Бөек Тукай туган көн

Бүген  сөекле шагыйребез Габдулла  Тукайның  тууына 135 ел. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  “Без – Тукайлы халык” дип исемләнгән  күргәзмә оештырылды. Анда  Габдулла Тукайның  яңа  басылган, һәм шулай ук  аның иҗатын  тирәнтен өйрәнеп  чыгарылган  китаплар, музей фондындагы фотолар, газета-журналларда  басылып чыккан  кызыклы  язмалар белән танышырга мөмкин.

 

 

 

Шәфигулла Гарипов

Габдулла Тукай туган тел турында (26 апрель – Туган тел көне)

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында апрель ае дәвамында сөйләшүләр алып барабыз. Сөекле шагыйребезнең  135 еллык юбилее  2021 ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында билгеләп үтелә. Аның әсәрләре тупланып алты томлыгы дөнья күрде. Туган телебезгә һәм татар милләтенең язмышына, халыклар бердәмлегенә багышлап язылган шигырьләре бу көннәрдә бигрәк тә актуаль яңгырый һәм киң кулланыш таба. Мәсәлән, “Китап” шигыре белән танышу һәркемдә әдәби китаплар укуга мәхәббәт уята, туган телебезне бары тик язучыларыбызның әсәрләрен укып кына өйрәнеп булуына инандыра.

 

 

 

            Китап

   Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

                                      Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

      Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

  Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

    Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

 Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

                                      Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

         Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь,–

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

                                      Аның изге сәхифәләрен актарам;

 Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

     Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

     Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

                                      Була минем юл күрсәтүче йолдызым;

           Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

  Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;

        Җиңелләнәм, мәгъсүмләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;

                                      Ышанычым арта минем үз-үземә,

     Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

 

Габдулла Тукайның “Милли моңнар” шигыренең язылу тарихы турында Мөхәммәт Гали болай дип яза: “Көннәрнең берсендә Тукай, “Болгар” номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Җыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыграк ишетелә. Ирексез, ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып милли калын тавыш белән “Әллүки” көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы – шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә:

  • Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк

буыннарыма китте, – ди.

Сәгыйть бер дә исе китмәгән кыяфәт белән:

  • Нигә, белмисеңмени, “Әллүки” ич, – ди.

Шуннан соң Тукай үзенең “Милли моңнар” шигырен язып,  аны Сәгыйтьнең “Әллүки” көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки “Зиләйлүк” көенә салып җырлап йөри.                         

Милли моңнар

      Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

  Чын безнеңчә матур, милли көй;

  Башка килә уйлар төрле-төрле,–

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

“Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә

                                             Татар күңле ниләр сизгәнен;

       Мескин булып торган өч йөз елда

Тәкъдир безне ничек изгәнен.

             Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

         Милли хисләр белән ялкынланып,

        Сызлып-сызлып чыга күңленнән.

                  Хәйран булып җырны тыңлап тордым,

  Ташлап түбән дөнья уйларын;

          Күз алдымда күргән төсле булдым

     Болгар һәм Ак Идел буйларын.

          Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,

              Дидем:”Кардәш, бу көй нинди көй?”

      Җавабында милләттәшем миңа:

        “Бу көй була, – диде, – “Әллүки!”

      Габдулла Тукай 1906 елда язган “Милләткә” шигыре  милләтебезгә турыдан-туры мөрәҗәгать иткән, милләт язмышын кайгырткан, аңа хезмәт итәргә өндәгән әсәрләренең берсе. Шагыйрьнең милләткә “сез” дип эндәшүе – хөрмәт, горурлану чагылышы буларак яңгырый. Тукайның иң зур хыялы – милли  шагыйрь булу. Аның өчен милләттәшләре тарафыннан онытылудан да зуррак җәза юк, чөнки ул милләт бәхетенә эшчәнлеген, бөтен  гомерен багышлаган.

                      Милләткә

                     Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

                     Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

                     Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;

                     Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне.

                      Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин;

                      Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.

                      Күңелем  “милли”  дигән сүзне сөя – белмим, нидән?

                      Милләтем, мине “милли” ит – миңа шатлык  бүләк  ит.

                       Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;

                       Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.

                       Мине шагыйрьлектә мәңге тугры ит, Тәңрем;

                       Шунда гына күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.

                        И күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма  шөһрәтемне;

                        Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән  яманрак.

                        Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;

                        Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

      Дөрестән дә, Габдулла Тукайның иҗаты онытылмый, ул көннән көн әһәмиятлерәк була бара. Аның “Туган тел” шигыре генә дә татар халкы өчен юл күрсәтүче һәм горурланып башкарыла торган гимн булып тора.

И туган тел, и матур тел, әнкәм-әткәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

“Саумы, шагыйрь!” (Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135ел  тулу уңаеннан искә алу, актив иҗат итүчеләрнең әсәрләре)

      “Әле дә ярый Тукаебыз бар… Тукай һәм аның шигырьләре гел искә төшә: “Тау башына салынгандыр безнең авыл…”, “Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген…”, “Ни кылырсың, Хаҗи абзам, тотса Мәскәүләр якаң…”, “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр…”, “Җәй көне; эссе һавада, мин суда коенам, йөзәм…”, безнең милләтнең гимны – “Туган тел” шигыре. Тукай шигырьләре онытылмый, җырлап торган юллары үзеңнекедәй тоела башлый. Ә инде кулга каләм алып, фикерне ничек үтемле итеп җиткерергә белми азаплансаң, Тукай шигырьләрен укып, кирәкле канатлы сүзне хәзер табасың. Күңел төшенке, кемгәдер ачулы яисә рәнҗетелгән хәлдә булганда да Тукай коткара: аның ачы телле сатирасын һәркемне һәм һәрнәрсәне “яндырып-көйдереп” “утлы табада” кыздыра-кыздыра укыйсың. Бүтән милләт кешесе белән әңгәмә барышында исә Тукай милли горурлыкка әйләнә. Ярый әле Тукай безнеке – татарныкы”, – дип горурланып яза “Тукай һәм без” мәкаләсендә язучы, журналист, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе  лауреаты Рөстәм Галиуллин.

Быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтәбез.Актив иҗат итүче райондашларыбыз Тукайга багышлап язылган әсәрләре белән куандырып торалар. Сарай Чокырча авылында яшәп иҗат итүче Марсель Шәрәпов шигырьләр, хикәяләр яза, сәхнә әсәрләре язып та танылып килә. Аның “Апуш – Тукай” шигырен тәкъдим итәбез:

Табигатькә ямьле язлар килгән мәлдә,

Җир-анабыз яшеллеккә күмелгәндә,

Кушлавычта, Гариф мулла гаиләсендә

Апуш аваз сала татар даирәсенә!

 

Үз карашы бу сабыйның һәр әйбергә,

Читтә калмый үткер күздән бер нәрсә дә,

Кечкенәдән җәбер-золым, ачлык күргән,

Күргәннәрдән матур итеп шигырь үргән.

 

Бәхет кенә бик еш аны читләп үтә,

Япь-яшь килеш язмыш үзен ятим итә,

Апуш – Тукай югарыдан фикер йөртә,

Һич зарланмый, сукранмыйча тормыш көтә.

 

Нужа дигән тирән күлне колачлап йөзә,

Камчылап яшен яшьни, курыкмый – түзә,

Алтын сүзле шигырьләрдән сәйләннәр тезә,

Күңеле караларны каләме “сөзә”.

 

Читтә калмый ут-каләмнән изгелек тә,

Күрсәтелгән кадер-хөрмәт, игелек тә.

Яманлыкка каршы туры сүзен әйтә,

Начар бәндә булсаң, югал – тетмәң тетә!

 

Сикәлтәле булган аның тормыш юлы,

Очрагандыр юлда акыллысы, буры,

Тик шулай да сүнмәгәндер күңел нуры,

Яңа үрләр алган – сукмак булган туры.

 

Кабат укыйм, укып туймыймын Тукайны,

Язмалары хәтерләтә кояш-айны.

Сүрәтләгән чәчкәгә тиң сылуларны,

Шүрәлене, барча кош-корт, җанварларны.

 

Ут-табага бастыргандыр ялкауларны,

Гамьсез, мәнсез, комсыз, сөмсезләрне.

Күралмаган һөнәрсез вә исерекне,

Шәфкатьсезне, залим, явыз бәндәләрне.

 

Миллион сорау бораулыйдыр бүген җанны,

Кыздырадыр тамырларда ярсу канны:

Никләр генә бу даһины татар халкы сакламаган?

Нахак сүздән, явыз күздән, әшәкедән якламаган?

Зур әдипнең өметләрен чынлап торып акламаган?

Бөек Тукай гомер буе “Татар!” диеп дан җырлаган.

Милләт йөзен таптамаган, дәрьяларга ташламаган.

Вөҗданы гел чиста калган, бер мыскал да тапланмаган.

 

Җылы яктан кабат кайта киек казлар,

Табигатьне яшел камап килә язлар,

Елдагыча зур куаныч вәгъдә итә.

Ни кызганыч! Ни үкенеч! Шушы айлар

Тукаемны бакыйлыкка алып китә,

Милләтемне мәңгелеккә ятим итә.

Районыбызның Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче Дамир Нуриәхмәтов үзенең иҗаты белән әдәбият сөючеләрне куандырып яши. Аның 2019 елда басылып чыккан “Кайтам әле…” китабында төрле темаларга язылган шигырьләре тупланган.

 Туган телебез

“Хәерле көн!” – диеп, кардәшләргә

Имин, якты тормыш телибез.

Иң затлылар исемлеге башын

Бизи безнең туган телебез.

 

Раслап кыйблабызның сафлыгын,

Манаралар күккә аша.

Төеннәрсез нәсел җебебез

Чал тарихка барып тоташа.

 

Яңгырасын биек сәхнәләрдән

Җәүһәр кебек халык җырлары.

Юксынудан милли моңны,

Тутыкмасын күңел кыллары.

 

Яшә, авыл, саклап йөзеңне,

Чишмә башы булып милләтнең.

Ата-бабам, рәхмәт, башымны

Горур тотарга син өйрәттең.

 

Югалтмыйча, Тукай телебезне

Илтик алга, белеп кадерен.

“Исәнмесез!” – диеп, кардәшләргә

Туган телдә дәшү дәверен.

Арча шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче Роза Шәйхетдинова бу көннәрдә безнең музейга   Тукаебызга багышлап язылган  шигырьләрен бүләк итте.

                                             Кошлар кайткач

Арчабыз тау битләрендә

Ап-ак каеннар үсә.

Шул каеннарны иркәләп,

Өрфия җилләр исә.

 

Язда кайта күчмә кошлар,

Сыерчыгы, тургае.

Кошлар моңына күмелә,

Казансу яр буйлары.

 

Каеннарга кунган кошлар

Һәрчак җырлый татарча:

Татар телен, моңын сакла,

Син, дип, Тукайлы Арча.

 

Каеннарга куна бар да,

Кайткач та арып-талып.

Җырлары да һаман шул ук:

“Без бит Тукайлы халык!”.

 

Эшләребез гөрләп бара,

Уй-теләкләр булгач ак.

Кошлар да өздереп сайрый:

“Бу бит Тукай туган як”.

 

Җил исмәсә дә тибрәлә,

Каеннарның очлары.

Таңнарны җырлап аттыра,

Безнең якның кошлары.

 

                                                    Горурланабыз

Карап тордым бүген, нурлар бөркеп,

Алсу йөзле таңның атканын.

Горурлыгын күрдем бүген аның,

Ничек әле йоклап ятмадым.

 

Алсулыкка манып, киң офыкны,

Горурланып кояш нур сипте.

Җир шатланды якты, җылы назга,

Карап тордым, күреп ис китте.

 

Бөек Тукай туган көн иртәсе,

Күр, табигать ничек шатлана.

Дуслар килә шигырь бәйрәменә,

Капка ачык килгән-кайтканга.

 

Ул киткәнгә гасырдан да артты,

Санамыйбыз хәзер елларны.

Кояш әнә кызганмый җылыта,

Кунаклар киләсе юлларны.

 

Милли рухлы татар дусларыбыз

Һәйкәленә чәчәк салалар,

Өчиледә, Кырлай, Кушлавычта

Аны зурлап искә алалар.

 

Татар рухы, татар горурлыгы

Тантана итә шушы бәйрәмдә,

Казах, башкорт, кыргыз шигырь сөйли,

Әкиятләр дә чынга әйләнә.

 

Ятимлектә үскән гомерендә.

Шигырь уты ничек уянган?

Тукай Бөек! Татар халкына ул

Шигырьләрдән һәйкәл куялган.

 

Аллаһыбыз бу ятимне сөеп,

Акыл, сәләт, рухи көч биргән.

Илһамны ул алган урман, судан,

Кырлайда искән өрфия җилдән.

 

Иртә китте Тукай арабыздан,

Күңелләргә тирән эз салып.

Горурланабыз гел аның белән,

Татарлар, дип, Тукайлы халык!

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Моңлы сазым — 2021

Илдар Хаҗины искә алу

Артист, драматург, режиссер Илдар Хаҗиның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсеннән фоторепортаж

 

«Тукай баттл»

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 135 ел була. Шул уңайдан музеебызда «Тукай баттл” интеллектуал уены оештырылды. Арчабызның  ветераннар, китапханәчеләр, яшьләр  командасы көч сынашты. Ярышта катнашучыларның Г. Тукай иҗатына, тормыш юлына битараф булмаулары яхшы күренеш.  Шулай булса да, сорауларга җавап биргәндә бераз уйланырга мәҗбүр булды катнашучылар. Китапханәчеләр беренче урынны алды.

Тукайны искә алып…

              Тынмый сазың, моңлы сазың,

                                                                        Кем тыя алсын аны?!

                                                                                   Син яшәрсең, мең яшәрсең,

                 Син – шагыйрьләр солтаны!..

                                                                           Мостафа Ногман

     Апрель – Тукай ае. Бу айда ул дөньяга килгән, бу айда ул бакыйлыкка күчкән. Еллар үтә барган саен, Тукаебызның исеме дә югарырак күтәрелә бара. 1913 елның 15 апреле – халкыбызның  бөек  шагыйре, якташыбыз Габдулла Тукайның вафат булган көне. Татарстанның халык язучысы, СССР Дәүләт һәм Татарстан   Республикасының  Габдулла  Тукай  исемендәге премияләр  лауреаты Гомәр Бәширов 1949 елның 15 апрелендә аны искә алып: “Тукай шигырьләрен тыныч кына тыңлый алмыйм. Ул – татарның Пушкины. Бөек Пушкин рус халкының даһи  сыйфатларын биргән кебек, Тукай да үз халкының иң гүзәл сыйфатларын җырлап узган. Аның кебек халыкчан, аның кебек үзендә туган халкының иң үзенчәлекле, иң гүзәл сыйфатларын гәүдәләндерә алган бүтән шагыйрь яки язучыны мин белмим. Нинди бәхет Тукайның булуы һәм нинди зур фаҗига аның шулай вакытсыз, шундый аяныч хәлдә һәлак булуы! Гомер узган саен, Тукайның кыйммәте ныграк сизелә бара, ул безгә ел саен якыная, халыкның аңа мәхәббәте көчәя бара. Яшәсен Тукай!”,– ди “Күңел дәфтәре” китабындагы истәлекләрендә.

“Тукай дөньяда 27 яшь кенә яшәде, ләкин ул аны зур итеп, мәгънәле итеп яшәде. Иҗтимагый һәм сәяси тормышның ул катнашмаган бер генә өлкәсе дә булмагандыр: Тукай газета чыгара, Тукай театрга, актёрларга, мәктәпләргә булыша, ул халык авыз иҗатын җыя, ул фольклор хакында лекцияләр укый, тирән фәнни эчтәлекләре, нәфис формалары белән алар әле бүген дә халык җырларын бәяләүнең югары үрнәге булып калалар.

Барыннан да бигрәк ул яза, яза, өзлексез яза. Әйтерсең лә, гомеренең кыска, вакытының аз икәнен тоеп, уйлаганын әйтеп бетерергә ашыга”,– дип язган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов.

Ә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең: “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары егерме җиде ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән, шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Зур картина ерактанрак караганда яхшырак күренгән кебек, Тукай иҗатының да еллар узган саен әһәмияте арта, бу шәхеснең олылыгы тагын да ачыграк төсмерләнә бара”,–  дигән фикере бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын олылау булып яңгырый.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның Тукаебыз турында: “Гомер бара, буыннар алмашына, ләкин халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты, ул язып калдырган әсәрләр безгә якыная гына бара.

Без Тукаебыз булганга бәхетле. Һәрберебез кече яшьтән үк балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә сөекле шагыйребезнең “Бала белән күбәләк”, “Эшкә өндәү”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл”шигырьләрен, “Кәҗә белән сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен укып һәм ятлап үсәбез.

Еллар узган саен,  Габдулла Тукайның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, үткән тарихыбызны әледән-әле искә төшереп тора. Хәзерге заманда аның шигырьләре безнең чор өчен язылган кебек, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә тормышның һәр өлкәсендә туган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Габдулла Тукайның һәрбер шигыре яшәүгә этәргеч бирә, тырышып хезмәт итәргә, намуслы булырга, яңа иҗат уңышларына өнди”,– дип әйткән сүзләре Габдулла Тукайның онытылмас шәхес булуын күрсәтә.

Габдулла Тукай турында һәр язучы үзенең уй-фикерләрен әдәбият сөючеләргә җиткереп килә. Аның турында роман, повестьлар, сәхнә әсәрләре языла,  шигырьләр һәм җырлар иҗат ителә. Апрель аенда без Тукайны искә алабыз, иҗатын барлыйбыз, төрле очрашулар, бәйгеләр оештырабыз. Шагыйрь  Хәнәфи Бәдигый  “Сыену” шигырендә әйткәнчә, без Тукай белән киңәшәбез:

        Табалмаса татар үз-үзенә

                                                     Сыену урыны

          Һәм юаныч үксез җанына,

                                                      Сафланырга килә

  Мәшһүр илһамчысы,

                                                      Бөек шагыйрь,

              Пәйгамбәре – Тукай янына!

                                                  

Шәфигулла Гарипов

Музейда кунак бар

Бүген  музейның  әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күренекле  композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская  булды . Ул әнисенең җырларының ноталары  бирелгән  “Ил кызы”,  күренекле шәхесләрнең  Сара апа турындагы истәлекләре һәм аңа багышлап язган әсәрләре тупланган  “На пути к вечности…” китапларын бүләк итте.

Сара Садыйкова Һәм Гомәр Бәширов  бергәләп иҗат иткән “Җидегән чишмә” җыры турындагы  истәлекләрен яңартып Әлфия апа: “Мәңге онытылмаслык җыр булды ул, өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып башкаралар.Менә әле биредә иң беренче чыгарылган грампластинкасын күреп  тагын  да сөендем”,– диде.

Фронтовик шагыйрь  Мостафа  Ногманга  багышланган экспозиция белән танышкач, кунагыбыз  аның  белән дә әнисенең бик күп җырлар иҗат итүен билгеләп үтте.

Истәлекле кичә

Туган телебез сагында торган, татар халкының милли бизәкләрен шигырь, хикәяләр аша халыкка җиткергән якташыбыз, Чөмә-Елга авылында туып, балалар шагыйрәсе, язучы югарылыгына күтәрелгән укытучы Заһирә Гомәрованың тууына 12 апрельдә 91 ел булыр иде. Бөек Ватан сугышы чорында Арча педагогия училищесында белем алып, Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлап, гомер буе авыл балаларына белем орлыклары салган Заһирә Гомәрова балалар психологиясен тирәнтен өйрәнгән. Аларны нык яраткан һәм яшь үзенчәлеген исәпкә алып, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, хәтта пьесалар да язган. Язган материалларын һәрвакыт белем биргән вакытта кулланып, үзенчәлекле дәресләр үткәргән. Музыкаль белем алып, авылдашларын мандолинада уйнарга өйрәткән. Район, республика күләмендә үткәрелгән шашка-шахмат ярышларында аңа тиңнәр булмаган. Сикертән мәктәбендә балалар шагыйрәсенең тууына 91 ел тулу уңаеннан “Бер минут әрәмгә үтмәсен” исемле искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә “Казан арты” тарих-этнография музееның директор урынбасары, музейның “Әдәбият һәм сәнгать” бүлеге җитәкчесе Шафигулла Гарипов катнашты. Ул Заһирә Гомәрова турында музей фондына җыелган материаллар белән таныштырды. Шагыйрәнең китапларына күзәтү ясап, газета-журналларда чыккан мәгълүматлар турында сөйләде. “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Тазиев сугыш чоры баласы Заһирә Гомәрованың Арча педагогия училищесында ничек белем алуы, ул чорның авырлыклары хакында сөйләп, туган телебезнең аһәңенә басым ясады.

Заһирә Гомәрованың уртанчы кызы Зәбидә дә Арча педагогия училищесында белем алып, гомер буе мәктәптә эшләгән кеше. Аның белән бер группада укыган ветеран укытучы Кафия Гафарова Зәбидә белән укыган чорларын искә төшерде. “Зәбидә нинди генә кичә үткәрелсә дә, актив катнашты һәм гел шигырьләр сөйли иде. Без аның әнисе Заһирә Гомәрованың, соңрак үзе иҗат иткән шигырьләр сөйләвен соңрак белдек. Ул гади, тырыш, иҗади авыл кыз иде. Сценарий язганда да үз шигырьләрен кулланды”, – дип искә алды Кафия Әкрәмовна.

Истәлекләр барлаганда Заһирә Гомәрованың Мөхәммәт Мәһдиев белән бер чорда педучилищеда белем алуын, хәтта Саба районы Керәнне, Эзмә авылларында эшләгәндә М.Мәһдиев белән “Кыз урлау”, “Ташкыннар”, “Башмагым” спектакльләрендә бергә уйнауларын да белдек.

Укучылар да шагыйрәнең иң үтемле, кызыклы, мәгънәле шигырьләрен сөйләделәр, җыр-бию белән кичәнең музыкаль бизәлешен баеттылар. Хәтта Заһирә Гомәрованың табышмакларын да әйтеп, җаваплар таптылар. Кичәне М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина мәктәп коллективы белән оештырды һәм алып барды.

Тырыш хезмәте белән шахматчы, мандолиначы, бакчачы, хикәяләр язу остасы, балалар шагыйрәсе булган Заһирә Гомәрова үз укучысын табып, максатын аңлап иҗат иткән шәхес. Аның иҗаты туган телебезгә, халкыбызга хезмәт итә. Шигърияте һәркемне уңай якка тәрбияләсен, мәгънәле хикәяләре нигезендә яшьләребез үссен иде. Шагыйрәнең иҗатын, туган телебезне  онытмыйча, бер минутны әрәмгә үткәрмичә яшик!

 

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Якташыбыз Илдар Хаҗиның тууына 75 ел

Саклый күрик милли горурлыкны,

                                                                                  Телебезне саклыйк, туганнар!

                                                                                           Динебезне, кыйблабызны бирмик!

                                                                                     Үлми бары шундый булганнар.

                                                                              Исем генә түгел, җисемебез

                                                                                  Җавап бирсен милли асылга.

                                                                                          Һәм әйтерлек  булсын намусыңа:

                             – Хезмәт итәм ,– диеп, – халкыма.

                                                                                    Илдар Хаҗи

      10 апрель көнне артист, режиссер, драматург, актив җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Хаҗиев Илдар Мөбарәк улының тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алабыз. Илдар Хаҗи Саба районының  Керәнне авылында туган, аңа 4 яшь вакытта аларның гаиләсе районыбызның  Курса разъезды станциясенә күченә, ул шунда башлангыч белем ала һәм Курса Почмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Якташыбыз театр училищесын тәмамлаганнан соң Минзәлә, Кәрим Тинчурин исемендәге театрларда, берничә ел татар циркында эшли. Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗ заводы төзелә башлагач, “Энергетик” мәдәният йортында  халык театры оештыра, үзе дә сәхнә әсәрләре яза һәм сәхнәләштерә. Кайда гына эшләсә дә спектакльләрдә берсеннән берсе кызыклы образлар иҗат итә һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Ул күп юнәлешләрдә иҗат итүче шәхес буларак барысына да өлгерә, аны һәркайда хөрмәт итәләр. Зур тәҗрибә туплаган, мәдәниятны үстерүгә зур планнар корган якташыбыз Илдар Хаҗи көтмәгәндә, нибары 59 яшендә вафат була.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Илдар Хаҗиның  тууына 75 тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды. Анда  аның портретлары, башкарган рольләре сүрәтләнгән картиналар, сәхнә костюмнары, грим өстәле һәм зур көзгесе, театр афишалары, иҗаты турында китаплар, газета-журналларда басылган мәкаләләр, фотодокументлар белән танышырга мөмкин.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика