Барда җыены — 2018

                                                                       Барда белән Арча арасы…

                                                                           Җанга рәхәт йомшак һавасы,

                                                                       Арча киче, Барда таңнары

                                                                       Күңелләргә кереп каласы.

       Арча белән Барда арасы…, җиде йөз чакрым икән барасы. Менә шул ерак араларны узып без, Арча районы делегациясе, 16 июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган милли бәйрәмдә катнаштык, ул анда “Барда җыены” дип атала. Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның сүзләренә Сара Садыйкова көй язган  “Тол буйлары” җыры Барда районының гимны итеп кабул ителгән. Тантана башланганда бәйрәмдә катнашучы барлык кунакларның җырны басып тыңлауларын күреп, якташыбыз өчен чиксез горурландык. Җыенда Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников, Барда районы башлыгы Сергей Ибраев һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.

Бу район белән безнең аралашу 1993 елдан, ягъни 25 ел  дәвам итә. Бардалылар да безнең сабантуйларны күрделәр, төрле бәйрәмнәрдә катнаштылар, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбият укытучылары тәҗрибә уртаклашып яшиләр. Аннан килгән егет-кызлар Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә белем алдылар. Барда гимназисе белән Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе үзара хезмәттәшлек итә. Быел гына Барда гимназиясенә Габдулла Тукай исеме бирелүен белеп шатландык. Барда районы халкы Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмировның Кышкар мәдрәсәсендә белем алуы һәм Өчиле авылында 1864-1909 елларда муллалык итүе белән горурланып яшиләр.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле, Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Арча таңнары” вокаль ансамбле башкаруындагы җырларны бик яратып тыңладылар, кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Ансамбльгә кушылып җырлаган Марат Котдусов, Нәзир Фәхретдинов, аерым җыр белән Рәсим Низамиев, баянчы Вилорик  Зиятдинов бәйрәм кунакларын рәхәтләндереп ял иттерделәр. Безнең күптәнге дустыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Барда районы татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Сәлим Нәҗип улы Назин: “Безнең дуслык күптән дәвам итә. Быел Барда җыенында Арча районыннан берсеннән-берсе эчтәлекле, халыкчан җырлары белән  кунаклар күңелен яулап алган ике ансамбль чыгыш ясадылар. Бөтен гомерләрен Арча районы халкына хезмәт итүгә багышлаган ветераннарның сәнгатьне шулкадәр яратуларын күреп мин бик сөендем. Киләчәктә дә очрашып яшәргә язсын”,- диде.

Барда җыены безгә бик ошады. Анда ат чабышларына зур игътибар бирелә, аны бөтен халык курсен өчен үзәк мәйданда оештыралар. Көрәш, милли уеннар, җыр-биюләр аерым урыннарда үткәрелә. Үзәк сәхнәдә концерт башлангач икенче булып ук Арча кызы Гүзәл Сафина чыгыш ясады. Ул районыбызның күренекле шәхесе Мөнәвир Ибрагимовның оныгы, Казан дәүләт мәдәният университетын тәмамлап, Барда сәнгать мәктәбендә эшли. Аның чыгышы безнең өчен  зур бүләк булды.

Бәйрәм башланганда авыл җирлекләре парады оештырылды. Без анда Сараш авыл җирлеген дә күрдек һәм  Мостафа Ногманның музеебызда саклана торган “Үлмәс чәчәк легендасы” дип исемләнгән поэмасы хәтергә килде. 1967 – 1968 елларда, ягъни 50 ел элек язылган поэмасында ул Сараш авылы егете, Советлар Союзы герое Шәрифҗан Казанбаевның батырлыгы  турында  сөйли. Без Сараш авылы мәдәният хезмәткәрләрен эзләп табып, алар белән очраштык. Мәдәният йорты директоры Ралит Шамкаев: “Мостафа Ногманның якташлары белән очрашуыбызга бик шатбыз. Без ул поэма буенча сценарийлар эшләп төрле конкурсларда катнаштык. Бөек Җиңү көненә багышлап үткәрелгән бәйгедә Пермь өлкәсе буенча икенче урынны алдык”,- диде. Безне иң сөендергәне аларның Мостафа Ногман һәм аның иҗатын тирәнтен белүләре булды. Димәк, безнең язучылар, җырчылар һәм фән эшлеклеләре Барда районы белән электән үк аралышып яшәгәннәр. Киләчәктә дә  безнең дуслык җепләре өзелмәсен иде.

                                                                                                 “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                               директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

Алабуга шәһәренә сәяхәт

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, 5 июнь көнне Арча районы мәдәният идарәсе, сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр белән бергә үзенең тарихи урыннары, музейлары белән билгеле булган Алабуга шәһәрендә булдык. Автобус белән булган экскурсия вакытында безне шәһәр белән таныштырдылар, шәһәрнең үткәне һәм бүгенге көне турында сөйләделәр. Музей хезмәткәрләре өчен бу сәяхәт аеруча кызыклы булды, музейларда булып үзебез өчен кирәкле мәгълүматләр тупладык, эш тәҗрибәләрен өйрәндек

Важное событие

Сегодня в музее прошло вручение партийного билета и значка «Единая Россия».

Вручение паспортов 2018

Для каждого человека момент получения паспорта является торжественным и запоминающимся. Сегодня в нашем музее  юноши и девушки Арского района получили паспорта гражданина Российской Федерации. Вручали паспорта начальник отдела по вопросам миграции в Арском районе Юсупов Ильнур Наилевич, руководитель исполнительного комитета Арского местного отделения Партии «Единая Россия» Залялетдинов Талгат Тагирович, заслуженный учитель РТ, отличник народного просвещения РФ, заместитель директора музея АИЭМ «Казан арты» Гарипов Шафигулла Зайнуллович

Арчабыз горурлыгы!

         6 июнь көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда бер ел элек безнең арабыздан киткән, кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәте, тырышлыгы белән безгә үрнәк булган, үзеннән соң районыбыз тарихы, күренекле шәхесләре турында бик күп мәгълүматләр туплап калдырган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улын искә алу һәм бу көннәрдә генә басылып чыккан “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабын тәкъдим итүгә багышланган кичә булды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Галимҗанов, районыбызның күренекле гармунчысы Вәгыйз Әһлиуллин башкаруында “Хуш инде” җыры белән башланып киткән очрашу Ринат Әхмәтгалиевич үзе исән чакта ук төшерелгән фильм күрсәтү белән дәвам итте. Аны Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар студиясе төшергән.

“Шәхесләрдә Арча тарихы” дип исемләнгән китабы турында район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, Кышкар авылы имамы Радик Кәримов, хезмәт ветераны  Илдус Абдрахманов,  район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова, китапның бизәлешен ясаган фотограф Илья Чирков, район мәдәният идарәсенең баш белгече Эльвира Вафина, Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексы директоры Дамир Абдуллин үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Ә китапханәче Ләйлә Арсланова якташыбыз Наил Касыймның  Ринат абыйга багышланган “Рухи учак” шигырен укыды, хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Реваль Мөхтәров баянда үзе яраткан көйләрен уйнады, Рәсих Галимҗанов Ринат абый яратып тыңлаган “Магнита” җырын башкарды.

Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Любовь Осина үзенең чыгышында Ринат Әхмәтгали улының тормышы һәм районыбыз өчен башкарган хезмәтләре турында сөйләде һәм югары бәя бирде, очрашуга килгән өлкәннәребезгә дә куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Кичәдә шулай ук китапка кергән материалларның дөрес урнаштырылуына,  бизәлешенә зур әлеш керткән, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов кичәне йомгаклап:” Ринат Әхмәтгалиевичның иҗат иткән китаплары, басылган мәкаләләре  музей оештырган күргәзмәгә куелган. Бүген  анда “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабы да өстәлә. Без, мәдәният хезмәткәрләре Ринат абыйның бу тарихи материалларын яшьләргә җиткерергә тиешбез.Бүген кичәдә катнашкан, зур тәҗрибә туплаган һәм Ринат Әхмәтгалиевичны яхшы белгән ветераннарыбыз бу эштә безгә ярдәм итәрләр дип ышанам!.- диде.

Ринат Әхмәтгалиевичның “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабына кереш сүзне Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы язган. ”Районыбызның күренекле кешесе, бөтен гомерен туган як тарихын һәм шәхесләрен өйрәнүгә багышлаган Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтовның хезмәте бәяләп бетергесез”,-дип  олы бәя биргән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ринат Әхмәтгалиевич бу китап өчен материаллар туплады, барлады. Ләкин китап ул исән чакта басылып өлгермәде. Шушы көннәрдә генә “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабы балалары, туганнары, якын дуслары кулына килеп иреште. Китапларны районыбыз мәктәпләренә һәм китапханәләренә дә бүләк иттеләр. Китапның авторы – Ринат Әхмәтгалиевич:   “ Хөрмәтле дусларым! Бу китап Сезнең кулда икән, димәк, Сез халкыбызның үткәненә битараф түгел, һәм мин моның өчен  бик тә рәхмәтлемен!.. Мин һәрвакыт районыбыз тарихы белән кызыксынып яшәдем. Җитәкчелектә озак еллар эшләвем дә ярдәм иткәндер, бик күп кызыклы шәхесләр белән аралаштым. Мин ул турыда “Арча ягы зыялылары”, “Язмыш эзләре буйлап” дип исемләнгән китапларымда яздым.

Билгеле, һәр чорның үз уңышлары, җитешсезлекләре була. Безнең буын вакыт дип тормыйча, үз-үзен аямыйча тырышып хезмәт итте. Һәркем үзенә тапшырылган вазыйфаларны иҗади якын килеп, намус белән башкарды. Районыбызда тырышып хезмәт иткән өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булган шәхесләрнең күп булуы – аның дәлиле. Бу китап белән танышып чыккач, сез, үзегез дә моңа инанырсыз.

Мин туплап барган документлар, язмалар, җитәкчеләр һәм бергә эшләгән хезмәттәшләр турында истәлекләр тупланган бу китап яшьләргә, төгәлерәге киләчәк буыннарга, районыбызның үткәнен өйрәнүдә, тарихын барлауны дәвам итүдә ярдәм итсен иде.

Сезгә ныклы сәламәтлек, тормышыгызда зур уңышларга ирешүегезне телим. Бәхетле булыгыз!”,- дип китапны укучыларга үзенең фикерләрен язып калдырган.

“Шәхесләрдә Арча тарихы” китабын чыгаруга Арча муниципаль  районының башкарма комитеты җитәкчесе Галимуллин Ильшат Әхәт улы, “Татнефтепродукт” холдинг компаниясенең генераль директоры Сабиров Рөстәм Наил улы, “Таиф” акционерлык җәмгыятенең төзелеш һәм капиталь ремонт буенча генераль директоры урынбасары  Латыйпов Ильгиз Фаяз улы, “Таиф” акционерлык җәмгыятенең идарә башлыгы Сафин Ринат Рәфкат улы, Министрлар кабинетының төзелеш, транспорт, коммуналь хуҗалык һәм юл төзелеше идарәсе башлыгы Сибгатуллин Ильдар Нурзада улы, һәм шулай ук Сәләхов Шәйдулла Имаметдин улы җитәкләгән “Ак Барс” агрокомплексы  матди ярдәм күрсәттеләр. Спонсорлар белән эшләүгә, китапларны алып кайту һәм таратуда “Казанграңданпроект”  институты директоры Илдар Фазылҗановның тырышлыгы зур булды.

Районыбызның күренекле кешесе, бөтен гомерен туган як тарихын һәм шәхесләрен өйрәнүгә багышлаган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали  улына  13 июньдә 78 яшь тулган булыр иде.  Ул Арча районында озак еллар эшләп, шәхес, тәҗрибәле җитәкче һәм оста оештыручы буларак танылды, олы тормышка юл алды, чыныкты, гаилә корды, балалар үстерде. Ринат абый хезмәт юлының һәр баскычында йөкләнгән вазыйфаларны үзенә генә  хас җаваплылык хисе һәм осталык белән башкарды. Ринат Әхмәтгали улы  барлык энергиясен, иҗади көчен район тормышының катлаулы, үтә җаваплы бурычларын хәл итүгә, нәтиҗәле һәм игелекле эшкә юнәлтте.

Ул үз эшен яратуы, җиренә җиткереп үтәве, хезмәт сөючән булуы, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә, һәрвакытта олы күңелле, киң карашлы булуы белән  район халкының ихтирамын яулады. Ринат Әхмәтгали улының хезмәт казанышлары күп кенә хөкүмәт бүләкләренә һәм мактау грамоталарына лаек булуы шуны раслый.

Ринат абый белән Венера апа районыбызда үрнәк гаилә булып матур гомер кичерделәр. Аларның  кызлары: Светлана һәм Гөлнара, кияүләре Газинур әти-әниләреннән үрнәк алып, уллары Руслан һәм Алмазга ныклы тәрбия, белем биреп, аларның киләчәгенә сөенеп яшиләр. Үзе исән чакта Ринат абый балаларының һәм оныкларының уңышлары белән горурланып яшәде.

Ул гомеренең соңгы көненә кадәр музейлар, китапханә, район газетасы, “Арча” радиосы, һәм гомүмән Ринат абый һәр оешма белән элемтәдә  торды. Олыны олылап, яшьләр белән яшьләрчә сөйләшеп, эшлекле киңәшләрен бирә белә иде. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең:

    Җирдә кеше торса торсын,

    Эзе калсын тирән булып,

    Үзе үлсә, эше калсын

    Мең яшәрлек имән булып — дигән шигырь юллары һәркемгә таныш булган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улы турында әйтелгән кебек.

                                                           “Казан арты тарих этнография музее

                                                                          директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Ринат Фазлыйәхмәтовны искә алу

Бүген «Казан арты» тарих-этнография музеенда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, төбәкне өйрәнүче Ринат Фазлыйәхмәтовны искә алу һәм аның яңа басылып чыккан «Шәхесләрдә Арча тарихы» исемле китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе булды.

“Җидегән чишмә” җырына – 40 ел

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

                                                                                              Челтер-челтер ага көмеш су.

                                                                                                       Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

                                                                                                Шул чакларда бигрәк ямансу.

 

Һәр атнада телевидениенең ТНВ каналында “Ком сәгате” тапшыруы була. Аны якташыбыз, Өчиле авылы егете, журналист Данил Гыйниятов мавыктыргыч итеп алып бара. Күптән тугел Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева белән булган әңгәмәне яратып карадык. Ул үзенең чыгышында кырык ел элек булган вакыйганы сөйләде: “Бервакыт мине Сара апа өенә чакырып алды.  Сүзләрен Арча районында туып-үскән күренекле язучыбыз Гомәр ага Бәширов язган  “Җидегән чишмә”  дигән яңа җырын уйнап-җырлап күрсәтте. Җыр миңа бик нык тәэсир итте. Аның көе мине тетрәтте, үзе борынгы көйләргә ошаган кебек булса да, яңача яңгырый торган, ниндидер яңа интонацияләре булган заманча көй иде. Сүзләре дә матур, күңелгә керә торган. Мин җырны бик яраттым. Сара апай болай ди, “Без Гомәр абыең белән киңәштек тә, бу җырны сиңа бирергә булдык. Мин бу көйдә синең тавышыңны ишетәм”, һәм тагын уйнап-җырлап күрсәтте. Бу минутта минем шатлыгым эчемә сыймады.

Җырның көе сүзләренә шулкадәр туры килә, әйтерсең, сүзләр белән көй икесе бергә туганнар, аларны бер-берсеннән берничек тә аерырга мөмкин түгелдер. Бу ике олы шәхеснең миңа, яшь җырчыга, шундый зур ышаныч күрсәтүләренә сөенүемнән көләргә дә, еларга да белмим, ышанычларын аклый алырмынмы, бу җырны үзенә генә хас бөтен нечкәлекләре белән җырлый алырмынмы, халык яратырлык итеп башкара алырмынмы дип уйладым. Җырны өйрәнү  көннәре Сара апаның миңа дәрес бирү көннәре булды. Ул остаз буларак, минем белән булган һәр репетициясен нәкъ дәрес кебек итеп алып бара иде. Аның белән бергәләп өйрәнгән “Җидегән чишмә” без халыкка китте. Бу җыр Сара апа һәм Гомәр абыйны халкыбыз алдында яңа бер баскычка күтәрде”.

Сара Садыйкова турында язмалар тупланган “Сагыналар сине якын дуслар…” китабында якташыбыз Гомәр Бәширов бу җыр турында үзе менә ниләр сөйли: “Җидегән чишмә” җырының музыкасын язарга алынганнан соң берәр атна үткәч Сара ханым аңа көй язуы хакында әйтте.

– Беләсеңме, ул көй миңа унбиш көннән бирле тынгылык бирми инде, мин аны ике атна буена эзлим. Күңелемнән чишмә тавышларын да, кошлар сайраганны да тыңладым, романыңны да укыдым, хыялым белән ямь-яшел болын буйларында да йөрдем, кайчакларны күңелгә ятышлы, кирәк авазлар да ишетелгәли, менә-менә көй башланып та китәр шикелле… Табам мин ул көйне, табам булгач, табам!..”

Сүзендә торды, композитор “тапты” ул көйне. Аның күпкырлы көчле таланты бу җырны иң популяр әсәрләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрде”,- дип яза Гомәр Бәширов.

Гомәр ага үзенең “Күңел дәфтәре” дип исемләнгән көндәлегендә: “Шулай итеп, 1978 елны да тәмамладык.  Мин үз бүлмәмә чыгып, магнитофонда Фәридә Кудашева, Габдулла Рәхимкулов җырларын, ахырда минем сүзләремә язылган “Җидегән чишмә” дигән җырны да тыңладым. Алар икәү. Ягъни минем романда чыккан “Җидегән чишмә” дигән җырга ике композитор – Сара Садыйкова һәм Әнвәр Бакиров музыка яздылар. Димәк, башкаручылары да икәү, икесе дә хатын-кыз. Сара Садыйкова көен Зөһрә Сәхәбиева, ә Бакиров көен Нәфисә Васыйлова башкара. Минем үземә Сара Садыйкова көе күбрәк ошый.  Анысы халык моңына якынрак.  Ул халык җырларын хәтерләтә. Чыннан да,  җырның сүзләре дә халыкчан бит. Ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки халык  тормышында зур урын тоткан чишмәләр турында сүз бара. Халык күңелендә чишмә су чыганагы гына түгел, бәлки матурлык, рухи хәзинә чыганагы да. Җыр менә шул турыда,”- дип истәлекләрен теркәп куйган.

Без күптән түгел “Татарстан” журналының әдәби мөхәррире, шагыйрә Луиза Янсуар белән Яңасала авылында булып, Гомәр Бәшировның “Җидегән чишмә”  романы белән бәйле истәлекләрне тупладык.  Язучы белән ныклап аралашкан Гөлсәрия Миңнебаева һәм Оркыя Шакирҗанова берсен-берсе тулыландырып: “Гомәр ага үзенең әдәби чишмәсен “Җидегән” дип символик исем белән атаган, авылның чишмәләрен бер чишмәгә җыйган. Элек  чишмәләргә күп итеп улаклар куялар иде. Ат чишмәсенә алты улак куйдылар, атлар шуннан су эчәләр иде. Хәзергедәй хәтеремдә: сугыштан исән-имин килеш бердәнбер бахбай кайтты — Буденный. Кайткач та туган чишмәсе суын эчеп туя алмады малкай. Авылыбызның һәрбер чишмәсе  менә шундый истәлекле. Гомәр абыйның нигез урыныннан ерак булмаган чишмәгә “Җидегән чишмә” дип исем бирдек. Гомәр абый үзе дә табигатьне күзәтергә, чишмәләр янында йөрергә ярата иде. Авылда ял итеп килгәннән соң ул үзенең ике китаптан торган романына “Җидегән чишмә”җырын керткән, төп героена да Каенсар авылы егете Гайнан исемен биргән”,- дип истәлекләрен сөйләделәр.

Китапханәче Фәридә Борханова һәм укытучы Венера Сафина безне Гомәр Бәшировның музее белән таныштырдылар, ә җирле үзидарә башлыгы Айрат Сафин баянда уйнап, клуб мөдире Гөлназ Касыймова “Җидегән чишмә” җырын башкардылар. Луиза Янсуар Яңасала кешеләренә соклануын белдерде һәм чишмә суын татып карагач: “Чынлап та бик тәмле! Бу яклардан узарга туры килсә, киңәш итәбез: Яңасалага сугылып, Җидегән чишмә суын татып карагыз”,- диде.

Якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахунов “Җидегән чишмә” җыры турында: «Сара Садыйкова язган җырларны халык кабул итте, үзенеке дип санады: туй мәҗлесләрендә, өмәләрдә, әдәби кичәләрдә, концертларда җырлады. Аның “Җидегән чишмә”сен Зөһрә Сәхәбиева беренче булып ачты, Зөһрәбезнең җиңел кулыннан ул җыр яшен тизлегендә республикага һәм татарлар яшәгән барлык төбәкләргә таралып, популярлашып китте. Җыр халыкның үз хәзинәсенә әверелде. Чын сәнгатьнең язмышы гомергә шулай булган!”,- дип горурланып язды.

Сүзләрен Гомәр Бәширов, көен Сара Садыйкова язган “Җидегән чишмә” җыры инде кырык ел һәркемне сокландырып яңгырый, үз итеп башкарыла. Аларның ышанычын аклап Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева бу җырны халыкка танытты, яшьләргә дә өйрәтә. Тагын бик күп еллар “Җидегән чишмә” җыры халык тарафыннан яратып башкарылыр, онытылмас әле.

 

                                                              “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                          директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Музеебызда кунаклар

Алабуга шәһәреннән килгән кунак-китапханәчеләр музеебызда экскурциядә булды. Музеебыз экспозициясе белән кызыксынып таныштылар, яшьлек, балачакларын искә алдылар.

Якташлары белән горурланалар

Музеебызга районыбызның Утар Аты һәм Субаш Аты мәктәбе укучылары килделәр. Бүген, 25 май көнне, аларның якташлары, Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган  һәм  ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың  тууына 130 ел тулу  уңаеннан без аны бергәләп искә алдык. Алар “Театр – минем төп йортым” дип исемләнгән күргәзмә янында Нәгыймә Таҗдарова турында белгәннәрен горурланып сөйләделәр һәм күренекле шәхес турында кызыклы мәгълүлматләр алдылар.

Шулай ук музейга килгән Ашытбаш, Кысна, Казан шәһәренең 85 нче мәктәп укучылары өчен дә Нәгыймә Таҗдарованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә кызыклы булды

Театр — минем төп йортым

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә районыбызның Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган  һәм  ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан  “Театр – минем төп йортым” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Биредә аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле язмалар, фотолар, шәхси документлар белән танышырга мөмкин.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика