Хезмәтләре онытылмасын иде

“Алтыдагы – алтмышка…”– ди халык…

Сөйгәнсеңдер алты яшеңдә дә;

Дөньяларны яратудан туймый,

Мәңге өзгәләнеп яши бәндә.

 

Алты яшеңдә дә җаның синең

Алтмыштагы кебек олы булган;

Куренмичә генә типкән йөрәк

Игелекләр белән тулы булган.

 

Шул чакта ук инде балталарның

Кемгә икәнлеген белгәнсеңдер:

Дөньяга син явызлардан аны

Тартып алыр өчен килгәнсеңдер.

 

Гаҗиз чакларында бәндәләрнең

Бәгырьләрдән сыйпар кулы бит син…

Алтыдагы гамәл алтмышларны,

Җитмешләрне узып йөзгә җитсен!

 

Бу шигырь юллары язучы, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре   Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллинның 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә язылган булган. Ләкин барлык теләкләр дә тулысынча кабул булмый шул, Фәрваз абый аннан соң берничә ай гына яшәп кала. Үзенең бөтен көчен, барлыгын татар әдәбиятына багышлаган, аның өчен янып-көеп яшәгән, әдәби тәнкыйтьне үстерүгә намуслы хезмәт иткән якташыбыз Фәрваз Миңнуллинның тууына 5 августта 85 ел, һәм аның безнең арабыздан китүенә дә 11 декабрьдә 25 ел була.

Ул туган авылында башлангыч һәм Носы җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Бу урында Арча педагогия училищесында аның Наҗия Саттарова, Әмир Шәяхмәтов, Дамир Галимовлар белән бер группада укуын һәм аларга татар теле һәм әдәбиятын “Әлифба” авторларының берсе – Рәмзия апа Вәлитова укытуын әйтеп үтү урынлы булыр.

Фәрваз Миңнуллин озак еллар “Казан утлары” журналы редакциясендә бүлек мөдире буларак тырышып эшли, Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары булып үз вазыйфасын намус белән башкара, Татарстан китап нәшриятында  матур әдәбият бүлеге мөдире, ә соңыннан шунда ук баш мөхәррир вазыйфаларын башкарып бик күп язучыларның китапларын чыгаруда ярдәм итә. Кайда гына эшләсә дә ул иҗат белән шөгыльләнергә дә, әдәби тәнкыйть мәкаләләре язарга да өлгерә.

“Фәрваз Миңнуллин кулына каләмне сирәк ала торган, әмма сүзне бер әйткәндә берәгәйле итеп әйтеп бирә торган саллы каләм иясе. Ул беркайчан да арзанлы, өч көнлек әсәрләрне мактарга алынмый, әйткән сүзе затлы, тоткан юлы һәрвакыт туры булыр. Савытларда су озаграк саклансын өчен, борынгылар аңа көмеш салып куя торган булганнар. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин иҗаты хәзерге татар әдәбиятындагы әнә шул  көмештер шикелле тоела миңа”,- дип язган Татарстан китап нәшриятында аның белән бергә эшләгән шагыйрь Харрас Әюп.

Якташыбызның  төрле еллардагы тәнкыйть мәкаләләре тупланган “Якты юллар”, “Прозаның гражданлык йөзе”, “Талантлар юлы”, “Затлылык”, “Балта явызлар кулында” дип исемләнгән китаплары бүгенге көндә дә әдәбият белгечләре өчен бәяләп бетергесез хезмәтләр, ә яшь тәнкыйтьчеләр өчен уку дәреслекләре булып ярдәм итәләр. Аның татар теленә тәрҗемә иткән  Джек Лондонның “Мартен Иден”, Герберт Уэллсның “Күренмәс кеше” һәм “Галәмнәр сугышы” китапларын әдәбият сөючеләр әле дә  яратып укыйлар. Якташыбызның югарыда санап үтелгән китапларының барысы да, мәктәпләр өчен төзегән дәреслекләре, газета-журналларда чыккан мәкаләләре, төрле елларда төшкән фотолары безнең музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана. Фәрваз Миңнуллинның иҗаты  һәм тормыш юлына багышланган экспозиция белән музейга килгән һәркем таныша ала. Биредәге  материалларны кулланып Фәрваз Миңнуллинның кызы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина катнашында ТНВ каналы “Әдәби хәзинә” тапшыруы төшерде һәм аны укытучылар дәресләрдә бик уңышлы кулланалар.

Фәрваз абый Миңнуллинның Ишнарат авылында туган нигезе саклана. Анда  аның энесе Мәликнең хатыны Рәфидә Миңнуллина яши. ”Фәрваз абый авылны сагынып еш кайтты,  елга буйларын, тау битләрен урап кайта, күршеләр белән сөйләшергә ярата иде. Күп вакыт аның белән язучылардан Шаһидә апа белән Гариф абый Ахуновлар, Рабит Батулла, Тәлгать Галиуллин һәм башкалар кайта иде.Су буенда учаклар ягып, үзләренең әсәрләрен укып, җырлар җырлап ял итә идек. Минем үземнең кызым Чулпан да аның юлын сайлап, бүгенге көндә университетта татар теле һәм әдәбияты укыта, Фәрваз абыйның тормыш юлын, иҗатын өйрәнә”,- дип горурланып һәм сагынып искә ала.

Университетны бетергәннән соң Фәрваз Миңнуллинның чакыруы буенча “Казан утлары” журналына эшкә килгән һәм бүгенге көндә күренекле әдәби тәнкыйтьче, язучы Мансур Вәли-Барҗылы аның хезмәтенә олы бәя биреп түбәндәге фикерне язган: “Татар әдәбияты яңадан чәчәк ату чорын кичерсен, анда тагын Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники кебек олуг әдипләр,Фәрваз Миңнуллин шикелле көчле әдәби тәнкыйтьчеләр пәйда булсын иде! Бирсен Ходай! Фәрваз абыйны искә төшереп уйланган саен әнә шундый  хыял-өметләр ныгыбрак  китә кебек…”.

 

 

 

                                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                   директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Тальян гармуны да аны сагына

  26 июль көнне  район мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Мөхетдинов белән, бер ел элек безнең арабыздан киткән танылган театр артисты, режиссер, драматург Гафур Каюмовның Яңа Сәрдә авылында яшәгән йортында булып аны искә алдык. Тормыш иптәше Гөлчәчәк ханым һәм оныгы Йосыф безне каршы алдылар.Гафурның үз куллары белән төзегән яңа йортның эченә керү белән тормышны яраткан, матурлыкны аңлаган, тирән хисләргә бирелүчән, үзенчәлекле кеше яшәгәне күзгә ташлана. Иҗади эшләү өчен уңай шартлар тудырылган эш почмагы, бүлмәдәге Гафур үзе генә  аңлый торган картиналар,  уйланып фикерләрен туплау өчен махсус сайланган кәнәфиләр, үз куллары белән ясаган китап шүрлекләре, икенче катка менә торган баскыч, арган вакытта өздереп уйнарга һәм аңа кушылып җырларга яраткан тальян гармуны Гафурны юксыналар һәм сагыналар кебек…

  “Август башында ялга чыгып мин бирегә яшәргә кайтырга тиеш идем. Ләкин тормыш кинәт үзгәрде… Гафурның кулъязмалары калды, яза башлаган әсәрләре бар, элек язган шигырьләре күп. Кызым Ләйсән һәм оныгым Йосыф тырышырлар инде, өйрәнерләр. Йосыфны бик ярата иде, татарча сөйләштеләр, укуы белән даими кызыксынып торды. Гафурның бөтен хыялы туган авылында яшәп иҗат итү иде”,- дип искә ала Гөлчәчәк ханым.

  Соңыннан без авыл зиратында булдык. Гафур Каюмовның каберенә район мәдәният идарәсе ярдәме белән чардуган һәм таш куелган.Якташыбызның яратып уйнаган рольләре онытылмасын, сәхнәләштергән спектакльләре, язган сәхнә әсәрләре озын гомерле булсын иде.

 

Чынбарлык белән очрашу

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов тәкъдиме белән 2015 елда Суслонгер хәрби лагеренда һәлак булганнарны күчереп күмгән урынга таш куелды һәм ел саен анда барып чәчәкләр салып искә алу оештырыла. Ә быел, 27 июль көнне, анда Арча район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның матди ярдәме белән корбан ашы уздырылды. Бу чараны хәрби комиссариат хезмәткәрләре, Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин җитәкчелегендә дин әһелләре, район мәдәният идарәсе бергәләп оештырдылар.

Иртәнге сәгать җидедә хәрби комиссариат яныннан ике автобуска һәм җиңел машиналарга утырып без Суслонгерга юл алдык. Автобуска утыру белән Әтнә районының Күәм авылында туып-үскән Мәдинә апа Фәйзуллина белән таныштым. Ул кышларын Түбән Мәтәскәдә оныгы гаиләсендә яши икән. 82 яшен тутырган Мәдинә апа үзенең балалары, туганнары белән Суслонгер җиренә әтисе Кавый Батталовның йөргән эзләрен, һәлак булган урыннарын күрергә бара икән. Аның әтисен сәламәтлеге начар булса да сугышка алалар һәм ул Суслонгердагы хәрби өйрәтү лагерена эләгә. Әнисе Фатыйма андагы тормышның авырлыгы турында ишетеп өч тапкыр әтисенең хәлен белергә бара. Ләкин аларны очраштырмыйлар, үз авызларыннан өзеп алып барган азык-төлекләрен дә шунда ачлыктан газап чигүче солдатларга биреп калдырган. Хәлсезләнеп йөргән хәрбиләр әнидән ризыкны кашыкка, кружкага алыштырабыз дип сораганнар. Ул аларның авыр хәлләрен күреп, әйберләрен алмыйча биреп калдырган. Никадәр араларны җәяү барып күрешә алмый кайтуын, әтине бөтенләй күрә алмый калуын әнием елый-елый сөйли иде. Аның белән бергә булган күрше авыл егете  әтинең үлү сәбәбен сөйләгән. Җәен агач күтәреп кайтканда хәле бетеп агачны төшергәч, аны командирлары мылтык түтәсе белән кыйнаган. Берничә көн азапланып ятканнан соң ул үлгән. Әнием барып аның киемнәрен алып кайткан, кесәсендәге өйдән тыгып җибәрелгән догасы да шунда сакланган. Шушы урынны барып күрергә бик теләгән идем, оештыручыларга бик зур рәхмәт”,– дип күз яшьләре аша сөйләде Мәдинә апа. Автобустагы һәркем юл буе Суслонгер урманнарында ятып калган туганнары, газета-журналларда басылып чыккан, интернет челтәре аша танышкан мәгълүматлар  турында фикер алыштылар.

Бу сәяхәттә Арчалар белән бергә Әтнә, Кукмара, Биектау, Теләче районнарыннан, Казан шәһәреннән, хәтта Әлмәттән килгән кешеләр дә бар иде. Аларның һәрберсенең кемедер шушы лагерьга Бөек Ватан сугышында катнашып, дошманны җиңү өчен үзеннән өлеш кертербез дип өметләнеп килгән. Бирегә төрле милләт вәкилләрен рус теленә дә, сугыш серләренә дә әйбәтләп өйрәтеп җибәрү өчен туплаган булсалар да, анда урман кисү, аны ерак аралардан күтәреп ташу, тимер юл вагоннарына төяү белән шөгыльләнгәннәр. Бик азлары гына фронтка җибәрелгән һәм алар мондагы шартлардан котылуны бәхет дип санаганнар.

Безнең беренче тукталыш Суслонгер зиратында булды. Әтнә район газетасы журналисты Сүрия Мингатина күп еллардан бирле бу сәяхәтләрдә катнаша икән, ул үзе туплаган кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. Әмир хәзрәт монда күмелгән барлык әрвахлар рухына догалар укыды, бик күпләр үзләренең биредә булган туганнары турында хатирәләрен сөйләделәр. Аннан соң  лагерь урнашкан урманга юнәлдек. Без үз күзләребез белән  сигез квадрат километр мәйданны биләгән хәрби әзерлек лагере урнашкан урынны күрдек. Алар яшәгән землянкаларның урнашкан урынындагы чокырларны, керү-чыгу юлларын, мичләре булган кирпеч калдыкларын карадык. Нинди авыр шартларда яшәп тә аларга дигән азык-төлекнен, киемнәрнең бирелмәвен, авыр физик хезмәт белән газапланулары турында, шул чорларда яшәгән өлкәннәрдән ишетеп белдек. Суслонгерда туып-үскән Зиннәт абый Әхмәдуллин: ”Урман эченә тар гына тимер юл керә, аңа утын төяп чыгаралар. Үлгән офицерларны музыка белән зурлап күмәләр иде. Ә гадиләрен ат арбасына берничәне салып шушы зиратка юеш урыннарга салып күмгәннәрен хәтерлим. Сез килгәч алар сөенеп яталардыр инде.  Лагерьга  1943 елда Ворошилов килгәнен хәтерлим, шуннан соң өйрәнергэ җыелган солдатларның хәле уңай якка үзгәрде дип сөйләделәр. Лагерьның кайбер җитәкчеләрен хөкем итеп атып үтергәннәр”,- дип ул елларны искә алды.

Бу очрашуга Кенәрдән әтисе биредә өйрәнүләр үтеп сугышка киткән Нурсия апа, бабасы биредә ачы сынаулар үтеп сугышта катнашкан укытучы Раилә Биктова, мәктәп директоры Әгъзәм Гайфуллин катнаштылар. Әгъзәмнең дә бабасы Гайфулла монда булып сугышка китә һәм Смоленский өлкәсендә вафат була. Шунысы куанычлы, бу тема белән яшьләр дә кызыксына. Кенәр урта мәктәбендә Суслонгер хәрби лагеры темасына эзләнүләр алып барып, фәнни проект эше язып төрле конференцияләрдә чыгыш ясаган 10 сыйныф укучысы Илмир Хакимов, аның укытучысы Ильмира Әхмәтова бу юнәлештә эзләнүләрен дәвам итү өчен килгәннәр.

Корбан чалдыру мәҗлесенә килүчеләр Серебряная күле янында өйлә намазын укыдылар, микрофон аша Суслонгер урманнарында ятып калган милләттәшләребезгә барып җитәрлек итеп коръән укылды, догалар кылынды. Һәркем өстәлгә куелган ризыклардан, корбан итеннән пешерелгән пылаудан авыз иттеләр. Арча һәм Әтнә  районнары буенча хәби комиссар Алмаз Борһанов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек уңаеннан башкарылган эшләр һәм бу чараның яшь буынны тәрбияләүдә әһәмияте турында сөйләде. Хөрмәтле кунагыбыз, Казандагы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей мемориалы” җитәкчесе Михаил Черепанов, Суслонгерда һәлак булучыларның исемлеген алып килгән иде һәм аның белән таныштырды. Ул үзенең чыгышында бу исемлекнең эле тулы булмавын, өйрәнүләрнең дәвам итүен искәртеп үтте.  Кәче авылы егете Әнәс Закировның Суслонгер тарихын тирәнтен өйрәнеп чыгарган китабына югары бәя бирде. Күл буена ял итәргә килүчеләр дә битараф булмадылар, уеннарыннан туктап биредә сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар.

Суслонгер мәктәбенең туган як музеен җитәкләүче, математика укытучысы Галина Лихачева  Суслонгер хәрби өйрәнүләр лагерының оешу тарихы, анда булучыларның авыр тормышы, яшәү шартлары белән таныштырды. 2010 елдан соң гына бу тема ачыла башлаган, өйрәнүләр дәвам итә икән. Ул безнең бик күп сорауларга җаваплар бирде, барлык районнар берләшеп Татарстан күләмендә монда булган кешеләрне ачыклап бетерергә мөмкин булуын әйтте. Кайткан вакытта бөтен уйларыбыз анда күргәннәребезне яшь буынга җиткерү, туганнары исән вакытта  Суслонгер  белән бәйле мәгълүматларны туплап калдыру турында иде.  

«Алмаз тавы» музейда

Шагыйрә Наилә Ахунова музеебызга килгән саен бер яңалык алып килә. 26 июль көнне тормыш иптәше, язучы Борис Вайнер һәм үзенең ярдәме белән басылып чыккан “Алмазная гора” китабын алып килде. Автор тарафыннан бу китапта татар халкының сихри әкиятләре һәм пьесаларының тәрҗемәләре тупланган. “Бу китап минем юбилеема олы бүләк булды, бизәлешенә өлеш кертүемә бик шатмын. Китапка Театр елы уңаеннан балалар өчен спектакльләр керү аеруча куанычлы”,- дип китапны музейга бүләк итте. ”Музейда әтием Гариф Ахуновка багышланган экспозицияне кабат-кабат карасам да әти-әнием, абыем Рәшит белән бәйле вакыйгалар искә төшә һәм күңелдә хатирәләр яңара, биредәге һәр экспонат миңа бик кадерле. Әлмәттә бергә яшәгән гаилә дустыбыз Рафаил Төхфәтуллин, балалары белән таныш булган Мөхәммәт Мәһдиев һәм Мостафа Ногман, гомүмән биредәге һәр язучы миңа якын. Аларның һәрберсе турында кызыклы истәлекләр сөйләргә мөмкин булыр иде”,- ди ул горурланып.

Гафур Каюмовны искә алу

Бүген , 26 июль  көнне театр  артисты, драматург, режиссер Гафур Каюмовның  вафат булуына  бер ел. Төрле  спектакльләрдә  һәм нәфис фильмнарда   уйнаган  рольләре  белән тамашачыларның  ихтирамын һәм хөрмәтен яулап өлгергән , Татарстан  китап  нәшриятында  икешәр мең данәдә  басылып чыккан   “ Упкын өстендә уен”  һәм  “Ул…”  китапларына кертелгән  пьесалары  белән  бик  күп  театр  коллективларында  танылып , үз булып калган , шул ук  вакытта  театр коллективларына  режиссер  буларак бәяләп  бетергесез ярдәм  иткән  якташыбыз  Гафур Шәкүр улын  һәркем сагынып  искә ала.  Март  аенда Арча  районының  мәдәният идарәсе  һәм   мәдәният йорты каршында  эшләүче  “Җидегән  чишмә”  Арча  халык  театры коллективы тарафыннан  аның  тууына  60 ел тулу  уңаеннаннан  оештырылган  кичәдә   якташыбызның  иҗатына  югары  бәя  бирелде.  Анда бергә  укыган сыйныфташлары,  хезмәттәшләре,  кызы  Ләйсән  һәм  хатыны Гөлчәчәк  ханым да  катнаштылар ,  истәлекләре белән уртаклаштылар.      Бүгенге  көндә  музеебызның  әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә “ Гафур Каюмовны сагынып…” дип  исемләнгән  күргәзмә эшли ,  рәхим итегез.

Музеебыз кунагы — Айваз Садыйров

Музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегенә елмаеп һәм балкып  “Татар” радиосының баш мөхәррире, “ТНВ” телевидение тапшыруларын алып баручы,  Арча сабан туйларын шаулаткан  якташыбыз Айваз Садыйров килеп керде һәм сорау өстенә сорау яудыра башлады. Ярый әле шул вакытта Гөберчәк авылындагы Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Кыям кызы  килеп, кереп мине коткарды. Икәүләп  мәртәбәле кунагыбыз белән уртак тел табып,  районыбызда туып-үскән язучыларыбыз, сәнгать эшлеклеләре турында рәхәтләнеп сөйләштек. Кышкар авылы егете Айваз экспозицияләрне карап чыккач, музейның бик кызыклы булуын билгеләп үтте һәм тагын киләчәген белдерде.

Тамырлары белән горурланалар…

Музеебызда атаклы зәркәнчеләр Җәмилевларның нәсел дәвамчылары кунакта булдылар. Җәмилев Рамил абый, аның тормыш иптәше Ләйсән апа хәм аларның уллары Камил Кызылъяр авылында гомер итәләр. Бу килүләрендә алар зәркәнчеләр экспозициясен тагын да баетып, кызыклы экспонат бүләк иттеләр.

Әтием белән очраштым…

Язучы Радик Фәизовның хатыны Дамира апа да , балалары да музеебызда еш булалар. 19 июль көнне Екатеринбург шәһәрендә яшәүче кызы Светлана әтисенең шәхси әйберләрен безгә тапшырды. Алар арасында Мөхәммәт Мәһдиев исемендәге ”Торналар төшкән җирдә” конкурсында җиңгән язмасы өчен бирелгән Диплом да бар.
“Әтинең иҗатына багышлап музейда оештырылган кичәне искә төшерәм дә ,ул үзеннән соң никадәр бай әдәби мирас калдырган дип куанып куям. Аңа багышланган экспозицияне карагач, ул: “Ни хәл, кызым, исән-сау кайттыңмы? ”–дип эндәшә кебек.
Светлана Радик кызы әтисе турындагы истәлекләрен яңартты, музей белән танышты.

????????????????????????????????????

????????????????????????????????????

«4» һәм «5» билгеләреннән торган юбилей

«Казан арты»тарих-этнография музеенда матур җырлар, шигырьләр, әдәби әсәрләр авторы, Арчада яшәп иҗат итүче, әдәбиятны яратучы, Язучылар берлеге әгъзасы Тимергалиев Зиннур Фирдәвес улының иҗат кичәсе уздырылды. Бу матур, җылы очрашу кичәсендә Зиннур Тимергалиевның гаиләсе, туганнары, иҗатташ дуслары да катнашты. Кичә башында Зиннур Тимергалиевның «Кичә яраттым» әсәреннән бер өзек сәхнәләштерелде.
Мәртәбәле кунаклар арасында Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы, Язучылар берлеге әгъзасы, галим, профессор, Һади Такташ, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Рифат Җамал һәм иҗатташ дуслары бар иде.
Зиннур Тимергалиевны тагын бер кат 45 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. Аңа сәламәтлек, бәхет — шатлык телибез, аның һәрвакыт шундый эчтәлекле , мәгънәле әсәрләр язып безне, Арча халкын сөендереп торуын телибез!

????????????????????????????????????

????????????????????????????????????

Музеебыз кунагы — театр артисты Зөлфия Галиулина

11 июль көнне музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Зөлфия Галиулина булды. Ул Арча шәһәренә әнисе янына кайткан һәм алар музейга бергә килделәр.

“Беренче мәктәптә укыганда монда булганым бар иде, ә хәзер бөтенләй башка күзлектән карыйбыз бит инде. Театрда бергә эшли торган якташыбыз,Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов биредә булып Театр елына багышланган күргәзмәне караган һәм бик тә ошаткан. Минем дә танышасым килде, ә инде күргәзмәдә үземнең иҗатым турында да мәгълүматлар күргәч, бигрәк тә шатландым. Татар театры тарихына зур өлеш керткән якташларыбыз турындагы истәлекләрне, аларның иҗатлары белән бәйле экспонатларны туплагансыз, рәхмәт сезгә”, – диде ул куанып.

Зөлфия үзе эшләгән театрдагы хезмәттәшләренең бердәм булулары, яшьләргә ярдәм итүләре, гомүмән, театр сәхнәсе тормышын үз итүе турында горурланып сөйләде.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика