Бер төптә – җиде каен

Былтыр җирлегебездә үстерелгән икенче икмәк,һава торышы яхшы булу сәбәпле, тиз арада җыелып алынды. Уңышы да куанычлы һәм югары. Ирем Яхъя ел саен бәрәңгене “Ак Барс” агрокомплексы” кырларында үзе утырта һәм комбайн белән уңышын да җыеп ала. Ул ярдәмчесе Алмаз Минһаҗев белән Әгерҗе районында эшләүче “Агро Престиж” бүлекчәсенә барып та бәрәңге уңышын җыеп алу өчен ярдәм итте. Анда да икенче икмәкнең чыгышы югары күрсәткечләргә ия булган. Бәрәңге алу эше бер якта торсын, иремнең бу районның табигатенә сокланып кайтуы үзе бер тарих сыман.

Безнең Арча якларының урнашу урыны, табигате шулай ук бик матур һәм күңелгә якын. Ләкин бездә, Мөхәммәт Мәһдиев язганча, зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр.

Ирем Ямурза, Уразай авылы кырларында эшләп, Салагыш авылында торды. Бу авыллар янәшәсендә Иж һәм Кама елгаларының кушылган урыны икән. Ике зур сулы елга балыкка да бай. Шуңа күрә елның теләсә кайсы фасылында бу яклардан балыкчылар, су буенда ял итүчеләр өзелми дип аңладым. Елгаларның ярларына килеп бәрелгән дулкын күңел җепләрен тибрәндереп, иремдә зур соклану хисләре уяткан. Ул бу якның табигатен түбәндәгечә тасвирлый: “Диңгез янында басып торасыңмыни, – ди ул.– Кичен ярга килеп бәрелгән су тавышы шулкадәр күңелне дулкынландыра, берара тынычландыра, ә бер мизгелгә уйландыра. Ә каеннар үскән урман янына барсаң, бер төптә үскән берничә каенны күреп шаккатасың. Бер төптә ул биш каен, ә кайбер җирдә хәтта җиде каен агачы үсә дип сөйлиләр. Алар һәрберсе зифа буйлы, яфраклары лепер-лепер нидер сөйләшә кебек. Бер төптән чыккангамы, зифалыкларын югалтмыйча, кайберләре бераз бөгелеп, мин дә яшәргә хаклы дигән сыман үскән”.

Мондый күренеш иремне гаҗәпкә калдырган. Чөнки безнең якларда да каеннар күп үсә, ләкин бер төптән берничә агач шытып чыгып үскәнен белмим. Әллә бу Аллаһы тәгаләнең әйтер сүземе икән: дус булып яшәгез, илдә тынычлык булсын. Әллә инде Аллаһы тәгалә туганнарның бердәм булып, аралашып, туганлык җепләрен өзмичә яшәүләрен телиме? Белмим. Ни генә булса да, бу табигать могҗизасы безгә бик күп нәрсәләрне аңлата сыман. Чөнки хәзер байлык артыннан куып кеше кешене күрми, көнләшү, хөсетлелек дигән иң яман сыйфатлар күпкә өстенлек итә башлады. М.Мәһдиев тә үз вакытында болай дип язган: “Татар кешесенең бер бик әшәке сыйфаты бар. Үзе күтәрелсә, башка кеше күтәрелмәсен. Үзе күтәрелеп ала, башка кеше күтәрелә башласа, аның башына суга, аны батыра башлый. Шул әшәке сыйфат милләтебезгә бик нык китереп сугачак”. Бик дөрес сүзләр.

Ә каеннар турында М.Мәһдиев әсәрләрендә гел язды. Бигрәк тә “Кистем каен, кистем каен…” язмасында бу агач турында киң тукталып яза ул: “Каен агачы ул – кара урманның бизәге. Әйе, ак каен кара урманны “ачып” җибәрә… Каен – табигатьнең брошкасы, мәрҗәне ул… Каен агачы кеше гомерен, кеше чыраен, кеше холкын бик нык хәтерләтә”. Билгеле, халкыбыз йорт-җир янына каен агачы утыртырга кушмый, бу агачның ялгыз үсүен дә бик өнәп бетерми. Ә шулай да сәнгать әһелләре каен агачына багышлап шигырьләр яза, аңа көй чыгара. Каен агачын хәтта зифа буйлы кыз сыман дип тә әйтәләр. Ни генә булмасын, бу агач ничек кенә үсмәсен, ул – табигать бизәге.

“Салагыш авылындагы берничә гаиләнең йорт-җире су астында калган. Чөнки җир убылып, бу урынны су баскан. Якынча 1978-1979 нчы еллар иде ул. Нәкъ шундый убылган җирләр, воронкалар ди инде аны халкыбыз, Уразай авылы кырларында да бар. Аларның саны унөчкә җитә. Аның төбендә су, ян-якларында агачлар тишелеп үскән. Берара анда балыклар да тоттылар. Кешеләр әйтүе буенча бу воронкалар кайчандыр бергә тоташырга тиеш. Тирәнлеге дә хәйран. Әгәр дә алар тоташса, белмим ни булыр?” – дип сөйли шул җирлектә агроном булып эшләүче Рифат.

Ирем бәрәңге кырында эшләгәндә бу воронкаларны күргәч тә, миңа телефоннан чылтыратты: “Хатын, монда әллә нинди чокырлар, шулар арасында бәрәңге утыртканнар. Комбайн белән борылган вакытта бераз ялгышрак борылыш ясасаң, белмим ни булыр. Безнең кырларда мондый могҗизалар юк бит ул. Бу урыннарны үз күзең белән күрергә кирәк. Гаҗәп урыннар!” Күз алдыма зур-зур чокырлар килде, бер-беренә күрше булып үскән каеннар бер мизгелгә минем алда барлыкка килгән сыман булды. Минем өчен бераз гаҗәп тә, шунда ук сәер дә. Бу могҗизаларга аптырарга да кирәкмидер, чөнки табигатьне үзебез үк бозабыз бит: төрле газлар чыгарып, пычрак сулар агызабыз. Күп җирдә эзләнү эшләре алып барыла: каядыр тишәләр, кайдадыр шартлаталар.

Ә бер төптә үскән Әгерҗе каеннары һәрвакыт шаулап үссеннәр, халкыбызны сөендереп, шул ук вакытта гаҗәпләндереп, сокландырып ишәйсеннәр!

Халидә Габидуллина,

Арча, Гөберчәк.

Бәширова (Мәһдиева) Лилия Гомәр кызы

Бәширова (Мәһдиева) Лилия Гомәр кызы (17.08.1934 – 14.07.2017) Казан шәһәрендә Гомәр һәм Кәримә Бәшировләр гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы Иске Татар бистәсенең Ак ком асты урамында үтә. Казанның 80 нче татар телле урта мәктәбен тәмамлый. 1952-1957 елларда КДУның биология-туфрак белеме факультетында белем ала. 1957 елда, дипломны яклаганнан соң, юллама буенча Тәкәнеш авылы (хәзерге Мамадыш районы) мәктәбенә эшләргә китә, балаларга биология укыта. 1958-1960 елларда Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә химия-биология укытучысы булып эшли. 1959 елда шул ук мәктәптә тарих укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшләгән Мөхәммәт Мәһдиевкә кияүгә чыга. 1961 елда гаиләсе белән Казанга кайта, 1962-1970 елларда Казан ветеринария институтында өлкән лаборант булып эшли. 1971 елда КазХимНИИга эшкә күчә һәм анда пенсиягә чыкканчы (1989 елда) эшли. Казанда вафат була, Гөберчәк авылы зиратында ире Мөхәммәт Мәһдиев кабере белән янәшә күмелә. Балалары – Гәүһәрия Хәсәнова (1959) һәм Искәндәр Мәһдиев (1966).

Урман матур җырлый

Урман матур җырлый – хикәя. Әсәрдә балачак, балалар күңеле Бөек Ватан сугышы чорындагы җаваплылык һәм авыр хезмәт шартларына куеп, нечкә психологик детальләр аша чагылдырыла. Илдә сугыш бара, ә тылдагылар ничек кенә булмасын, “Барысы да фронт өчен!” дигән девиз астында эшләгән. Ун-унөч яшьлек малайлар урып-җыю вакытында кырда хезмәт иткән, әмма алареның бераз ял итәсе яки уйнап аласы да килә. Автор да язмасында шундый вакыйга турында бәян итә. Ике малай урманга китеп үзләре теләгәнчә ял итә. Шулар аркасында ындыр табагында оештырылган эш бөтен көченә бара алмый, чөнки эшләргә тиешле ике ир бала үгезләр җигеп, кырга эшкә бармый, ә урманда ял итә. Заготзернога китәчәк ашлык китми кала. Ә бу исә фронтка икмәк китми дигән сүз. Гаепләрен таныган яшьүсмерләргә бу вакыйга гомерлек сабак булып, хәтерләренә уела. Мәкаләдән сабак: эшкә алынгансың икән, аны ахырына кадәр җиткер! Бала күңеле шул чорның идеология һәм тәртибенә буйсынырга мәҗбүр. “Җәмгыятьтә кешенең бервакытта да үзе турында гына кайгыртырга, үз рәхәте турында гына уйларга хакы юк. Кеше – җәмгыять члены…”, – дип яза автор.
Чыганак: Мәһдиев М. Урман матур җырлый // Яшь ленинчы. –1974. – 6 апрель. – №28.
Габидуллина Х.

Бер күрешү — үзе бер гомер

Арча районында туып үскән Республикабызның танылган, мәртәбәле галимнәре «Казан арты» музеенда кунакта булдылар. Бай эчтәлекле экскурсия тыңлаганнан соң, алар музей хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Фәттахов Илһам Фаил улы

Фәттахов Илһам Фаил улы, 1975 елның 20 февралендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. 1985-1990 елларда Сикертән тугызеллык мәктәбендә укый. 1992 елда Казан каласының Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясен тәмамлый. 1992-1997 елларда Казан дәүләт университетында югары филологик белем алган. 1997-2001 елларда КДУ аспирантурасында укый, кандидатлык диссертациясе яклый.
1994-1995 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең әдәби-драматик тапшырулар редакторы буларак “Тел күрке – сүз” радиотапшыруын әзерли. 1995-1997 елларда Казан шәһәренең 98-нче рус-татар гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга туган тел һәм әдәбият укыта. 1997-1998 елларда – КДУның татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы ассистенты. 2000-2004 уку елларында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә татар телен укыта. 2000-2005 елларда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында әйдәүче референт һәм Татарстан җирле оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы булып эшли. 2005-2006 уку елыннан бирле Казан федераль университетында укыта.
Илһам Фаил улы “Әдәбият теориясе нигезләре”, “ХХ гасырның II яртысында татар публицистикасы” курслары буенча уку программалары әзерләде. “Әдәбият теориясе нигезләре” һәм “Язучы-публицист осталыгы серләре” дигән укыту кулланмалары бастырып чыгарды. “Казан утлары”, “Мәгариф”, “Фән һәм тел”, “Безнең мирас” журналларында, “Ватаным Татарстан”, “Юлдаш”, “Мәдәни җомга”газеталарында, журфакның “Тонус” альманахында, университетның йомгаклау, республика һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләре җыентыкларында 100ләп фәнни мәкалә бастырды. “ХХ гасырның 80-90 елларында татар повесте үсеше” дигән монография язды. Әлеге хезмәтләрдә Мөхәммәт Мәһдиевнең дә бай әдәби-публицистик иҗаты фәнни яктан тирәнтен өйрәнә. Илһам Фаил улы Гөберчәктә уза торган әдәби-музыкаль кичәләргә кайтып, әдип хакында үз фикерләре белән уртаклаша. Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә ел саен үткәрә торган “Мәһдиев укулары”нда катнашып, фәнни чыгышлар ясый.
Гаиләле, өч баласы бар.

Әдәбият:
1. Фәттахов И. Көлә белеп көлә иде (М.Мәһдиев әсәрләрендә юмор) // Мәгариф: айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби журнал. – 1999. – № 4. – Б. 22-23.
2. Фәттахов И. Туксанынчы еллар әдәбияты (Анкетага җаваплар) // Казан утлары: айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. – 1999. – № 11. – Б. 154-156.
3. Фәттахов И. Лирик повестьлар остасы (Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиевнең тууына 70 ел) // Мәгариф: айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби журнал. – 2000. – № 12. – Б. 17-18.
4. Фәттахов И. ХХ гасырның 80-90 елларындагы татар повестеның жанрлык хасиятләре // Фән һәм тел: фәнни-мәгълүмати журнал. – 2004. – № 1 (20). – Б. 17-22.
5. Фәттахов И. Безнең авылның энциклопедиясе // Фән һәм тел: фәнни-мәгълүмати журнал. – 2005. – № 3 (26). – Б. 30-34.
6. Фәттахов И. Авыр үткән өчен сызлану // Тонус: научное и учебно-методическое издание. – 2006. – № 13. – С. 216-220 (на тат. яз.).
7. Фәттахов И. Тематик һәм сәнгати төрлелеккә омтылып // Тонус: научное и учебно-методическое издание. – 2006. – № 14. – С. 171-176 (на тат. яз.).
8. Фаттахов И. М.Магдиев – публицист (1991 – 1995 годы) // Тонус: научное и учебно-методическое издание. –2009. –№17. – С. 222-226.
9. Фаттахов И.Ф. Тематическое разнообразие публицистики Мухаммата Магдиева в 1985–1995 гг. // Информационное поле современной России: практики и эффекты: Сборник статей XIII Международной научно-практической конференции (20-22 октября 2016 г.) / под ред. Р.П. Баканова. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2016. – С. 71-83.
10. Фәттахов И. Мәһдиевнең публицистик осталыгы// Мәдәни җомга. – 2016. – 22январь, 29 январь, 5 февраль.
11. Фәттахов И. Гөберчәгем, Кесмәс буйларым… // Шәһри Казан. – 2014. – 28 март.
12. Фәттахов И. Мәһдиев авылы гөрләп яши // Акчарлак. – 2014. – 30 апрель.
13. Фәттахов И.Ф. Безнең авылның энциклопедиясе (М.Мәһдиевнең иҗат портретына эскизлар)// Казан университетының татар филологиясе галимнәре: классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре. Төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) / фән. мөх. Х.Й.Миңнегулов, төз.-мөх. Т.Ш.Гыйлаҗев. – Казан: Казан ун-ты, 2012. – Б. 66-80.
14. Фәттахов И.Ф. Мөхәммәт Мәһдиев дөньясына бер караш // “Казан утлары” журналы һәм милли мәдәният. Журналның 90 еллык юбилеена багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2012 ел, 17 май) / төз.-мөх. Ә.М.Закирҗанов. – Казан: “Идел-Пресс”, 2012. – Б. 103-105.
15. Фаттахов И.Ф. Татар авылын яклаучы иде / Был защитником татарской деревни // VI Кулаткинские чтения: Материалы межрегиональной научно-практической конференции (р.п. Cтарая Кулатка, 22 сентября 2012 г.) / гл. ред. И.И.Зиганшин, науч. ред. и корректор И.Ф.Фаттахов, сост. Х.Куйруков,З.Мингалиев и др. Казань: КВММ им. «1000-летия принятия Ислама», 2012. 57 с. С. 51-63 (на тат. яз.).
16. Фәттахов И. М.Мәһдиевнең 1985-1995нче еллардагы публицистикасы// Современное коммуникативное пространство журналистской науки, практики, образования. Вызовы нового тысячелетия: Сборник научных статей /под ред. В.З. Гарифуллина, Е.С. Дорощук. – Казань: Казан. ун-т, 2011. – Вып. 4. – С. 193-203.

Укыту ярдәмлекләре
1. Фәттахов И.Ф.Әдәбият теориясе нигезләре: Гаммәви коммуникация бүлеге студентлары өчен уку ярдәмлеге. Төзәтелгән, икенче басма. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 2014. – 212 б.
2. Фәттахов И.Ф. Язучы-публицист осталыгы серләре: журналистика факультеты студентлары өчен “XX гасырның II яртысында төбәк публицистикасы” махсус курсыннан уку ярдәмлеге. – Казан: К(И)ФУ нәшр., 2011. – 64 б.

Ветераннар безнең янәшәдә

«Весенняя неделя добра — эстафета добрых дел» акциясе кысаларында Гөберчәк авылында яшәүче ветераныбыз Гайфуллина Җүәйрә Галимулла кызы янында булдым. Ул үз вакытында тырыш хезмәте өчен «Колхозның уңган кызы» исеменә дә, «За трудовое отличие» медаленә дә лаек булган кеше.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире,

Арча, Гөберчәк.

Мәрьям апа Мөхәммәтгалиева белән очрашу

Ленин ордены алган тегүче, көнкүреш хезмәте отличнигы, коммунистик хезмәт ударнигы, 45 ел дәвамында КБОда эшләгән хезмәт ветераны, 97 яшьлек Мәрьям апа Мөхәммәтгалиева янында булдык. Икенче фотода КБО (комбинат бытового обслуживания) тарихын барлауны башлап йөрүче Әминә Гаязовна белән.
#весенняянеделядобра
#казанарты

Весенняя неделя добра

В рамках акции «Весенняя неделя добра — эстафета добрых дел» сотрудники музея «Казан арты» посетили Арский дом-интернат для престарелых и инвалидов.

Татарстан Республикасы торак пунктларына багышланган энциклопедия тәкъдим ителде

Кичә Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстан Республикасы торак пунктларына багышланган энциклопедиянең (“Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия”) 1 нче томы тәкъдим ителде. ТР ФАнең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре тарафыннан башкарылган бу хезмәттә 14 муниципаль район (шул исәптән Арча), 7 шәһәр, 7 шәһәр тибындагы поселок һәм 1057 авыл турында язылган.

Урта Сәрдә шагыйре (17.03.1939-Ринат Рәхимовның тууына 80 ел)

“Җиргә агроном кирәк дигәнне мин күптән белә идем. Минем өчен бу ачык нәрсә. Ә менә җир белән эш иткән кеше шул җирнең шагыйре булырга тиеш дигән уй миндә соңрак туды. Авылдан чыккан хисләрем, соңгы егерме ел эчендәге күзәтүләрем шуңа китерде… Агрономы һәм шагыйре… Җир кешенең рухи бай булганын ярата”,- дип язган Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким. Бу сүзләр Ринат Рәхимов турында әйтелгән. Кем соң ул Ринат Рәхимов? Без биш ел элек “Арча ягы – данлы төбәк” проекты буенча беренче тапшыруны  аңа багышланган язма белән башлап җибәргән идек. Һәм ул проект бүген дә уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Быел якташыбыз, шагыйрь Ринат Рәхимовның тууына 80 ел булыр иде.

Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында районыбызның Урта Сәрдә авылында туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында гади колхозчы һәм ындыр табагы бригадиры булып эшли. 1957-1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз рәисе була. 1973-1980 елларда Ринат Рәхимов шул ук районның авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңыннан рәисе булып эшли. 1980-1984 елларда яңадан мелиоратив берләшмәсенең баш агрономы вазифасын башкара. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Ул әнисенә бер генә бала була, әтисен сугыш алмаса, бәлки күбрәк булырлар иде. Әтисе Рәхим сугышта үлеп, әнисе Маһирә, әбисе Баһиҗамал тәрбиясендә ярым ятим бала булып үскәнгәме, Ринат бик уйчан, хисчән  булган, күңелендәгесен кыска итеп шигырь юлларына салган. Ринат Рәхимовның әдәби иҗат юлы урта мәктәптә укыганда ук башлана. Студент елларында ул “Татарстан яшьләре” газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри, шул ук газетада беренче шигырьләрен бастыра. Беренче мөстәкыйль  китабы – “Тормыш атомнары” исемле шигырьләр җыентыгы – 1964 елда дөнья күрә. Аннан соң “Сабан тургае”, “Туган җирем” һәм русчага тәрҗемәдә “Тепло земли” исемле шигырь китаплары басылып чыга. 2010 елда “Игелек”, “Дала бөркетләре”, “Арышларым — сагышларым” дигән шигырь җыентыклары дөнья күрә.

               Җырлар язмыйм, бары орлык чәчәм,

Күңелемдә серле җыр шытса.

 Сокланудан тәүге кыякларга,

       Сүз таба алмый телем тотлыкса.

                                            Җырлар язмыйм, бары иген игәм.

                                  Күңелемдә өмет җыр шытса.

                                          Сокланудан тулган башакларга,

                               Тел очында гына сүз торса.

                   Җырлар язмыйм, бары иген җыям

Күңелемдә әгәр җыр туса,

            Сокланудан алтын көшелләргә

          Шул игеннән җирем сыгылса.

      1972 елда Ринат Рәхимов Татарстан язучылар берлек әгъзасы итеп кабул ителә. Ә инде Ринатның иҗатын тикшерүгә багышланган секция утырышын Казанда түгел, Казан янындагы колхозларның берсендә — Рәхимов председатель булып эшләгән Ильич исемендәге колхозга барып үткәргәннәр. Авылда секция утырышы башкачарак уза, анда Ринат Рәхимовның яңа шигырьләрен укыйлар. Тормыш һәм поэзия турындагы бәхәс аларны кырларга, фермаларга алып чыга, ә анда игенчеләр, дәүләтчә акыллы эш итүче кешеләр, кадрлар… Шагыйре дә әйбәт, игене дә мул, “Ильич” колхозы – районда алдынгыларның берсе. Ринат Рәхимов өчен җир, кеше һәм табигать – фәлсәфәнең нигезе булып тора.

Китап  битләрен актарган  саен шагыйрьнең берсеннән — берсе эчтәлекле шигырьләрен укып таң каласың. Ринат Рәхимовны чын шагыйрь иткән шигырьләр алар. Бу китапларда җир белән бәйле шигырьләр төп урынны алып тора.  Дөрестән дә авыл хуҗалыгы белгече буларак, якташыбыз авылны, җир хезмәте кешеләренең тормышын яхшы белә, авылда барган социаль үзгәрешләрне һәм әледән-әле туып тора торган проблемаларны нечкә сиземли. Аның поэзиясе дә, әнә шул үзе кайнап яшәгән тормыш материалына нигезләнеп, туган туфрактан шыткан җырлар булып кабул ителә.

Икмәкне кисәләр аягүрә, күкрәккә терәп;

Игенчегә һәм ризыкка, олы кадер-хөрмәт.

Игенчеләр китә, уңдырышлы кыры кала,

Төзүчедән – мең яшәрлек сарайлар.

Иген кыры икмәк бирер, тарих калыр,

Онытылмас буыннан –буынга бу агайлар.

Ринат Рәхимов шигырьләрендә үз чалымын булдыруга ирешә. Моңа аның телгә сәләтле булуы, туган телне яратуы ярдәм иткәндер. Һәр сүзендә, һәр эндәшендә йөрәгенең типкәне сизелеп, үзенең яшәвен әле дә белгертеп тора кебек. Без аларда шагыйрьнең куанычлары, борчулары белән тагын бер кабат очрашабыз һәм тере шагыйрьнең үзен күреп, сөйләшеп торган кебек булабыз.Ихлас сүз, керсез йөрәк, кеше үзе китсә дә  исәннәр белән бергә кала, бергә яши икән…  Кызганыч, Ринат Рәхимовның гомере кыска була, ул 45 яшендә, 1984 елның 16 августында вафат була. Аның кабер ташына үзенең сүзләре язылган:

                          Ишеттем мин – дуслар әйтте:

                                        -Йөрәге аны бер тынгысыз кеше итте.

                    Дөнья куйсам, әйтер алар:

                                                                                                               Тик йөрәге алып китте.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Ринат Рәхимовның  китаплары, фотолары, документлары саклана, аның иҗатына багышланган күргәзмәләр куела, очрашулар үткәрелә. Без, авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт иткән, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан, якташыбыз Ринат Рәхимовны тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алдык. Аның шигырьләре туган ягыбызны яратырга, игенче хезмәтенә хөрмәт белән карарга, үткән тарихыбызны онытмаска кирәклеген өйрәтә.

Кеше яши йолдыз асларында,

Акылы – эше белән якты сибә.

Ул дөньядан китми, җирдә бары

Нурын түгеп янып йолдыз сүнә.

                                              “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                          директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика