бушатырлар әле дип тагы кайтып киттем. Икенче көнне иртән карыйм, бункер чип-чиста. Мин тагы шат. Өченче көндә башка басуда эшләдем. Төнгә бункер тулып калды, иртән килсәм, ашлык шул килеш. Бушатылмаган. Мин аптырадым. Ярар, машина килде, бушаттык. Эш барышында минем бер полотно өзелде. Ремонт кирәк. Тракторчы егеткә әйтәм, син комбайнның өстенә мен дә, анда ялгый торган әйберләр бар, алып төш, дим. Үзем астан сүтә башладым. Теге егет кычкыра, Рәхим, монда акча, ди. Ничек? Соңыннан әйттеләр инде, теге вакытта төнгә калган ашлыкны аерым кешеләр бушатып алганнар да, акчасын кыстырып калдырганнар икән. Мин шулай бераз акчалы да булдым. Менә шуларны сөйләгәндә Мөхәммәт абый башларын селки-селки: “Карале, Рәхим, элек карагы да “честный” булган икән бит”, – дип көлгән иде.

Совхоз Ишим елгасы буена ук урнашкан. Елганың бер өлешендә кырыклап совхоз сыеры, аннары бераз баргач, хатын-кызлар кер юалар, чөнки бераз гаиләлеләр дә бар иде. Шул елгадан бензовоз машинасы су суыртып, безгә кырга алып килә иде. Берара бик каты бетләдек. Землянканы җилләтеп булмый бит, юеш. Бөтен киемне бензинга салабыз, кайнар суда чайкыйбыз. Шулай итеп кенә беттән арындык. Мунча бар иде, ләкин бөтен кешегә берәү генә бит инде ул. Без унөч бригада эшләдек. Гел юынып та булмый иде, чират тими. Совхозда ике фин йорты бар иде. Берсе – директорныкы, берсе – контора. Пекарня эшләде. Клуб шикелле озын бер бина бар иде. Стенасы таш, түбәсе саламнан. Ут та юк бит. Урып-җыю беткәч, комбайннарның моторларын төреп куйдык, бераз чистарттык. Шуннан мине армиягә алдылар, өйгә дә кайта алмадым. 1958 нче ел. Шулай итеп минем армия хезмәте башланды.

Бервакыт Мөхәммәт абый кайткан, ләкин каршы алырга  мин туры килмәдем. Икенче шофер каршылаган. Шуннан Сәет Газимовичка әйтә икән: “Зинһар, Рәхимҗанны җибәр, миңа башка шофер кирәкми”. Ни өчен? Чөнки теге шофер Мөхәммәт абый машинага кереп утырганнан авылына кайтып кергәнче муллаларны сүккән. Ә бит Мөхәммәт абыйның әтисе дә мулла. Аннары язучы кеше янында күп сөйләшмиләр, ул сөйләгәнне тыңларга кирәк. Мөхәммәт абый армия тормышы белән дә кызыксынды. Отпускага кайттыңмы, дип сорады. Юк, булмады мин әйтәм. Бер гөнаһым булды, дим. Мәскәүдән техникаларны тикшерергә комиссия килде. Техниканы бик яхшы итеп әзерләгән идем, шуның өчен миңа ун көн отпуска бирделәр. Ләкин мине командир икенче батальонга машина белән ике көн агач ташырга җибәрде. Шуннан соң кайтырга тиеш идем. Эштән бик арып кайттым. Кайтсам, мине постка дежур итеп куйганнар. Киттем  инде, кая барасың. Мылтык тотып басып торам. Үтереп йокы килә. Һич түзәрлек түгел. Мылтыгымны читкә яшердем дә әз генә ятып алыйм дип, йоклаганмын. Мине алмаштырырга килгән солдатлар, эзләгәннәр, мине таптылар, ә минем мылтык юк. Бу бик зур “чп” инде. Мылтыкны яшереп куйган урыннан алдым, бу турыда берәү дә белергә тиеш түгел дип сөйләшенде, ләкин Лазарев дигән солдат бер иптәшенә бу хакта сөйләгән дә, анысы командирларга җиткергән. Шулай итеп мине гаупвахтага ун көнгә яптылар. Отпуск онытылды. Бер тәүлек утырдым. Шуннан мине чыгардылар. Агач ташырга тагы машина сораганнар икән. Шулай итеп гөнаһым өчен бер тәүлек кенә утырып калдым. Армиядән кайтуга авторотага шофер булып эшкә кердем. Шул елны ук безне Норлат районына чөгендер ташырга җибәрделәр. Салдакай (бәлки дөрес язмаганмындыр, ул авыл кешеләре мине гафу итсеннәр-авт.) дигән чуаш авылы иде. Норлатка сигез чакрым. Шул авылның бөтен чөгендерен бер үзем ташып бетердем. Минем тәҗрибәм дә юк. Шоферлар иң ерак авылларны диспетчер аша сайлап алып бетергәннәр. Чөнки тонна километр җыярга кирәк. Ай ярым эшләдем. Колхоз рәисе миңа әйтте, җир башыннан эшне башла, самагон тотып килерләр, минекен генә кайтар инде дип ялынырлар, ләкин чиратсыз берсен дә төятмә. Мин нәкъ шулай эшләдем дә. Бер шофер мине өйрәтеп куйды, үз яныңа ике кеше ал. Алар синең йөгеңне кирәк вакытта кул белән тиз генә бушатырлар, диде. Норлатның шикәр заводында машиналар чираты булса, икенчерәк җиргә китеп, теге ике грузчик минем йөкне бик тиз кул белән бушатып бетерә иде. Мин шуның белән алдырдым да инде. Бервакытта да кешесез заводка бармадым. Чиратсыз бары тимерчегә генә чөгендерен төяттем, чөнки ул миңа тәгәрмәчләргә чылбырлар ясап бирде. Авылның олысы-кечесе кырда, чөгендер җыйды. Беренче эш көнен бетереп авылга кайтканда мине бригадир каршы алды. Ул – хатын-кыз иде. Янында чуаш кызлары. Исемең ничек диләр. Мин Рәхим, дип җавап бирдем. Бөтенесе дә Роман икәнсең диделәр. Шулай эшләдек. Беркөн кызлар әйтә, Роман, бүген концерт була, иртәрәк кайтырбыз. Мин ризалаштым. Төяделәр, мин заводка тапшырырга киттем. Кайтсам, клуб алдында халык. Мин кайтмыйча рәис бер генә кешене дә клубка кертмәгән икән. Ул алгы рәттә өч урын калдырган: миңа һәм минем янда эшләгән ике грузчикка. Менә безгә хөрмәт ничек иде. 4 ноябрь көнне йөк төяп Норлатка барсам, безнең машиналар җыелганнар, кайтырга диләр. Кемдер машинасын карый, кемдер башка эш белән мәшгуль. Мин эшләгән авылыма кайттым, әйберләрем шунда калды бит. Бөтенесе җыелганнар, мине көтәләр икән. Һәм миңа ялыналар, зинһар, бер генә көнгә кал, күп калмады, бетерик инде диләр. Шуның кадәр ялынуга мин түзмәдем, калдым. Бата торган бер урын бар иде, анда дизель тракторы куйдылар. Көне буе эшләдем. Тагы бетмәде. Кайттым, колхоз рәисе каршы алды. Роман, ди, яз көне авылның морҗа башы буенча чөгендерне бүлеп бирәбез, җәй буе алар шунда эшлиләр. Аларга хезмәт хакы бары шушы тапшырылган чөгендердән генә түләнә. Суыткач, чөгендер бәясе төшә, аларның хезмәте тагы югала. Шуның өчен тыңла сүземне, ди, бетерик, күп калмады бит. Шундый итеп ялына, мин бит яшь егет, бирештем, рәиснең сүзен тыңладым. Аның белән ай буе сөйләшергә җай булмаган иде. Ә монда ул зинһарлап, миңа эшнең нидә икәнлеген аңлата. Иртүк кырга барсам, бөтен кеше чөгендер өеме янында. Көндезгә тавык пешергәннәр. Аны ашадык та, тагы эшкә тотындык. Иң соңгы рейсны фонарь тотып, кузов монда диеп кычкырып торып, төятеп бетердем дә, Норлатка киттем. Шулкадәр арып кайтканмын, яттым да йокладым. Квартирада иртә белән торсам, бөтен авыл халкы капка төбенә җыелган. Шаккаттым. Чыксам, машина кузовы жум(чөгендер бардасы) белән тулы. Миңа күчтәнәч итеп авыл халкы төне буе чиләкләп жум ташыган, дүрт капчык бодай, бер капчык симәнке куйганнар. Бөтен халык рәхмәт укыды. Машинаның су, майларын карыйм дип кабинаны ачтым, урындык терәген кузгалтсам, анда шешәләр. Кайсы иске бияләйдә, кайсы оекбашка киертелгән. Самагон тутырганнар. Рәис кабинага бер капчык песок салды. Дизель тракторчысы әйтә, Роман, безнең колхоз рәисенең беренче тапкыр бүләк ясавы, ди. Ул сине бик нык сынап, карап йөрде. Алайса, килгән шоферлар хуҗалыкларга утын, печән артыннан йөреп, чөгендер кырда кала иде. Ә син алай эшләмәдең. Шуңа күрә рәис сине бик хөрмәтләде дә инде, ди. Үзең ташыган чөгендердән бу песок дип шаккатырды. Бөтен халык авыл башына кадәр җырлый-җырлый мине озатты. Мин ноябрьнең алтысында кайттым. Норлаттан мактау грамотасы да җибәрделәр. Хезмәт хакы тонна километрдан була дигәннәр иде, ә чутлаганнар тапшырылган тоннадан. Шуңа карап, безгә песок җибәргәннәр. Иң күбе миңа язылган – 58 кг. Башкаларга ун, егерме, бик күп булса, утыз биш. Мин шуның илле кгын алдым, калган сигезен калдырдым. Мөхәммәт абыйга бу хакта да сөйләдем бит инде. И, Рәхимҗан, чуашлар ничек хөрмәтләгәннәр бит сине, хезмәтеңне бәяли белгәннәр, ди. Үзе көлә.

– Рәхимҗан абый, син Мөхәммәт абыйның китапларын укый идеңме?

– Юк шул. Бер кайткан вакытта Сикертән белән Гөберчәк арасында баттык. Кызыл балчык, яңгырдан соң иде ул. Мөхәммәт абый кире Сикертәнгә кайтырга, аннары Казаклар авылы аша ат юлыннан көчкә Гөберчәккә кайтып җиттек. Ә киткәндә басу юлы җилләгәндер дип, Масра авылы аша киттек. Әллә Масра белән Казанбаш авыллары арасы, әллә Казанбаш белән Арча арасымы, хәтерләмим. Барабыз шулай кырдан. Үзәнлерәк җир, Мөхәммәт абый кисәк кенә миңа тукта, диде. Мин туктадым. Машинаның ишеген ачты да карап торды. Шуннан, әйдә кузгалыйк, ди. Кузгалдык. Ни өчен туктатуы турында сөйли башлады. Рәхимҗан, ди, мин бик авыр заманда укыдым. Тамак туймый, авылга кайтасың, анда да ашарга юк. Әни нәрсә булса да хәстәрләп биреп җибәрә иде инде. Укудан кайтканда, хәле булмагачтыр инде, шушы урынга килеп җиткәч, җиргә сузылып ятып ял итә идем, ди. И өзгәләнде шул вакытта Мөхәммәт абый, ник болай булды соң бу, ди, ник бер тапкыр да шушы юлдан кабат кайтырга уйламадым икән мин. Бу кырны тигезләп, иген чәчкәннәрдер дип уйладым бит, ди. Үкенде, өзгәләнде инде ул. Нишләтәсең? Бу сиксәненче еллар булдымы икән. Шуннан соң мин аның белән очрашмадым инде. Әгәр дә кабат очрашкан булсак, ул тагы нәкъ шул юлдан кайтуны сорар иде. Поезд килгәнче үзенең укыганда күргән михнәтләрен сөйләде дә сөйләде.

– Тагы нәрсәләр сөйләде, Рәхимҗан абый?

– Ә, юк, ул сөйләгән бөтен серне сезгә чишеп булмый шул. Мин аңа сүз бирдем бит. Шуңа күрә аның серләрен чишә алмыйм. Рәхимҗан, монда сөйләшкән монда калсын, яме, диде ул. Мин сөйләгәннәрне кулланып, Мөхәммәт абый китап язарга тиеш иде. Җитешмәде, бәлки каралама рәвешендә язган да булгандыр.

Рәхимҗан абзый зиһенле, хәтере яхшы икән. Аңа инде сиксән ике яшь тулган. Шундый булса да күңеле көр, сөйләшеп утырырга да яхшы әңгәмәдәш икәнлеген аңладым, ләкин каты төшле чикләвек булды Рәхимҗан ага. Һич ватып, серләрен чиштереп бетерә алмадык.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

«Мөхәммәт абыйны хәтерлим…»

Арча станциясендә яшәүче Сәүбән ага һәм Венера ханым Мифтаховалар гаиләсендә хезмәттәшем Ленар Гобәйдуллин белән булып кайттык. Сәүбән ага М.Мәһдиевнең «Ачы тәҗрибә»әсәрендә язылган герое Сәүбән Нургалиевнең авылдашы, сыйныфташы, Сеҗе авылы егете.  Ул аның турында һәм М.Мәһдиевтән алган дәресләре хакында, язучы турындагы истәлекләре белән бүлеште. Сәүбән Мифтахов — балта остасы, рәссам һәм башка төрле һөнәрләр иясе. Ә хуҗабикә сәйләннәрдән чиккән рәсемнәр күз явын алырлык матур. Өй эче шул картиналар белән бизәлгән. Алар яшәгән өй тирәлеге һәм эче табигатькә багышланган музей дип әйтергә була. Җимеш бирүче агач-куаклар, шау чәчәккә күмелгән ишегалды җәннәт бакчасы шикелле. Бакчада үскән агач ботагында тургай сайравы да безне гаҗәпкә калдырды. Сәүбән ага сиксән өч яшендә булуына карамастан, өй эчен һаман да матурлау эше белән мәшгуль. Без килгәндә дә икенче катка төрле бизәкләр белән баскыч ясый иде. «Хәрәкәттә — бәрәкәт»,- ди йорт хуҗасы. — Тик утырсам, мин авырый башлыйм». Сәүбән ага районда үткәрелгән «Ир солтаны» җиңүчесе дә, төрле кичәләрдә Венера апа белән актив катнашып, башкаларга үрнәк булып яшиләр. Венера апа шигырьләр дә иҗат итә икән. Сеҗе авылына багышлап язылган шигырен безгә дә укып үтте. Бу гаиләнең тырышлыгына сокланып, тигез гомер кичерүләрен теләп алар белән саубуллашып кайтыр юлга чыктык.

Умартачы язмышы

– Умарталарны карау бер генә дә җиңел эш түгел дип саныйм, бигрәк тә хатын-кызга, – дип сүз башлады гомер буе умартачы булып эшләгән Гамбәр апа Шәйхиеваның кызы, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Лилия ханым Галимҗанова. – Без үскәндә дә әни шул умарталыгыннан кайтып кермәде. Күбрәк Латыйфа әбием белән булдык. Әни тумышы белән Казаклар авылыннан. Алар алты бертуган булганнар. Шулар арасыннан өч абыйсы Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалган. Камилә әбиебезнең йөрәге бик нык булган икән дип хәзер уйлыйм. Бер юлы өч баһадирдай улың суга төшеп киткәндәй юк булсын әле. Аллам сакласын. Әни булачак язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә Сикертән мәктәбендә белем алган. Укып бетергәч тә колхозга член булып керә. 1946-1949 нчы елларда Чуриледә (ул вакытта район үзәге) курсларда укып, дәүләт тәэминат бүлегендә сәркәтип булып эшли. Әни гел белем алу юлында булган кеше. Авыл хуҗалыгы буенча аерым курслар тәмамлый. Шулвакытта булачак әтиебез белән бергә укый. Гөберчәк кибетендә дә эшләп ала, аннан әтиебезгә кияүгә чыгып, биш бала тудыра, аның икесе кечкенә вакытта ук вафат була.

Мөхәммәт Мәһдиевнең музей фондында Сикертән мәктәбе укучыларына язган хатның күчермәсе саклана. Шул хатта сыйныфташы Гамбәр турында ул болай дип яза: “Сибагатова Гамбәр әйбәт, бик тырыш укучы. Ул бик матур итеп җырлый, аны җырчы булып китәр дип ышанып сөйлиләр иде…”. Юк, ул җырчы булып китмәгән, ә Куйбышев исемендәге колхозның һәм Арча районы буенча беренчелекне бирмәүче тырыш умартачы булып гомер иткән. Алтмыш яше тулгач кына бу хезмәтеннән туктаган.

– Колхоз умарталыгы урманда урнашкан иде. Көн саен җәяү менәсе, төшәсе. Ә умартачылык хезмәтенең бар нечкәлегенә әнине авылдашыбыз, оста умартачы Фәһем абый өйрәткән. Аннары ул Илгизәр абый белән эшләде, соңыннан Әгъзәм абый белән. Кортларның тормышы катлаулы, аларны күзәтеп торсаң да, аңлап бетерә торган түгел. Ә әни алар белән уртак телне тиз тапкан. Бик яратып эшләде ул бу хезмәтендә. Җәйнең эссе көннәрендә бал аерту эше – иң авыры булгандыр. Ә кортлар бал җыйсыннар өчен аларның ояларын, рамнарны чистартырга кирәк, тирәлегендәге үләннәрне чабарга, һәр ояның эшләү мөмкинлеген белергә, аерылып чыккан кортларны үз вакытында җыеп, кабат урнаштырырга, кышка әзерлек чоры үзе бер тарих, кыскасы, бетмәс-төкәнмәс хезмәт куярга кирәк. Аертылган балны бидоннарга тутырып, машинага үзләре төяп, Сикертән амбарына тапшыра иделәр. Ә өстәлгә килеп урнашкан әзер балны ашаудан да рәхәт нәрсә юктыр, дип уйлыйм. Аның артында никадәр хезмәт ятканын умартачы гына белә. Әниебез шул эше белән горурланып яшәде. Ел саен умартачылык эше буенча белемен арттыру өчен курсларга барып укый һәм имтихан биреп кайта иде. Елдан-ел күбрәк бал алып эшләгән әниебезнең хезмәтен җитәкчеләр дә үз вакытында бәяли белгәннәр.Тырыш хезмәте өчен аны яшьли бригадир итеп тә куйганнар. Ел саен колхозның “Иң яхшы умартачысы” дигән мактаулы исем бирелде, ә районда аның рәсеме мактау тактасында эленеп торды. Бу турыда аның таныклыклары шул хәтерне саклый. Ул аларның барчасын да җыеп барган һәм безгә биреп калдырды. Бишъеллык ярышларның да җиңүчесе иде ул, дипломнар, мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, медальләре бихисап, “Хезмәт ветераны” да булды. Хуҗалыклардагы кортларны карарга да өлгерде әниебез. Кем булышырга чакыра яки ярдәм сорый, берәүгә дә юк дип әйтә белмәде, хәтта умарталык серләренә дә төшендерә иде. Безне дә бу хезмәткә өйрәтеп калдырды. Бүгенге көндә дә без кортлар асрыйбыз. Әнинең киңәшләрен кулланып, умарталар тәрбиялибез. Әни математика фәнен яхшы үзләштергән. Исәп-хисапка оста, хәтере яхшы иде. Кыш көне умарталыкта эш булмый, шул чорда аны колхоз бухгалтериясенә эшкә чакырып алалар иде. Сыйныфташы, якын дусты Минзада Газизова белән эшләде, аның белән гел аралашып яшәделәр. “Арча”, “Карурман”, “Сарман”, “Рәйхан” көйләрен әни җырлап җибәрсә, без тын калып тыңлый идек. Ул Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова нинди яңа җыр башкара, шуларны отып, моңлана иде. Бәлки җырлар белән хәсрәтләрен дә баскандыр дип уйлыйм. Әти оста гармунчы булган, әни өздереп җырлаган. Мәҗлесләрдә алар гел бергә чыгыш ясаганнар. Хәтта әни шигырь итеп теләкләрен, без кияүгә чыккач, котлау открыткалары итеп җибәрә иде. Соңгы алты елын ул урын өстендә үткәрде, нык авырды. Өч елын Казандагы апам, калган өч елын миңа карарга туры килде. Әни әйтә иде: “Кызым, элек мин сезгә кирәкле кием-салым, оекбашларны бәйләп-тегеп кидертә идем, хәзер сез шуны минем өчен эшлисез”. Әнинең сабырлыгына, тырышлыгына, кыю-көчле булуына әле дә сокланам. Ул сиксән ике яшенә кадәр яшәде.

Әтиебез Миннәхмәт авылда беренчеләрдән булып велосипед алды, иң беренче радио бездә сөйләде, патифон уйнады. Авылдашлар өйнең нигезенә килеп утырып, ачык тәрәзә аша радио тыңлаганнары әле дә хәтердә. Кызганыч, әти яшь килеш үлеп киткән. Миңа ул вакытта бары өч яшь, мин аны бик нык хәтерләмим. Әниебез без өч баласын ялгыз әбиебез белән бергәләп үстерде. Төрле нахак сүзләр дә ишетте, ләкин тормыш авырлыгына, кеше сүзенә ул бирешмәде. Үзенең тырышлыгы белән горур булып яши белде. Без кечкенәдән эш белән тәрбияләндек: печәнен дә чаптык, утынын да әзерләдек. Кеше рәтеннән калмадык. Әни безгә җил-яңгыр тидермәде, укытты, кеше итте. Кайнана белән дус-тату яшәве дә күпләргә үрнәк иде. Әбиебез Латыйфа бик эшчән, тырыш, тәвәккәл, күпне күргән кеше иде. Укый-яза белә, бик динле. Авыл кешеләре дә аны яратып, хөрмәт белән “безнең җиңги” дип кенә йөрттеләр. Ул – алты бала анасы. Ике кызы Бакуда, ике улы Новокузнецск шәһәрендә яшәде. Нурислам исемле улы ачлык елларында бер уч ашлык белән тотылып, Свияжск төрмәсенә җибәрелә. Әби аның янына гел барып йөри, ләкин улы, акылына зәгыйфьлек килеп, шунда үлеп кала. Җитмәсә, әтиебез дә иртә дөнья куйды. Никадәр хәсрәт, ләкин татар хатын-кызы бервакытта да баш иеп, мескенләнеп яшәмәгән. Әби дә, әни дә шундый булдылар.

Әни эштән кайтышка әби ашарга әзерли, безне карый, маллар да бар бит. Аларны тәрбияләргә дә өлгерә. Кыскасы, әниебезнең төп терәге иде дисәм дә ялгышмам. Әби бик оста һәм тәмле итеп ипи сала иде. Шул һич күңелемнән китми. Бүген дә аның күпереп пешкән икмәге күз алдымда тора. Ул Шәйхи бабаебыз белән бик тату яшәгән. Бабай Бөек Ватан сугышына киткән, ләкин яраланып кире кайткан. Ул – балта остасы. Аның турында Мөхәммәт абый “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә аерым бүлек итеп язган бит. “Шәйхи – зур күзле, ябык гәүдәле, озынча буйлы бер ир иде. Авылда тәрәзә рамнары ясау, пыяла кую буенча бердәнбер оста иде. Аз сүзле, әдәпле. Шәйхи эчкән, Шәйхи сүгенгән, гаиләдә тавыш чыгарган дигәнне авылда беркемнең дә ишеткәне булмагандыр”, – дип язган авылдашыбыз Мөхәммәт ага. Бик тәртипле, эшчән кеше булган шул безнең бабабыз. Шундый кеше булмаса, язучы аны әсәренә үзенең герое итеп алмас иде дип уйлыйм. Гомере генә кыска булган, сугышта алган ярасыннан авырып үлеп киткән.

Искә төшерсәң, хатирәләр күп. Энебез Расилның гына гомере бик кыска булды. Киленебез Әлфия дүрт бала белән тол калды. Куанычлар да бихисап, аллага шөкер. Апам исән-сау, Казанда яши. Аның белән дә гел аралашабыз, энебезнең гаиләсе белән дә тыгыз элемтәдә яшибез. Вафат булганнарның урыннары оҗмахта булсын, ә калганнарыбызга Аллаһы тәгалә озын-бәрәкәтле гомер бирсен дигән теләкләр белән яшим. Амин!

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Мәһдидә кунакта

Мәһдидә кунакта – мәкалә. Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәктә язучының рухы яши, тарихы саклана. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан урын – М.Мәһдиев музеенда язучылар еш була. Алар Масраны узып, Му үзәннәрен үтеп, Мөхәммәт ага йөргән сукмаклардан атлап, аның туган нигезенә, музеена киләләр. Ә бездә кеше хакын хаклый, рухын саклый торган халык яши. Кем генә Гөберчәккә килмәсен, ул барыбер Мәһди йөргән юлдан атлый, ул сулаган һаваны сулый, язучы утырткан агачларга соклана, аның туган йортына керә, рухын, иҗат мирасын саклаучы музеена күз сала. Музей экспозициясендәге һәр әйбер язучы тормышы, язмышы , иҗаты белән бәйләнешле. Кунаклар алар белән танышып, якты хатирәләр, матур истәлекләрне күңелләрендә кабат яңарталар. М.Мәһдиевнең иҗатын хөрмәт итеп, әсәрләрен яратып укыган, күбесе язучының үзе белән якын таныш булган Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Рәдиф Сәгъди, Сания Әхмәтҗанова, яшь язучы Рөстәм Галиуллин музейга килеп, аның кабере янында булып, искә алдылар. Алар М.Мәһдиевкә багышланган мәкаләләр язалар,шигырьләр иҗат итәләр. Бу төркем язучы-шагыйрьләрнең М.Мәһдиевне онытмаулары, аны остазлары итеп санаулары киләчәктә яшь буынга аның турында белгәннәрен җиткерү өстендә дә күп эшләр башкарырлар дигән зур өмет уята.

Чыганак: Әхмәтҗанова С. Мәһдидә кунакта // Мәдәни җомга – 2 октябрь, 2009 ел.

 Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика