Тәрбия – укыту гына түгел

Тәрбия – укыту гына түгел – мәкалә. Балага укып алган белем генә җитми, ә хезмәт тәрбиясе дә бирергә кирәк. Мәктәп укытучылары шундый максат куеп эшли. Хезмәткә карата кызыксындыру төрле чаралар аша бирелә. Һәр укытучы үз юнәлешендә бу эшне алып бара ала. Хезмәт дәресләрендә актив булганнар башка җәмәгать эшләрендә дә гел катнаша, ә башкалар шулардан үрнәк алып эшләргә тиеш була. Хезмәт кешене бизи, аның яңа сыйфатларын ача һәм ныгыта, үстерә. Димәк, киләчәк өчен чын, тәрбияле, хезмәт сөючән, тырыш буын тәрбияләнә.

Чыганак: Мәһдиев М. Тәрбия-укыту гына түгел // Яңа тормыш. – 1959. – 23 декабрь.

Габидуллина Х

Тормышның яме – хезмәттә

Тормышның яме – хезмәттә – мәкалә. Коллективта яшьләр булса, алар заман таләпләренә тизрәк күнегә. Хәзерге вакытта уку-укыту системасында нинди генә алымнар белән балаларга белем бирмиләр, хәтта чит ил алымнарын да кулланар, ләкин белем бирү белән мавыгып, мәктәптә хезмәт тәрбиясен дә онытырга ярамый, ди автор. Мәкаләдә Курса-Почмак мәктәп коллективының укыту һәм хезмәт тәрбиясе бәян итә. Укытучы дәресләренә кирәкле күргәзмә материалларны үз укучылары белән бергә әзерли. Бер яктан хезмәт, ә икенче яктан дәрес материалын аңлату эшенең җиңеләюе, укучының үзләштерү сәләте арту – барысы да укытучының белем бирү ысулын дөрес куллануга кайтып кала. Шуның нәтиҗәсе булып, укытучының эш күрсәткечләре арту тора. Яшь кешенең энергиясе зур. Алар өстәмә белем дә ала, халык белән дә эшләргә өлгерә, укучыларына белем белән беррәттән хезмәт тәрбиясен бирергә дә онытмый. Шундый очракта гына, автор әйткәнчә, тормыш хезмәт белән, ә хезмәт намуслы кешеләр белән ямьле булачак.

Чыганак: Мәһдиев М. Тормышның яме-хезмәттә // Яңа тормыш. – 1959. – 11 декабрь. Габидуллина Х.

Боларны егет дисәң дә ярый

Боларны егет дисәң дә ярый – мәкалә. Автор бу язмасы аша егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәнлеген раслый. Училищеда алган белемне колхозның мастерскойларында, тимерчелегендә практик яктан ныгыткан егетләр авыл халкын башка сыйфатлары белән дә шаккатыралар: яшьләр мәдәни яктан да зур үсештә икәнлекләрен “Известия” колхозының клубында раслый. Автор, үзе дә үзешчән артист буларак, яшь егетләрнең шушы сыйфатларына аерым туктала. Авыл кешесен авыр хезмәтеннән соң ял иттерү –практика узучы егетләрнең төп максаты. Бар яктан килгән ир затына гына: “…егет дисәң дә була”, – дигән нәтиҗә чыгару мөмкин һәм автор язмасын да нәкъ шул сүзләр белән тәмамлый. Димәк,егетләр бар яктан да килгән һәм алар үсештә.

Чыганак: Мәһдиев М. Боларны егетләр дисәң дә була. // Яңа тормыш. – 1959. – 25 февраль.

Габидуллина Х.

Укучыларның производство бригадалары эштә

Укучыларның производство бригадалары эштә – мәкалә. Биредә төп игътибар укучыларның производство бригадаларындагы эшләрен дөрес итеп оештыруга юнәлтелә. “Җәй буе укытучылар укучылар белән бергә булдылар”, – дип хәбәр бирә автор. Мәктәп һәм кырдагы хезмәт – тәрбиянең аерылгысыз бер тармагы булып тора. Теория белән практика бер-берсенә бәйләнешле. Шулай булгач, укучылар тиешле белем алганнан соң, практик яктан да үзләрен сынап карый ала. Производство бригадаларында эшләү — хезмәткә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләсә, киләчәк өчен укучыны тормышка әзерләү дә булып тора.

Чыганак: Мәһдиев М. Укучыларның производство бригадалары эштә // Яңа тормыш. – 1959. – 19 июль.

Габидуллина Х.

Яңа программа белән

Яңа программа белән – мәкалә. 1959-1960 уку елында укыту программасы үзгәреш кичерә. Яңа программа нигезендә укытудан тыш, укучыларга планлы рәвештә колхоз хисапчылары, ир балаларга шоферлар булып чыгу өчен белем бирергә кирәк. Моның өчен автор укытучыга өстәмә белем тупларга, әсбаплар алырга, практика өчен мөмкинлекләр тудыруга район һәм мәгариф бүлегенең ярдәме кирәклекне аңлата. М.Мәһдиев, үзе укытучы буларак, яңа программа белән белем бирү киләчәктә укучыларга зур мөмкинлекләр ачачагына инана. Белем бирүнең бу юнәлеше киләчәк буынны белемле дә, эшле дә итү дигән сүз. Хәзерге көндә дә мәктәпләрдә белем бирү программалары төрле, укытучылар яңа методика белән дә белем бирәләр. Бүгенге заман белем бирү мөмкинлеге белән М.Мәһдиев укыткан вакытларны чагыштырсаң, җир белән күк арасы сыман. Мәктәптә нинди генә программа белән укытмасын, укучылар белемле дә, тормышка яраклы шәхес тә булып тәрбияләнеп чыгарга тиеш.

Чыганак: Мәһдиев М. Яңа программа белән // Яңа тормыш. – 1959. – 18 октябрь.

Габидуллина Х.

Яңа клубта

Яңа клубта – мәкалә. Яшь хәбәрче буларак, автор Казанбаш авылында булган яңалыклар белән башкаларны да таныштырып барырга тели. Язмадан күренгәнчә, укытучылар кайда да активлык күрсәтә. Алар халыкны төрле темага багышланган докладлар белән тәрбияли, дөньяви яңалыклар белән таныштыра, спектакльләр куеп, авыл халкын куандыра белә. М.Мәһдиев шундый чаралар булганда гына халыкның канәгать булуын, үзара мөнәсәбәтләр ныгуын да күрсәтә.

Чыганак: Мәһдиев М. Яңа клубта //Яңа тормыш. – 1959. – 25ноябрь.

Габидуллина Х.

Музейга бүләк – “Кәнфит тавы”

Музейга бүләк – “Кәнфит тавы”

Наласа авылында  туып-үскән, озак еллар китапханәдә эшләп авыл халкына матур әдәбиятны укуга кызыксыну уяткан Гөлчирә Нәҗметдинова музеебызга яңа гына басылып чыккан “Кәнфит тавы” исемле китабын бүләк итте. “Ихтирам һәм хөрмәт белән әдәбият һәм сәнгать музеена автордан – Гөлчирә Нәҗметдиновадан. 8 октябрь, 2018 ел, Наласа”,- дигән кулъязмасы булган бу китапны кулга алу белән кызыксынып укый да башлыйсың. Балалар өчен махсус тәкъдим ителгән шигырьләр аша якташыбыз  әти-әниләр, әби-бабайлар, апа-абыйларны да тәрбияли. Китаптагы Һәрбер шигырь эчтәлегенә туры китереп мавыктыргыч рәсемнәр белән бизәлгән. Шигырьләр җыентыгының  тышлыгына да төрле конфетлардан өелгән тау ясалган, ә аның өстендә кыз бала уйнап утыра.    Берсеннән-берсе кызыклы шигырьләрен Гөлчирә Нәҗметдинова мәктәп тормышына да, табигать күренешләренә дә багышлый.

Язучы Радик Фәизов Гөлчирә Нәҗметдинованың 2010 елда басылып чыккан “Бәхетләрне язмыш кисмәсен…” китабына кереш сүзендә:” Арча район газетасы редакциясендә эшләгәндә мин “Тукай якташлары” әдәби түгәрәген җитәкләдем. Наласа авылы китапханәчесе Гөлчирә Нәҗметдинова түгәрәк кичәләренең берсен дә калдырмый, кар дими, яңгыр дими, вакытында килеп җитә иде. Гөлчирә ханымның әсәрләрен укып мин үземә яңа шагыйрә ачтым. Аның күңел офыклары мин белгәннән күпкә иркен, ул үз иҗатында яшәешнең барча якларын колачлый, аның күңеле туган авылын, туган җирен ярату белән, авылдашларын, тормышны ярату белән, җыеп әйткәндә, дөнья гаме белән тулган икән”,- дип язган.

Ә Гөлчирә Нәҗметдинова:” Үземне белә башлаганнан бирле табигатьне, туган авылымны, аның кырларын-басуларын, елгаларын-чишмәләрен, халкын чын күңелдән яратып яшәдем. Сәнгатьне, әдәбиятны яраттым. Авылымның басу-кырларына чыксам, күңелгә, йөрәккә якты нурлар тула. Шул сихри нурлар шигырь юлларына әйләнеп, ак кәгазь битләренә күчә иде. Тукай иҗатын бик яратам, Муса Җәлилгә сокланам.

…Заманнар, буыннар алмашына. Әмма шигърият кала. Рухи кыйблалар үзгәрә, әмма шигърият кала. Кешенең яшәү рәвеше, карашлары үзгәрә, ә шигърият кала”, — дип яза үзе турында.

Мин бик тә кәнфит яратам!

Гел кәнфит ашар идем…

Хәлемнән килсә, кәнфиттән

Зур таулар ясар идем.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Кече Төрнәле авылы клубы

Кече Төрнәле авылы клубы 1946-1947 елларда колхоз идарәсе торагында эшли башлый. 1966 елда колхозлар берләшеп, торак клуб итеп үзгәртелә. Клубка хезмәткәр итеп Маһисәрвәр Гарипова алына. Клубта Казанбаш, Иске Төрнәле авыл яшьләре дә спектакль, концертлар куеп халыкны шатландырган. Иске Төрнәле яшьләренең укытучылар белән куйган “Банкрот” спектаклен авыл халкы әле дә яратып, искә алып сөйли.

1985 елда 19 ел эшләп лаеклы ялга чыккан Маһисәрвәр Гарипова урынына аның килене Халисә Гарипова килә. Халисә дә авылны гөрләтеп концертлар куя, ял кичәләре оештыра.

Клуб авария хәлендә булганлыктан, 1986-1987 елларада колохоз тырышлыгы белән башка урынга яңа клуб бинасы төзелә. Мәйданы элеккесеннән ике мәртәбә зур (98 кв.м.) бина 50 кешене сыйдыра ала, җылыту да электрга көйләнә.

1990 елда клуб җитәкчесе булып Надир Зиннатов урнаша. Шушы елларда клубның халыкка аеруча кирәген ассызыклап, колхоз тарафыннан, халык файдалы ял итсен, дип, теннис уены өстәле, бильярд уены өстәле алына. Бәйрәмнәрдә яшьләр, балалар концертлар куя, дискотекалар оештырыла. 1989 елдан клубта Резеда Фаттахова да эшли башлый. 2001 елдан клуб җитәкчесе – Рүзилә Гыйләҗиева. 2002 елда клуб авыл җирлеге карамагына күчә, газ кертелә, ремон эшләре башкарыла, клуб территориясе киртә белән әйләндереп алына, буяла.

Рүзилә Гыйләҗиева

PS. Клуб турындагы мәгълүматны тулыландыру өчен kazanarti@mail.ru электрон почтасына хат язуыгызны үтенәбез.

«Ночь искусств»

 

 

“6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне”

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне” дигән күргәзмә куелды. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт гербы, байрагы, гимны турында мәгълүматләр алырга мөмкин. Куелган экспонатларны карап Республикабызның тарихы һәм бүгенге тормышы турында китаплар, журналлар, фотолар, якташ язучыларыбызның халыклар дуслыгына багышлап язылган әсәрләре белән танышырга мөмкин.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика