8 март– Халыкара хатын-кызлар көне (Якташ ир-егетләребез иҗаты)

Бигрәк авыр йөкләр тартканнар

Кулы яргаланган аналар,

Сабыр холыклы хатыннар һәм

Чыктан да саф гүзәл ханымнар!

Күтәрдегез иңгә авырлыкны

Ирләр яу кырында булганда,

Изге күңелле хатын-кыз,

Тырыш та ул, уңган, булган да!

Бигрәк авыр чорлар туры килде,

Җилфердәде кызыл әләмнәр,

Адым саен тукмап торды сезне

Эче черек вак-вак адәмнәр!

Хатын-кызны гөлгә тиңлибез,

Ләкин гөлләр бигрәк тиз сула –

Табигатьнең кыравы суга,

Ә гүзәл зат гел чибәр кала!

Еллар җыерчыклар салса да,

Чәчләрендә көмеш артса да,

Аналар бит һаман яшь кала,

Хатын-кызлар мәңге яшь кала!

Бик еш кына көчсез сез дибез,

Шул көчсезлек белән көчле сез,

Типсә тимер өзәр ирләргә дә

Тормыш дилбегәсен бирмисез!

Матур да сез, сөйкемле дә,

Шагыйрь дә сез, әдип тә,

Якты янган йолдыз да сез

Буй җитмәс биеклектә!

Күпме сүзләр сөйләсәк тә,

Бик сай сөйләм касәсе,

Туры әйтсәк, хатын-кыз ул –

Мәхәббәт алиһәсе!

 

Сарай Чокырча авылында яшәп актив иҗат итүче Марсель Шәрәповның гүзәл затларыбызга багышланган “Хатын-кызларга” шигыре бәйрәм алдыннан аларның күңелләренә хуш килер.

Салкын көннәре, бураннары белән истә кала торган быелгы кыштан соң көтеп алган кояшлы март аена кердек. Язның иң беренче бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнендә без, ир-егетләр,

әбиләребезгә, әниләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга, апа-сеңелләребезгә, хезмәттәшләребезгә, гомүмән барлык хатын-кызларга олы хөрмәтебезне, ихтирамыбызны күрсәтергә омтылабыз һәм бу хисләрнең ел буе дәвам итүен телибез.

Сикертән авылында туып-үскән бик күп җырлар авторы, якташыбыз Илсур Хөснетдиновның әниләргә багышлап язган һәм җырга әйләнгән “Әнием” шигырендә әйтелгәнчә:

Чулпы таккан күлмәгеңне

Бүген бәйрәмгә киче.

Сабый чагымдагы кебек

Мине бүген бер сөйче.

Ал син, ал син, әнием,

Ал син чәчәк бәйләмен.

Алып килдек без сиңа

Бүген язның бәйрәмен.

 

Бу көнне әниләргә аеруча игътибарлы булырга, аларның хәлләрен белергә, бәйрәм белән котларга кирәк, соңыннан аларны горурланып искә алырлык булсын. Шура авылында туып-үскән шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи шуны искәртергә тели.

Әниемә

Бигрәкләр яшь идең, әнкәй,

Без – әтисез, син тол калдың.

Балалар ач булмасын дип,

Өлешеңне безгә салдың.

Дүрт балаңны кеше иттең.

Ничек җитте, әни, көчең?

Минем җырым синең өчен,

Иң кадерле, изге кешем.

Шомырт кара чәчләреңне

Алмаштырдың яшьли акка.

Үсеп җиткәч синең яннан

Таралыштык төрле якка.

Хатлар аша безгә синең

Күңел җылың килеп тора.

Кайчан кайтсак, капкаң ачык,

Тәрәзәләр көлеп тора.

Дүрт балаңны кеше иттең.

Ничек җитте, әни, көчең?

Минем җырым синең өчен,

Иң кадерле, изге кешем.

 

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Укытучы һәм тәрбиячеләрнең, врачларның һәм шәфкать туташларының, китапханә һәм мәдәният йортларында , музейларда эшләүчеләрнең, терлекчеләр, сәүдә һәм җәмәгать туклану оешмаларында хезмәт итүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Ләкин алар балалар үстерергә дә, йорт-җирне карарга һәм җылылык тудырырга да, үзләре хезмәт иткән урыннарда зур уңышларга ирешергә дә, шул ук вакытта алар үзләрен чибәр, матур, ягымлы итеп күрсәтергә дә өлгерәләр. Боларны бары тик Сез генә, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, булдыра аласыз.

И,хатын-кыз, и, изге зат!

Син – җирнең фәрештәсе!

Сүзләр аздыр, килә сиңа

Хис белән эндәшәсе…

Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,

Керфекләрең – ярымай,

Кыйгач кашың – кош канаты,

Йөзең алсу алмадай!

Син – кояшы, син – чәчкәсе,

Син – бизәге җиремнең!

Син– сагышы, син–балкышы

Һәм – син моңы җырымның!

И, хатын-кыз – иң гүзәл зат,

Җиһанда син бер – тиңсез!

Ул карашың, ул назларың…

Тормыш ямьсез ул синсез!

Син көчле – кирәк чагында,

Көчсез ир кочагында.

Кадерләп карап яшисең

Син гаилә учагын да!

Кайчагында – йомшак песи,

Кайчагында – керпе син!

Матур сүзләр яратасың,

Бездән күпкә хисле син!

Кайчагында син – тыныч күл,

Кайчагында – җил-давыл.

Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:

Аңлавы сине авыр…

И, хатын-кыз – илаһи зат!

Камил синең бар ягың.

Каршылыклар белән тулы

Зур сере син дөньяның!

И, хатын-кыз – алиһә зат!

Килә серең чишәсе.

Кешелеккә җар өрүче,

Син – тормышның чишмәсе!

 

Шагыйрь, бик күп җырлар авторы, Ашытбаш авылында туып-үскән якташыбыз Наил Касыймның бу шигыре “И, хатын кыз!..” дип атала. Гүзәл затларыбызга карата булган фикерне аннан да матурырак, уңышлырак итеп әйтеп булмый да торгандыр. Дөрестән дә хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңелендә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән 8 март бәйрәме белән котлыйбыз! Бәйрәм сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф алып килсен. Якыннарыгызның игелеген күреп бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез!

.

                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                                                                                                                     директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Күргәзмә эшли

“Казан арты” тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “И, газиз туган телем” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Анда якташ язучыларыбызның һәм тел галимнәренең туган тел турындагы фикерләре белән якыннан танышырга мөмкин.

Анда язучы Гөлчәчәк Галиеваның: “Бала туган көненнән башлап, башка телләр белән чүпләнмәгән саф ана телендә ягымлы итеп сөйләшүне ишетеп үскәндә генә, шул моң тулы телебез аркылы милләтебезнең тырыш, акыл иясе булуына инанып формалаша. Ана булырга җыенган һәр хатын-кыз баласын хәтта карынында вакытта ук йомшак кына үз телендә назласа, туачак җанның теле ачылуын тизләтергә мөмкин”, – дигән фикере белән танышып була. Ә инде күренекле журналист, язучы Риман Гыйлемхановның:  “Башка  халыкта ничектер, туган телгә без кадерләп “ана теле” дибез. Димәк, туган телне санга сукмау ул ”Ана” дигән изге затка кадер-хөрмәт бетү булып чыга”,– дигән фикере һәркемне уйланырга мәҗбүр итәр.

Башка күренекле шәхесләребезнең туган телебезгә карата уйларын белергә теләүчеләр күргәзмә белән ныклап таныша алалар.

Шәфигулла Гарипов

 

 

И газиз туган телем!

Күпкырлы шәхес

Бүген музейда Арча районы  мәгарифен, мәдәниятын, спортны, авыл хуҗалыгын һәм башка өлкәләрне үстерүгә зур өлеш керткән, олы хөрмәткә лаек Сабиров Ибраһим Зөфәр улының  70 яшьлек юбилее уңаеннан очрашу кичәсе үтте. Арча ветераннар Советы җитәкчесе Хамидуллина Рамзия Шәрип кызы юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Җитәкчеләр, хезмәттәшләре җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар.  “ Яшь йөрәкләр” халык-вокаль ансамбле кичәгә дәртле җырлары белән ямь өстәде.Ибраһим ага бүген дә районның мәдәни тормышында актив катнаша.Арча халкы бу хезмәте өчен аңа чиксез рәхмәтле.Хөрмәтле Ибраһим Зөфәрович! Сезгә ныклы сәламәтлек,бетмәс-төкәнмәс иҗат илһамы, күтәренке рух, күңел көрлеге телибез.

 

Газиз туган телем!

Газиз туган телем

Юбилеең белән!

Бүген, 25 февраль көнне, бөтен гомерен Арча эшчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш  шартларын яхшыртуга багышлап намуслы хезмәт иткән, районыбыз халкына билгеле булган шәхес – Вәлиев Инсан Миргали улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул мәктәпне тәмамлап, унбиш яшеннән Казанда һөнәр училищесында белем ала, слесарь буларак хезмәт юлын башлап төрле оешмаларда мастер, җитәкче вазыйфаларын башкара. Аның тырышлыгын, оештыру сәләтен күреп  халык депутатларының Арча поселок Советы председателе итеп сайлыйлар һәм ул бу җаваплы вазыйфаны 23 ел дәвамында башкарды.

1986 елдан мин үзем дә Арча поселок Советы депутаты идем,  ә 1992 елдан халык депутатларының Арча район Советы рәисе урынбасары булып эшләдем. Инсан Вәлиев белән 10 ел дәвамында Арчада башкарылган эшләрнең шаһиты булдым. Инсан Миргали улы эшләгән елларда илебездә барган үзгәрешләр безнең районыбызга, шул исәптән Арча эшчеләр бистәсенә дә йогынты ясады. Ул елларда Инсан Миргалиевич һәм аның урынбасарлары поселок Советы утырышларын үткәрүгә, даими комиссияләрнең эшләрен оештыруга зур җаваплылык белән карадылар. Алар тарафыннан гражданнарны кабул итү һәм аларның үтенечләренең үтәлешенә зур игътибар бирелде. Районда төрле чаралар оештырганда  Арча поселок Советы актив катнашты. Поселок халкы Инсан Миргали улын гадел һәм ярдәмчел булуы, әйткән сүзен төгәл үтәве өчен ихтирам итте. Гомүмән, Инсан Миргали улы кайда гына эшләсә дә үзен оста оештыручы, тирән белемле һәм  хезмәттәшләренә карата таләпчән җитәкче итеп танытты. Инсан Вәлиев Арча эшчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең йортларына газ кертүгә иң зур өлеш керткән кеше буларак хөрмәт ителә. Район җитәкчелеге Инсан Миргали улын  һәрвакыт хөрмәт итте. Аның хезмәтләре югары бәяләнде, аңа  Республика һәм районның мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Инсан Вәлиевкә 1996 елда Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Инсан Вәлиев  хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, мәктәпләрдә, үзәк китапханәдә, “Казан арты” тарих-этнография музеенда оештырылган чараларда актив катнаша, яшьләргә үзенең тормышы һәм хезмәт юлы турында сөйләп, файдалы киңәшләрен бирә.

Бүгенге көндә Арча шәһәре көннән-көн төзекләнә, матурая бара. Ә аның нигезендә Вәлиев Инсан Миргали улы кебек намуслы хезмәт иткән райондашларыбызның керткән өлешләре дә зур.

Инсан Миргали улын бергә эшләгән хезмәткәрләр исеменнән олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, Сәвия ханым белән тигезлектә балалары һәм оныкларының, туганнарының һәм дусларының кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен телибез.

Газиз Туган телем

РосКвиз-2021

Әфганстан яралары

 

Агымдагы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 32 ел тулды. 15 нче февраль көнне үткән кичәнең  хөрмәтле кунаклары Әфган җирендә барган сугышларда катнашкан  якташларыбыз һәм Арчаның 1 номерлы урта мәктәбе укучылары иде.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика