Бездә – чит ил кунаклары

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда төрле милләт кешесе кунак була. Мәсәлән, күптән түгел генә музейда КФУ студентлары булып китте. Алар дөньяның төрле почмагыннан җыелган егет һәм кызлар: Гыйрак, Иордания, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, билгеле инде, үзебезнекеләр дә бар. Алар –бөтендөнья күләмендә музейларны нинди эш ысуллары кулланып,танытып булу проекты өстендә эш алып барырга җыенучы студентлар. Экскурсия барышын кунаклар бик игътибар белән тыңладылар. Иң беренче татар милләтенең көнкүреше, гореф-гадәтләре, аралашулары, һөнәрләре турында сөйләгәндә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кызыксыну бар, чөнки экскурсия барышында гына да бик күп сораулар яуды: ничек алай, ни өчен, кайчан, һәм башкалар.

Гыйрак иленнән килгән Рәхим исемле студент музеебызда татар язучысы, аның иҗаты, тормышы турында байтак мәгълүмат алды. Шәһәрдә туып-үскән егет музей бинасының агач бүрәнәле булуына бер яктан гаҗәпләнсә, икенчедән соклануын да сиздерде. Хыял диңгезендә йөзгән Рәхим, рөхсәт алып, язучының урындыгына утырып карады, истәлеккә фотога да төште.

Авылыбыз тарихына багышланган күргәзмә дә студентларда соклану хисе тудырды. Кайбер китапларга да аерым игътибар иттеләр.

Студентлар “Казан арты” тарих-этнография, “Әлифба” музейларында да кунак булдылар. Ә кунакларның җитәкчесе, 2000 елда Мөхәммәт Мәһдиев музеен ачу тантанасында катнашкан, ул чорда мәдәният министрлыгында эшләгән якташыбыз Рафаэль Вәлиевның кызы, КФУда эшләүче Римма Вәлиева-Хәкимова иде. Ул туган ягының матурлыгын, мәгърифәтен, мәдәниятын, күренекле шәхесләрен башка милләт вәкилләренә күрсәтергә, аңлатырга теләү максатын да күз алдында тотып, студентларны Арча җирлегенә алып кайткан.

Быел Татарстаныбызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Чит илдән килеп, Татарстаныбызда белем алучы студентларның Арчада, бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиев туган авылда булуы безнең өчен бердән зур шатлык булса, икенчедән төрле милләт вәкилләренең бердәм булуларына ачык мисал. Киләчәктә дә күңелле очрашулар насыйп булсын, милләтләр дус-тату булып, үз туган телләрен онытмыйча яшәсеннәр иде!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Рөстәм Галиуллинны котлыйбыз!

    Бүген якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе иясе, язучы, журналист, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның туган көне. Бүгенге көндә  аның өлкәннәр, балалар өчен язылган  әсәрләре яратып укыла. Хөрмәтле Рөстәм Госман  улы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, якыннарыгызның ихтирамын  һәм игътибарын тоеп гомер итегез, киләчәктә дә безне яңа әсәрләрегез белән куандырып яшәгез, алдагы көннәрдә татар әдәбиятын дөньякүләм танытуга  ирешүгезне теләп калабыз. Һәр яңа туган көн тормышыгызга, иҗатыгызга зур уңышлар алып килсен!

 

Күргәзмә белән танышу дәвам итә

Китапханәчеләр музеебызда оештырылган «Коръән — аһәң нуры» исемле кургәзмә белән  танышты. Алар күргәзмәне зур кызыксыну, игътибар белән карадылар.

Якташыбызның туган көне

“Мин үзем дә үстем
Арча көен тыңлап,
Матур моңнарыңа чорналып.
Моңлы көе булган
Арча якларында, Арча якларында
Туганыма чиксез куанып” , — дип чын күңелдән горурланып яза Наил Минһаҗев “Арчам көе моңлы көйдер” исемле шигырендә.
Якташыбыз, күп җырлар авторы Наил Минһаҗ улы Минһаҗев 1954 елның 19 ноябрендә Югары Масра авылында туган. Курса Почмак мәктәбендә укып белем ала. Аннан соң Казанның 30 нчы һөнәр мәктәбен тәмамлый. 1971 елны Яр Чаллыга КамАЗ төзелешенә китә. 1973 елны Совет Армия сафларына алына. 1975 елны Мәскәүдә Олимпиада авылын төзүдә катнаша. Бер елдан Казанга кайтып, автомобильләр төзәтүче һөнәрен үзләштерә. Беренче шигырьләрен Наил Минһаҗев 45 яшендә яза башлый. Бүгенге көндә аның күп кенә көйгә салынган шигырьләре бар. Шигырьләрендә туган якка мәдхия, әти-әниләр — иң изге кешеләр, яшьлек, мәхәббәт темалары аеруча нык яктыртыла. Моңлы җырлары һәммәсе җырчылар тарафыннан башкарыла һәм халык тарафыннан яратып тыңланыла. Сезнең җырларыгызны зур сәхнәләрдән Зөлфия Минһаҗева, Рәсим Низамов, Резеда Шәрәфиева, Раяз Фасыйхов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар һәм башка артистларның башкаруында ишетә алабыз.
«Җырланыр әле безнең җырлар да» һәм «Күңелгә керсә былбыллар, җырлар язмый хәлең юк» исемле шигырь китапларында, “Җырлар язам сезнең өчен” дип исемләнгән аудиодискта якташыбызның иҗат җимешләре тупланган.
Хөрмәтле Наил Минһаҗ улы! Сезне Туган көнегез белән котлыйбыз, тыныч тормыш, эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Һәрвакыт шундый мәгънәле шигырьләр, моңлы җырлар белән Арча халкын сөендереп иҗат итегез.

Казанбаш мәктәбе укучылары музей белән танышты

«Пушкин карта»сы буенча экскурсияләр дәвам. Бүген музеебызга Казанбаш мәктәбе укучылары килде. Алар районыбыз тарихы, “Коръән – аһәң нуры”, рәссам Рәшит Гаимов картиналарыннан оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Хөрмәтле яшьләр “Пушкин карта”сы буенча уздырылган чаралардан читтә калмагыз. Килегез! Күрегез! Катнашыгыз!

Бүген Альберт Яхинның тууына 90 ел

🖊️Бүген якташыбыз, күренекле әдәбият галиме, педагог, журналист, 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре  Альберт Гатуф улы Яхинның тууына 90 ел. Прочитать остальную часть записи »

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне

      6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. ”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз. Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән.

       Безнең республикабызда яшәүче һәр кеше төп законны үтәргә, аны ихтирам итәргә,  олы итеп карарга бурычлы. Анда һәркемгә атап әйтелгән сүзләр бар.

          Бәйрәм белән хөрмәтле ватандашлар! Барлык  мөмкинлекләре булган  Татарстан Республикасында игелекле гомер итәргә язсын!

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Россиядә бу бәйрәм официаль рәвештә 2005 елдан билгеләп үтелә башлый. Районыбыз халкы да үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертеп яши.  Халыклар бердәмлеге көне — тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без — көчле халык. Төрле милләт халыклары һәрвакыт бердәм, дус булып гомер итик!

 

Большой этнографический диктант 2021

#пушкинкартасы

#пушкинкартасы яшьләргә тарих, сәнгать, әдәбият белән якыннанрак танышу өчен зур мөмкинлек бирде. Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 1 нче курс студентлары тулы экскурсия белән таныштылар.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика