Якташыбыз «Ел китабы» бәйгесендә җиңүче

Татарстан нәшриятларында 2017 елда басылып чыккан, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республиканың 1510 китапханәсе катнашкан, 15 мартта һәрбер номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Балалар әдәбияты номинациясендә Наласа авылында туып-үскән галим-педагог, язучы Гүзәл Әдһәмнең балалар өчен хикәяләре тупланган “Әбием ни исемле?” китабы беренче урынны алды. Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа иҗат уңышлары телибез.


«Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Шәфигулла Гарипов

Театр сәнгате – кабатланмас могҗиза

Бүген 27 март – Халыкара театр көне. Ул 1961 елдан билгеләп үтелә. Театр халкыбызның рухын ныгыта, туган телгә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уята, милләтләр арасында дуслыкны ныгыта һәм берләштерә. 2019 ел — Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан музейда районыбызда туып-үскән театр артистлары, режиссерлар һәм драматургларның иҗатлары белән бәйле экспонатларны барлау һәм яңа мәгълүматлар туплау дәвам итә. “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме белән оештырылган күргәзмәләрне һәркем яратып карый.







Кем ул Мөхәммәт Мәһдиев?

Иске Масра башлангыч мәктәбе укучылары Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Күргәзмәгә куелган әсбаплар аша аның сыйныфташлары, әсәрләрендәге кайбер геройлар турындагы мәгълүматларны белделәр. Язучы Иске Масра авылы турында “Торналар төшкән җирдә” повестенда искә ала. Авылның сөннәтче бабайлары хакында да онытмый, аларны әсәрендә гәүдәләндерә һәм Иске Масра авылын сөннәтчеләр авылы дип атый.

Оясында ни күрсә…

Гомәр Бәшировның юбилее уңаеннан Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган кичәдә музеебыз куйган күргәзмәне Флүрә апа һәм Зөфәр абый бик яратып караганнар иде. Ә  Арчада үткәрелгән чарада  катнашканнан соң Зөфәр абый музеейда булып, әтисенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозицияләрне карады. Гомәр ага белән бәйле материаллар белән танышу өчен, ул безне Казанда яшәгән фатирына чакырды һәм без бу тәкъдимне бик теләп кабул иттек.

15 март көнне Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улы Сафин белән Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның иҗатын өйрәнүне дәвам итү максатында Казан шәһәренә бардык. Безне язучының улы Зөфәр абый, аның тормыш иптәше Флүрә апа, кызлары Наилә якты йөз белән, бик якын итеп каршы алдылар. Гомәр ага кулланган җиһазлар, иҗатына ярдәм иткән һәм музей өчен бик кыйммәтле булачак әйберләр белән таныштык. Якташыбыз кулланган керосин лампасы, аны алыштырган абажурлы өстәл лампалары, татар шрифтына көйләнгән язу машинкасы, бик күп әсәрләрен утырып язган, имәннән эшләнгән ике тумбалы өстәле һәм урындыгы, утызынчы елларда ук бизәкләп эшләнгән комод бик пөхтә итеп, кадерләп сакланган.

Аларны күрсәткәннән соң Зөфәр абый:»Менә бу портфельне әти кая гына барса да, үзеннән калдырмый иде. Аның эчендә әсәрләренең кулъязмалары, кирәкле документлары була иде. Әти бер вакытны гади каләм белән язасым килә диде. Мин аңа пыяла кара савытлары, агач каләм сабы һәм гади каләмнәрдән торган бу җыелманы эзләп табып алып кайтып бирдем. Соңгы елларда күзе начар күрү сәбәпле, ул эш вакытында өстәлнең ике ягына ике лампа куеп эшләде. Бу пычакка ошатып пластмассадан ясалган кискеч китап битләрен кисү өчен кулланыла, чөнки элек типографиядән чыккан яңа китапларның битләре  киселеп бетмәгән була иде, без кечкенә чакта әтинең аны кулланып утырганын хәтерлим. 30 елларда ук агачтан ясалган бу гөл кую җайланмасын әни бик яратты, анда иң матур чәчәкле гөлләр генә була иде. Без аны кая гына күченсәк тә, үзебездән калдырмадык. Әти тикшерүче булып эшләгәндә фотога төшерү серләрен өйрәнә, аның үзе төшергән фотолары күп иде. Мин үзем дә фотограф буларак әтинең “Фотокор -1” фотоаппаратын бик кадерләп саклыйм. Киноларда гына күрергә мөмкин булган, башка бөркәнеп төшерә торган фотоаппарат ул, менә аның штативы да биредә тора. Соңгы елларда әти лупа куллана иде, мин бүләк иткән пәкене карандаш очлаганда файдаланды, бу кечкенә счетта бөтен исәпләүләрен башкарды. Әтинең истәлеге булып Швейцариядә эшләнгән алтын кул сәгате калды, аны бүгенге  көндә файдаланып булмый, бик күп җирләрдә ремонтка тәкъдим итеп карадым, ләкин ясый алмадылар. Әтигә бүләк иткән Габдулла Тукай бюсты, Володя Ульяновның бронзадан ясаган  фигурасы, картиналар, сувенирлар безнең өчен бик кадерле. Киләчәктә әтинең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләргә бу әйберләр ярдәм итәр әле,”- дип күрсәтеп йөрде.

Безне гаҗәпләндергәне, Гомәр абыйның басылып чыккан әсәрләре һәм башка язучыларның култамгалары язылган китаплары белән тулган шкафлар булды. Без анда “Намус” романының чит телләргә тәрҗемә ителеп  басылып чыккан китапларын күрдек, ул әсәр 22 телгә тәрҗемә ителгән. Аларның күбесе бар, Зөфәр абыйның әйтүенә караганда Гомәр абыйга берничәсен җибәрмәгәннәр. Безгә Зөфәр абый тагын бер кызыклы истәлек сөйләде. “Арча комсомол оешмасы активисты, контон комитеты инструкторы Кадыйр Урманов Арчада әтием белән таныша һәм дуслашып китәләр. Бергәләп өмәләргә чыгалар, төрле җәмәгать, культура-агарту эшләрендә катнашалар, комсомол клубы каршындагы стена газетасын чыгаралар. Аларның дуслыгы гомер буе дәвам итә. Кадыйр Мәскәүгә эшкә киткәч, Балтачта халык тикшерүчесе булып эшләргә күчкән әтиемә Ленин әсәрләренең һәрбер томын сатып алып җибәреп баруны үз өстенә ала һәм сүзендә тора. Әти аларны шкафында саклады һәм рәхмәт әйтеп файдаланды. Музейга кирәк булса, бүләк итә алам”,- диде Зөфәр абый. Без дә шкафта тезелгән Ленин томнарын күрдек, Гомәр һәм Кадыйр абыйларның  чын дус булуларына сокландык.

Бүлмә почмагында түгәрәк өстәл тора. Аның өстендә көмештән эшләнгән кофе һәм чәй сервизы, сөт һәм шикәр савытлары, бизәкле поднос, өстенә чәйнек куелган самовар тора. Гомәр абый белән Кәримә апа шул өстәл янында сөйләшеп чәй эчеп утырган кебек тоелды.  Гомәр абыйның 50 яшенә үзбәк язучылары бүләк иткән зур пылау тәлинкәсен күргәч, моңа пылау салып карадыгызмы, дип кызыксындык. Зөфәр абый  моны тутырырлык пылау пешергән булмады, дип елмайды.

Стенада эленеп торган портрет якташыбызның нәкъ үзе кебек итеп ясалган. Аны Мәскәүдә, ул анда барган саен, Гомәр абыйның үзенә карап ясаганнар. Портрет мәдәният министрлыгы соравы буенча эшләнгән, ләкин ни сәбәптер Гомәр абыйның үзенә сатып алырга туры килгән. Зөфәр абый әтисенең  портретын саклау өчен зур тырышлык куя, бүлмәдә температура режимын һәм дымлылыкны саклый. Ул безнең музейга бу портретның фотокүчермәсен бүләк иткән иде. Ә портретның оригиналын күреп без бик сокландык, Гомәр абыйның үзен кургән кебек булдык, янында фотога төштек.

Зөфәр абый үзе дә күренекле фотожурналист, ул бик күп фотоальбомнарның төзүчесе, бизәүчесе һәм фоторәсемнәр авторы. Ул музеебызга 150 дән артык күренекле шәхесләребезнең фотосүрәте тупланган  “Онытылмас йөзләр” фотоальбомын бүләк итте.

«Әтигә мәкалә язу өчен обкомнан Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н китергәннәрен хәтерлим. Мин дә аларны тотып карау бәхетенә ирештем һәм Германия концлагерьларыннан исән калып  Казанга әйләнеп кайткан  бу документларның төп нөсхәләрен күрү мине тетрәндерде. Шуннан бирле уйланып йөрдем һәм “Моабит дәфтәрләре”нә багышлап фотоальбом төзедем,”- диде Зөфәр абый. Без дә бу альбом белән таныштык.

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, дигән халык мәкале бар. Флүрә апа һәм Зөфәр абыйның Гомәр абый белән Кәримә апа турында сөйләгәннәреннән чыгып, танылган язучының балалары аларның үрнәгендә ныклы тәрбия алып үскәненә, яшәгәненә ышандык. Бер-берсенә булган ягымлы мөнәсәбәт, ихтирам күренеп тора, нәкъ Гомәр абый белән Кәримә апа кебек.

Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның истәлек-хатирәләре, көндәлек язмалары тупланган “Күңел дәфтәре” китабын укыганда аның дусларына, хезмәттәшләренә, бигрәк тә кызы Лилия апа һәм улы Зөфәр  абыйларның гаиләсенә карата булган уңай фикерләренә  игътибар итәсең.

“Минем бүген туган көнем. Менә миңа 83 тулды. Мине якыннарым, улларым-кызларым, кайбер иптәш кордашларым тәбрик итте. Өйдәгеләр – Зөфәр, Флүрә, Наилә һәм Кәримә белән бик һәйбәтләп сыйландык. Флүрә килен тәмле ризыклар пешергән иде. 1984, 7 гыйнвар”.

“2 мартта, шимбә көн, Гариф Ахунов белән Арчадагы дусларыбыз алдынгылар слетына алып киттеләр.  Арчага улым Зөфәрләрдән киткән идем. “Безгә кайтырсың” диделәр дә, аларга кайтып кундым. Анда без кечтеки кызый Камилә белән бик дус. Ул мине һәрвакыт матур киенеп каршы ала, без аның белән ничектер сөйләшергә сүз дә табабыз, аның янында мин үземне берникадәр сабыйлашкан, йомшак күңелле, мәрхәмәтле бер бабай итеп, сүзчән итеп тота башлыйм. Сабый баланың беркатлы самимилеге, күрәсең, ничектер миңа да тәэсир итәдер. 1996, 6 март”.

Бу истәлекләрдә телгә алынган Наилә — Гомәр абыйның оныгы, бүгенге көндә Казан консерваториясендә инглиз һәм итальян телләре, ә оныкчыгы Камилә Казан федераль университетында инглиз теле укыталар.

Без Зөфәр абыйлар гаиләсендә булып, әтисе Гомәр Бәшировның иҗатын өйрәнүне дәвам итүләрен, аның башкарган хезмәтләренә зур хөрмәт белән карап, киләчәк буыннарга җиткерү өчен тырышуларын күрдек. Без якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатына бәйле өстәмә мәгълүматлар алдык, кызыклы яңалыклар белдек. Зөфәр абый Яңасала мәктәбендә урнашкан музейга мөмкин булганча ярдәм итәргә ышандырып калды.

                                                                                    “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                      директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Зөфәр Бәширов,  Ленар Гобәйдуллин фотолары

Якташыбызның туган көне

Бүген, 21 мартта, районыбызның Алан авылында туып-үскән режиссер, драматург Булат Нуретдин улы Сәләховның туган көне.  Ул Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык артисты, Дамир Сиразиев исемендәге театраль премия лауреаты, “Тирәкләр шаулый җилдә” трагикомедиясендәге актер иҗат иткән Ризван образы “Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә “Тантана” премиясенең җиңүчесе.  Булат Сәләхов 80 нән артык роль иҗат итте, режиссер буларак уннан артык спектакльне сәхнәләштерде, аның  “Яратылмый калган ярлар” пьесалар җыентыгы басылып чыкты.

Якташыбыз Булат Сәләховны туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге,  иҗатында уңышлар телибез.

Ленар Гобәйдуллин фотолары

Арчада язучылар берлегенең шигырь остаханәсе күчмә утырышы булып узды

Якташ язучыбыз белән танышу

Сарай-Чокырча башлангыч гомуми белем мәктәбе укучыларыТатарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Укучылар күргәзмәгә куелган материаллар аша язучы турында күбрәк мәгълүмат алдылар. М.Мәһдиевнең кече яшьтәге укучылар өчен язылган көлдергечләре белән дә таныштылар.

Гафур Каюмовны хөрмәтләп…

14 март көнне район мәдәният йортында Яңа Сәрдә авылында туып-үскән артист, режиссер, драматург Гафур Каюмовның тууына 60 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Гафур Каюмовның кызы Ләйсән аның шигырьләрен укыды, мәктәптә бергә укыган сыйныфташлары, театр училищесында бергә укыган курсташлары аның белән бәйле истәлекләрне сөйләделәр. “Арча” халык театры Гафур Каюмов сәхнәләштергән “Балакайларым” спектакленнән өзекләр күрсәтте. Ул эшләгән Г.Камал исемендәге һәм Әлмәт театрларыннан килгән артистлар, Татарстан Язучылар берлегеннән килгән язучылар  Гафур Каюмов белән эшләгән еллардагы вакыйгаларны искә төшерделәр һәм аның хезмәтенә югары бәя бирделәр. Әтнә театры артистлары күрсәткән “Әни килде” спектакленнән өзектә әни ролен Ләйсән Каюмова башкаруын күреп кичәдә катнашучылар сокландылар һәм горурландылар. Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов якташыбызның районда башкарган хезмәтләре турында мәгълүматлар җиткереп, аның башкарган эшләре онытылмас дип ышандырды. Бергә эшләгән хезмәттәшләре “Казан арты” тарих-этнография музеена Гафур Каюмов белән бәйле фотолар, ул уйнаган һәм сәхнәләштергән спектакльләрнең афишаларын бүләк иттеләр. Музей оештырган күргәзмә белән танышучылар Гафур Каюмовның тормышы һәм иҗаты турында күп яңалыклар белделәр.

                                                    “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Розалия Зиннәтова фотолары

Герой исеме бирелүгә 75 ел

“Казан арты” тарих- этнография музеенда Валентин Ежков белән бәйле документлар саклана. Алар арасында Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында 1944 елның 19 мартындагы СССР Верховный Советы президиумы Указы, әнисенә һәм укытучыларына язган хатлары, бергә хезмәт иткән иптәшләренең истәлекләре, фотолар һәм башка экспонатлар бар.

Музеебызда Арча мәктәбендә Валентин белән бер сыйныфта укыган, соңыннан Субаш Аты урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән Гәрәфиева Шәмсиянең 1962 елның 10 февралендә язган истәлекләре саклана.

“Ул минем белән 8 класста укыды. Сөйләү фәннәреннән начар өлгерми иде, бигрәк тә тарих, география фәннәрен аеруча ярата иде. Бу фәннәрне безгә Владимир Антонович  Попов укытты, ә Валентин аны бик ярата иде.      Шунысы характерлы: ул бер вакытта да ярдәмнән  баш тартмады, ә үзенең белгәннәре белән бик теләп уртаклаша иде. Аның уку өчен кирәк булган барлык әйберләре дә җитеш була торган иде, сораганда бер әйберсен дә кызганмады. Бигрәктә сызым дәресләрендә сызым приборларын аннан сорап файдалана  торган идек.  Бер вакытта рус теле дәресендә сочинение язганда минем каләмем бозылды һәм язып булмый башлады. Мин “каләмең юкмы?” дип Валентиннан сорадым. Ул: «Бар, ләкин мин аны бозык дип ташлаган идем, мә, менә минем яза торган каләмем белән язып тор, ә мин искесе белән ничектә язармын әле”,- дип миңа яза торган каләмен бирде. Ул матур әдәбият белән кызыксына торган иде, һәрвакытта култык астында калын-калын китаплар булыр иде, ул китап, дәфтәрләрен култык астына кыстырып йөри торган иде.

Валентин һәрвакытта үзе белгән кешеләргә генә түгел, ә белмәгән кешеләргә дә ярдәм итәргә тырыша һәм куркуны белми торган батыр малай иде.Ул безгә шундый вакыйга сөйләде:” Мин кичә кичкә таба, беркемгә дә әйтмичә кирпеч сарае янына барган идем, елга төбендә чаңгы таягына ошаган ике таяк кадалып тора. Янына барып тартып чыгарсам берсенә бер бияләй ияреп чыкты. Аптырап киттем һәм таяк белән төрткәли башладым. Кар астында бер әйбер бар кебек. Таякларым белән кузгата башлаган идем бер кеше килеп чыкты. Үзем дә аптырап калдым һәм бераз куркып та киттем. Теге кешем күзләрен йомган, әллә йоклый, әллә үлгән һич аера алмыйм. Бераз карап тордым да, инде нишлим дигәндә генә  теге кеше селкенеп куйды һәм күзләрен ачып тирән итеп сулап куйды. “Мин кайда?”,- дип сорады. Мин аңа үзем күргәнне сөйләп бирдем. Эш болай булган икән:Ул үзе Төбәктән, охотник булып чыкты. Аудан кайтышлый ял итәргә утырган һәм арудан йоклап киткән. Кар себертеп торганрак көн булган һәм бу кешенең өстен  кар каплаган булган. Торды да миңа зур рәхмәтләр әйтеп кайтып китте. Шулай итеп мин кичә шундый бер яхшылык эшләдем”,- дип бик канәгатьләнү белән сөйләгәне исемдә”. Бу язманы укыгач Валентин Ежковның балачактан ук кыю һәм тәвәккәл булуын күрәбез.

1943 елның 11 июнендә Интернациональная урамының 17 йортында яшәүче укытучысына язган хатында:»Иң яхшы укытучы Владимир Антонович Поповка элеккеге укучысы, ә хәзер гвардия капитаны Ежков Валентин Федоровичтан фронт сәламе җибәрәм.

Исәнмесез Владимир Антонович! Бу открытка-хатны блиндажда язам, дүрт ел элек булган яшьлек вакыйгаларын искә төшерәм, алар әле генә  булган кебек. Владимир Антонович, Сезгә көлке булып тоелыр, мин Берлин урамнары буенча безнең сугышчыларыбызның парад булып узуларын күз алдына китереп хыялланам, хәрби парадны полководец кабул итәр инде. Без немецларның йомшак урыннарын өйрәндек, алар инде алҗыдылар, тиздән капчыкта булачаклар. Минем фронт тормышым авыр булса да, үзенә күрә күңелле дә!

Арчада нинди яңалыклар бар, су коенасызмы, минем дә су керәсе килә, ләкин вакыт юк. Җавап көтеп гвардия  капитаны Ежков”.

1943 елның 13 июлендә әнисе Клеопатра Михайловнага язган хатында:

«Беренчедән, мин исән һәм таза-сау, сиңа да шуны телим. Әни, минем тормышым элеккечә бара, яңалыклар юк, үзең беләсең инде нинди вакыт. Мин үзем хатларны күп язам, нигәдер җаваплар юк.

Әни, 800 сумга аттестат җибәрдем, военкоматтан белеш, бәлки үзләре хәбәр итәрләр. Ул аттестат 1944 елның 1 гыйнварына кадәр, аннан тагын җибәрермен. Әни! Эшли торган урыныңнан китеп хуҗалык белән генә шөгыльлән. Арчада нинди яңалыклар бар, үзгәрешләр турында яз. Хәзергә хуш, җавап яз. Сәлам белән синең улың – Валя”.

Ләкин Валентин Ежковның бу соңгы хатларында язган хыяллары тормышка ашмый кала. Көньяк фронт составындагы 13 нче гвардия укчы полкның танкка каршы атучы мылтыкчылар ротасы гвардия өлкән лейтенанты Ежков 1943 елның 19 августында хәзерге Донецк өлкәсе Шахтер районының Степановка авылы янында барган сугышларда батырлык күрсәткән. Ул җитәкләгән рота, дошманның өч һөҗүмен кире кайтарып, аның 12 танкын юк иткән. Якташыбыз Валентин Ежков шул сугышта һәлак булган. Музеебызда саклана торган 1943 елның 10 сентябрендә язылган 96 нчы номерлы белешмәдә: “Социалистик илебез өчен барган сугышта, сугышчан антына тугры булып, ТАССРның Арча бистәсендә туып — үскән өлкән лейтенант Ежков Валентин Федорович геройларча һәлак булды һәм Украинаның Сталинск өлкәсе Снежнинский районының Степановка хуторында җирләнде”,- дип язылган.

Якташыбызның бу сугышта күрсәткән батырлыгы хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителә. Ежков Валентин Федор улына 1944 елның 19 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә Һәм ул Ленин ордены белән бүләкләнә.

Бу көннәрне искә алып сугышчан дусты Борис Молчанов:»Бөек Ватан сугышы елларында Валентин Федорович белән бергә хезмәт иттек. Мин ул күрсәткән батырлыкның шаһиты булдым. Минем күз алдымда яраткан илебез өчен  Валентин үзенең гомерен бирде. Мин Бөек Ватан сугышы турында истәлекләрне барлыйм һәм аның батырлыгы турында язачакмын әле”,- дигән ул үзенең хатында.

Арча шәһәрендәге ул яшәгән урам Валентин Ежков исемен йөртә, Арчаның ул укыган беренче мәктәбенә Валентин Ежков исеме бирелде һәм анда истәлек тактасы куелган. Ел саен 27 майда, Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның туган көнендә, мәктәп коллективы үзәк стадионда зур әзерлек белән хәрби — спорт бәйрәме үткәрә. Арча шәһәренең үзәк мәйданындагы “Батырлар” аллеясында Валентин Ежков һәм башка геройларыбызның бюстлары куелган. Ул һәлак булган Степановка авылында да бер урам аның исемен йөртә, һәйкәл куелган, мәктәпләре  музеенда аңа багышланган  экспозиция бар.

19 мартта Валентин Ежковка Герой исеме бирелүгә 75 ел була. Якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары онытылмасын, яшьләребез  алардан үрнәк алып Ватаныбызны сакларга әзер булып  үссеннәр иде.

                                                                       “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                        директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Бер төптә – җиде каен

Былтыр җирлегебездә үстерелгән икенче икмәк,һава торышы яхшы булу сәбәпле, тиз арада җыелып алынды. Уңышы да куанычлы һәм югары. Ирем Яхъя ел саен бәрәңгене “Ак Барс” агрокомплексы” кырларында үзе утырта һәм комбайн белән уңышын да җыеп ала. Ул ярдәмчесе Алмаз Минһаҗев белән Әгерҗе районында эшләүче “Агро Престиж” бүлекчәсенә барып та бәрәңге уңышын җыеп алу өчен ярдәм итте. Анда да икенче икмәкнең чыгышы югары күрсәткечләргә ия булган. Бәрәңге алу эше бер якта торсын, иремнең бу районның табигатенә сокланып кайтуы үзе бер тарих сыман.

Безнең Арча якларының урнашу урыны, табигате шулай ук бик матур һәм күңелгә якын. Ләкин бездә, Мөхәммәт Мәһдиев язганча, зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр.

Ирем Ямурза, Уразай авылы кырларында эшләп, Салагыш авылында торды. Бу авыллар янәшәсендә Иж һәм Кама елгаларының кушылган урыны икән. Ике зур сулы елга балыкка да бай. Шуңа күрә елның теләсә кайсы фасылында бу яклардан балыкчылар, су буенда ял итүчеләр өзелми дип аңладым. Елгаларның ярларына килеп бәрелгән дулкын күңел җепләрен тибрәндереп, иремдә зур соклану хисләре уяткан. Ул бу якның табигатен түбәндәгечә тасвирлый: “Диңгез янында басып торасыңмыни, – ди ул.– Кичен ярга килеп бәрелгән су тавышы шулкадәр күңелне дулкынландыра, берара тынычландыра, ә бер мизгелгә уйландыра. Ә каеннар үскән урман янына барсаң, бер төптә үскән берничә каенны күреп шаккатасың. Бер төптә ул биш каен, ә кайбер җирдә хәтта җиде каен агачы үсә дип сөйлиләр. Алар һәрберсе зифа буйлы, яфраклары лепер-лепер нидер сөйләшә кебек. Бер төптән чыккангамы, зифалыкларын югалтмыйча, кайберләре бераз бөгелеп, мин дә яшәргә хаклы дигән сыман үскән”.

Мондый күренеш иремне гаҗәпкә калдырган. Чөнки безнең якларда да каеннар күп үсә, ләкин бер төптән берничә агач шытып чыгып үскәнен белмим. Әллә бу Аллаһы тәгаләнең әйтер сүземе икән: дус булып яшәгез, илдә тынычлык булсын. Әллә инде Аллаһы тәгалә туганнарның бердәм булып, аралашып, туганлык җепләрен өзмичә яшәүләрен телиме? Белмим. Ни генә булса да, бу табигать могҗизасы безгә бик күп нәрсәләрне аңлата сыман. Чөнки хәзер байлык артыннан куып кеше кешене күрми, көнләшү, хөсетлелек дигән иң яман сыйфатлар күпкә өстенлек итә башлады. М.Мәһдиев тә үз вакытында болай дип язган: “Татар кешесенең бер бик әшәке сыйфаты бар. Үзе күтәрелсә, башка кеше күтәрелмәсен. Үзе күтәрелеп ала, башка кеше күтәрелә башласа, аның башына суга, аны батыра башлый. Шул әшәке сыйфат милләтебезгә бик нык китереп сугачак”. Бик дөрес сүзләр.

Ә каеннар турында М.Мәһдиев әсәрләрендә гел язды. Бигрәк тә “Кистем каен, кистем каен…” язмасында бу агач турында киң тукталып яза ул: “Каен агачы ул – кара урманның бизәге. Әйе, ак каен кара урманны “ачып” җибәрә… Каен – табигатьнең брошкасы, мәрҗәне ул… Каен агачы кеше гомерен, кеше чыраен, кеше холкын бик нык хәтерләтә”. Билгеле, халкыбыз йорт-җир янына каен агачы утыртырга кушмый, бу агачның ялгыз үсүен дә бик өнәп бетерми. Ә шулай да сәнгать әһелләре каен агачына багышлап шигырьләр яза, аңа көй чыгара. Каен агачын хәтта зифа буйлы кыз сыман дип тә әйтәләр. Ни генә булмасын, бу агач ничек кенә үсмәсен, ул – табигать бизәге.

“Салагыш авылындагы берничә гаиләнең йорт-җире су астында калган. Чөнки җир убылып, бу урынны су баскан. Якынча 1978-1979 нчы еллар иде ул. Нәкъ шундый убылган җирләр, воронкалар ди инде аны халкыбыз, Уразай авылы кырларында да бар. Аларның саны унөчкә җитә. Аның төбендә су, ян-якларында агачлар тишелеп үскән. Берара анда балыклар да тоттылар. Кешеләр әйтүе буенча бу воронкалар кайчандыр бергә тоташырга тиеш. Тирәнлеге дә хәйран. Әгәр дә алар тоташса, белмим ни булыр?” – дип сөйли шул җирлектә агроном булып эшләүче Рифат.

Ирем бәрәңге кырында эшләгәндә бу воронкаларны күргәч тә, миңа телефоннан чылтыратты: “Хатын, монда әллә нинди чокырлар, шулар арасында бәрәңге утыртканнар. Комбайн белән борылган вакытта бераз ялгышрак борылыш ясасаң, белмим ни булыр. Безнең кырларда мондый могҗизалар юк бит ул. Бу урыннарны үз күзең белән күрергә кирәк. Гаҗәп урыннар!” Күз алдыма зур-зур чокырлар килде, бер-беренә күрше булып үскән каеннар бер мизгелгә минем алда барлыкка килгән сыман булды. Минем өчен бераз гаҗәп тә, шунда ук сәер дә. Бу могҗизаларга аптырарга да кирәкмидер, чөнки табигатьне үзебез үк бозабыз бит: төрле газлар чыгарып, пычрак сулар агызабыз. Күп җирдә эзләнү эшләре алып барыла: каядыр тишәләр, кайдадыр шартлаталар.

Ә бер төптә үскән Әгерҗе каеннары һәрвакыт шаулап үссеннәр, халкыбызны сөендереп, шул ук вакытта гаҗәпләндереп, сокландырып ишәйсеннәр!

Халидә Габидуллина,

Арча, Гөберчәк.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика